Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Үлемне җиңгән шагыйрь
2 слайд
Муса Җәлил, Муса Җәлил,
Халкыбыз каһарманы!
Үлемсез аның исеме,
Мәңгелек аның даны!
3 слайд
Үлемсезлеккә юл озынмы?
791 көн
4 слайд
Муса Җәлил сугышта
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Политрук итеп Волхов фронтына җибәрелә. «Отвага» армия газетасында хәрби хәбәрче булып эшли. Сугышта да ул каләмен кулыннан төшерми.
5 слайд
Үлеме белән җиңде үлемне
Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
6 слайд
1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана.
Үлем җәзасына хөкем ителгән
җәлилчеләр булган камера.
1943 нче елның декабреннән 1944 нче елның мартына кадәр Муса Җәлил тоткынлыкта булган 382 нче камера.
7 слайд
Ул дошманның үз оясында аңа каршы көрәш алып бара, яшерен оешма төзи. Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр.
Муса Җәлил тоткынлыкта
8 слайд
1944 елның 7 феврале.
Дрезден хәрби суды җәлилчеләрне үлем җәзасына хөкем итә.
9 слайд
1944 нче елның 25 нче августы.
М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерәләр.
10 слайд
Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.
Моабит дәфтәрләре
11 слайд
Үлеме белән җиңде үлемне ул
Үлемсезлек шушы түгелме?
Җирдә мәңге исән калыр өчен
Халкы йөрәгендә теркәлде.
12 слайд
Мухтасаров Исрафиль
Алимов Сафый
Барда егетләре Җәлилне күргәннәр
13 слайд
Исрафил абый Муса Җәлил турында:
“Мусаны 4-5 мәртәбә күрдем. Хәтеремдә Муса Җәлил уртача буйлы, тулы битле, ак йозле кеше дип кереп калган. Концертлар һәм спектакльләр күрсәтәләр иде алар.”
“ ...“Идел-Урал”легионында Абдулла Баттал, Абдулла Алиш, Муса Гумеров(Җәлил икәнен соңнан гына белдем) хәтеремә нык уелганнар.”
“Муса Җәлил белән Абдулла Алиш оештырган өч концерт, «Шүрәле» спектаклен карадык.
Сафый абый Муса Җәлил турында:
“Миңа Мусаны бары бер генә мәртәбә күрергә туры килде. Тоткынлыкта безне, татарларны, аерылар. Безгә төрле агитация алып баралар иде. Шунда Муса Җәлил дә катнашты. Безне фронт хәлләре белән таныштырды.”
“Аның ярдәме белән без пратизаннарга килеп кушылдык.”
14 слайд
Исрафил абый сөйләгәннәрдән
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 114 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Туктамышев Илгиз Наркизович. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс профессиональной переподготовки
300/600 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.