Тема.
Г.Мөхәммәтшиннан. “Ак песи”.
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез,балалар. Хәерле көн. Хәлләрегез ничек?
Бүген безнең дәрестә кунаклар бар, алар белән дә исәнләшәбез, әйдәгез.
-Бүген сыйныфта кем дежур? (Дежур укучы үзе,көн
турында сөйли).
II. Фонетик күнегү.
-Прослушайте и укажите глаголы настоящего времени:
төзиләр, килде, дуслашты, уйныйлар, саргайды, керәбез, эчә, күрде, шатланды,
исә, йоклады, яраталар.
-Прослушайте и укажите слова со звуком [ө]:
төзүче, йорт, өч, кошлар, песи, өй, кояш, сөт, көз, олы, көн.
-Йорт хайваннарын әйтеп чыгыгыз.
III. Яңа теманы өйрәнү.
1.-Мин сезгә хәзер табышмак әйтәм, җавабын әйтегез.
Табышмак чишү.
Нинди аучы коралсыз
Җәнлек аулый төн буе...
Аннан мыегын селкетеп
Йоклап ята көн буе? (Песи).
2.-Ә хәзер тактадагы рәсемнәр буенча сорауларга җавап бирәбез.
(Сораулар ярдәмендә “кар йомгагы” булдыру).
-Бу нәрсә? (Бу песи.)
-Ул нинди?
-Ул нишли? (Төрле рәсемнәр буенча җөмләләр төзү. Песи
сөт эчә...)
-Сезнең песиләрегез бармы? (берничә бала үзенең песие
турында сөйли, фотоларын күрсәтергә дә була).
3.-Бүген без сезнең белән Г.Мөхәммәтшинның “Ак песи” хикәясе
белән танышабыз.
*Китаптагы текст буенча эш.
-Без яңа сүзләр белән танышабыз. Бу сүзләрне без
текстта очратырбыз. Тактадагы сүзләрне тәрҗемәләре белән бергә уку, җөмләләр
төзү.
биш катлы-пятиэтажный дом
күчеп килде-заселились
дуслаштылар-подружились
бергә-вместе
нечкә тавыш-тонкий голос
тамагы туйды-насытился
-Игътибар белән тыңлагыз текстны (текстны укытучы
укый).
-Укучылар аңладыгызмы? Нәрсә турында сүз бара.
(Укучылар фикере тыңланыла).
-Әйдәгез,чылбыр буенча укып, тәрҗемә итеп карыйк.
Ял минуты.
*-Тактадагы җөмләләрне карыйбыз. Җөмләләрне укып һәр сүзгә
һәм җөмләгә сораулар төзеп карыйк. (Бирелгән җөмләләр өстендә эш).
Айдар песигә тәлинкә белән
җылы сөт,йомшак күмәч бирде. Песи сөт эчте һәм йоклап китте. (Җөмләдәге сүзләргә,
җөмләләргә сорау кую).
*Тексттан бирелгән җөмләләрнең тәрҗемәсен табыгыз.
-В один дождливый день Айдар вышел на улицу.
-Ты же замерз, котёнок.
-Они тоже увидели котёнка и полюбили его.
-Потом вместе придумали кличку для котёнка.
*Китаптагы 4 нче күнегүне эшләү (57 нче бит).
-Бу раслауның кайсы дөрес?
-Балалар, әйтегез әле сезгә Айдар ошадымы? Ни өчен? Ул
нинди малай?
-Текстның исеме ничек? Искә төшерик. Песи нинди? Ак
төс нәрсәне белдерә? Айдарның күңеле нинди?
IV. Йомгаклау өлеше
*Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәянең эчтәлеген сөйләү.
-Рәсемнәр буенча хикәянең эчтәлегенә карата җөмләләр
төзү. (Йорт рәсеме, көз рәсеме, песи рәсеме...)
V. Өй эше.
-Хикәянең эчтәлеген сөйләргә өйрәнергә. (56-57 нче
битләр, 1 нче күнегү).
-Бүген дәрестә барыгыз да яхшы эшләдегез. Молодцы!
(укучыларга билгеләр куела).
-Дәрес бетте. Сау булыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.