Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Рабочая программа по татарскому языку

Рабочая программа по татарскому языку


До 7 декабря продлён приём заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

2 нче сыйныфта татар теле фәненнән эш программасына аннотация

  1. нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

1. «Россия Федерациясенең мәгариф турында» Россия Федерациясенең Федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ)

2. Татарстан Республикасының “Мәгариф турындагы Закон”ы (№ 68-ЗРТ, 22 июль 2013 ел)

3. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

4. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Носы төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең укыту программасы (приказ №116 от 28.08.2015)

5. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Носы төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2015 -2016 нчы уку елына 1-9 класслар өчен төзелгән укыту планы

Татар теле дәресенең максаты

-укучыларда уңышлы аралашу сәләте булдыру-әйтмә һәм язма сөйләмне үстерү, кара-каршы сөйләшү осталыгы, монолог төзү һәм шулай ук гомуми кулҗтура күрсәткече булган грамоталы язу күнекмәләре булдыру, укучыларны тел фәненең төп мәгълуматлары белән таныштыру һәм шулар нигезендә аларның тамга символик һәм логик фикерләвен үстерү, татар теленең башка телләр белән берлектә дөньяның фәнни картинасын тудыруда катнашуы,аның милләте саклап калуда, халыкның, шәхеснең үзенчәлеген югалтмауда ышанычлы нигез, җәмгыятнең яшәешенә зарури шарт булуы турында күзаллау барлыкка китерү.


Татарстан Республикасы Арча униципаль районының “Носы төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2015 -2016 нчы уку елына 1-9 класслар өчен төзелгән укыту планында 2 сыйныфына татар теле фәненнән 102 сәгать каралган. Атнага 3 сәгать.

Диктантлар- 8 сәг. Контроль күчереп язу – 3сәг. Административ язма эш – 2 сәг.

Дәреслек :

Татар теле – татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә, И.Х.Мияссарова,

К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел

Тикшерү төрләре: телдән сорау, мөстәкыйль эш, тест эшләү, диктант, изложение, инша язу.















Килешенде Килешенде Раслыйм

Методик берләшмә җитәкчесе МБГБУ “Носы төп гомуми белем МБГБУ “Носы төп гомуми белем

__________/ Яруллина В.Х./ мәктәбе”нең укыту-тәрбия эшләре мәктәбе” директоры Беркетмә № ____ буенча директор урынбасары ________________/ Бәдертдинов В.Х./

«22 » август 2016 ел ______________ / Сафиуллина Г.К/ Приказ № _______

«24 » август 2016 ел « » август 2016 ел



Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

Носы төп гомуми белем мәктәбе”

муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең

Сәрдәбаш башлангыч гомуми белем мәктәбе”филиалы

башлангыч класслар укытучысы

Николаева Рания Фаргатовнаның

2 нче Б сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы


Педагогик киңәшмә

утырышында каралды.

Протокол №_____

« » август 2016 ел


2016 – 2017 нче уку елы







Аңлатма язуы

  1. нче сыйныф өчен татар теле фәненнән эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:

  1. 29.12.2012 нче елның №273-ФЗ - “Россия Федерациясенең Мәгариф турында”гы Федераль Законы;

  2. 2013 нче елның 22 нче июленнән №68-ЗРТ - «Мәгариф турында”гы Татарстан Республикасы Законы;

Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандарты (Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, № 373, 06.10.2009);

  1. Белем бирү учреждениеләрендә укыту процессында куллану өчен рөхсәт ителгән “Перспективалы башлангыч мәктәп” концепциясе һәм белем бирүнең яңа стандартлары таләпләренә туры килгән һәм рөхсәт ителгән региональ дәреслекләр исемлегенә;

  2. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Носы төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең укыту программасы (приказ №116 от 28.08.2015)

  3. Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Носы төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2016 – 2017 нче уку елына 1-9 класслар өчен төзелгән укыту планы


Укыту предметының максаты:

укучыларда татар теленә хөрмәт һәм аны ярату, рухи кыйммәт һәм кешелек дөньясының аралашу, белем алу чарасы буларак

аңлы караш тәрбияләү.

Бурычлар:

-укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

-аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үзләштерүгә ирешү;

-балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

-аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеп булдыру;

-укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмәләре тәрбияләү.


Укыту предметының укыту планында урыны

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының “Носы төп гомуми белем мәктәбе “ муниципаль бюджет белем бирү учреждениясенең 2016 -2017 нче уку елына төзелгән укыту планында 2 сыйныфта татар теле фәненнән 102 сәгать каралган. Атнага 3 сәгать.


2 нче сыйныфта татар теленнән арадаш аттестация контроль диктант формасында үткәрелә.

Милли-региональ компонент туган як турында план буенча хикәяләү тибындагы текстны изложение итеп язганда кулланыла.Татар язучыларының, рәссамнарының әсәрләре, рәсемнәр һәм картиналар буенча укучыларның тормыш тәҗрибәсе, күзәтүләренә, укыганнарына бәйле темаларга, алдан әзерлек күреп, сочинениеләр язганда кулланыла.

Укыту предметын үзләштерүнең шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре

Шәхси нәтиҗәләр

- туган илгә карата шәхси караш булдыру;

- чын кеше сыйфатлары булдыру;

- мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык үстерү;

- этик хисләр, мөлаемлылык үстерү;

- рухи-әхлакый идеалларына китерү.

