Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по чтению

Рабочая программа по чтению



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

2 .Аңлатма язуы

1 сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгәриф Һәм Фән министырлыгы тарафыннан расланган татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты (ТР М Һәм ФМ № 499/09 боерыгы(4.03.209ел)

2.Татарстан Республикасы Мәгәриф Һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган Г.М.Сафиуллина, М.Я..Гарифуллина , Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы 1-4 нче сыйныф”(ТР М Һәм ФМ № 3624/11 боерыгы (7.07.2011ел)

4. Татарстан Республикасы Мәгариф Һәм Фән Министрлыгының “2013-2014 уку елында укыту планнары турында” хаты (№ 9127/1309,.07.2013ел).

5. Татарстан Республикасы Теләче районы МББУ-Алан урта гомумбелем мәктәбенең 2014-2015 уку елына укыту планы.


Грамотага өйрәтү 2 чорга бүленә: укый белергә әзерләү чоры һәм укый белергә өйрәтү чоры(төп чор). Программа яңа укыту стандартлары таләпләрен искә алып, үстерешле укыту принциплары белән традицион белем бирү принципларының үзара тыгыз бәйләнештә булуын тәэмин итә торган «Перспективалы башлангыч мәктәп» укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнгән.

 Курсның максаты — укучыларны татар теленең график системасы төзелеше һәм функциясенең гомуми закончалыклары белән танышу нигезендә башлангыч укуга өйрәтү. Бу үз чиратында укучыларда тел турында белем һәм күнекмәләрнең формалашуына нигез булып тора.

Грамотага өйрәнү чорында график эшчәнлекне үзләштерү — I сыйныф укучысының төп бурычы. Чөнки бу эшчәнлек нәтиҗәсендә балаларда уку күнекмәләре формалаша. Грамотага өйрәнү процессында балаларда татар теле системасының төп тел берәмлекләре (аваз, сүз, сүзтезмә, җөмлә, текст) турында күзаллау туа, фонематик ишетү һәм авазны әйтү культурасы үсә. Алар, беренчедән, төрле шартлы модельләр (квадрат, түгәрәк) һәм махсус транскрипция билгеләре системасы нигезендә сүзнең аваз формасын күз алдына китереп әйтә алу; икенчедән, сөйләмнең фонетик язуын тиешле басма яки язма хәрефләргә күчерү; өченчедән, сүзнең хәреф моделе буенча аваз формасын төзү эшчәнлеген, ягъни уку күнекмәләрен үзләштерәләр. «Әлифба» да аваз һәм хәрефләрне өйрәнү эзлеклелеге татар графикасының позицион (иҗек) принцибына нигезләнгән.

Сузык авазлар һәм аларга билге булып килгән хәрефләр беренче чиратта өйрәнелә, чөнки алар иҗек төзи, шуның нигезендә укучылар уку технологиясе белән таныша.

Сузыклардан соң сонор тартыклар өйрәнелә. Бу аларның яңгырау һәм саңгырау парларының булмавы, яңгырашы ягыннан сузык авазларга якын торуына бәйле. Нәкъ менә шушы тартык аваз төркемнәре аша графиканың позицион принцибы төшенчәсе кертелә, ә бу үз чиратында хәрефнең үзенчәлеген янындагы хәрефләр йогынтысында гына белергә мөмкинлекне аңлата. Моны алда өйрәнелгән сузык аваз хәрефләре ярдәмендә күрсәтергә мөмкин: а, ы, у, о хәрефләре — тартык авазның калынлыгын; ә, э, и, ү, ө, е хәрефләре нечкәлеген белдерә. Калын сузык аваз хәрефләре янында тартыкларның — калын, нечкә сузык аваз хәрефләре янында нечкә әйтелүен төшендерү аеруча мөһим.

Моннан тыш, кыска [й] авазын өйрәнү е, ю, я хәрефләре ике аваз кушылмасына, ягъни [й] һәм тиешле сузыкка билге булып килүе белән дә танышырга ярдәм итә.

Алга таба тартыкларның яңгырау һәм саңгырау парларын өйрәнгәндә, мисалларга таянып, балалар язуда тартыкларның калынлык һәм нечкәлекләрен белдерү кагыйдәләрен ныгыталар.

Соңыннан алар аеру билгеләре [ь,ъ] булган сүзләргә аваз анализы ясарга һәм ул сүзләрне укырга өйрәнәләр, шуннан соң гына парсыз шаулы тартыклар белән танышалар.

I сыйныф укучысы кыска гына вакыт эчендә өйрәнелә торган аваз еш кулланылган сүзләрне, текстларны укырга өйрәнә, нәтиҗәдә хәрефләрне тиешле авазларга күчерә.

«Әлифба»да уку өчен махсус төзелгән текстлардан тыш, балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән һәм балаларда танып белү эшчәнлеген формалаштырырга ярдәм итә торган башка жанрдагы әсәрләр: шигырь, табышмак, мәкаль, әйтем, тизәйткеч, санамышлар да урын алган. Грамотага өйрәтү дәресләрендә балаларның фонематик ишетеп аңлау һәм аваз культурасы үсешенә сүзләрне «үстерү» һәм сүзләрне үзгәртеп төзү алымнарын куллану нәтиҗәсендә ирешелә. Сүзләрне «үстерү»нең асылы сүзнең авазлар санын акрынлап үстерә баруда, бу башлангыч сүзнең үзгәрүенә һәм яңа сүзләр ясауга китерә. Мәсәлән: бал — бала — балан — баланлы — баланлык. Бу дәреслектәге лексик материалны баетып кына калмый, ә укучыларда күзәтүчәнлекне үстерүгә һәм аңлап уку техникасын формалаштыруга җирлек тудыра. Мондый чылбырдагы сүзләрне уку берьюлы ике дәрәҗәдә башкарыла: а) иҗекләп (җырлап, йөзмә, салмак) уку; ә) авазларны дөрес әйтеп (орфоэпик), басымнарны дөрес куеп уку.

 Шулай ук сүзләрне үзгәртеп төзү алымы да кулланыла, бу укучыларга сүзгә бер аваз өстәү яки аның бер авазын үзгәртү нәтиҗәсендә сүзнең мәгънәсе тулысынча үзгәрүне күзәтергә мөмкинлек бирә, мәсәлән: көн — төн, бала — балан һ.б.

