Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Балаларны татар теленә өйрәтүдә пиктограмма куллану.
Презентациянең авторы:
Мубаракшина Лилия Миннәхмәт кызы
19ынчы балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе.
2 слайд
Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. .
3 слайд
Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.
4 слайд
Бүген без татар телен өйрәтүдә мөһим урынны алып торучы график күрсәтмәлелек- пиктограммалар турында сөйләшербез.
5 слайд
Пиктограмма методы 19 ынчы гасырның 30 ынчы елларында барлыкка килә.
Психологлар: Д.Б.Эльконин, Л.А.Венгер,
Н.А.Ветлугина, Н.Н.Поддьяков
әлеге методны үз эшләрендә киң кулланалар.
Пиктограмма- (латин сүзе)- рәсем язып укуны аңлата.
6 слайд
Пиктограммалар-гадиләштерелгән рәсемнәр, билгеләр,тамгалар.Ул предметның копиясе түгел.
Пиктографик язу ярдәмендә билгеле бер образны күрсәтеп була, аның мәгънәсе “рәсем ясап язам”ны аңлата.
Пиктограммалар югары психик функцияләр-фикерләүне,күзаллауны,хәтерне,игътибарны үстерә.
7 слайд
Пиктограммалар тормыш-көнкүрештә дә бик күп кулланыла.
Юл хәрәкәте билгеләрен аңлату өчен.
Кибет витриналарында реклама
сыйфатында.
8 слайд
Кулинариядә дә, һава торышын билгеләгәндә дә пиктограммалар ярдәмгә килә.
9 слайд
Мәктәпкәчә яшьтәге бала әле укый белми,ләкин пиктографик язуны укый ала.Ул,үзе дә сизмәстән,татар телен өйрәнә башлый.Аларны бердәм өйрәтү эшчәнлегендә куллану материалны җиңел һәм аңлы үзләштерергә ярдәм итә,балаларны активлаштыра,игътибарын туплый,сөйләм телен үстерүгә булыша.
Тәрбияче балага:”Әйдәле,укып күрсәт әле”,-дип аңарда үз-үзенә ышаныч та тудыра.Һәм бала рәсем-схеманы китап укыган кебек укый ала.
10 слайд
Пиктограммалар кулланып эшләүне 4 этапка бүләргә мөмкин.
1енче этап:башта,күрсәтмәлелек материалыннан тыш(уенчыклар,рәсемнәр,муляжлар) эшчәнлектә теге яки бу әйбернең контурлы рәсеме-пиктограмма күрсәтелә.Балаларга бу тамгалар,рәсемнәр белән таныштыру аша алар арасындагы бәйләнешне дә күрсәтергә кирәк.Тәрбияче пиктограмманың нәрсә аңлатуы турында сөйли.
11 слайд
Беренче этапта предмет,күренешләрнең контурлы рәсеме (пиктограмма)күрсәтелә.
12 слайд
Пиктограммалар сүзләрне истә калдырырга ярдәм итә,аралашуга этәрә.
Йоклый.
Утыра.
13 слайд
2нче этапта:балаларны таныш сүзләр (рәсем-схема) кулланып,җөмләләр төзергә өйрәтү бурычы куела.
Бала җөмләдәге сүзләр тәртибен схема-пиктограммалардан күреп,сүзләрне искә төшерә һәм телдән җөмлә төзи.
14 слайд
Әлеге этапта балаларга җөмләләр “язылган” карточкалар тәкъдим итү отышлы.Бу алым өйрәнелә торган материалны ныгыту максатыннан кулланыла.
15 слайд
16 слайд
3 енче этап: җөмләләр төзергә өйрәнгәннән соң, балалар ел фасыллары, урман, хайваннар турында хикәяләр төзи башлыйлар, табышмаклар, шигырьләр,әкиятләр иҗат итәләр.
17 слайд
18 слайд
4енче этап: балалар үзләре уйлап
чыгарган, “язган” хикәя,шигырьләрне
бакчада иптәшләренә,өйдә әти-әниләренә,әби-бабаларына укып
күрсәтәләр.
Бу алым,белемнәрне үзләштерүне
ятлауга гына кайтарып калдырмыйча,
балаларны фикер йөртергә,
уйларга өйрәтә һәм тел байлыгын үстерә.
19 слайд
“Маша һәм Аю” әкияте.
20 слайд
21 слайд
22 слайд
23 слайд
24 слайд
25 слайд
26 слайд
“Командир”уены.
27 слайд
Пиктограммалар белән җөмләләр төзү бәйләнешле сөйләмгә өйрәтүнең икенче этабы.
28 слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 664 101 материал в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Мубаракшина Лилия Миннахметовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
3 ч.
Мини-курс
5 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.