Инфоурок Начальные классы Рабочие программыПрограмма внеурочной деятельности в начальных классах

Программа внеурочной деятельности в начальных классах

Скачать материал

 Укытучы: Гафурова Д.М.

 

Дәрестән тыш эшчәнлек программасы

 башлангыч сыйныфлар очен

 

«Татар  халык йолалары һәм бәйрәмнәре»

 

Аңлатма язуы

      Татар халкының мең елларга сузылган тормышында тупланган тәҗрибәсе, гадәтләре, кешене  шәхес итүче сыйфатлары, бай тарихы, тәрбия зиннәтләре бар. Шуларга мөрәҗәгать итү тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген  көчәйтә. Нәрсә соң ул тәрбия? дигән сорауга иң гади һәм аңлаешлы җавап  мондый булыр иде кебек:  тәрбия- ул яшь, психологик, физик үзенчәлекләрне исәпкә алып, халыкның тәрбия традицияләренә нигезләнеп, балаларны һәрьяклы үсеш алган шәхес итеп формалаштыру.

     "Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән  башка шәхес, ә шәхестән башка халык - тарихсыз"- дип әйтелә халыкта.

      Бала күңелен ап- ак кәгазь белән  чагыштыралар. Шул кәгазьгә ничек итеп матурлык, шәфкатьлелек  бөртекләрен чәчәргә соң? Әлбәттә, әдәбият- сәнгать аша. Әдәбият , сәнгать белән кызыксынган , китапларны чын күңеленнән яратып укыган баланың белеме дә тирәнрәк, күңеле дә баерак була..Аның күркәм эшләр  башкарырга омтылышы да көчәя.

     Кызганычка каршы, рәхимсез, талау, кеше үтерү, алдашу гадәти күренешкә әйләнеп китте. Мондый заманда үткәнгә борылып карау, халкыбыз туплаган рухи хәзинәне яңадан кайтару бигрәк тә мөһим. Ялкау, әрәмтамак, җиңел генә, эшләмичә көн күрергә гадәтләнгән яшьләр һәркемне дә борчый.

Ә бүген халкыбыз милли традицияләрен торгызу, саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен мөмкинлекләр зур.

     Кешелек туплаган рухи байлык, әдәп- әхлак кагыйдәләрен үтемле итеп җиткерү өчен әби- бабайларыбызның, төрле авырлыклар белән яшәүләренә карамастан сынмавы, сабыр инсафлы, мәрхәмәтле булып калуын җиткерү кирәк. Бу максаттан халкыбыз бәйрәмнәре- шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы. Алар һәр кешенең йөрәк түрендә саклана, үз туган ягына тарта.

    Татар халкының уй, холкы, фикере, барлык   йолалары, гореф- гадәтләре, традицияләре үзе бер  тәрбия ысулы булуын күрсәтә. Аларны өйрәнү балаларның рухи үсешенә этәргеч  була. Баланың гаиләдә, коллективтагы   тәрбияви нормалары, кагыйдәләре  халык педагогикасына салынган. Һәр халыкның милли  мәдәнияте-ул табигать көчләренә баш ию дип әйтергә була.

    Халкыбызның үткәне халык авыз иҗаты үрнәкләрендә, аның археологик казылмаларында, этнографик традицияләрендә күренә.Традиция - ул  милләтнең  рухи һәм хезмәт тәҗрибәсен  буыннан буынга тапшыру төре.

    Республикага исем биргән  халыкның телен һәм мәдәниятен өйрәнү - ул башка  милләт мәдәниятен танып белү генә түгел, ә үз, туган ягың мәдәниятен аңлау ул. Башка телләрне өйрәнү үз телеңнең үзенчәлекләрен яхшырак аңларга ярдәм итә, башка яктан карарга киң мөмкинлекләр ача. Хәзергесе чорда   Россия һәм Татарстан күләмендә милли мәдәнияткә игътибар арта бара.

Халык мәдәнияте - ул милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы.