Бу этапта җиде яшьлек балалар алдында торган төп бурыч булып, басма һәм язма хәреф билгеләренең формаларын үзләштерү тора. Басма һәм язма хәрефләр системасына структур-системалы якын килү нәтиҗәсендә, хәрефләрне төзү максатыннан, аларның элемент-өлгеләре эшләнде. Аларны кулланып, укучы үз куллары белән өйрәнелә торган хәреф формасын мөстәкыйль төзи алуга ирешә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

- элементар образлы күзаллау дәрәҗәсендә тел берәмлекләре: сүз, җөмлә, текстны аңлый, шулай ук татар алфавитының басма һәм язма хәрефләр системасын атый һәм формалары буенча аера белергә;

-рәсем, график модель яки тиешле фишкалар кулланып, дәрестә тудырылган тел ситуацияләре буенча 2 — 4 сүздән торган җөмләләр һәм 3 — 4 җөмләдән торган хикәя төзи белергә тиешләр.

-татар теленең авазларының сузык (ачык авыз символы белән бирелгән), ягъни җырлана торган аваз һәм тартык, ягъни җырланмый торган; әйткәндә, сөйләм органнарында киртә ясала/ясалмый торган авазларга бүленүен, сузыкларның калын һәм нечкә булуын, тартыкларның нечкә- калын яңгырашын сузык аваз хәрефләре белдерүен;

- сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бөтенлегенә ия булуын;

- сүзнең иҗекләргә бүленүен, бер иҗекнең көчлерәк һәм озынрак әйтелүен;

- сүзләр предметларны, аларның билгеләрен, эш-хәрәкәтләрен белдерүләрен, ярдәмче сүзләр сүзләрне, җөмләләрне үзара бәйләү өчен хезмәт итүләрен, аларның график символларын;

- әйтмә сөйләмнең текст һәм җөмләләргә бүленүен, аларны график сурәтләп булу мөмкинлеген;

элемент-сызыклар һәм элемент-өлгеләрнең басма һәм язма хәрефләрнең график системасының структур (төзелеш) берәмлекләре булуын;

- һәр басма һәм язма хәреф формасының тиешле урын-сан мөнәсәбәтендә урнашкан элементлардан торуын аңлый белергә тиеш.

- анализ вакытында тартыкларның яңгырау-саңгыраулыгын билгеләү алымнарын куллана;

- сүзне иҗекләргә бүлә;

- схемалардан сүзнең аваз язылышын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- схемалардагы һәм «Әлифба» текстларында бирелгән хәреф язуын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп укый;

- сүзнең аваз формасын шартлы график формадан хәреф формасына һәм киресенчә үзгәртә;

- элемент-шаблоннар нигезендә басма хәрефләрне төзи һәм анализлый белергә тиешләр.

-һәр укучы үзенә генә хас темпта басма һәм язма текстларны орфоэпик нормаларга туры китереп укый;

- текстның аерым бер өлешләрен сөйли (2 — 3 җөмлә белән);

- укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән сорауларга җавап бирә;

- тыңланган текстка исем куша;

Программа эчтәлеге

Бүлек

Сәгать саны

Әзерлек чоры

5

Әлифба чоры

18

Әзерлек чоры (5 сәгать)

Әкият текстын тыңлау. Иллюстрацияләрнең (рәсемнәрнең) текст өлешләре белән бәйләнешен (мөнәсәбәтен) ачыклау. Әкият эчтәлеген сөйләү.

Балаларда текст турында, беренчедән, мәгънә ягыннан үзара бәйләнгән һәм хәбәр итү интонациясе белән әйтелә торган, якынча тәмамланган фикерне белдерүче, билгеле бер эзлеклелектә килгән сүз һәм җөмләләр җыелмасы буларак, икенчендән, нәрсә турында да булса хәбәр итүче һәм ишетеп, күреп зиһенгә алына торган мәгълүмат буларак башлангыч күзаллау булдыру. Иллюстрация темасы буенча җөмләләр төзү. Конкрет җөмләләр белән текстның график моделе арасындагы мөнәсәбәтне ачыклау. Рәсем белән бирелгән хикәяне исемләү (исем кушу). Текст төзү элементлары. Тәкъдим ителгән график моделе буенча хикәя эчтәлеген сөйләү.

Укылган текст эчтәлеге буенча бирелгән укытучы сорауларына җавап бирү. Текст эчтәлеген сайлап алып сөйләү, шигырь ятлау.

Телнең структур берәмлеге буларак сүз турында башлангыч күзаллау булдыру. Басма хәрефләрнең элемент-өлгеләре белән танышу.

Әлифба чоры (18 сәгать)

Сузык [а, ә, ы, э, и, у, ү, о, ө] авазларының сүздә төрле позициядә килгән һәм аерым кулланылган очрактагы артикуляцияләрен ныгыту. Сузык авазларны аеру күнегүләре. Иҗек ясау процессында сузыкларның роле. Сүз кисәге буларак иҗек турында белешмә. График схема буенча сузык авазны әйткәндә, сузыкка басым куеп әйтү. Сүзнең график схемалары буенча сүзне көйләп,иҗекләргә бүлеп салмак һәм орфоэпик дөрес уку. Сүзнең иҗекләргә бүленешен дуга ярдәмендә билгеләү.

Схемада сузык авазны башта түгәрәк, соңыннан транскрипция билгесе белән билгеләү. Ишетелгән һәм әйтелгән сүзләр арасыннан өйрәнелә торган аваз кергән сүзне таный һәм аера белергә өйрәнү. Өйрәнелгән сузык аваз кергән сүзләр сайлау.

Элемент-өлге ярдәме белән басма хәрефләр төзү һәм аларның формаларын үзләштерү. Хәреф турында авазның тышкы билгесе, ягъни «киеме» буларак образлы күзаллау булдыру.

Укытучы укыган текстны тыңлау, эчтәлеген аңлау, куелган сорауларга җавап табу, ишетеп кабул ителгән текстның эчтәлеген тулысынча яки сайлап сөйләү.

Парсыз сонор тартык авазлар

[м, н, л, р, й, ң] сонор тартык авазлары. Бирелгән авазларның артикуляциясе : үпкәдән килә торган һава агымы бер сөйләм органында, мәсәлән иреннәрдә, тешләрдә, тел алдында, тел уртасында, тел артында киртәгә яки тоткарлыкка очрый, бу авазларны әйткәндә тон өстенлек итә, шау катнаша гына. Шуңа күрә ул авазларны ярым сузыклар дип тә йөртәләр.

