Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
I квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ефимова Любовь Григорий кызының эше
Казан шәһәре Совет районы
МБГБУ “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”
“Гаилә”
темасына сыйныф сәгате
2 слайд
Максат:
укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; гаилә белән горурлану хисе тәрбияләү; ата-аналар һәм балалар арасында ышанычлы, дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту; гаилә әгъзаларына карата һәрвакыт яхшы, җылы карашта булырга өйрәтү; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү.
3 слайд
Җиһазлау:
«Гаилә – ил терәге» дигән плакат, тема буенча рәсемнәр, фотолар, кәгазь, каләмнәр, тапочка, гәҗит, күзлек, ашъяулык, алъяпкыч, “кирпич” рәсемнәре, өй контуры белән плакат (“кирпичләр”не беркетергә).
4 слайд
Тәрбия сәгатенең бурычлары:
Гаилә идеалы турында күзаллау формалаштыру;
Ситуацияләрне анализлый белү;
Үз карарыңны чыгарырга өйрәнү.
5 слайд
1 нче бригада өчен бирем:
“Кирпич”ләрдә “өй, йорт” сүзе белән бәйле булган сүзләр язарга. (Йорт – ул ....)
6 слайд
2 нче бригада өчен бирем:
Өйнең “нигез”ендә нәрсә булырга тиеш? Шул төшенчәгә бәйле булган сүзләр язарга. (Үзара аңлашу, ....)
7 слайд
3 нче бригада өчен бирем:
“Куркынычсызлык кагыйдәләре”н булдырыгыз. Чөнки гаиләдә төрле хәлләр булырга мөмкин. Шуңа күрә сез гаиләдә нәрсә ярый, нәрсә ярамый дигән сорауларга җавап эзләгез.
8 слайд
“Компакт-сораштыру” уены
1 нче проблема. Кич. Һәркем үз эше белән мәшгулъ: әти диванда ятып, телевизор карый, әни – ваннадан соң көзге алдында, бабай креслода гәҗит укый, әби аш бүлмәсендә чәй әзерли, малай компютерда уйный, кыз телефоннан сөйләшә. Төрле ситуация төзеп карагыз:
А) агрессив;
9 слайд
Б) үз-үзенә ышанмаган;
10 слайд
В) үз-үзенә ышанган.
11 слайд
2 нче проблема. Көндез фатир өчен түләргә квитанция алып килделәр. Иртәгә сберкассага кем бара?
12 слайд
Җирдә безгә ни кирәк!
Җирдә безгә ни кирәк?
Без яшәгән өй кирәк!
Җирдә безгә ни кирәк?
Без сөйләшкән тел кирәк!
Җирдә безгә ни кирәк?
Туган-үскән ил кирәк!
Мәңге тыныч җир кирәк!
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 668 946 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ефимова Любовь Григорьевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.