- олылар белән хезмәттәшлек;

- аралашу культурасы күнекмәләре .


Метапредмет нәтиҗәләре

Танып белү универсаль уку гамәлләре

  • үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;

  • логик фикерләү чылбырын төзү;

  • тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;

  • мәгълүмат җиткерүче символларны уку;

  • тормыш тәҗрибәсен кулланып, ситуациянең моделе буенча текст төзү;

  • тәҗрибә куллану аша нәтиҗә чыгару;

  • материаль объектлар (фишкалар) кулланып биремнәр үтәү;

  • анализ, гомумиләштерү нигезендә нәтиҗә чыгару


Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре

  • көч һәм энергия туплау, конфликтларны һәм каршылыкларны чишү максатында ихтыяр көчен үстерү;

  • белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;

  • үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

  • эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;

  • үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;

  • бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;

  • дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;

  • тормыш тәҗрибәсен куллану;

  • үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;

  • укучылар тарафыннан белгән яки әлегәчә белмәгән күнекмәләрне үзара бәйләү.


Коммуникатив универсаль уку гамәлләре

  • тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;

  • күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү; фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;

  • җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.


Предмет нәтиҗәләре

Укыту предметын үзләштерүнең көтелгән нәтиҗәләре


Укучылар өйрәнәчәк:

-Аваз һәм хәрефләрне анализлый, алар арасындагы аермалы якларны;

Сүзгә аваз-хәреф схемасы ясау:

-Сузык һәм тартык авазларны аерырга өйрәнү.

-Янәшә килүче бертөрле ике тартык аваз хәрефләрен язарга;

-Сүзлекләр яки белешмәлекләр белән эшләгәндә алфавиттан файдалану;

-Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү

-;Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру,тасвирлама,хикәяләү,фикер йөртү төрендәге кечкенә текстлар төзү;

- татар теленең төп төшенчәләр буенча башлангыч белем ( фонетик, лексик, грамматик);булдыру

- татарча югары сөйләм культурасы формалаштыру;

- туган телнең орфоэпик, лексик, грамматик төшенчәләрен аңлау;

- сүз турында башлангыч төшенчәләр формалаштыру;

- уку, язу гамәлләре формалаштыру;

- сүзгә фонетик анализ ясау.

- укыту-тикшеренү һәм проект эшчәнлеге алымнарын үзләштерергә (исбатлаулар куллану, төркемнәргә бүлү, чагыштыру, үзара бәйләнешләрне ачыклау)


Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

-Сөйләмне җөмләләргә аеру;җөмлә төзүче баш кисәкләр,җөмләдә сүзләр бәйләнеше,җөмләнең мәгънәви -интонационүзенчәлекләре,җөмлә ахырында нокта,сорау,өндәүбилгеләрен кую;

-Сүз байлыгын арттыру,даими рәвештә орфоэпикһәм орфографик нормаларын тйгәл үтәү максатыннан “Дөрес әйт”, “Дөрес яз” сүзлекләре белән эшләү;

-“Аңлатмалы сүзлектән”яңа өйрәнелгән сүзнең мәгънәсен ачыклау;

-Халык авыз иҗаты үрнәкләреннән табышмаклар,мәкаль-әйтемнәр,санамышлар ятлау.аларны дәфтәргә атур итеп язып кую;

-балаларны татарча аңлаешлы, әдәби нормаларга туры килердәй итеп сөйләргә өйрәтү;




Укыту предметының төп эчтәлеге



п/п

Укыту предметының эчтәлеге



Укыту эшчәнлеген оештыру төрләре

Укыту эшчәнлегенең төп төрләре

1

Фонетика һәм орфоэпия.

Беренче сыйныфта алган белемнәрне, эш осталыгын һәм күнекмәләрне ныгыту, тирәнәйтү.

Сузык һәм тартык авазларны аеру; сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү

- нечкә һәм калын тартык авазларны аеру

-парлы һәм парсыз тартык авазларны билгеләү

-сүзләрне иҗекләргә бүлү

-сүзгә фонетик анализ элементлары.

Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү - гамәли үзләштерү. Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык аваздан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу.

Ъ һәм ь хәрефләренең аваз белдермәгәнлеген истә тоту, шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку.

Баш һәм юл хәрефләрен дөрес куллануга күнегү һәм биремнәрне аңлап башкару.

Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.



дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес, экскурсия-дәрес


аваз һәм хәрефләрне аерырга;

ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңларга;

авазларга характеристика бирергә;

хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана алырга.

2

Графика.

Татар алфавитын төгәл, хәреф исемнәрен дөрес итеп яттан белү.

-аваз һәм хәрефне аеру.

-язуда ь һәм ъ хәрефләрен куллану

-е-ё. ю, я хәрефләре булган сүзләрдә аваз һәм хәреф бәйләнешен билгеләү

-алфавиттагы хәрефләрнең исемен дөрес әйтү, аларның урнашу тәртибен белү, алфавиттан файдалана белү.

-сүзлекләр яки белешмәлекләр белән эшләгәндә, алфавиттан файдалана белү


дәрес, уен-дәрес.

аваз һәм хәрефләрне аерырга;

ана теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчелекләрен аңларга;

авазларга характеристика бирергә;

хәрефләрнең алфавитта урнашу тәртибен һәм кирәкле мәгълүматны табу өчен, алфавитны куллана алырга.