Калын һәм нечкә яңгырашлы сүзләрдә сонор тартык авазлар әйтелешен чагыштыру; язуда аларның калын яңгырашын калын сузык аваз хәрефләре (а, у, о, ы) белән (ма, му), нечкә яңгырашын нечкә сузык аваз хәрефләре (ә, и, ө, ү, э) белән белдерү. Сүздә һәр авазны аерып әйтү алымы. Рәсем һәм схема белән бирелгән сүзләргә аваз анализы. Анализлана торган сүз составына кергән аерым аваз артикуляциясе. Тартык авазларның яңгыраулыгын белдерүче билге — уртасында нокта булган квадрат белән билгеләү.

Чагыштыру өчен бирелгән сүзләрдәге (мал-мәл) авазларның аермалы билгеләренең мәгънә функциясенә ия булуын билгеләү.

Сонор авазларны белдерүче басма баш һәм юл хәрефләрнең формаларын үзләштерү. Ябык иҗекләрне (ай) һәм калын һәм нечкә яңгырашлы кушылмаларны (ма, мә, му, мү һ.б.), шулай ук парсыз тартык авазлар уртада һәм ахырда булган сүзләрне (май, малай) уку. Сүзләрне иҗекләп уку белән чагыштырып, орфоэпик уку һәм әйтү алымы.

Сүз башында һәм сүз уртасында |й] авазы

Я, е, ю хәрефләренең ике авазга [йа], [йә], [йы], [йә], [йу], [йү] билге булып килүләре: яра, ял, юл, куян, баян.

Аваз-хәреф схемаларын иҗекләп һәм орфоэпик дөрес итеп уку. Шартлы билгеләр һәм басма хәрефләр нигезендә сүзнең аваз формасын график формага күчерү процессын күзәтү.

Я, е, ю хәрефләрен куллану кагыйдәләрен үзләштерү. Бу хәрефләр кергән сүзләрне һәм иҗекләрне уку. Баш һәм юл басма хәреф формаларын төз

Яңгырау һәм саңгырау парлары булган тартыклар

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны  калын һәм нечкә яңгырашын билгеләү:  нечкәлек яңгырау, саңгырау ([д-т],[з-с],[г-к],[гъ-къ] һ.б.) парларның  үзара мөнәсәбәтен ачыклау. Мәсәлән бар-бар, бар-пap һ.б. Өйрәнү тәртибендә басма хәреф формаларын үзләштерү.

Авазларында аерма булган сүзләрне, яңгырау һәм саңгырау тартык авазлардан башланган сүзләрне әйтеп карау, чагыштыру күнегүләре (бар-пар).

Аваз-хәреф схемалары нигезендә авазларны аеру, иҗекләр, сүзләр, текстлар уку.

Башлангыч сүзне һәм сүзнең авазын алмаштыру яки аваз өстәү юлы белән ясалган яңа сүзләрне (бур-бура-буран), шулай ук ике яктан да бертөрле укыла торган (ана) сүзләрне уку. Табышмаклар уку һәм аларның җавабын табу. Тизәйткечләр, санамышлар, үртәвечләр, өйрәнелә торган аваз булган халык мәкальләрен уку, истә калдыру һәм хәтер буенча сөйләү.

Аваз. иҗек.сүз.җөмлә һәм текст турында образлы күзаллау формалаштыру.

Аеру билгеләре булып торган  ь  һәм  ъ  тан соң [й] авазы

Язуда аеру билгеләре булып торган ь һәм ъ һәм сузык аваз хәрефләре ярдәмендә [й] авазының язуда бирелешен (ь+е, я, ю; ъ+е, ю, я) аңлату. (Я, е, ю хәрефләре алдындагы иҗек калын сүзләргә (алъяпкыч)  ъ билгесе, алдагы иҗек нечкә сүзләргә (дөнья)  ь билгесе куелуын аңлатыла).

Аеру билгеләре һәм сузык аваз хәрефләре белән белдерелгән [й] авазлы сүзләрнең аваз анализы. [Й] авазы кергән сүзләрнең аваз схемасын уку. аны хәреф формасына үзгәртү, соңыннан башта иҗекләп, аннан соң орфоэпик дөрес итеп уку.

Ь, ъ билгеләренең басма хәрефләрен төзү һәм аларның формаларын үзләштерү.

(Бу билгеләрнең [гъ], [къ] авазларының калынлыгын белдерү өчен дә кулланылуын аңлату (игътибар, тәкъдим). Калын [гъ] һәм [къ] авазлары булган сүзләрнең калынлыгын белдерү өчен язуда калын сузык аваз хәрефләре куланылуын, әйткәндә, иҗек нечкәлеген белдерү өчен, ахырдан ь билгесе куелуын ассызыклан үтәргә кирәк. Мәсәлән мәкаль сүзендә [къ] калын кече тел тартыгы, аның калынлыгын белдерү өчен к дан соң а язабыз, укыганда [мәкъәл] дип укыйбыз, икенче иҗекне нечкә итеп уку өчен сүз ахырына ь билгесе куябыз.)

Парсыз тартык авазлар

Парсыз [х, һ, щ, ц] тартыклар артикуляциясе. Бу авазларның характеристикасы. Парсыз тартык авазлар кергән иҗекләр һәм сүзләр, текстлар уку. Текстның эчтәлеген үзләштерү. Эчтәлеген сөйләү. Басма хәрефләрнең формаларын үзләштерү.

Әлифбадан соңгы чор

Төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен формалаштыру. Текстагы «авыр» (озын һәм таныш булмаган) сүзләрне укыганда иҗекләп укырга мөмкин. Җөмләнең тыныш билгеләренә карап җөмләләр арасында тукталыш (пауза) ясау. Хикәяләү, сорау, тойгылы җөмләләрнең интонациясен бирү. Укылган текст буенча бирелгән сорауларга тулы җавап бирү. сайлап алып эчтәлеген сөйләү, текстның башын, ахырын үзгәртү, аңа яңа исем бирә белү күнекмәләренә ия булу.

Текстның 1) башлам (вакыйга нәрсәдән башалана). 2) төп өлеш (катнашучы-геройлар белән нәрсә була), 3) йомгаклауга (нәрсә ничек төгәлләнә) туры килә торган кисәкләрен табу һәм уку. Текстта сурәтләнгән вакыйгаларга укучы баланың һәм авторның мөнәсәбәтен белдерә белү.























