Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
“КҮЗ” ЧИШМӘСЕ – ТИҢСЕЗ ХӘЗИНӘ
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
2 слайд
Максат – авылыбыздагы «Күз» чишмәсе турында мәгълүмат туплау
Бурычлар:
– чишмә турындагы
мәгълүматның әһәмиятенә
төшенү һәм
мәгълүматларны билгеле
бер системага салу;
коммуникатив белемнәр
туплау;
эзләнү эшләре алып бару;
эш төрләре булдыру.
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
3 слайд
Ел буе сәламәт яшисегез киләме? Әгәр шулай икән, серен чишәбез. Туган авылыбыз Ятмас Дусайда суының энергиясе белән шаккатырган “Күз” чишмәсе бар. Чишмәнең шулай аталуы юкка түгел. Кеше башына охшаган чишмәнең ике урыныннан күзләр булып су тибеп чыга. Риваятьләргә караганда, чишмә моннан 350 ел элек мәчет ишегалдында тибеп чыккан.
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
4 слайд
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
Ятмас Дусай - бай тарихлы, гүзәл табигатьле авыл. Ул әлеге көнгәчә татарның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап яшәүче саф татар авылы. Авыл зиратындагы 1336 нчы елгы кабер ташы да, урмандагы меңъеллык имән дә, авыл кырыеннан үтүче әби-патша юлы да, даны еракларга таралган «Күз» чишмәсе дә аның чал тарихын күрсәтә.
5 слайд
Һәр чишмәнең үз тарихы, үз моңы, үз агымы, үз юлы бар. Бер ише шарлап ага, тавышы еракларга челтерәп ишетелә, икенчеләре исә әкрен генә үзенә юл ала. Өченчеләре, җир куеныннан ургылып чыга.
Чишмә суы хәзер иң кадерле сыйлардан санала. Кунак-мазар килсә, берәрсе ерак юлдан кайтса чишмә суыннан чәй куйганнар. «Суыбыз бик тәмле безнең,» - дип чын күңелдән горурланып кунакны кыстый-кыстый сыйлаганнар. Халык чишмәләргә ягымлы, матур, исеме җисеменә туры килә торган исемнәр дә кушкан.
6 слайд
Туган авылыбыз Ятмас Дусай үзәнендәге «Күз» чишмәсенең дә исеме җисеменә туры килә. Әлеге чишмәнең суы сусауны гына басып калмый, ә күз авыруларына шифа да бирә. Чынлап та, Күз чишмәсе суы белән юынсаң, күрү сәләте яхшыра, күз авыруларына шифа була. Әлеге сихәтле су берәуләргә куз операцияләреннән котылырга ярдәм итсә, икенчеләрнең эчке органнарына сихәт бирә. Суга бал кушып эчү тагын да файдалы – йокысызлыктан, кан басымыннан, йөрәк авыруларыннан менә дигән чара. Әлеге су яшәртү көченә дә ия. Күз чишмәсе суын даими куланучылар җитез дә, энергияле дә булулары белән аерылып торалар. Чишмәнең шифалы суы иммунитетны ныгыта, организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыра.
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
7 слайд
“Күз” чишмәсе суының биохимик составы:
Болганчыклык <0,003 мг/л
Азот нитриты 0,02 мг/л
Нитрат 0,7 мг/л
Гомуми катылыгы 4,9 мг-экв/л
Хлоридлар 6,75 мг/л
Тимер 0,45 мг/л
Аммиак азоты 0,2 мг/л
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
8 слайд
Соңгы елларда сулыкларны, бигрәк тә чишмәләрне төзекләндерүгә, тәртипкә кертүгә игътибар артты. “Күз” чишмәсе тирәсендә авыл халкы белән бергә әлеге изге эштә район мәгариф бүлеге мөдире Мансуров Роберт Мияссәр улы җитәкчелегендә шактый зур күләмдә экологик эш башкарылды. Нырты, Поч-Кучук, Арбаш мәктәпләре коллективлары, Ятмас Дусай авыл җирлеге дә әлеге изге эштән читтә калмадылар. Чишмә типкән урын матур итеп әйләндереп алынды. Чишмәгә килгән һәркем өчен утырып ял итү урыны булдырылды. Киләчәктә әлеге чишмә янында татарстанлылар һәм республика кунаклары өчен үзенчәлекле ял итү һәм дәвалану үзәге төзелер дип, өметләнәбез һәм алдагы эшчәнлегебездә әлеге тәкъдим белән киң җәмәгатьчелеккә чыгарга уйлыйбыз.
9 слайд
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
Изге суың синең саекмасын,
Сиңа килдем чишмә туганым.
Яр буенда “Күз” чишмәсе булып,
Тибеп чыга татлы суларың.
Шифа табып, җаннар сиңа килер,
Тартып тора синең суларың.
Мин килермен сиңа “Күз” чишмәсе,
Синдә калыр минем эзләрем. (К.Галиуллина сүзләре)
10 слайд
Безгә чишмәләр кирәк. Безнең әби-бабаларыбыз да кадерләгән, хөрмәт иткән аларны. Ләкин табигать байлыгы чиксез түгел. Аны соңгы чигенә кадәр сыкканчы, табигатькә һич кичекмәстән ярдәм итү юлларын уйларга кирәк.Киләчәк буыннар безне начарлык белән искә алмасын иде. Киләчәктә дә чишмәләргә юл өзелмәсен иде! Алар озын гомерле булсын, һәм кешеләрнең дә гомерләрен озынайтсыннар иде! Сакчыл караш белән алдагы көндә дә чишмәләрне саклыйк! Табигать белән кечкенәдән үк дуслашкан кеше - яхшы тәрбияле, мәрхәмәтле, бәхетле кеше ул! Туган төбәгенең матурлыгын күрә белүче, суның тәмен тоючы бала әти-әнисен, кардәш-ыруларын, тирә–юньдәге кешеләрне ихтирам итә. Аны исә чишмәләрдән, елга-күлләрдән башка күз алдына китереп тә булмый. Менә шушы эчке элемтәне сиземләгәннәр алар, күңелләргә миһербан һәм шәфкать салу өчен барлык мөмкинлекләрдән дә оста файдаланганнар, су хакын ата- ана дәрәҗәсенә күтәргәннәр. Туган ил, туган нигез, ата-ана, туган авыл, туган төбәктән, туган туфрак - суларыннан башлана.
Онытмыйсы иде бу хакыйкатьне!
11 слайд
Җырла, чишмәм, гасырларга җитсен
Челтерәүләреңнең аһәңе.
Яшь буын да белсен тәмен суның,
Һәрбер кеше белсен бәһаңне!
Сакласыннар күз карасы кебек,
Телмәсеннәр җирнең бәгырен.
Саклыйк җирне, саклыйк табигатьне,
Белик, дуслар, чишмә кадерен!
2016 - Татарстанда Су саклау зоналары елы
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 003 материала в базе
«Окружающий мир в 2 частях. Часть 1», Ивченкова Г.Г., Потапов И.В.
Водоём
Больше материалов по этой темеНастоящий материал опубликован пользователем Шакирова Наиля Наиловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72/180 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.