3

Лексикология.

Сүзнең яңгыраш һәм мәгънә берәмлеге булуын аңлау

-бер һәм күп мәгънәле сүзләрне табу

-синоним.

Тамыр сүзләр. Татар телендә сүз тамырының сүз башында булуын, үзгәрмәвен, кушымчаларның тамыр сүзгә сингармонизм законына бәйле рәвештә ялганып килүен гамәли күзәтү Предметны атаган сүзләр. Кем? нәрсә? сораулары ярдәмендә аларның үзлеген белү. Предметларның эшен, хәрәкәтен атаган сүзләр. Аларның җөмләдә сүзләрне үз тирәсенә туплаган үзәк булуына төшенү. Предметларның төрле билгеләрен атаган сүзләр. Аларны, нинди? кайсы? сорауларын куеп, сүзләр арасыннан табу, җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу.


дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес.

мәгънәсе ачыклану таләп ителә торган сүзләрне табарга; – текст буенча сүзләрнең мәгънәсен аера яисә аны аңлатмалы сүзлек ярдәмендә ачыкларга.

4

Сүз төзелеше(морфемика).

Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү

- сүз төзелешен тикшерү

- тамырдаш сүзләр турында төшенчә булдыру

-сүз ясагыч кушымчалар турында төшенчә бирү

дәрес, уен-дәрес

тамырдаш сүзләрне һәм сүз формаларын аерырга;

- сүзнең тамыр һәм кушымчаларын (аффиксларын) табарга;

5

Морфология.

-исем(предметны белдергән сүзләр), аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланышы

-ялгызлык исемнәрне таба белү

-исемнәрнең сан формалары

-сыйфат(предметның билгесен белдергән сүзләр), аның мәгънәсе һәм сөйләмдә кулланылышы

-сыйфатның (предметның билгесен белдергән сүзләр) сораулары

-сыйфатның (предметның билгесен белдергән сүзләр) исемгә бәйләнеп килүе

-фигыльнең (предметның эшен-хәрәкәтен белдергән сүзләр) мәгънәсе һәм сөйләммдә кулланылышы

-кисәкчәләр, аларның дөрес язылышы.


дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес, экскурсия-дәрес һ

исемнәрнең сан, килеш һәм тартым белән төрләндерергә;

сыйфатларның лексик-семантик һәм морфологик-синтаксик үзенчәлекләрен;

фигыльнең лексик-семантик үзенчәлекләрен белергә.

6

Синтаксис.

җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аеру

-әйтү максаты ягыннан хикәя сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләр

-җөмләнең баш кисәкләре

-баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы. Җөмлә. Сөйләмне җөмләләргә аеру. Терминын кулланмыйча, җөмләнең нинди максат белән әйтелүенә күзәтүләр, шул максаттан чыгып, аңа дөрес интонация сайлау, хикәя, сорау җөмләләрнең азагында интонациягә бәйле рәвештә тыныш билгеләре куя белү.

Аларны җөмләдә табу һәм сызыклар белән күрсәтү. Сораулар ярдәмендә җөмләдә сүзләр бәйләнешен билгеләү. Сүзгә һәм сүздән сорау куюны аңлап башкару. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.


дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес,

җөмлә, сүзтезмә һәм сүзләрне аерырга;

сораулар ярдәмендә сүзтезмә һәм җөмләләрдәге сүзләр арасындагы бәйләнешне табарга;

җөмләнең әйтү максаты буенча төрен аерырга;

җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә;

тиңдәш кисәкле һәм тойгылы җөмләләрне интонациясе буенча билгеләргә.

7

Орфография һәм пунктуация.

-дөрес язу кагыйдәләрен куллану

-сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре

-тартык аваз хәрефләрен дөрес язу

-сүзне юлдан –юлга күчерү

-җөмлә башындагы беренче сүзне һәм ялгызлык исемнәрне баш хәреф белән язу

-калынлык(ъ) һәм нечкәлек (ь) билгеләрен дөрес язу

-җөмлә ахырында нокта, сорау һәм өндәү билгеләре кую.


дәрес, уен-дәрес,

дөрес язылыш кагыйдәләрен өйрәнгән күләмдә кулланырга; – сүзләрнең дөрес язылышын орфографик сүзлек буенча ачыкларга;

текстны дөрес итеп күчереп язарга;

өйрәнелгән дөрес язу кагыйдәләренә туры килгән текстны укытучы әйтеп торганда язарга;

үзе төзегән һәм тәкъдим ителгән текстны тикшерергә, орфографик һәм пунктуацион хаталарны табарга һәм төзәтергә .

8.

Сөйләм үстерү.

-әңгәмә үткәрүнең төп күнекмәләрен үзләштерү

-уку, көндәлек аралашу шартларында тел әдәбе нормаларын үзләштерү

-текст, текстның билгеләре

-тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге

-текст кисәкләренең эзлеклелеге

-кызыл юл турында төшенчә

-текстның планын төзү

-бирелгән план буенча үз текстыңны төзү

-изложение һәм сочинениенең төп төрләре белән танышу.

Бәйләнешле сөйләм. Бәйләнешле сөйләмдә җөмләләрнең үзара бәйләнеше. Бер темага берләштерелмәгән аерым җөмләләрне текст белән чагыштыру. Текстның темасын билгеләү. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бәйләнеше, бәйләнеш белдерү чаралары. Текстны кисәкләргә бүлү, шул кисәкләрне берләштерү чараларын текстлар эчендә күзәтү. Зур булмаган текстларга һәм текст кисәкләренә исем кую.


