Эчтәлек
Эчтәлек..........................................................................................................................2
Кереш.............................................................................................................................3
Төп
өлеш........................................................................................................................4
Архитектура һәм
геометрия...................................................................................4
Геометрия - безнең
әйләнә-тирәдә........................................................................6
“Беседка”
проекты..................................................................................................8
Йомгаклау......................................................................................................................9
Кулланылган
әдәбият.................................................................................................10
Кереш
Проект эшенең актуальлеге.
Архитектура
объектлары безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Безнең кәефебез,
дөньяга карашыбыз безне нинди биналар әйләндереп алуга бәйле. Яңа математик
законнарны ачу - архитектура формаларын, объектларның матурлыгын төрләндерергә,
конструкцияләрнең ныклыгын, корылмаларның матди, физик, энергетика чыгымнарын
азрак сарыф ителүен, сыйфатын камилләштерергә мөмкинлек бирә. Минем проект эшем
математика һәм архитектура бәйләнешен өйрәнүгә багышланган. Бу проблема бик
актуаль, чөнки хәзерге заман гасыр - төзелеш үсеше чоры. Һәм нәкъ менә
математика заманча архитектураны үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә.
Тикшеренү объекты
булып биналар һәм пирамидалар архитектурасы тора.
Тикшеренү предметы
булып архитектура һәм математиканың бәйләнеше тора.
Әлеге
проектның максаты - математика һәм архитектура үсешенең практикада үзара
бәйләнешен тикшерү.
Проект эшенең бурычлары:
1. Математика
һәм архитектура бәйләнеше турында әдәбиятны, интернет ресурсларны өйрәнү
2. Архитектурада
математик белемнәргә ия булуның кирәклегенә инану
3. Биналарның нигезендә нинд
геометрик фигуралар ятканлыгын тикшерү.
4. “Беседка”
проектын булдыру.
Төп өлеш
Архитектура һәм геометрия
Архитектура - ул матурлык. Әмма бу матурлыкны
төзү өчен архитекторларга үз иҗатларында гармония, уңайлылык, экономия,
матурлык һәм озын гомерне бергә тупларга кирәк, бу бик гади түгел. Бу эштә
аларга математика булыша.
Архитектура, сынлы сәнгать төре буларак,
геометрия белән тыгыз бәйләнгән. Архитектура безне әйләндереп ала, күп санлы
сәнгать образларына бай эстетик шәһәр мохитен формалаштыра. Архитектура һәм
математика арасында тыгыз элемтә күптәннән билгеле. Кеше һәрвакыт табигый
формалар һәм гади геометрик фигуралар нигезендә үз әсәрләрен ясап, табигатькә
омтылды. Архитектура әсәрләре шәһәрнең пространство структурасының бер өлеше
булып тора. Архитектура корылмалары төрле булуга карамастан, аларның нигезендә
һәрвакыт диярлек төзек геометрик фигура ята: призма, пирамида, конус, шар,
параллелепипед.
Бу фигураларга шулай ук төзек күпкырлыкларны да
өстәргә була:
Геометриядә һәр фигура аерым үзлекләргә ия һәм бу
үзенчәлек архитектурада кулланыла да инде.
Архитектура стиле - билгеле бер вакыт һәм урын
архитектура әсәрләренең характерлы сыйфатларының һәм билгеләренең бер җыелмасы.
Архитектура һәйкәлләре кешеләр тормышындагы төзелешләрдә иң мөһиме нәрсә
булганы, алар өчен чын матурлык һәм сәнгать нинди булуы, аларның тормыш рәвеше
ничек булганлыгы турында мәгълүмат бирә ала. Моның ачык мисалы булып Мисыр
пирамидалары тора, ә борынгы греклар архитектурада колонналар бик еш кулланган,
римлылар арка конструкцияләрен киң кулланган. Һәм, ниһаять, заманча
технологияләр - төзелеш техникасын да, стильләрне дә берләштерергә мөмкинлек
биргән.
Теләсә кайсы шәһәргә килеп, без төрле архитектура
стильләрендә төзелгән сарайларны, ратушаларны, шәхси коттеджларны күрәбез. Һәм
нәкъ менә шушы стильләр буенча без аларның төзелеше чорын, илнең
социаль-икътисади дәрәҗәсен, теге яки бу халыкның хокукларын, гореф-гадәтләрен,
мәдәниятен, тарихын, милли һәм рухи мирасын, хәтта бу ил кешеләренең
темпераментларын һәм характерларын билгелибез.
