Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Вторая младшая группа №10
Воспитатель:
ЛатиповаФ.Ж.
Кем нәрсә ярата
2 слайд
Әби: Исәнмесез балалар, хәерле иртә,барыгызда исән саулармы? Без сезгә бүген “Кем нәрсә ярата?”әкиятен күрсәтәбез.
Җәйге, иртәнге көн, кояш чыга.(слайд кояш). Балалар белән “Әтәч”җыры башкарыла. Музыка астында күбәләкләр очып керә, бииләр. Бала кубәләкләр янына килә һәм Г.Тукайның “Бала һәм кубәләк” шигырен сөйлиләр.
Берничә бала үрдәк бәбкәләре булып керәләр.
”Үрдәкләр” биюе.
3 слайд
Әкияттә катнашучылар керә, йокыдан торганнар, киереләләр.
Әби:и-и-и дусларым тордыгызмы? Хәерле иртә барыгызга да.
Бергә: хәерле иртә әбекәй.
Әби: Дусларым, минем бит кем нәрсә ашарга яратканын беләсе килә, мин шул ашамлыклар б-н сезне сыйлар идем.
(Песи чыга)
Песи:мияу,мияу-песи мин,
Мыраубикә- исемем.
Иң тәмле сый-сөт.Сөттән соң тычкан да тотып җибәрсәң, бигерәктә шәп була инде ә! Тик тычканны тотуы кыен шул.
Әтәч тавышы ишетелә)
Әтәч:Кик-ри-күк,кик-ри-күк
Мин-Әтәч сөйлим шулай!
Песи:ә син, Кикрикүк, сөт яратасыңмы?
Әтәч:И-и-и! Нәрсә соң ул сөт? Ул битсыек,тамак туйдырмый.Ә менә ярма бөртекләрен тук-тук чүпләсәң-менә шунда тамак тук-тук-тук була!
(
4 слайд
(кәҗә тавышы ишетелә)
Кәҗә: мә-ә-ә!Мә-ә-ә!Ә мин кәҗә булам,Исемем минем-Мәкәрҗә!
Эт:Ә син, Мәкәрҗә,сөяк кимерәсеңме?
Кәҗә: И-и-и! Нәрсә соң ул сөяк? Менә кәбестә булса икән, иң тәмле азык-кәбестә!
Әби:и-и-и дусларым карагыз әле, безгә кунаклар да килгән икән бит...
Куян: исәнмесез, ә мин куян булам
Исемем минем –Наян.
Кәҗә: Ә син Наян кәбестә яратасыңмы?
Куян:кәбестәдә бик тәмле, ә менә мин кишерне күбрәк яратам. (Керпе керә.)
Керпе: Мин керпе булам
Исемем–Энәбай!
Куян: Ә син, Энәбай нәрсә яратасың?
Керпе: Нәрсә бик тәмле дисезме? Алмадан да тәмлесе юк инде,үзе сусылдыр, ул гөмбәсен әйтәсеңме инде
5 слайд
(Аю керә)
Аю: Алмасы да тәмле, ә менә бал булса тагын да яхшырак! Менә мин сезгә күчтәнәчкә бал алып килдем,авыз итеп карагыз әле.
Әби: Ай, Камытаяк, күчтәнәчең өчен бик зур рәхмәт. Минем дусларымныңда сиңа бүләге бар. Дусларым, әйдәгез уйнап күрсәтик әле.Физкультминутка «Аю килә атлап...”
Әби: Дусларым, Камытаякның күчтәнәчен авыз итеп карарбыз.
(Песи, эт, кәҗә һәм әтәч бәхәсләшә башлыйлар.)
Песи: миңа сөт кирәк.
Эт: Миңа сөяк кирәк.
Әтәч:Ярма, ярма кирәк миңа.
Кәҗә:Миңа кәбестә кирәк.
Әби:Туктагыз, бәхәсләшмәгез! Дусларым, менә мин сезгә үзегезнең яраткан ризыкларыгызны гына алып килдем. Бер-беребез белән дус-тату яшик.
Җыр: “Дустым бар”
Бергәләшеп җырлыйлар һәм шуның белән әкияттә бетә.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 064 материала в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Латипова Фирюза Жамиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
72/108/144 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Мини-курс
6 ч.
Мини-курс
4 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.