дәрес, уен-дәрес, КВН-дәрес.

аралашу даирәсенә карап, тиешле сүзләрне сайларга;

көндәлек аралашуга бәйле татарча сөйләм әдәбе формаларын дөрес кулланырга;

аралашу ситуациясен исәпкә алып, текстка карата үз мөнәсәбәтен белдерергә һәм аның дөреслеген дәлилләргә;

текстка исем берергә;

укылган яки тыңлаган текстның планын төзергә;

аерым аралашу ситуацияләренә туры китереп, хат яки тәбрикләү хаты кебек кечкенә текстлар язарга.




















Календарь-тематик планлаштыру .

Дәрес темасы

Сәг. саны

Вакыты


План

Факт

1.

Сүзлекләр яки белешмәлекләр белән эшләгәндә алфавиттан файдалану.

1

01.09

01.09


2.

Авазлар һәм хәрефләр Сүздә аваз-хәрефләрнең санын һәм эзлеклелеген билгеләү.

1

02.09

02.09


3.

Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузык авазларның икенче функциясен – сүзнең калын һәм нечкә әйтелешен билгеләү - гамәли үзләштерү.

1

07.09

07.09


4.

О, ы хәрефлэре. Авазларның, сүз басымының мәгънә аеруда катнашы, дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне тиешле басым белән әйтү.

1

08.09

08.09


5.

О, ы хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

09.09

09.09


6.

Сузык аваз хәрефләрен дөрес язу кагыйдәләре. Ө, е хәрефләре.

1

14.09

14.09


7.

Ө, е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

15.09

15.09


8.

Сузык һәм тартык авазларны аеру. Э, е хәрефләре.

1

16.09

16.09


9.

Э, е хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

21.09



10.

Иҗек. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү.

1

22.09



11.

Сузык авазлар темасы буенча ирекле диктант.”Әби белән онык”.

1

23.09



12.

Сузык авазлар темасы буенча хаталар өстендә эш. Тартык авазлар.

1

28.09



13.

Тартык авазлар. М,н, ң хәрефләре.

1

29.09



14

Яңгырау авазларны аеру, аларның парларын билгеләү. В хәрефе.

1

30.09



15.

В хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

05.10



16

Парлы тартык авазларны билгеләү. К,г хәрефләре.

1

06.10



17.

К,г хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

1

07.10



18.

К,г хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

12.10



19.

Х. Һ хәрефләре. Авазга характеристика бирү.

1

13.10



20.

Х. Һ хәрефләре кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

14.10



21.

Парсыз тартык авазларны билгеләү. Й хәрефе.

1

19.10



22.

Й хәрефе кергән сүзләрнең дөрес язылышы.

1

20.10



23.

Тартык авазлар темасы буенча контроль диктант№1. Кыш

1

21.10



24

Тартык авазлар темасы буенча хаталар өстендә эш. Е,е хәрефләре, аларның кулланылышы.

1

26.10



25

Е, е хәрефләре кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

1

27.10



26.

Я хәрефе , аның кулланылышы.

Тест “Авазлар һәм хәрефләр”

1

28.10



27.

Я хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу.

1




28.

Ю хәрефе , аның кулланылышы.

1




29.

Ю хәрефе кергән сүзләрне дөрес уку һәм язу. Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык аваздан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, күчереп язу.

1




30.

Яңгырау,саңгырау тартык авазлар.

1




31.

Саңгырау тартыкларның яңгыраулашуы.

1




32.

Бертөрле ике тартык аваз хәрефләренең янәшә килүе. .Өйрәтү характерындагы диктант "Көз җиткәч"

1




33.

Ь хәрефе -нечкәлек билгесе, аның кулланылышы. .Өйрәтү характерындагы изложение"Әни"

1




34.

Ь хәрефе - аеру билгесе, аның кулланылышы

аның кулланылышы. .Өйрәтү характерындагы изложение"Минем әни

1




35.

Ъ хәрефе - калынлык билгесе, аның кулланылышы. аның кулланылышы .Өйрәтү характерындагы изложение"Тиен”

1




36.

Ъ хәрефе - аеру билгесе, аның кулланылышы. Тест.

1




37.

Авазлар һәм хәрефләр темасы буенча контроль күчереп язу№1 Файдалы азык.

1




38.

Авазлар һәм хәрефләр темасы буенча хаталар өстендә эш. Индивидуаль карточкалар белән эшләү.Тест.

Графика. Алфавит

1




39.

Сузык һәм тартык авазлар темасы буенча кабатлау. Өйрәтү характерында инша язу "Безнең сыйныф"

1




40.

Сузык һәм тартык авазлар темасы буенча контроль диктант.№2 Авыл.

1




41.

Сузык һәм тартык авазлар темасы буенча хаталар өстендә эш.

1




42.

Сүз. Сүзнең яңгыраш һәм мәгънә бердәмлеге.

1




43.

Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Иҗек калыплары.

1




44.

Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы

1




45.

Сүзнең тамыры. Тамырдаш сүзләрнең сүз ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалуы.

1




46.

Сүзләрдә тамыр һәм кушымчаны аерып күрсәтү.

1




47.