Геометрия -
безнең әйләнә-тирәдә
Иң кызыклырак архитектура корылмаларын һәм
аларның нигезендә яткан геометрик фигураларны карап китик.
Мәскәү
Кремленең Спас манарасы
Мәскәү
Кремленең Спас манарасының нигезе булып турыпочмаклы параллелепипедны, урта өлештә цилиндрга охшаган фигураны күзәтеп була.
Манараның очы пирамида булып тора. Түгәрәкләр - циферблат; шар - Рубин
йолдызын беркетүче нигез.
И.В. Русаков исемендәге клуб
Мәскәүдә И.В. Русаков исемендәге клуб бинасы. 1929 елда архитектор К.Мельников
проекты буенча төзелгән.
Бинаның база өлеше кабарынкы булмаган туры
призмалар булып тора.
Хеопс пирамидасы
Әлеге корылмага, геометрик формасына карап, пирамида исеме бирелә.
Карл Цейс исемендәге планетарий (Германия, Берлин) - шар формасында.
Пентагон - АКШ хәрби
ведомствосы бинасы, бишпочмакны аңлата. Бу
бинаны зур биеклектән карагач, ул, чыннан да, бишпочмакны хәтерләтә. Чынлыкта
бу бинаның контурлары гына да бишпочмаклы. Үзе ул күппочмак формасында.
Казан (Идел буе) Федераль университеты.
Университет бинасының баганалары цилиндрны хәтерләтә.
Архитектурада барлык геометрик фигуралар да диярлек кулланыла.
Архитектура корылмасында теге яки бу фигураны сайлау күп факторларга бәйле:
бинаның эстетик тышкы кыяфәтенә, аның ныклыгына, эксплуатацияләү өчен уңайлылыкларга һ. б.
“Беседка”
проекты
Беседка - ял итәр өчен уңайлы урын. Без әтием
белән күптәннән бакчабызга беседка ясау турында хыялланабыз. Әмма аны булдырыр
өчен бик күп эш башкарырга кирәк. Беседканы башта күз алдына китерергә кирәк,
аның формасын, нинди материалдан эшләнәсен, чыгымнарын уйларга кирәк. Бу эштә
минем аңа ярдәм итәсем килде. Югарыдагы күзәтүләремнән чыгып, күп кенә
архитектура биналарын тикшереп һәм, әлбәттә инде, математика фәненнән булган
белемнәремә таянып, мин үземнең хыялымда йөрткән беседканың схемасын сыздым.
Хыялымдагы беседканың нигезендә турыпочмаклы
параллелепипед, түбәсе кисек пирамиданы хәтерләтә, ә алгы планнан карасан,
тигезьянлы трапеция формасында. Ян якларындагы торбалар цилиндр булып тора. Алгы якта зур ишеге һәм ян ягындагы ике тәрәзәсе
турыпочмаклык формасында.
Үземнең схеманы әтиемә күрсәттем. Әтиемә минем
сызымнарым ошады. Үткән елның сентябрендә ул беседка ясау эшенә кереште. Нәкъ
бер айдан, минем туган көнемә зур бүләк булып, бакчабызда беседка барлыкка
килде.
Йомгаклау
Тикшеренү эшләре барышында, заманча биналарны, шулай ук элеккеге
биналарны төзегәндә, математик белем кирәклеге ачыкланды - бу эшнең уңай нәтиҗәсе булуын
аңлата. Проект өстендә эшләгән
вакытта мин биналарның конструкциясенең төрләрен аерырга, шулай ук зур булмаган
корылмаларның план-сызымнарын булдырырга өйрәндем. Проект өстендә эшләү
барышында, мин бу тема белән кызыксынып киттем. Киләчәктә үзбелемемне
үстереп, архитектура һәм математика үсешен тагын да тирәнрәк өйрәнәсем килә.
Кулланылган әдәбият
1.
А.В. Волошинов. Математика и искусство. М.:
Просвещение. 2000.
2.
А.В. Иконников. Художественный язык архитектуры.
М: Стройиздат. 1992.
3.
Фейнберг Е.Л. Две культуры. Интуиция и логика в
искусстве и науке. – Фрязино: «Век 2», 2004.
4.
4.А. В.Волошинов. Математика и искусство. М.: Просвещение. 2000.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.