Яз килә, яз көлә
I сыйныфта
уку дәресе
планы
Тема:
Яз
килә, яз көлә.
Максат:
1) яз билгеләре
турында укучыларның мәгълүматларын
арттыру, дәрестә алган белемнәрен гомумиләштерү;
2)
әдәби
әсәрләр уку аша дөньяны образлы күзаллау, логик
фикерләү сәләтен үстерү, укучыларның
үсешен
булдырып укыту алымнарын куллану;
3)
аңлы
hәм сәнгатьле уку күнекмәләрен ныгыту, текст
өстендә эшли белү алымнарын баету;
4)
укучыларга эстетик тәрбия бирү, туган
илнең бай табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Күрсәтмә әсбаплар.
1. «Туган тел»
дәреслеге (авторлары Р.Г.Вәлитова, С.Г.Вәгый-зова, М.Ш.Галләмова).
2. Иртә яз, кыш
рәсемнәре.
3. Яз турында
язучыларның китаплары, шигырь җыентыклары
күргәзмәсе.
4. «Кошлар –
безнең дусларыбыз» (рәсемнәр күргәзмәсе).
Дәрес
барышы
I.
Уңай
психологик халәт тудыру.
Укытучы. Боз
hәм кар эреде,
Сулар
йөгерде,
Еглап
елгалар,
Яшьләр
түгелде.
Көннәр
озая,
Төннәр
кыскара.
Бу
кайсы вакыт?
Йә,
әйтеп кара!
Укучылар.
Яз! Яз!
Укытучы.
Әйе, балалар. Дәреснең темасы да «Яз килә, яз
көлә».
Әйтегез
әле, яз фасылының айларын беләсезме? Язның беренче ае ничек атала? Яз уртасы,
язның соңгы ае ничек атала?
Укучылар.
Март, апрель, май.
Укытучы.
Тактада ике картина эленгән (иртә яз hәм
кыш), кайсысы безнең дәрескә туры килер икән, сайлап алыгыз.
(Укучылар,
яз фасылының билгеләре белән дәлилләп, картинага күрсәтәләр.)
Укытучы.
Шагыйрь Роберт Миңнуллин табигатьнең hәр
фасылына, «мизгел» дип атап, шигырь багышлаган. Җәйне ул «яшел мизгел», кышны
«ак мизгел» дигән. Көз – сары. Ә язны ничек атаган?
Укучылар.
Зәңгәр мизгел. (Роберт Миңнуллинның «Зәңгәр мизгел» шигыре яттан укыла.)
II.
Алган белемнәрне актуальләштерү.
1.
“Туган тел”, 105 бит. Нури Арслановның “Яз” шигырен сәнгатьле
итеп уку.
Укытучы.
Язның ничек килүен шигырьдәге сүзләр белән
әйтеп бирик әле.
Укучылар.
Ишекләрдән керә, тәрәзәдән көлә, кар суында йөгерә, яшеллеккә төренә.
Укытучы.
Нури Арсланов үзенең шигырендә «язны hәркем
ярата» дип язган. Ә сез язны яратасызмы?
(Укучылар
яз турында сөйлиләр, хикәяләрен, яз турында яраткан шигырьләрен укыйлар.)
2.
«Кем тизрәк?» уены.
Укытучы.
Ә хәзер уйнап алабыз.
Мин
сезгә «Яз нинди?», «Яз нишли?» дигән сораулар куярмын, ә сез тиз генә сүзләр
табып әйтегез. Кем иң күп сүз әйтә, шул жиңүче.
Яз
нинди? (Җылы, ягымлы, кояшлы, нурлы, якты, көләч, шатлыклы, сагынып көткән.)
Яз
нишли? (Килә, сөенә, көлә, керә, йөгерә, төренә, елмая, ява, атлый, кайта.)
(Соңрак укучылар, тактаны ачып, язылган
сүзләрне өстәп укыйлар, җөмләләр төзиләр.)
3.
Ял минуты. Яз турында җыр хәрәкәтләр белән
башкарыла.
4.
Текст өстендә эш.
Укытучы.
Әйе, укучылар! Нурларын көннән-көн мулрак
чәчкән, кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелебезне күтәргән яз килде. Авылда
яз килүен шатланып hәм
бераз борчылып каршы алалар. Чөнки кырдагы язгы эшләр язның ничек hәм
нинди килүенә карый. Язның бер көне ел туйдыра, ди халык. Яз килү белән авыл
кырлары да җанлана: чәчү башлана, басуларда көн-төн тракторлар гөрли.
Авылдагы
язгы эшләр турында без нинди хикәяләр укыдык?
Укучылар.
Ф.Хөснинең “Авылда яз” хикәясен укыдык. («Кырларда» дигән хикәяне уку.)
Укытучы.
Соңгы абзацта нәрсә турында сөйләнә?
Укучылар.
Тургай
турында.
Укытучы.
Бу кош турында нәрсә беләсез? (Җаваплар
алына.)
Кошлар
–
безнең
дусларыбыз. Без кошларны бик яратабыз. Чөнки
алар табигатькә, кешеләргә зур файда китерәләр.
Бер
сыерчык гаиләсе бер көндә 350 гә якын корткычны юк итә. Күке җәй буе 370 мең
эре кортны hәм коңгызны
ашый.
Карлыгачлар
гаиләсе җәй көне миллионга якын зарарлы бөҗәкләрне юкка чыгара.
Кара
карга, сөргән җир буйлап очып, бер көндә 400 гә якын бөҗәк ашый.
Өстәвенә
кошларның матур итеп сайраулары безнең йөрәкләребезгә, күңелләребезгә ял бирә.
Кошлар
турында нинди шигырьләр укыдык без? Авторлары кем?
Укучылар.
Г.Латыйп,
Г.Хуҗин,
Г.Тукай
h.б. (Шигырьләр укыла.)
Укытучы.
Кошларны ничек каршыларга кирәк?
(Җавап алына.) Кошларны яхшы беләсезме икән?
Хәзер табышмаклар ярдәмендә тикшереп
карыйбыз.
Гөрли-гөрли
җырлый ул,
Кызыл
читек кия ул,
Күлмәкләре
күгелҗем,
Татулыкны
сөя ул.
(Күгәрчен)
Канаты
бар, оясы юк,
Ят
ояда баласы тук.
(Күке)
Үземне
бик тә сөя балалар,
Ясап
оялар каршы алалар.
(Сыерчык)
Чуар
киемле урам малае
Борчак
җыя,
кырда
куна.
(Чыпчык)
III.
Дәресне йомгаклау.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.