Кышкы уеннар”дигән темага хикәя төзеп язу

1




48.

Хаталар өстендә эш. Кушымчалар

1




49.

Сүз ясагыч кушымча . Тест “Сүз төзелеше”

1




50.

Кушымчалар темасы буенча искәртмәле диктант№3 “Агачлар”

1




51.

Хаталар өстендә эш. Сүз төзелешен тикшерү күнегүләре.

1




52

Сүзләрнең лексик мәгънәләре. Сүзгә фонетик анализ элементлары. Сүзгә һәм сүздән сорау куюны аңлап башкару.

1





53.

Сүзләрнең мәгънә ягыннан төрләрен күзәтү. Предметны белдерә торган сүзләр

1




54.

Ке м?, нәрсә? сорауларына җавап биргән сүзләр

1




55

Предметны белдерә торган сүзләр темасы буенча искәртмәле диктант№4 “Куян көндәлеге”

1




56

Предметны белдерә торган сүзләр темасы буенча хаталар өстендә эш.

1




57

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф.

1




58

Исем һәм фамилияләрнең дөрес язылышы

1




59

Ил, шәһәр, авыл, елга, күл исемнәрендә баш хәреф

1




60

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф темасы буенча контроль күчереп язу№2. Безнең шәһәр.

1




61

Исем һәм фамилияләрдә баш хәреф темасы буенча хаталар өстендә эш.

1




62

Хайван кушаматларында баш хәреф.

1




63

Баш хәреф белән языла торган сүзләр темасы буенча контроль диктант№3 Кар бабай.

1




64

Баш хәреф белән языла торган сүзләр темасы буенча хаталар өстендә эш. Тест”Исем.Ялгызлык исемнәр язылышы”

1




65

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр. Аларның җөмләдә сүзләрне үз тирәсенә туплаган үзәк булуына төшенү

1




66

Нишли? нишлиләр? сорауларына җавап биргән сүзләр

1




67

Баш сүзләр

1




68

Җөмләдән эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне билгеләү

1




69

Рәсем өстендә эш (телдән). Эш-хәрәкәтне белдергән сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану. “Ял көнендә “ дигән темага хикәя төзү.

1




70

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне билгеләү

1




71

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллану

1




72

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасы буенча кабатлау .Тест“Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр”

1




73

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасы буенча контроль диктант.№4 Йорт салырга әзерләнү.

1




74

Эш-хәрәкәтне белдерә торган сүзләр темасы буенча хаталар өстендә эш.

1




75

Нинди? Кайсы? сорауларына җавап бирә торган сүзләр

1




76

Билгене белдерә торган сүзләр, җөмләдәге ролен гамәли күзәтү.

1




77

3нче чирек материалы буенча контроль диктант(№5)

1




78

Билгене белдерә торган сүзләрне билгеләү Билгене белдерә торган сүзләрне сөйләмдә куллану. “Икмәк кибетендә”дигән темага сөйләшү оештыру

1




79

Билгесе буенча предметны билгеләү

1




80

Охшаш һәм капма-каршы мәгънәле сүзләр

1




81

Минем авылым” дигән темага сөй-ләшү оештыру.Рәсем буенча хикәя төзеп язу

1




82

Хаталар өстендә эш. Билгене белдерә торган сүзләр темасы буенча кабатлау Тест“Билгене белдерә торган сүзләр”

1




83

Билгене белдерә торган сүзләр” темасы буенча контроль диктант №6 Әбием куллары.


1




84

Билгене белдерә торган сүзләр” темасы буенча хаталар өстендә эш. “Дөрес яз” сүзлеге белән эшләү.

1




85

Җөмлә. Сүз һәм җөмләне аеру. Аларны җөмләдә табу һәм сызыклар белән күрсәтү.

1




86

Тыныч тавыш белән укылган җөмлә

1




87

Сорау тавышы белән укылган җөмлә

1




88

Күтәренке тавыш белән укылган җөмлә

1




89

Җөмләнең баш кисәкләре. Дәрестә укып тикшергән җөмләләрне ишетеп язу.

1




90

Баш һәм иярчен кисәкләрнең аермасы. Тест “Баш кисәкләр”

1




91

Җөмлә” темасы буенча контроль күчереп язу №3 Зәһәр елан.

1





92

Җөмлә” темасы буенча хаталар өстендә эш. Бәйләнешле сөйләм. Аралашу ситуациясе.

1




93

Әйтмә һәм язма сөйләм. Үтелгән кагыйдәләргә нигезләнеп, күнегүләр эшләү. Аерым кагыйдәләргә туры килә торган сүзләрнең дөрес язылышын тикшереп, кабатлау.

Аерым кагыйдәгә туры килгән сүзләрне генә язу.

1




94

Җөмлә”темасы буенча контроль диктант№7

1




95

Хаталарны төзәтү.

Текстның төп уе –тема. Башлам, төп өлеш һәм йомгак. Тексттагы җөмләләрнең мәгънәви бердәмлеге

1




96

Бәйләнешле сөйләм. Партадаш белән “телефоннан сөйләшү”

1




97

Арадаш аттестация.Контроль диктант.

1




98

Тексттагы җөмләләрнең эзлеклелеге.

1




99


Текст кисәкләренең (өлешләренең) эзлеклелеге, кызыл юл турында төшенчә.

1




100

Сүзләрнең мәгънәләре” темасы буенча кабатлау.Тест .