3.Грамотага өйрәтү буенча укыту-методик планлаштыру

1.Класс-1

2.Сәгатьләр саны:барлыгы-23сәгать,атнага-1 сәгать

Дәреслек:

1.И.Х.Мияссарова,Ф.Ш. Гарифуллина,Р.Р.Шәмсетдинова. Әлифба. 1 нче сыйныф: дәреслек, Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011 ел.

УМК:

1.И.Х.Мияссарова, Ф.Ш..Гарифуллина, Р.Р.Шәмсетдинова. “Әлифба” - методик кулланма.1 нче сыйныф:.Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011

Тематик – календарь планлаштыру - 23 сәг.

Дәрес темалары

Сәг.

са-ны

Дә

рес ти

бы

Кыскача эчтәлеге яки уку эшчәнлеге төре.

Үзләштерүнең планлаштырыл

ган нәтиҗәләре


УУД


Белемне тикшерү төрләре.


Үткәрү вакыты




Искәр

мә


План

Факт

1.

Әзерлек чоры-5 сәгать.

Белем көне. Мәктәп һәм дәреслек белән танышу.

1

Ке

реш д.

сөйләшү

Белергә тиеш: дәреслек белән эшләү.

ТБУУГ:

-мәгълүмат җиткерүче символларны “уку”.

Картина буенча гади җөмләләр төзү

3.09



2.

Предмет һәм сүз. Җанлы һәм җансыз предметларны белдерүче сүзләргә сораулар кую

Куян кызы” әкияте


1

Кат-наш

Текст,сәйләм,җөмлә турында төшенчә. Сүз, предметларны белдерүче сүзләр турында төшенчә.


Белергә тиеш:текст,сөйләм,җөмлә нәрсә ул.

Белергә тиеш: сүз, предметларны белдерүче сүзләрне.

КУУГ:

-аралашуда әдәплелек кагыйдәләрен куллану,үз фикереңне булдыру;

-ТБУУГ:

-рәсемле ситуацияне анализлау;

-модельләр белән эшләү.



Сорауларга җаваплар, әңгәмә Уен формасында

Нәрсә артык?”

10.09



3.

Предметларны, предметларның эшен һәм билгесен белдерүче сүзләр

1

Кат-наш

Хәрәкәт,билгене белдерүче, ярдәмлек сүзләр турында төшенчә.


Белергә тиеш: хәрәкәт,билгене белдерүче, ярдәмлек сүзләрне

-ТБУУГ:

-рәсемле ситуацияне анализлау;

-модельләр белән эшләү;

КУУГ:

-фикер йөртеп сөйләм төзү.

Уен формасында

картина буенча гади җөмләләр

төзү

17.09



4.

Иҗек турында төшенчә бирү. Сузык һәм тартык авазлар

1

Кат-наш

Иҗек турында төшенчә бирү. Сузык һәм тартык авазлар турында төшенчә

Тиеш: сүзләрне иҗекләргә бүлә белергә, сузык һәм тартык авазларны аера белергә

ТБУУГ:

-рәсемле ситуацияне анализлау;

КУУГ:

-аралашуда әдәплелек кагыйдәләрен куллану,үз фикереңне булдыру;



Картина буенча гади җөмләләр төзү

24.09



5.

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар

1

Кат-наш

Яңгырау һәм саңгырау тартык авазлар турында төшенчә

Тиеш: яңгырау һәм саңгырау тартык авазларны аера белергә

КУУГ:

-аралашуда әдәплелек кагыйдәләрен куллану,үз фикереңне булдыру;




Сорауларга җаваплар, әңгәмә

1.10




6.

Әлифба чоры-18 сәгать.

Калын һәм нечкә авазлар(а),(ә) авазла-

рын хәрефләр белән тамгалау


1


Кат-наш


Сөйләмдә [а] ,[ә] авазын аерып алу.



Эшли белергә тиеш:[а], [ә] авазын дөрес итеп ишетеп аера белү.



ТБУУГ:

-шартлы билгеләр буенча дәреслектән дәрес башын билгеләү;

-рәсемле ситуацияне анализлау;

-модельләр белән эшләү;




Сюҗетлы рәсемнәр буенча әңгәмә

10.10



7.

Сузык (а,ә,ы,э,и,у,ү,о,ө) авазларын аеру күнегүләре

1

Кат-наш

Сөйләмдә [а,ә,ы,э,и,у,ү,о,ө ] авазларын аерып алу.

Аваз анализы.

Эшли белергә тиеш:Сөйләмдә [а,ә,ы,э,и,у,ү,о,ө ] авазын аерып алу.

Аваз анализы,өйрәнгән хәрефләрне аера белү.

ТБУУГ:

-шартлы билгеләр буенча дәреслектән дәрес башын билгеләү;

-рәсемле ситуацияне анализлау;

-модельләр белән эшләү;


Картина буенча гади җөмләләр төзү. Сорауларга җаваплар, әңгәмә

17.10




8.

Сонор тартык авазлар (м,н,л)

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[н] , [л], [н]авазын аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр уку.

Эшли белергә тиеш:авазларга характеристика бирә белү,иҗекләр һәм сүзләр укый белү.

ТБУУГ:

-шартлы билгеләр буенча дәреслектән дәрес башын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

ШУУГ:

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү.



Уен формасында

Нәрсә артык?”

24.10



9.

Сонор тартык авазлар (р,й,ң)

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык [р], [й], [ң] авазын аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Эшли белергә тиеш:сөйләмдә тартык [р], [й], [ң] авазын аерып алу.

ТБУУГ:

-шартлы билгеләр буенча дәреслектән дәрес башын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

ШУУГ:

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү.



Уен формасында

Сүз төзе”.



31.10



10.

Я,ю,е хәрефләренең ике авазга (йа), (йә), йы), (йэ),(йу), (йү) билге булып йөрүе

1

Кат-наш

Яңа хәреф белән танышу,

сүзләр,җөмләләр уку.


Белергә тиеш:я ,е, ю хәрефе һәм [йа],[йә] , йы), (йэ), [йу], (йү) авазларын белдерүен ;

эшли белергә тиеш: аваз анализы ясый,белү.

ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

-рәсем буенча сөйләм төзү;

ШУУГ:

-үз мөмкинлекләреңне бәяләү.



Картина буенча гади җөмләләр төзү,сорау-ларга җаваплар, әңгәмә

14.11



11.

Тартык [д] , [т] авазы һәм Д,д һәм Т,т хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[д] [т]авазын аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Эшли белергә тиеш:иҗек-а ваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес уку.

ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

КУУГ:

-фикер йөртеп сөйләм төзү;


Картина буенча гади җөмләләр төзү.

21.11



12.

Тартык [з] , [с] авазы һәм З,з һәм С,схәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[з] [с]авазын аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Эшли белергә тиеш:иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес уку.

ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

-сүзләрне яңгырашы һәм мәгънәсе ягыннан чагыштыру;

КУУГ:

-фикер йөртеп сөйләм төзү;




Сорауларга җаваплар, әңгәмә.

28.11



13.

Тартык[г, к] авазлары һәм Г,г һәм К,к хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[г],[к] авазларын аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,

сүзләр,җөмләләр уку.

Белергә тиеш:калын сузыклар янында г хәрефе калын,нечкә сузыклар янында нечкә укыла;

Эшли белергә тиеш:иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес уку.

ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

-сүзләрне яңгырашы һәм мәгънәсе ягыннан чагыштыру;

КУУГ:

-фикер йөртеп сөйләм төзү;


Ребуслар, табышмак-лар.

5.12



14.

Тартык [в], [ф] авазы һәм В,в һәм Ф,ф хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[в] , [ф]авазын

аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Эшли белергә тиеш:иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес уку.

ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

-сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

- модельләр белән эшләү;

-сүзләрне яңгырашы һәм мәгънәсе ягыннан чагыштыру;

КУУГ:

-фикер йөртеп сөйләм төзү;


Сюжетлы рәсемнәр буенча әңгәмә.

12.12



15.

Тартык [б],[п] авазы һәм Б,б һәм П,п хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[б],[п] авазын аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Эшли белергә тиеш:иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес уку.

ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

-сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

- модельләр белән эшләү;

РУУГ:

-гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмам-лау;

Уен формасында

картина буенча гади җөмләләр

төзү.

19.12



16.

Тартык[ш], [ж]авазы һәм Ш,ш һәм Ж,ж хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[ш], [ж] авазын аерып алу, дөрес әйтергә

өйрәтү,өйрәнгән хәрефләр

белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Эшли белергә тиеш:иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес уку


ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

-сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

- модельләр белән эшләү;

ШУУГ:

-үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.


Картина буенча гади җөмләләр төзү.

26.12



17.

Тартык [җ],[ч] авазы һәм Ч,ч һәм Җ,җ хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[ч], [җ]авазын

аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән

җөмләләр уку.

Эшли белергә тиеш: иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес уку




ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

-сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

- модельләр белән эшләү;

КУУГ:

-тыңлаучыга аңлаешлы сөйләм төзү.




Сорауларга җаваплар, әңгәмә.

16.01



18.

Тартык[х]]авазы һәм Х,х хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык [х] авазын аерып алу, дөрес әйтергә өйрәтү.

Эшли белергә тиеш:иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес, аңлап уку


ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

-сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

- модельләр белән эшләү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.



Рәсемнәр буенча табышмак-лар.

23.01



19.

Тартык [һ]авазы һәм Һ, һ хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык [һ]авазын аерып алу, дөрес әйтергә өйрәтү.

Эшли белергә тиеш:иҗек-аваз анализы ясап, сүзләр һәм җөмләләрне дөрес, аңлап уку


ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

-сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

- модельләр белән эшләү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

ШУУГ:

-үз уңышларың,

уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Уен формасын-да

Сүз төзе”.

30.01



20.

Сузык [йо] авазы һәм Ё,ё хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә сузык [йо] авазын аерып алу, өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Белергә тиеш:ё хәрефен укый.

эшли белергә тиеш: дөрес һәм аңлап уку, сорауларга җавап бирә белү


ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

РУУГ:

-кагыйдәләрне,күр-

сәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Сюжетлы рәсемнәр буенча әңгәмә.

6.02



21.

Тартык (щ] авазы һәм Щ,щ хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә сузык [щ]авазын аерып алу,өйрәнгән хәрефләр белән иҗекләр,сүзләр,

җөмләләр уку.

Белергә тиеш: щ хәрефләрен укый.

эшли белергә тиеш:дөрес һәм аңлап уку, сорауларга җавап бирә белү


ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

РУУГ:

-кагыйдәләрне,күр

сәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Сорауларга җаваплар, әңгәмә

13.02



22.

Тартык [ц] авазы һәм Ц, ц хәрефләре.

1

Кат-наш

Сөйләмдә тартык[ц] авазын

аерып алу, дөрес әйтергә өйрәтү.


Белергә тиеш : ц хәрефен;

эшли белергә тиеш: ц хәрефе булган сүзләрне дөрес укый белергә.

ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

- модельләр белән эшләү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

РУУГ:

-кагыйдәләрне,күр

сәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;


Картина буенча гади җөмләләр төзү



27.02



23.

ь хәрефе, ъ (калынлык һәм аеру билгесе ) хәрефе. Тартык[гъ,къ] авазлары

1

Кат-наш

Яңа хәреф белән танышу,

сүзләр,җөмләләр уку.


Белергә тиеш: ъ хәрефе аваз белдерми; калын сузыклар янында г,к хәрефе калын,нечкә сузыклар янында нечкә укыла; эшли белергә тиеш:текстны аңлап,дөресуку,эчтәлеген сөйли белү.

. ТБУУГ:

- дәреслектән дәрес темасын билгеләү;

-сүзнең аваз формасын хәреф формасына үзгәртү;

- модельләр белән эшләү;

-фикерләүдә логик чылбыр төзү.

ШУУГ:

-үз уңышларың,

уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү.

Ребуслар, табышмак-лар.

6.03

























2 . Аңлатма язуы



1сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1.Татарстан Республикасы Мәгәриф Һәм Фән министырлыгы тарафыннан расланган татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты (ТР М Һәм ФМ № 499/09 боерыгы(4.03.209ел)

2.Татарстан Республикасы Мәгәриф Һәм Фән Министрлыгы тарафыннан расланган Г.М.Сафиуллина, М.Я..Гарифуллина , Ә.Г.Мөхәммәтҗанова авторлыгындагы “Татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә әдәби уку” предметын укыту программасы 1-4 нче сыйныф”(ТР М Һәм ФМ № 3624/11 боерыгы (7.07.2011ел)

Әдәби уку — башлангыч мәктәптә төп предметларның берсе. Бу фән аша кече яшьтәге мәктәп баласына һәрьяклы белем бирелә. Укучының аңы дөньяны: әдәби әсәрләрне генә түгел, безне чолгап алган тирәлекне — кешеләр һәм табигать дөньясын да — дөрес кузалларлык сизгер була. Бары тик югары аң тәрбияләп кенә әйләнә-тирәлекне дөрес күзалларга мөмкин.

Федераль дәүләт белем стандарты информацион җәмгыятьтә аралашырлык шәхеснең күпьяклы үсешен күздә тота.

Башлангыч мәктәптә әдәбият дәресләренең төп максаты: 4 ел уку дәверендә балада дөрес һәм йөгерек уку күнекмәләре булдыру, халык авыз иҗаты, язучы һәм шагыйрьләр әсәрләре белән якыннан таныштыру, чәчмә һәм шигъри әсәрләрне укып, эстетик ләззәт алырга өйрәтү.

Төп идеяләр берничә һәм бу идеяләрне тормышка ашырмыйча торып максатка ирешергә мөмкин түгел.

Беренче идея. Уйдырмалар (мифлар), халык авыз иҗаты белән авторлар әсәрләренең бәйләнеше турында дөрес кузаллау булдырырга кирәк. Халык авыз иҗаты белән танышу язучылар әсәрләре белән таныштыруның алшарты булып тора. Аларны өйрәнү автор әсәрләрен уку белән параллель алып барыла. Язучылар үз әсәрләрендә түбәндәгеләрне куллана:

1) халык авыз иҗатының жанр төзелеше (әкият жанры);

2) халык авыз иҗаты әсәрләренең сюжет-композиция төзелеше;

3) кабатлаулар һәм әдәби иҗат алымнары.

Автор әсәрләрендә халык авыз иҗатын куллану гына әсәрне фольклор әсәрләр рәтенә кертми әле. Биредә конкрет кешенең уй һәм кичерешләре табигать ритмнарына туры китереп бирелә. Язучылар әсәрләре, тарихи вакыйгаларны үз эченә алып, кешеләрнең кичерешләре белән үрелеп барыла. Ә фольклор әсәрләрендә тылсымлы дөньяда яшәү күрсәтелә һәм ул һәрвакытта да геройларның җиңүе белән тәмамлана.

Икенче идея. Әдәбият дәресләрендә, ашыкмыйча гына, әдәби образ төшенчәсен кертә бару сорала (әдәби образ термины, билгеле, кулланылмый) Кече яшьтәге мәктәп баласын үзе аңларлык әдәби алымнар: чагыштыру, капма-каршы кую һ.б. таныштырып бару кирәк була.

Сәнгать әсәрләре, графика аша укучыларга әдәби образларның сынлы сәнгатьтәге ролен аңлатырга ярдәм итә.

Өченче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын башта халык авыз иҗаты әсәрләре жанрларын, ә соңыннан әдәби жанрларның үзләрен дә аера белергә өйрәтергә кирәк. Шулай ук һәр жанрның шартлы чикләрен билгеләргә өйрәтү дә таләп ителә.

Дүртенче идея. Кече яшьтәге мәктәп баласын шигъри әсәрләрне яратырга һәм аларны укып ләззәтләнә белергә өйрәтергә кирәк. Ә башлангыч сыйныфларда боларны өйрәтә алмасак, сәнгатьнең бер төре буларак поэзия алга таба күп кенә укучылар өчен аңлаешсыз булып калачак.

Махсус терминнар кертмичә генә, укучы аңында поэзиянең үзенчәлекләрен аңлату зарур. Рифма турында (парлы яки янәшә (аа,бб, вв,...), аралаш яки юл аша ( аб, ав), әйләнмә яки камаулы-боҗралы (абба,абва) формаларда була дип, шулай ук шигырь үлчәме турында да кузаллау булдырыла.

Әдәби уку курсында һәр уку елының үзенең аерым үзенчәлекләре бар. Бу фәнне укытуның төгәл бурычлары программа таләпләрендә ачык чагыла.

  • балада дөрес һәм йөгерек укуга ихтыяҗ булдыру (текстлар балаларга ошарга, тиз истә калырга, күбрәк уку теләге, уку барышындагы кыенлыкларны җиңү теләге уятырга тиеш);

  • алты-җиде яшьтәге балада беренчел уку күнекмәләре булдыру (шигъри әсәрләр белән бала кечкенәдән — балалар бакчасында йөргәндә үк таныш була, шигырь юлларының кыскалыгы укуга теләк уята, рифма аңа сүзне табарга ярдәм итә, үз көченә ышаныч уята, ритм кечкенә балаларның яшәү рәвешенә туры килә);

  • әдәбият үсешенең халык авыз иҗатыннан язма формаларга күчү эзлеклелеге аңлатыла (беренче сыйныф укучылары халык авыз иҗатының төрле формалары: фольклорның кече жанрлары, әйләнмәле, чылбыр, алдавыч әкиятләр, төрле авторларның балалар өчен язылган шигырьләре, кыска хикәяләр белән таныша );

  • алты яшьлек баланың әхлакый һәм эстетик үсеш дәрәҗәсе иң алгы планда тора (халык авыз иҗаты һәм әдәби әсәрләрнең сюжеты уен характерында бара; күпчелек текстлар балаларда юмор хисе тәрбияләүгә юнәлтелә.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:


  • әсәрне иҗекләп, аерым сүзләрне дөрес әйтеп укый белү;

  • текст эчтәлеген аңлау;

  • проза һәм шигъри әсәрләрне аера белү;

  • фольклор әсәрләрен аеру (табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәшләр һ.б.)

  • тексттагы кабатлаулар, рифма, эндәш сүзләрне табу, сорау һәм өндәү җөмләләрне тану

  • Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрнең кайсы биттә булуын ачыклау;

  • бирелгән текстка карата сорауларга җавап табу.

төрле авторларның 3 — 4 әсәрен яттан сөйли белү;

  • укылган әсәрләрнең эчтәлеген белү.


Программа эчтәлеге

Шигырь һәм проза. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдыру. Әдәби әсәрнең исеме, авторы (язучы, шагыйрь), халык авыз иҗатында билгесезлек (авторы юк).

Халык авыз иҗаты һәм әдәбият

Халык авыз иҗаты турында гомуми кузаллау булдыру. Авторның булмавы, телдән сөйләм, практик-уен характерындагы кече жанр әсәрләре. Бишек җырлары, санамыш, табышмак, тизәйткеч, эндәшләр. Әйләнмәле һәм чылбыр әкиятләр. Халык авыз иҗатының табышмак, әйләнмәле әкият кебек формаларын практик яктан үзләштерү.

Сурәтләнгән вакыйгаларга карата автор фикере (әсәр исеме, геройларга характеристика, авторлар бәяләмәсе).

Әсәрнең эмоциональ тоны

Юмористик һәм җитди характердагы әсәрләр. Әсәрләрне китаптан кычкырып, яттан укыганда эмоциональ характерны чагылдыра белү. Тавыш төсмерләре: интонация, тон, тавыш көче, тембр, темп, пауза, логик басым, сүзсез мимика, хәрәкәтләр, ымнарны дөрес бирә алу.

Әдәби сәнгатьлелек чаралары

Текстны анализлау барышында сәнгатьлелек чараларын табарга күнектерү. Сурәтләү чаралары турында беренчел кузаллау булдыру, кабатлауларның мәгънәсенә төшенү, тавышның сәнгатьлелеген ачыклау: рифма, ритм төшенчәсе бирү.


Әдәби жанрлар

Жанрлар турында гомуми кузаллау булдыру:

Хикәя. Хикәянең исеме. Ике образны чагыштырып сөйли белү. Әсәрдәге геройларга карата үз фикерен белдерү.

Шигырь. Дөньяны шагыйрьләр күзлегеннән чыгып танып белү: шагыйрь матурлыкны тоя белергә өйрәтә. Рифма белән танышу: аны таба, куллана белергә күнектерү.

Библиографик культура. Дәреслектә җиңел генә ориентлашырга өйрәтү: “Эчтәлек” битеннән кирәкле әсәрне тиз генә эзләп табу.

Уку күнекмәләре. Укучыларны тиз һәм йөгерек укырга гадәтләндерү. Укыганда орфоэпия нормаларын төгәл саклау, дөрес тавыш төсмерләре (тавыш көче, темпы) белән укырга өйрәтү.

3.Грамотага өйрәтү буенча укыту-методик планлаштыру

1.Класс-1

2.Сәгатьләр саны:барлыгы-10 сәгать,атнага-1 сәгать

Дәреслек:

1.Г.М.Сафиуллина,Ф.Ш. Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова. Әдәби уку. 1 нче сыйныф: дәреслек, Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011 ел.

УМК:

1. Г.М.Сафиуллина,Ф.Ш. Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова “Әдәби уку” - методик кулланма.1 нче сыйныф:.Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011ел.

2.Г.М.Сафиуллина ,М.Я.Гарифуллина, Ә.Г.Мөхәмәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова . Әдәби уку 1 сыйныф. Мөстәкыйль эшләр дәфтәре. — К., ”Мәгариф/Вакыт”н-ты, 2011ел.

Тематик – календарь планлаштыру : әдәби уку- 10 сәг.

Дәрес темасы

Сәг.

саны

Дәрес

тибы

Дәрес эчтәлеге

Укучыларның белемнәренә

таләпләр

Тикше

рү төрлә

ре

УУГ

Дата


Искәр-мә

План

Факт

1

Аптыраткыч әкиятләр,санамыш серләре. Борынгы санамышлар. Табышмак ничек төзелә.

1

Яңа мате-

риал

ны өйрә

нү

Халык авыз иҗаты әсәрләре.

Аптыраткыч –йөдәткеч әкиятләр сере, кече фольклор жанры , халык әкиятләре. Яттан белгән әсәрләрне дөрес сөйләү.

Саескан” әкияте, санамыш, табышмаклар.

Белә: аптыраткыч әкиятләрнең , санамышларның төзелешен, ”җанландыру ”, “чагыштыру”сүзенең асылын

Эшли белә: сәнгатьле итеп

укый һәм аптыраткыч әкиятләр сөйли, санамыш әйтеп уен оештыра, борынгы санамышларны яттан әйтә, чагыштырып табышмак төзи.

Сәнгатьле уку

ТБУУГ:

-мәгълүмат җиткерүче символларны” уку”;

-эчтәлекне анализлый белү.

13.03



2

Эндәшләр.

Тизәйткечләр. Охшаш яңгырашлы сүзләр.

1

Яңа мате-

риал

ны өйрә

нү

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Укылган яисә тыңланган әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән сөйләү. Дөрес һәм йөгерек уку.

Эндәшләр,тизәйткечләр. “Кайтаваз”мәгарәсе тексты, М.Галиев “Кайтаваз”,”Ча-гу”,”Таяк”;”Балачак – сабыйлар иле”.

Белә: “эндәшләр” жанры , аның үзенчәлекләрен: жанр «скороговорка».

Эшли белә: текстны дөрес интонация белән укый, уку өчен темп сайлый. Фольклорның кече жанрларын аера белә: табышмак, санамыш, тизәйткеч, эндәш, аптыраткыч әкиятләр. Шигъри һәм чәчмә әсәрләр турында гомуми кузаллау булдырыла.

Парла

шып эшләү. Ятлаганны сөйләү.

КУУГ:

-үз фикереңне әйтә белү;

-партадашың белән үзара эшчәнлек алып бару.

20.03



3

Рифма һәм шигырь мәгънәсе.

М.Җәлил “Яз”.

1

Яңа мате-риал

ны

аңлату

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Әкиятләр һәм шигырьләрнең жанр үзенчәлекләре белән таныштыру.

Л. .Лерон”Буталмышлар илендә”.”Сабантуй галәмәтләре”.

Белә: әсәрләрнең эчтәлекләрен

Эшли белә: проза әсәрләрен

шигъри әсәрләрдән аера

Сорау

ларга җавап бирү

ТБУУГ:

-дидактик иллюстрацияләр белән эш итә белү;

-эчтәлекне анализлый белү.

3.04



4


Чылбыр әкиятләр. Яңгыравык, шаян шигырьләр. Җ.Тәрҗеманов

Тукран малае Шуктуган”.

1

Кат

наш

Халык авыз иҗаты әсәрләре.

Төрле жанрдагы әсәрләрне ишетеп аңлау, укылган әсәрләрнең эчтәлеген сөйли белү. Сәнгатьле уку күнегүләре.

Р.Корбан ”Көчек”,”Яңгыр яуганда”.”Аю белән өч кыз”әкияте, Х.Халиков ”Бии белмәгән аю”.Р.Бәшәр”Бал корты”,”Авазлар”.Ф.Ярул-лин ”Черкиләр җыры”.

Белә: чылбыр әкиятләрнең композиция үзенчәлекләрен. Авторларның бер шигырен яттан белә.


Эшли белә: чылбыр рәвешендә укый. Укылган әсәр эчтәлеге буенча фикер алыша , бәхәсләшә,үз сүзен әйтә.

Сәнгать

ле уку.

Яттан уку.

ТБУУГ:

-төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

-ШУУГ:

-дәреслек геройларына,күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

10.04



5

Урман мәктәбендә. Малайлар һәм кызлар турында

1

Яңа мате

ри-алны аңлату

Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне кычкырып уку,сөйләм үзенчәлеген ачыклау.

Э.Шәрифуллина”Бәйрәм ашы – кара каршы”. Х.Халиков”Әллә ул да белә микән?” Дару үләннәре турында шигырьләр.Р.Миңнуллин”Үзебез генә калгач”.

В.Лунинның”Көннәр буе”.

Белә:урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен .

Эшли белә:әсәрләрне сәнгатьле итеп укый әсәрне рольләргә бүлеп укый,текстларны анализлаганда сәнгатьлелек чараларын таба ала.Поэзия, прозада сүзләрнең үзенчәлекле яңгырашын тоемлый, таба.

Сәнгатьле уку

КУУГ:

-күршең белән хезмәттәшлек итү;

ТБУУГ:

-рәсем нигезендә биремнәр үтәү;

-материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү.

17.04



6

Санамыш, тизәйткеч, үртәвеч. Шигырьдә юмор хисе

1

Кат

наш

Әдәби әсәрнең тел үзенчәлекләрен аеру.

Санамыш, тизәйткеч яисә үртәвечләрне яттан белү.

Б.Заходер “Өтерне кая куярга?”

Белә: әсәрләрнең кайберләрен яттан , юмористик әсәрләрне сәнгатьле итеп укый.

Эшли белә: кече фольклор жанрларынаера белә: санамыш, тизәйткеч, үртәвеч һ.б. Шигъри әсәрләрне анализлый.

Парлап уку

КУУГ:

-күршең белән хезмәттәшлек итү;

ТБУУГ:

-рәсем нигезендә биремнәр үтәү;


24.04



7

Язучы фантазиясе.

Г.Сабитов ”Чүкеч”.

1

Кат-наш

Хәзерге татар әдәбияты әсәрләре. Яттан уку. Әдәби әсәрләрнең сәнгатьнең башка төрләре белән бәйләнеше Тема, әсәрнең төп фикере,әсәр геройлары.

Р.Кутуй “Төнге әкият”, З.Хөснияр”Әгәр күрә белсәгез”

Белә:.язучылар турында гомуми кузаллау.

Эшли белә:рольләргә бүлеп укый, әсәрне анализлый.


Сәнгатьле уку.

ШУУГ:

-дәреслек геройларына,күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

ТБУУГ:

-дидактик иллюстрацияләр белән эш итә белү;

-эчтәлекне анализлый белү.

1.05

8.05

уплотнение

8

Дөньяны кем ничек күрә?

Дәрдемәнд “Гали”.Ә.Бикчән-тәева “Дәү әнием”.

1

Яңа мате-риал

ны аңлату

Әдәби әсәрләрнең эчтәлеген аңлау.Тема, әсәрнең төп фикере.әсәр геройлары. Әсәрне сүзләрне дөрес әйтеп, төшереп калдырмыйча сәнгатьле уку.

Р.Миңнуллин “Шүрәле”,Х.Халиков “Әгәр күрә белсәгез”.

Белә: яттан бер әсәрне.

Эшли белә: рольләргә бүлеп уку, яттан бер әсәрне.


Сорау

ларга җавап

|

ТБУУГ:

-эчтәлекне анализлый белү.

РУУГ:

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

8.05




9

Шагыйрь нәрсә күрә һәм ишетә? Такмазалар, уйдырмалар, әкиятләр, бишек җырлары.

1

Яңа мате-

риал

ны аңлату

Әсәрләрдә сурәтләү чаралары. Төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне тыңлау, уку аңлау. Әсәр буенча диалог төзү.

Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”,Х.Халиков “Тартар белән сөйләшү”, “Аксак кәҗә”,”Көймәче мәче”,М.Әгъләмов “Килсен безгә әкият”,Р.Харис”Сине көтә тыныч таң”.

Белә: текстны сәнгатьле итеп укый,эчтәлеге буенча сораулар бирә һәм аларга җавап таба. Такмаза, уйдырма, әкиятләр,бишек җырларын аера.

Эшли белә: хикәя һәм шигырь турында гомуми кузаллау,текстта парлы рифмаларны таба.

Сорау

ларга җавап.

ШУУГ:

-дәреслек геройларына,күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.

ТБУУГ:

-дидактик иллюстрацияләр белән эш итә белү;

-эчтәлекне анализлый белү.

15.05



10

Рәссам нәрсә күрә? Рифмалашкан сүзләр. “Серле ачкыч” клубына хат язу.

1

Яңа мате-

риал

ны аңлату

Халык авыз иҗаты әсәрләре. Әсәргә ясалган иллюстрацияләр һәм аларның әсәрне аңлауда ярдәме. Әдәби әсәрләрнең башка сәнгать әсәрләре белән бәйләнешен табу. Уку техникасын үстерү күнегүләре.Х.Туфан”Юкмыш бабай малае”. Л.Лерон “Буталмыш әкият”. “Әннәгизә-генәем”. Бертуган Гриммнар “Дөньяда булмаган әкият”. “Шүрәле”-халык әкияте.

Эшли белә: әсәрләрне сәнгатьле итеп укый, текст белән иллюстрация арасындагы уртаклыкны таба. Әсәрнең нинди жанрга каравыннан чыгып дөрес интонация, темп сайлый.

Сайлап уку күнегү

ләре

ТБУУГ:

-дидактик иллюстрацияләр белән эш итә белү;

-эчтәлекне анализлый белү.

РУУГ:

-тормыш тәҗрибәсен куллану.

-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу.

22.05



4.Өстәмәләр.

1. Г.М.Сафиуллина,Ф.Ш. Гарифуллина,Ә.Г.Мөхәммәтҗанова,Ф.Ф.Хәсәнова “Әдәби уку” - методик кулланма.1 нче сыйныф:.Казан: “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2011ел.(“ Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен тестлар”, 79 – 82 бит).







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 23.08.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров187
Номер материала ДA-012569
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх