Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
1 слайд
Кошлар тумый канатсыз,
Кеше тумый талантсыз.
2 слайд
Заман таләбе - баланың табигать тарафыннан бирелгән сәләтен үстереп, аны иҗади шәхес итеп тәрбияләү.
3 слайд
- Ә нәрсә соң ул сәләт?
Кешедә ул кайдан һәм кайчан барлыкка килә?
Баланың сәләтлеме юкмы икәнен ничек белергә?
Сәләтне ничек үстерергә?
Иҗади эшчәнлек белән сәләтнең бәйләнеше нәрсәдә чагылыш таба?
4 слайд
Иҗади сәләтле
укучы:
Яңа проблемалар куя һәм чишә алучы;
Яңалыкка сизгер;
Булган идеяләрне үстереп, яңаларын тудыручы;
Яңа идеяләр процессында яшәүче
Интеллектуаль һәм иҗади эзләү про- цессында яшәүче
5 слайд
*Иҗатка сәләтне ничек тәрбияләргә?
*Иҗадилыкны тәрбияләргә мөмкинме?
6 слайд
. Бөек педагог В.А.Сухомлинский ”Йөрәгемне балаларга бирәм” китабында болай дип яза:
“Илһам биреп торучы уңышлары булса гына, балада белем алуга кызыксыну уяна..”
7 слайд
Дәрестә һәм класстан тыш чараларда төрле кызыклы күнегүләр, интеллектуаль уеннар үткәрү иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә.
Укучылар түбәндәге уеннарда бик теләп катнашалар.
8 слайд
1.«Сорау бирү» уены. Сюжетлы картинага карап, балалар сорау бирәләр, аннары картина буенча хикәя төзиләр.
2.«Билгесез әйбергә ачкыч». Укытучының кулына яшеренгән әйберне белү өчен, балалар сораулар бирәләр.
3.«Охшаш һәм аермалы яклар». Ике әйбернең, мәсәлән, су һәм сөт, самолет һәм поездның аермалы һәм охшаш яклары табыла.
9 слайд
4.«Ялгышучы укытучы». Укытучы яки укучы текстны укыганда хата җибәрә, укучылар төзәтә.
5.«Җөмләләр төзү». Бер-берсенә бәйләнмәгән 3 сүз бирелә, укучылар җөмләләр уйлыйлар.
6.«Предметны куллану юллары». Ниндидер предмет исеме әйтелә, мәсәлән, китап. Укучылар аны кайда, ничек кулланырга мөмкин булуы турында сөйлиләр.
10 слайд
7.«Бу фикерне икенче төрле әйт». Җөмлә әйтелә, мәсәлән, «Быел җәй җылы булыр». Бу җөмләне, мәгънәсен үзгәртмичә, игенче төрле әйтергә кирәк.
8.«Хикәягә баш (исем) уйлау».
9.«Хикәяне кыскарту».
10. Ниндидер предметка яки күренешкә билгеләмә бирү (мәсәлән, ачкыч).
Кемнең билгеләмәсе төгәлрәк, шул җиңүче була.
11.«Сыйфатлар циферблаты». Ике сыйфат (мәсәлән, ак, җиңел) әйтелә. Бирелгән сыйфатларның икесенә дә туры килгән предмет уйларга тәкъдим ителә.
11 слайд
12.«Сезне нәрсә шаккаттырыр?» Ниндидер бер ситуация сайлана, мәсәлән, ишек алдында, концертта, бассейнда, урамда, мәктәптә. Укучыларга берәр кызыклы хәл турында сөйләргә тәкъдим ителә.
13.«Иң яхшы хикәя язучы». 4 - 5 сүзне кулланып кечкенә хикәя язарга тәкъдим ителә.
14.«Чит планетадан килгән кеше сораулары». «Чит планета кешесе» класс бүлмәсендәге теләсә нинди предметны сайлап ала һәм аны икенче планетада үзе дә куллана алырлык итеп сораулар бирә.
12 слайд
15.«Нинди предмет уйланган?» Уенны оештыручы бер предмет турында уйлый. Уенда катнашучылар сораулар бирәләр, ләкин «әйе» яки «юк» дигән җавап кына алалар. Мәсәлән, китап уйланган, ди. Укучылар мондый сораулар бирергә мөмкин:
—Ул предмет класста бармы?
—Аны тотып буламы?
—Ул уку өчен файдаланыламы?
—Ул кәгазьдән ясалганмы?
—Без аңа язабызмы?
—Ул китапмы?
13 слайд
16. «Кызыксынучан сатып алучы».
Өстәлгә уенчыклар тезелә. Укучы бер уенчыкны сайлый һәм аңа карата сорау куя. «Сатучы» сорауларга җавап бирергә тиеш.
17.«Ни өчен?» уены. Укучы, бүлмәгә кереп, бер предметны сайлый һәм аның турында сораулар бирә башлый. «Ул ни өчен класста тора?», «Ни өчен кирәк?» Һ.6.
14 слайд
18.«Мин сөйләми торган хикәя (әкият)».
Укытучы яки укучы хикәя яки әкият уйлый. Катнашучылар сораулар ярдәмендә хикәяне (әкиятне) ачыклыйлар. Сорау үрнәкләре: «Әсәрнең геройлары кемнәр?», «Нинди персонажлар катнаша?», «Төп герое кайда яши?», «Аның характеры нинди?», «Аның белән нинди хәлләр булган?»... Әсәрне бер укучы сөйли, алып баручы бәя бирә.
15 слайд
19. «Кешеяшәмиторганутрау».
Укучыларүзләрен «кеше яшәми торганутрауга»килептөштек дип күз алдынакитерәләр. Алар, анда яшәү җиңелрәк булсынөчен, нәрсәләр эшләргә кирәклеген билгелиләр.Укытучы,балалар биргән сорауларга карап, кайсы команданың утрауда яшәп калачагын ачыклый...
16 слайд
Тартмадагы серле чәчәкне тасвирлау
иҗадилыкны арттыра.
17 слайд
Кошларга
җимлекләр
ясап эләбез
Табигатькә
экскурсия
18 слайд
“Туган якны өйрәнү музее”на экскурсия
19 слайд
Китапханәдә экскурсиядә
20 слайд
“Балачак дөньясында”
түгәрәгенә йөрүче
укучылар иҗат вакытында.
21 слайд
“Оста куллар” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат вакытында.
22 слайд
Бөек әдибебез Галимҗан Ибраһимов болай дип язып калдырган:
“Күп белдерүгә караганда аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен үзе табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысы”
23 слайд
“Бала эшләгән әйбер кыйммәт түгел, ә аның үзе белеп эшли алу сәләте кыйммәт”
Татар халык мәкале
24 слайд
Минем өчен мәктәп - зур бер болын,
Ә балалар – аның гөлләре.
Төрле холыклылар, төрле төстә,
Бигрәк ягымлылар үзләре.
Бу гөлләргә белем чишмәсеннән,
Күпләп су сип, берүк корытма.
Йөрәк җылың кояш төсле булсын,
Бу турыда берүк онытма.
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
6 665 111 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Ахмадиева Ания Задавна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 144 ч.
Мини-курс
4 ч.
Мини-курс
10 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.