1




101


“”Сүз темасы буенча контроль диктант№8

1




102

Сүз” темасы буенча хаталар өстендә эш. Йомгаклау.

1











Укыту методик һәм матди-техник тәэмин ителеш:


Әдәбият:

1.Татар теле. И .Х. Мияссарова, К. Ф. Фәйзрахманова , татар телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 сыйныфы өчен дәреслек 2 кисәктә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән. Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012.

2. “Татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфында эшләүче укытучылар өчен методик кулланма” И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2012 ел.

3. И.Х.Мияссарова, К.Ф. Фәйзрахманова. Татар теле - Мөстәкыйль эш дәфтәре- татар башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен - Казан, “Мәгариф – Вакыт” нәшрияты, 2015 ел.

Җиһазлау:

  • Магнитофон

  • Компьютер

  • Сканер

  • Фотокамера

  • Аудиозаписи

  • Видеофильмнар

  • рәсемнәр;

  • техник средствалар;

  • рәсемнәр;

  • дидактик материаллар

Интернет ресурслар:

1)      Министерство образования и науки Российской Федерации http://mon.gov.ru/pro/fgos/

2)      Федеральный Государственный Образовательный Стандарт http://standart.edu.ru/

3)      Портал "Начальная школа" http://nachalka.edu.ru/

4)      Портал "Введение ФГОС НОО" http://nachalka.seminfo.ru/

5)      Каталог образовательных ресурсов сети Интернет для школы http://katalog.iot.ru/

























2 нче сыйныфта татар теленнән якынча арадаш аттестация үткәрү өчен материал


Контроль диктант.


Авылда.

Бәләкәй Рөстәм җәй көне әнисе белән авылга әбиләренә килде. Алар үзләре еракта, бер зур шәһәрдә торалар. Рөстәмнең әле авылда булганы юк иде. Авылда әбисе аны бик ягымлы каршылады. Ул аны тәмле әйберләр белән сыйлады.

Рөстәм авылда үзләренең матур шәһәрләре һәм трамвайлар турында сөйләде.

(44 сүз)

(Нурихан Фәттахтан)


Грамматик биремнәр.


1. Тексттан түбәндәге биремнәр буенча 3 сүз табып язарга:

Iв. – предметны белдергән сүзләр;

IIв. – предметның билгесен белдергән сүзләр.


2. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү өчен бүлеп язарга.

Iв. – авылга, ягымлы;

IIв. – еракта, әбисе.


3.Баш кисәкләрне билгеләргә.

1нче җөмләдә.

IIв2нче җөмләдә.


4.Хаталарны табарга,дөрес итеп язарга.

мин сәрдәбаш авылында яшим

IIвгалиев фәнил икенче класста укый


5. О,ө хәрефләренең тиешлесен куеп язарга.

Торм...ш, төлк...

IIвБол...т, сөлг...


6.ь,ъ хәрефләренең тиешлесен куеп язарга.

Ям...ле,ал...япкыч.

IIвИюл... ,ар...як.


7.В,ухәрефләренең тиешлесен куеп язарга.

Са...лык,я...а.

IIвСа...а,я...лык.


8.Һ,х хәрефләренең тиешлесен куеп язарга.

...әдия, ...ат.

IIв...әмдия, ...әйкәл.


9.Артык сүзне табарга,тамырдаш сүзләрне генә сайлап алып,күчереп язарга,тамырны билгеләргә.

Iв Су,сусыл,сусау,сулыш,сулы,сусыз,сулык.

IIв Балык,балыклы,балыксыз,бал,балыкчы,балыктай.


10.Тыныш билгеләрен куеп,күчереп язарга.

Нинди матур күлмәк...

Син үскәч кем булырга телисең...

Болында чәчәкләр үсәләр...

IIвДиана икенче сыйныфта укый...

Куян,син кайда...

Ура,кар ява...



Биремнәр “Мәгариф” журналыннан алынды (№3-2013).











Укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен татар теленнән язмача тикшерү һәм бәяләү

II сыйныфта контроль эшләр (агымдагы һәм йомгаклау) гадәттә грамматик биремле диктант (күчереп язу) формасында уздырыла. Грамматик бирем сүз һәм җөмләләрне өлешчә яки тулысынча тикшерүдән тора. Диктант һәм грамматик бирем өчен аерым билгеләр куела.

Язма контроль эшләрнең саны һәм төрләре программаның әһәмиятле сораулары яисә укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләрен зур булмаган бер тулы тема буенча тикшерү кирәклеге белән билгеләнә.

Гомуми йомгаклау контроль эшләре программаның аеруча мөһим темаларын үткәч, уку чирегенең, яртыеллыгының, уку елының азагында уздырылалар һәм укучының барлык темалар буенча әзерлеген тикшерәләр.

Диктант (күчереп язу) өчен бәйләнешле текстлардан файдалану максатка туры килә. Текстлар хәзерге әдәби тел нормаларына туры килергә, тәрбияви һәм белем бирү рәвешендә, эчтәлеге һәм төзелеше ягыннан укучыларга аңлаешлы булырга тиеш.

Диктант өчен уртача авырлыктагы текст алына, анда элек һәм яңа гына өйрәнелгән кагыйдәләргә орфограммалар булырга тиеш. Беренче сыйныфка язылышы әйтелешенә туры килгән сүзләрдән торган текст сайлана. Әгәр дә диктант текстында кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләр яки тыныш билгеләре очраса, алар тактада языла яисә укытучы тарафыннан ачык итеп әйтелә.