      Кече яшьтәге мәктәп укучыларын милли тәрбия һәм мәдәнияте белән таныштыру төрле тәрбия алымнарына нигезләнеп башкарыла. Иң киң таралган ярдәмче чыганагыбыз булып балалар фольклорын әйтергә була. Ул- тән хәрәкәтләрен ритмга,көйгә салучы үзенә бер төр иҗат. Аларның нәфислек тойгыларын, зиһен һәм хыял йөгереклеген, зәвыкларын үстерү һәм шуларның барысы бергә бала шәхесе өчен тәрбияви әһәмияткә ия. Бармак уеннары, санамышлар, алдавыч әкиятләр, уеннар - болар барысы да бала өчен кызык.

        Татар халык уеннары балаларның иң яраткан шөгыле. Ул уеннар тизлек, зирәклек, җитезлек сорый.Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк үзгәрешләр дә кертә ала. Сыйныфтан тыш уку дәресләрендә төрле уен элементлары кертергә мөмкин. Һәрбер уенны сайлаган очракта баланың яшь үзенчәлеге исәпкә алына. Алар балаларга төрле яктан ачылырга ярдәм итә, акыл,аралашу үсешенә йогынты ясый. Укытучы уен сайлаганда балаларда бер- берсенә карата дустанә мөнәсәбәт урнаштыру, төгәл һәм дөрес бәя бирә белү,таләпчәнлек кебек сыйфатлар тәрбияләүне күздә тота.

         Халык җырлары - музыка фольклорының иң якты әсәрләре. Алар -эстетик тәрбия чыганагы. Балада эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисе уяткан һәрнәрсә  тәрбияви көчкә ия. Җырлар балаларның иҗади сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар җырлы -биюле уеннарны бик яратып башкаралар. Моңа мисал итеп , һәрберебезгә таныш булган "Чума үрдәк, чума каз", "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" һәм башка  күп төрле  түгәрәк  уеннарын алырга була.

       Кешеләрнең үз- үзләрен  тоту кагыйдәләр җыелмасын тәшкил итүче сөйләм этикеты халыкның мәдәнилек дәрәҗәсен билгели торган иң мөһим өлешләрнең берсе булып тора. Сөйләм әдәбе кагыйдәләре  - алар милли традицияләргә һәм гореф- гадәтләргә  таяна. Өлкән буын кешеләрендә традицион һәм үзенчәлекле сыйфатлар чагыштырмача чиста һәм ачык булып күренә. Безнең әби - бабайларыбыз, тел һәм әдәбият гыйлемен белмәсәләр дә .бала сөйләмендә чит- ят сүзләр буталып йөргәнне яратмаган, саф татарча сөйләшүне таләп иткән. Милләтнең саклануы аның теленә турыдан - туры бәйләнгән. Тукай да өзгәләнеп "И туган тел, и матур тел, әткәм- әнкәмнең теле, дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы" дип, юкка гына әйтмәгәндер. Шулай ук татарларның сөйләменә ислам диненең тәэсире дә бар. Ә яшьләр сөйләмендә исә рус теле тәэсире сизелә. Хәзергесе мохитта балаларыбыз төрле тәрбия ала. Баланың ата- анасына булган карашы үзгәрүен һәркем күреп  тора.

     Әдәби уку дәресләрендә  укучылар  әдәплелек кагыйдәләре  белән  бик  күп очрашалар. Сөйләм, киенү, өстәл янында, кунак , туганннарга карата әдәплек кагыйдәләрен тыңлап кына калмыйлар,ә бәлки үзләре дә бер- берсенең кимчелекле якларын күрсәтеп, шул кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләргә тырышалар.

    Халык традицияләрен кулланып уздырылган дәресләр, чаралар баланың актив үсешенә өстәмә  чыганак  итеп кулланыла.   Һәр укытучы үзенең педагогик эшчәнлегендә аларны куллануның күпләгән юлын һәм ысулларын таба ала.

   Дәрестән тыш эшчәнлек программасына татар халкының  гореф-гадәтләрен, бәйрәмнәр, йола уеннарын, халык авыз иҗаты үрнәкләрен чагылдырган материаллар тупланды. "Сабантуй", "Нардуган","Сөмбелә", "Нәүрүз" бәйрәмнәре кертелде. Җырлы-биюле   уеннар, табышмак, мәкальләр өйрәнүне максат итеп куелды. Халык йолалары, традицияләре, фольклор аркылы бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, табигатькә сакчыл караш, үзара хөрмәт, ярдәмләшү тәрбияләнә. Укучылар тәртибендә үзгәрешләр  сизелә башлый. Бу инде аларның аңлы рәвештә үзләренең сәламәтлекләренә карата  уңай мөнәсәбәт тудыра. Чыннан да, без яшь буынны үзебезнең урынга әзерләргә, өлкәннәргә булган иң күркәм сыйфатларны аларда тәрбияләргә тиешбез.

     Укытучы- белем бирүче генә түгел, чын мәгънәсендә тәрбияче дә.Ул яшь кешенең эчке дөньясын, сәләтен, әхлакый сыйфатларын, психологик үзенчәлекләрен  күздә тотып эшләргә  бурычлы.

      Программа атнага1 сәгать исәбеннән төзелгән. Барлыгы 33 сәгать.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тематик план

 

Тема

Эш төрләре

Сәг.

саны

Дәрес төре

Үтәлү вакыты

 

1-2

Туган илем – газиз җирем.

    Туган авылым

 

Укучыларны республика, район, авыл(Бүләк) тарихы,атамасы белән таныштыру; гаилә тарихын өйрәнү, нәсел-нәсәпне барлау; укучыларда туганлык, партиотик хисләр тәрбияләү. 

2

Дәрес презентация

 

3-4

Мәктәп,авыл  музеена экскурсия

Халкымның үткәне белән якыннанрак таныштыру; эш кораллары, киемнәре, бизәнү әйберләре һ.б.

2

Экскурсия-дәрес

 

5-6

Халык һөнәрләре һәм кәсепләре:

 ( авылым һөнәрчеләре)

 Игенчелек һәм итекчелек һөнәрләре турында мәгълүмат бирү.(Авылымның игенчеләре, итекчеләре һ.б. һөнәрчеләре..)

2

Дәрес- презентация

 

7-9

Татар балаларының хәрәкәтле милли уеннары

тизлек, зирәклек, җитезлек уеннары (Башлангыч сыйныф укучысы мөстәкыйль эшләргә, уйнарга, уйларга тырыша. Уеннар барышында үзе үк   үзгәрешләр дә кертә ала.)

3

Уен-дәрес

 

10-11

    Халык авыз иҗаты: әкиятләр, бәетләр.

 Татар халык әкиятләре, бәетләр.

2

Уен-дәрес

 

12

Каз өмәсе.

 

Күмәкләшеп каз йолкулар, мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясау турында аңлатма бирү, аулак өйләр оештыру турында .

1

Дәрес-презентация

 

13

Татар мәкальләре.

Туган ил, хезмәт, дуслык, батырлык турында мәкальләр

1

Уен –ярыш

 

14-15

Табышмаклар, сынамышлар, санамышлар, такмаклар, бишек җырлары.

Укучыларның зиһенен үстерү, сөйләм байлыгын арттыруга биремнәр.

2

КВН дәрес

 

16

Символлар һәм традицияләр –

Россия

Федерациясенең Дәүләт флагы, гербы һәм гимны. Мәскәү – Россия башкаласы турында күрсәтү, сөйләү

1

Дәрес- презентация

 

17

 Казан – Татарстан башкаласы.. "Дәүләт символларын беләсеңме?”

 

 

Татарстанның Дәүләт флагы, гербы Татарстан районнары һәм шәһәрләренең символлары һәм традицияләре, гимны

1

Дәрес- презентация

 

18

  Яңа елны бәйрәм итү йолалары

 

1-гыйнвар-Яңа ел көне.Туган-тумачаның бер-берсен котлаулары.Бал-маскарад ясаулар.

1

 

 

19-20

   Милли бәйрәмнәр.

 

Йолалар;  татар халкының көзге-кышкы (Сөмбелә, кунаклашу, каз өмәсе, аулак өй һәм башкалар)

2

Уен-дәрес

 

21-22

Халык җырлары.

Балада  эстетик ләззәтләнү,шатлык, канәгатьләнү хисләре  тәрбияләү; җырларҖырлау,бармак уеннары, җырлы -биюле уеннар- "Чума үрдәк, чума каз". "Миңлебай","Кәрия-Зәкәрия" уеннары һ.б

2

Җырлы-биюле уен- дәрес

 

23

Милли кием үзенчәлекләре

Татарстан халыкларының декоратив-гамәли сәнгате элементлары белән танышу

Татар хатын-кызларының милли киеме. Ир-атларның милли киеме. Милли киемнәрнең бизәлеше, төсләре

1

Дәрес -презентация

 

24

Милли ризыклар

 

Милли ризыклар төрлелеге белән таныштыру; матурлыкны күрә белергә өйрәтү, балаларда иҗади фикерләүне үстерү; милли гореф-гадәтләргә сак караш, хөрмәт тәрбияләү.өйрәтү;

1

Әңгәмә

 

25-26

Татар халкының декоратив-гамәли сәнгате

Халык орнаментларын рәсемләү

2

дәрес презентация

 

27

Милли бәйрәмнәр

Язгы-җәйге

( Нәүрүз, боз озату, карга боткасы, Сабантуй, Нардуган, Җыен бәйрәме һ. б.) йолалар һәм бәйрәмнәр.

1

Уен-дәрес

 

28

Татарларда зәркан (ювелир) сәнгате.

Туку, тегү, алтын белән чигү. Күн аяк киемнәре тегү, күн бизәкләү. Татар өен җиһазлау. Татар хатын- кызларының бизәнү әйберләре

1

Дәрес презентация

 

29

Хатын-кызларның бизәнү әйберләре.

Татарстан халыкларының милли киемнәре

1

Дәрес-презентация

 

30

Яшьләр уены.

Татар кызлары, татар егетләренең кичке уеннары турында .

1

Әңгәмә

 

31

    Уйныйбыз да, җырлыйбыз д  да!

 

   

Әби-бабайларыбызның яшь чакларында яратып уйнаган күңел ачу, кичке  уеннары белән укучыларны таныштыру, алар турында кыскача гына сөйләү.

1

 

 

32

Алар даны мәңгелек.

Бөек Җиңү бәйрәме турында сөйләшү.  Кичәне әзерләү. Җырлар, биюләр әзерләү.

1

 

 

33

 

   Алар даны мәңгелек.

   

Кичәгә ветераннарны чакыру. Аларны бәйрәмнәре белән котлау.

1

 

 

 

Кулланылган әдәбият:

 

  1. Р.Уразман “ Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”
  2. ” Сөйли белгән морадына ирешкән”. Г.С. Нуриев.,М.Ф.Кашапова.
  3.  “Әхлак дәресләре” В.С.Казыйханов.
  4. Татар халык иҗаты
  5. Татар халык ашлары.
  6. “Авыллар һәм калалар тарихыннан” Ф. Гарипова.
Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Программа внеурочной деятельности в начальных классах"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 668 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.10.2015 977
    • DOCX 81.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гафурова Диляра Мирхафизановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 10 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 6149
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Русский язык и литературное чтение: теория и методика преподавания в сфере начального общего образования

Учитель начальных классов русского языка и литературного чтения

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 152 человека из 45 регионов
  • Этот курс уже прошли 223 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 484 человека

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 102 человека

Мини-курс

Формирование социальной ответственности и гармоничного развития личности учеников на уроках

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Основы русского языка: морфология, синтаксис, лексика

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 12 регионов
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Продажи и самопрезентация в социальных сетях

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 113 человек из 41 региона
  • Этот курс уже прошли 25 человек