Йомгаклау контроль язма эшләрнең сан ягыннан нормасы

Класслар

I

II

III

IV

Контроль эш төрләре

яртыеллыклар

I

II

I

II

I

II

I

II

грамматик

биремле диктант



-



1



3



3



3



3



3



4

күчереп язу

-

2

2

2

2

2

1

1

изложение

-

-

-

1

1

1

1

1



Диктант һәм күчереп язу өчен тәкъдим ителгән текстларның күләме

класс

чирек



2

3

4

I

II

III

IV

25 сүз

45 сүз

65 сүз

30 сүз

50 сүз

70 сүз

35 сүз

55 сүз

75 сүз

40 сүз

60 сүз

80 сүз



II сыйныфта эш түбәндәгечә бәяләнә:

«5» — хаталар һәм төзәтүләр юк, эш пөхтә, ачык язылган. Язу каллиграфия таләпләренә туры килә (хәрефләрнең формалары дөрес, бертөрле биеклектә, хәрефләр арасында тигез ара Һ.6.). Каллиграфия нормаларыннан бер генә чигенеш яки бер төзәтү булырга мөмкин (төшеп калган хәрефне өстәү, төгәл язылмаган хәрефне төзәтү Һ.6.).

«4» — диктантта 2 орфографик, 1 пунктуацион хата яисә 1 орфографик, 2 пунктуацион хата. Эш пөхтә башкарылган, ләкин каллиграфия таләпләре үтәлмәгән. Шуңа өстәп, берәр «5» билгесендә күрсәтелгән төзәтүләр булырга мөмкин.

«3» — диктантта 3 тән 5 кә хәтле орфографик хата (3 орфографик, 2 пунктуацион яисә 5 орфографик һәм бер пунктуацион хата). Эш җиренә җиткереп башкарылмаган, каллиграфия нормаларыннан җитди тайпылышлар. Төрле характердагы төзәтүләр булырга мөмкин.

«2» — диктантта 6 — 7 орфографик хата. Эш тырышып башкарылмаган, каллиграфия нормалары үтелмәгән.

Диктантта хата итеп исәпләнә: сүзне язганда, орфография кагыйдәсен сакламау, сүздәге хәрефне төшереп калдыру, бозып язу, сүзләрне алмаштыру, тыныш билгеләре булмау (программа таләпләренә бәйле рәвештә), программада күрсәтелгән сүзләрне хаталы язу.

Диктантта хата итеп исәпләнми: кагыйдәсе өйрәнелмәгән сүзләрдәге хата, яңа җөмлә баш хәрефтән башланып та, алдагы җөмлә азагында нокта булмау, мәгънәгә зыян китермичә, 1 генә сүзне башка сүз белән алмаштыру.

Диктантта 1 хата булып исәпләнә: 2 хатаны төзәтү, бер типтагы 2 пунктуацион хата, бер үк сүздә хатаны кабатлау.

Тупас хата булып исәпләнми: бер үк сүздә хәрефне 2 тап¬кыр язу, сүзне юлдан юлга күчергәндә, юл азагында сүзнең башлангыч өлеше язылып, икенче өлешен төшереп калдыру, җөмләдә сүзне ике тапкыр язу.

Контроль күчереп язуны бәяләү

Билге

Хаталар саны

II

III

IV

5”

Хаталар юк, 1 төгәлсезлек

хаталар юк

хаталар юк

4”

1-2 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

1 хата, 1 төзәтү

3”

3 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

2 хата, 1 төзәтү

2”

4 хата, 1-2 төзәтү

3 хата, 1-2 төзәтү

3 хата, 1-2 төзәтү

Эштә булган һәрбер орфографик һәм пунктуацион хата исәпкә алына. Бер хата итеп, контроль диктантлар өчен күрсәтелгән очраклар исәпләнә.

Грамматик биремле (2 бирем) диктант (күчереп язу) тексты, өйрәнелгән грамматик материал белән бәйле булырга тиеш, чөнки алар шул материалның үзләштерелү дәрәҗәсен һәм укучыларның аны телдән һәм язма сөйләмдә куллана белүен ачыклый.

Грамматик биремнәрне тикшерү һәм бәяләү:

«5» — биремнәр хатасыз үтәлгән, кагыйдәләрнең һәм билгеләмәләрнең аңлы үзләштерелгәнлеге күренә, алар мөстәкыйль кулланылган.

«4» — кагыйдәләр һәм билгеләмәләр аңлы үзләштерелгән, биремнәрне үтәгәндә белеп кулланылган.

«3» — билгеле күләмдә өйрәнелгән материал үзләштерелгән, биремнәрнең яртысыннан азрагы дерес үтәлгән.

«2» — материалның начар үзләштерелгәнлеге күренә, грамматик биремнәрнең күпчелеге үтәлмәгән.

Сүзлек диктантлары да контроль эш рәвешендә үткәрелергә мөмкин. Диктант материалы итеп язылышы үзләштерелергә тиешле программада күрсәтелгән сүзләр алына. Күләме — II сыйныф — 8 —10 сүз, III сыйныф— 10—12 сүз, IV сыйныф —12 — 15 сүз.

Бәяләү нормалары

«5» — хатасыз эш.

«4» — 1 хата, 1 төзәтү.

«3» — 2 хата, 1 төзәтү.

«2» — 3 — 4 хата.

Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләрен өйрәтү рәвешендәге изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшереп була. Алар 1 сәгать дәвамында башкарыла. Контроль эш итеп изложение III сыйныфның азагында 1 тапкыр, IV сыйныфта 2 тапкыр уздырыла.

Изложение текстының күләме һәр сыйныф өчен күрсәтелгән диктант тексты күләменнән 15 — 20 сүзгә артык булырга тиеш.

Изложение өчен хикәяләү рәвешендәге текстлар алына, III сыйныфта тасвирлау һәм фикер йөртү элементлары кертергә мөмкин. Текстларның эчтәлеге тәрбияви юнәлешле һәм балаларга аңлаешлы булырга тиеш.

Сочинениеләрнең күләме III — IV сыйныфларда 0,5 биттен 1 биткә кадәр; бу якынча III сыйныфта 9—10 җөмлә (50 — 60 сүз), IV сыйныфта 11 — 12 җөмлә (70 — 80 сүз).

Сочинениеләрнең темасы балаларның тормыш тәҗрибәсенә, мәнфәгатенә якын, сүзлек составы һәм төзелеше ягыннан укучылар баш-кара алырлык булырга тиеш.

Изложение һәм сочинениеләрне бәяләү критерийлары: текст эчтәлегенең тулы һәм эзлекле язып бирелүе (изложениедә), текст төзү (сочинениедә), сөйләм ягыннан оештыру, грамоталылык.

II — IV сыйныфларда изложение һәм сочинениеләр өчен 1 билге куела. Хаталар исәбе диктанттагы кебек алып барыла. Аларның эчтәлек һәм сөйләм ягыннан оештырылуы түбәндәгечә тикшерелә:

кирәге булмаган фактлар кертү, текстның өлешләре арасында бәй-ләнеш булмау, җөмләләрнең бер-бер артлы уңышсыз тезелүе, бер үк сүзне кирәксезгә кабатлау, сүзне тиеш булмаган мәгънәдә куллану.

Иҗади эшләр түбәндәгечә бәяләнә:

«5» — автор текстын дөрес һәм эзлекле итеп чагылдыру (изложение- дә), теманы логик эзлеклелектә ачып бирү, фактик хаталарның булмавы, сүзлекнең бай булуы һәм эшнең сөйләм ягыннан дөрес оештырылуы.1 сөйләм төгәлсезлеге булырга мөмкин. Өйрәнелгән кагыйдәләргә орфографик һәм пунктуацион хаталар юк, 1 — 2 төзәтү бар.

«4» — автор тексты җитәрлек дәрәҗәдә тулы бирелгән (изложениедә), тема ачылган, ләкин эчтәлекне биргәндә, сизелмәслек кенә булса да, эзлеклелек бозылган, аерым фактик һәм сөйләм төгәлсезлекләре бар. Тулаем алганда, сөйләм, шулай ук текстның эчтәлегендә, төзелешендә 3 төгәлсезлек булырга мөмкин. 2 орфографик һәм 1 пунктуацион хата, 1—2 төзәтү бар.

«3» — автор текстыннан бераз читкә китү күзәтелә (изложениедә), темадан читкә тайпылыш, нигездә дөрес, тик эчтәлекне язганда. эзлеклелек юк, 2 — 3 җөмлә дөрес төзелмәгән, сүзлек ярлы, сөйләм төгәлсезлекләре бар. Текстның эчтәлегендә һәм төзелешендәге җитешсезлекләр саны 5 тән артмас¬ка тиеш. 3 — 5 орфографик, 1 — 2 пунктуацион хата, 1 — 2 төзәтү бар.

«2» — темага туры килсә дә, автор текстыннан сизелерлек чигенеш бар (изложениедә), күпсанлы фактик хата җибәрелгән, эчтәлекне язып бирүдә эзлеклелек югалган. Эшнең аерым кисәкләре арасында бәйләнеш юк, сүзлек ярлы. Сөйләм төгәлсезлекләре һәм эчтәлекне язып бирүдә һәм эшнең төзелешендә 6 дан артык хата. Орфографик хаталар саны — 6 һәм анннан да артык, 3 — 4 пунктуацион хата, 3 — 5 төзәтү бар.

Иҗади эшләргә билге куйганда, шулай ук аның пөхтә, ачык башкарылганлыгы да исәпкә алына. Таләпләр диктанттагы кебек.

Белем, осталык һәм күнекмәләргә йомгаклау билгеләре

Йомгаклау билгесе һәр чирек һәм уку елы азагында куела. Ул грамоталылыкны, грамматика элементларының үзләштерелү дәрәҗәсен, материалны бәйләнешле итеп сөйли алу осталыгын телдән җавап сорап һәм язмача тикшерү нәтиҗәләрен исәпкә алып куела. Язма эшләрнең нәтиҗәсенә өстенлек бирелә. Әгәр дә укучының чирек дәвамында язма эшләр өчен уңай билгеләре булмаса, аңа татар теленнән уңай билге чыгарылмый. Йомгаклау билгесе укучының барлык күрсәткечләр буенча фактик әзерлеген бәяли, ул барлык билгеләрнең уртача саны була алмый.







57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)

Автор
Дата добавления 19.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров8
Номер материала ДБ-275115
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх