Инфоурок Начальные классы Рабочие программыРабочая программа по татарской литратуре

Рабочая программа по татарской литратуре

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

                                                          Пояснительная записка

Рабочая программа  по татарской  литературе для 4 класса составлена на основе Федерального государственного образовательного стандарта  НОО в соответствии  ООП НОО МБОУ «Сарашевская СОШ», на основе программы начального общего образования для 1-4 классов школ с татарским языком обучения (Казань. Издательство «Магариф».2010) 

Рабочая программа ориентирована на использование учебника «Уку китабы 4 сыйныф»  автор Ягафарова Р.Х.-Казань:Магариф, 2004.

 

    Логика изложения и содержания авторской программы полностью соответствует требованиям федерального компонента   государственного стандарта начального образования.

Учебно-методический комплект и авторские  программы соответствуют федеральному компоненту государственного стандарта общего образования и позволяют осуществить совокупность задач начального  образования.

На изучение родной(татарской)литературы отводится  1 час в неделю, 35 часов в год.

 

Общая характеристика учебного предмета.

Чтение на родном языке  формирует функциональную грамотность, способствует общему развитию и воспитанию ребенка. Успешность изучения курса татарской литературы обеспечивает результативность обучения по другим предметам начальной школы.

                Обучение чтению предполагает работу по совершенствованию навыка чтения, развитию восприятия литературного текста, формированию читательской самостоятельности.

                Художественно-эстетический принцип определяет стратегию отбора произведений для чтения и поэтому в круг чтения младших школьников вошли художественные тексты. Внимание детей привлекается к тому, что перед ними непросто познавательные интересные тексты, а именно произведения словесного искусства, которые раскрывают перед читателем богатство окружающего мира и человеческих отношений, рождают чувство гармонии, красоты, учат понимать прекрасное в жизни, формируют в ребенке собственное отношение к действительности.

                Литературоведческий принцип с учетом особенностей начального этапа обучения реализуется при анализе литературного произведения, выдвигая на первый план художественный образ. Слово становится  объектом внимания читателя и осмысливается им как средство создания словесно-художественного образа, через который автор выражает свои мысли, чувства, идеи.

                Коммуникативно-речевой принцип нацелен на развитие речевой культуры обучающихся, на формирование и развитие у младших школьников речевых навыков, главным из которых является навык чтения. Задача урока татарской литературы  заключается в интенсивном развитии навыка чтения как вида речевой деятельности: от громкоречевой формы чтения до чтения про себя, осуществляемого как умственное действие, протекающее во внутреннем плане.   

                               Требования  обучающимся в 4 классе. 

Обучающиеся научатся:

 

устанавливать последовательность действия в произведении и осмысливать взаимосвязь описываемых в нем событий, подкреплять правильные ответы на вопросы выборочным чтением;

самостоятельно делить текст на законченные по смыслу части и выделять в них главное;

составлять план прочитанного и краткий пересказ его содержания с помощью учителя, словесно рисовать картины к художественным текстам;

самостоятельно находить в тексте слова и выражения, которые использует автор для изображения действующих лиц, природы и описания событий;

сопоставлять и осмысливать поступки героев, мотивов их поведения, чувств и мыслей действующих лиц, оценивать их поступки (с помощью учителя);

подробно, выборочно пересказывать прочитанное с использованием приемов устного рисования и иллюстраций;

ориентироваться в учебной книге: самостоятельно находить произведение по его названию в содержании, отыскивать в учебной книге произведения, близкие по тематике;

различать такие жанры литературных произведений, как сказка и рассказ, стихотворение и басня, и произведений фольклора: загадка, пословица, небылица, считалка, песня, прибаутка.

делать устное сообщение и вести беседу на изученные темы;

ставить вопросы и ответы на вопросы в связи с пройденными темами;

передавать основное содержание текста;

читать наизусть стихи;

правильно читать,  понимать тексты; составлять план к тексту;

 отвечать самостоятельно на вопросы учителя;

по вопросам учителя находить части текста.

 

Обучающиеся должны знать:

наизусть стихотворения классиков татарской литературы;

названия, темы и сюжеты  произведений больших фольклорных жанров, а также литературных произведений классических писателей;

народные сказки (уметь их пересказать), знать пословицы.

К концу 4 класса скорость чтения – 70 слов в минуту.

Знать наизусть не менее 15 стихотворений татарских писателей.

Знать содержание 6-7 народных сказок, не менее 10 пословиц и поговорок.

Проверка техники чтения

класс

Количество букв

Количество слов

 

Чтение в слух

Про себя

В слух

Про себя

1

85-95

-

20-25

-

2

95-140

140-290

25-35

40-70

3

140-210

290-360

35-55

70-105

4

210-360

360-420

55-70

105-120

 

Тексты для внеклассного чтения.

1. Хлеб всему голова. А.Еники» Ипекай», «Икмак». Рассказ.

2..Осень. стихи об осени.

3. Работа над текстом Д.Аппаковой «Шыгырдавыклы башмаклар», стр.62-66

4. Н.Каштанов. «Коймадагы кояш»

5. Все работы хороши, выбирай на вкус”

6. Ф.Яруллин. «И н бахетле тон»

7.К.Тахау. «Январь». Сочинение на тему «В зимнем лесу»

8.М.Махдиев «Елау да рахат була икан»

9.Ф.Амирхан. «Ул уксез бала шул»

10.Г.Апсалламов. «Зангар ирта»

11. Татарские народные сказки.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Аңлатма язуы

 

  Әдәби уку “Башлангыч гомуми белем бирү программалары” 2010 ел, Казан “Мәгариф” нәшриятында  иҗат ителгән җыентыкка нигезләнеп төзелде.

“Уку китабы” дәреслеге дүртъеллык башлангыч татар мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган. Казан “Мәгариф” нәшрияте, 2004 ел. Программа атнага 1 сәгатьтән, елга 34 сәгать итеп төзелгән.

Уку — сөйләм эшчәнлегенең бер төре.  Процесс буларак ул барлык телләрдә дә бертөрле: сүзнең график формасын аваз формасына күчерү. Уку — шул ук вакытта танып белү эшчән­легенең нигезе, аның төп ысулы. Шуңа күрә уку дәреслә­ренең төп бурычы — укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, текст һәм китап белән эшләү осталыгы тәрбияләү. Уку тизлеге — укучыларның яхшы укуына шарт булып торган иң мөһим фактор. Уку процессында оператив хәтер һәм тотрыклы игътибар үсеш ала, баланың акыл хезмәтенә сәләте исә шушы ике күрсәткечкә бәйле.

Күп укыган бала тиз укый. Шуңа күрә башлангыч сыйныфларда китап укуга һәвәслек тәрбияләү, әдәбиятны сүз сәнгате буларак кабул итәргә өйрәтү мөһим мәсьәлә булып тора. Уку күнекмәләре укуга һәвәслек белән бергә генә үсеш алырга мөмкин.

Әдәби уку дәресенә түбәндәге бурычлар куела:

- баланы матур әдәбият әсәрләре дөньясына алып керү һәм сүз сәнгатенең образлыгын аңларга өйрәнү;

- төрле жанрдагы әдәби әсәрләр белән таныштыру;

- яңа китаплар белән танышуга, элеккеләрен кабат укуга теләк тәрбияләү, китап укудан ләззәт, хозурлык табарга өйрәтү;

- әсәрне уку – аның “серенә” төшенү, авторның позициясен, язылганга мөнәсәбәтен ачарга өйрәтү, автор белән аралашу өчен уку;

-әдәби әсәрдәге сүзне укучының игътибар үзәгенә кую;

-аны образлар тудыру алымы, авторның фикерен, уйларын, хисләрен белдерүче чара, автор ачкан могҗиза буларак кабул итәргә өйрәтү;

-укучыларның әсәрне эмоциональ- эстетик кабул итүенә ирешү, хисләр сферасын әхлакый, рухи матурлык тойгылары белән баету;

-әдәби әсәрләрне укыганда, балаларның акылын,фикерләвен, ихтыярын, хисләрен һәм рухи ихтыяҗларын үстерү.

Сүз сәнгате белән таныштыру максатыннан, IV сый­ныфта әдәбият белеменнән мәгълүматлар бирелә: автор турында белешмә, әдәбиятның төрле жанрлары һәм аларның үзенчәлекләре, әсәрнең темасы, төп фикере, фольклорның кече жанрлары үзенчәлекләре, чагыштыру, җанландыру. Ләкин бу терминнарны үзләш­терү һәм аларны тексттан таба белү төп максат түгел, алар әсәрне тирәнрәк аңлау өчен кулланылалар.

Әдәби әсәрне тиешенчә кабул итү укучының тормыш тәҗрибәсенә бәйле. Укылганны бала үзенә үлчәп карый, үз фикерен, эш-кыланышларын әсәр героеныкы белән чагыш­тыра, дөньяны ничек аңлавына карап, образ тудыра, барысын үз аңы, үз тәҗрибәсе аша уздыра. Әсәрне кабул итү, аңлау өчен вакыт таләп ителә. Укучыга әсәрнең сәнгать тирәнлеге беренче тапкыр укыганда ачылмый, кабат укыганда гына яңа ассоциатив бәйләнешләр туа. Кабат укуны оештырганда, биремнәр катлаулана барырга тиеш. Шул очракта гына бала­лар әдәби әсәрне кабул итү һәм аңлау ягыннан сыйныфтан сыйныфка үсәләр.

Сәнгатьле уку — әсәрне аңлату ысулы. Ул — әсәрне (герой­ларның халәтен, аларның кичерешләрен, авторның темага, эчтәлеккә мөнәсәбәтен, язылганның матурлыгын) тирәнтен аңлау нәтиҗәсе. Башта сәнгатьле укырга балалар укытучыга охшатып кабатлап өйрәнәләр, соңыннан кайбер әсәрләрне мөстәкыйль рәвештә сәнгатьле укый алалар.

Программаны нәтиҗәле үтәү дә балаларның тормыш тәҗ­рибәсе туплавына бәйле. Дәресләрдә балалар күңел үсү һәм кәеф китү, ярсу һәм өметсезлек, канәгатьлек хисе һәм кызыклы фикер яки әсәр героеның эшләнгән эшеннән күңел булу тойгыларын кичерергә тиеш.

Шуңа күрә укытучыларның да, ата-аналарның да бала­ларны карарга һәм күрергә, тыңларга һәм ишетергә — тирә-юньнән тәэсир һәм күзаллау тупларга өйрәтүе мөһим. Хисләр һәм фикер белән бергә сөйләм үсә, балалар тирән фикерле, көчле образлы әдәби әсәрләрне тормышның үзенчәлекле гәүдәләнеше итеп кабул итәргә өйрәнәләр.

Дәрестән тыш уку программада аерып күрсәтелми. Мөстә­кыйль дәрестән тыш вакытта уку өчен биремнәр дәреслекләрдә өйрәнелгән әсәргә бәйле рәвештә куелырга тиеш. Алар сыйныфта укылганны тулыландыра, укучыны үзе теләп китап укырга һәм төрле чыганаклардан мәгълүматлар табарга өйрәтә.

 

Тематик план эчтәлеге

Туган якта җәй һәм көз.

М. Гафури “Ана теле”,  И.Гази “Кояш артыннан киткән тургай”,  Р. Миңнуллин  “Җәйнең яшел аты”,  Г.Исхакый “Идел буеның көзләрендә...”, Ә. Бикчәнтәева “Көз”.

Татар халык авыз иҗаты.– 5 сәгать

Җырлар. Мәкальләр һәм әйтемнәр. Табышмаклар . Әкиятләр. “Өч сорау”. “Гакыллы хәйлә әкияте” .“Унөч”. “Каракош”.

Мәшһүр татар язучылары һәм шагыйрьләре.

Г. Тукай ”Исемдә калганнар”, “Китап”, “Туган авыл”,  “Сөткә төшкән тычкан”, “Арыслан илә Тычкан”, “Бәхет”.  Ф. Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз”.

К. Тинчурин “Очрашу”. Ш.Камал “Курай тавышы”. Г. Ибраһимов “Яз башы”. Һ. Такташ “ Кыш җыры”, “Урман”,  Х. Туфан  “Һәркемнең үз теле”, “Илгә сәлам”, “Дөняның мин күрдем суын...”, “Иркәләнеп кояш нурында...”,  “Сез таныйсызмы?” Ш. Маннур “Әткәм-әнкәмнең теле...”. М. Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”, “Урман”, “Бер үгет”, “Яз”,  И. Гази “Сиртмә койрык”. Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”. С. Хәким  “Ява яңгыр, ихласланып ява...”, “Тукайга”, “Җитлегеп килгән игеннәр...”, “Туган якта һәр тал җырлый...”. Г. Бәширов “Язгы сабан туйлары”. Ә. Еники “Матурлык”. Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”. А. Гыйләҗев “Дүртәү”. М.Әмир “Җиргән теле”.

Туган якта кыш һәм яз.

Н. Думави “Беренче кар”. Г. Хәсәнов “Декабрь”. Г Камал “Масра авылында яз башы”. Г. Ибраһимов “Шулай итеп балыкка китмәкче булдык...”

Тәрҗемә әсәрләр.

Я.Гримм, В. Гримм “Кызыл калфак”. Х.К.Андерсен “Патшаның яңа киеме”. А.С. Пушкин  “Балыкчы һәм балык турында әкият”. Л.Н. Толстой “Балачак”. М. Горький “Мин ничек укыдым.” Марк Твен “Том Сойер маҗаралары”. Антуан де  Сент-Экзюпери “Нәни принц”, Н.Исәнбәт “Мыраубай батыр”.

Шигърият дәфтәре.

Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгари “Заманга иярү турында”. Дәрдемәнд  “Ачылды, кар эреп, таулар, тугайлар...”, “Түкте кояш нурларын алтын-сары...”, “Таулы матур илләрендә...”, “Көлемсерәп көн башланды...”, “Чыкты кояш кызарып, нурлар очты”,  “Болыт үтте”, “Гөмберли күк еракларда...”, “Бу ул матур, бу ул күркәм...”. Н. Думави “Җәйге айлы төн”. Ф.Кәрим “Гармун турында”, Г.Тукай “Шүрәле”,  Р. Әхмәтҗан “Тургай җыры”, “Инде кич”, “Тирәкләр җил көтә...”, “Кайту шатлыгы”, “Бер фәлсәфә”, Н.Фәттах “Энҗеле үрдәк драмасы”.

Язучылар-балаларга.

К. Насыйри “Әбүгалисина”, Г. Сабитов “Тәүге батырлык”,  А. Алиш “Сертотмас үрдәк”. Р. Хафизова “Киек каз юлы”. Ш. Галиев “Иң беренче сүз”, “Карандаш  төпчегенең ак кәгазь белән хушлашуы”, “Сүзләр иленә сәяхәт”,  “Ялкау да үсә”, “Чагу”,  “Сүзләре һәм үзләре”,  “Хәзинә”, “Без-Тукай оныклары”. Л. Ихсанова “Җир астында җиде көн.” Н. Дәүли “Каракай-йорт эте”. М.Юныс “ Җиде могҗиза”, “Мисыр пирамидалары”. Ф. Яруллин “Туган ягы кирәк кешегә”, “Тугры дус”,  “Рәхәт тә соң”, З.Мансур “Озын колак баласы елак – мылак”, Т.Миңнуллин “Кәрлә – мәктәп баласы”.

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр:

 

Уку күнекмәләре.

Аңлап,  дөрес, йөгерек, сәнгатьле һәм орфоэпия нормаларын үтәп, тулы сүзләр белән   уку.

Уку күнекмәләренең ике төрен дә (эчтән һәм кычкырып уку) интенсив үстерү. Төрле күләмдәге һәм жанрдагы әсәрләрне аңлап һәм йөгерек уку.

Сәнгатьле уку һм сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен камилләштерү. Сөйләү техникасына, дөрес сулыш алуга, тавыш көчен үстерүгә, иҗекләрнең һәм авазларның әйтелеш  төгәллегенә күнегүләр. Интонация (тизлек, ритм, логик басым, сөйләм һәм укуның музыкаль яңгырашы) өстендә эш. Сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү.

Текст өстендә эш.

Укыганның темасын, төп фикерен мөстәкыйль әйтеп бирү, текстның мәгьнәле кисәкләрен  билгеләү, укытучы ярдәмендә төзегән план яки сүзле рәсем буенча текст эчтәлеген тулысынча, сайлап һәм кыскача сөйләү. Билгеле темага хикәя төзү өчен тексттан  материал сайлый белү. Эчтәлекне логик эзлеклелектә һәм төгәл сөйләү. Диалогларны хикәяләү формасына күчерә алу. Персонажларга , укытучы тәкьдим иткән сүзләрне кертеп, характеристика бирү; укытучы ярдәмендә алар турындагы белешмәләрне берләштерү: исеме, яше, тышкы кыяфәте, эш-кыланышлары, гадәте, хыяллары, дуслары, дошманнары. Әсәр геройларының сөйләм үзенчәлекләрен билгеләү, аларның эш-кыланышларын, тирә-якка, дөньяга карашларын чагыштырып карау, үзеңнең һәм авторның геройга мөнәсәбәтен ачыклау. Тексттагы сүзләрнең мәгьнә төсмерләрен аера белү һәм аларны сөйләмдә куллану, сурәтләү чараларын тану һәм аңлау ( чагыштыру, эпитет, метафора, фразеологик берәмлекләр).

Укучыларның сүзлеген баету һәм активлаштыру. Сөйләмне, аның эчтәлеген, ачыклыгын һәм сәнгатьлелеген үстерү. Эчтәлекне иҗади сөйләү: әсәрнең герое исеменнән аның язмышы турында хикәяләүне дәвам итү; тормышта күзәтелгән вакыйгалар турында хикәя төзү.  Предметларга, табигать күренешләренә тасвирлама язу. Укытучы билгеләгән темага фикер йөртү һәм тасвирлама формасында текстлар төзү.

Дәреслек белән эшләү.

Эчтәлек һәм сүзлекчә өлешләрен оста файдалану. Текстларга куелган сорау һәм биремнәрне мөстәкыйль үтәү, дәреслекнең методик һәм белешмә аппараты белән эш итү. “Абзац”, “кызыл юл”, “бүлек исеме” төшенчәләрен аңлау һәм куллану.

Уку китабы белән эшләү.

Даими рәвештә китапка мөрәҗәгәть итү, әдәби әсәрләрне укып бару ихтыяҗы тәрбияләү, укыган һәм ишеткән турында фикер алышуга теләк уяту, китапны кабат укудан шатлык, канәгатьлек хисе кичерү өчен шартлар тудыру.

Шигърият дөньясына керү, шигырь ятлау. Төрле шагыйрьләрнең бер темага язган шигырьләрен, аерым әдипнең төрле шигырьләрен чагыштыру. Авторның геройга, вагыйгаларга, күренешләргә мөнәсәбәтен сиземли алу, үз фикереңне ачык әйтә белү. Табигатьне төрле ел фасылларында чагыштырып, дөньяның  күп төсле, формаларның күп төрле икәнлеген аңларга ярдәм итү, матурлыкка тиешле хисләр белән җавап бирергә, оригиналь һәм стандарт булмаган фикерләр белән кызыксынырга, гади предметларның гадәти булмаган якларын ачарга өйрәтү.

Телевизион тапшырулар, фильмнар турында үз фикереңне язып бирү, укылган китапка кыска аннотацияләр язу. Шигырьләр, хикәяләр язып карау. Әсәр геройларның сүзле портретларын ясау. Әдәбият, музыка, сынлы сәнгать тудырган образларның үзенчәлекләрен чагыштыру. Иҗади эшлэрне сыйныфта бергәләп тикшерү, сыйныфташларның иҗатына игътибарлы булу, теләктәшлек күрсәтү.

Әкият, бәет, мәсәл, хикәя, шигырь, драма жанрларының үзенчәлекләрен белү.

Яттан өйрәнү-дәрестә укылган яки программадан тыш сайланган 10-12 шигырь.

 

Укучыларның белеменә, эш осталыгына һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Башлангыч гомуми белем бирү этабында укучылар аңлап, дөрес, сәнгатьле кычкырып һәм эчтән уку күнекмәләренә ия булырга тиеш.

Укучылар эшли белергә тиеш:

 укылган текстның эчтәлеген аңлау һәм аның темасын билгеләү;

әсәрнең мәгънәле кисәкләре арасындагы бәйләнешләрне ачыклау, төп фикерен билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

укылганга тулы, кыска һәм рәсемле план төзү;

укылганның эчтәлеген тулысынча, кыскача, сайлап һәм иҗади сөйләү; сөйләгәндә тасвирлама, фикер йөртү элементларын файдалану, цитаталар китерү;

хикәянең башламын, мөмкин булган дәвамын һәм ахырын уйлап чыгару;

текстта автор һәм катнашучыларның сүзләрен, табигать һәм көнкүреш тасвирламаларын аерып күрсәтү;

мөстәкыйль рәвештә яки укытучы ярдәмендә әсәрнең төп геройларына бик гади характеристика бирү;

укытучы һәм сыйныфташлар укыган әсәрнең, сабакташ җавабының эчтәлеген аңлап һәм тулы үзләштерү;

һәртөрле башкарылган эшнең, биремнең үтәлешен бәяләү.

Укучылар белергә тиеш:

яттан 15 тән дә ким булманган шигырь;

2-3 зур күләмле әсәрнең (фольклор һәм мәшһүр язучыларның әсәрләре) исемен, темасын һәм сюжетларын;

6-7 халык әкиятенең эчтәлеген, 10 нан артык мәкаль һәм әйтем, 2-3 тапкыр тәгъбир (аларның мәгънәсен аңлау һәм нинди ситуацияләрдә урынлы кулланылганын әйтү).

 

4 нче сыйныф укучыларының укудан белем, осталык күнекмәләрен бәяләү

«5» (бик яхшы )

-  дөрес уку, укыганның эчтәлеген тулы һәм дөрес аңлау;

- сүзләп йөгерек уку, әдәби телнең әйтелеш нормаларын үтәү;

- I яртыеллыкта  уку тизлеге минутына 85 сүздән;

- II яртыеллыкта— минутына 95 сүздән дә ким түгел;

- сәнгатьле укуга мөстәкыйль рәвештә әзерләнү һәм интонация ярдәмендә әсәрнең мәгънәсен, аңа үз мөнәсәбәтен белдерә  алу;

- текстны тулы, кыскача һәм сайлап эчтәлеген сөйләп бирү, укыганның төп фикерен үз сүзләрең белән әйтеп бирү;

- әсәрнең геройларын, вакыйгаларын, табигатьне сурәтләүче сүзләрне һәм җөмләләрне мөстәкыйль рәвештә табу;

- шигырь текстын ялгышмыйча, сәнгатьле итеп сөйләү.

«4» (яхшы)

- укыганның төп эчтәлеген дөрес аңлау;

- сүзләп, сәнгатлелекнең төп чараларын файдаланып уку;

- 1 нче яртыеллыкта уку тизлеге — минутына 80 сүз;

- 2 нче яртыеллыкта ук тизлеге минутына 90 сүз, укыганда  1-3  хата булырга мөмкин;

- укыганның төп фикерен мөстәкыйль рәвештә билгели алу, сөйләм хаталары булу, аларны укытучы ярдәменнән башка да төзәтә алу;

- эчтәлекне тулы, кыска, сайлап сөйләгәндә, исәпкә алынмаслык төгәлсезлекләр булу;

- ятлаган шигырьне сөйләгәндә, вакытында төзәтелгән 1-2 хата җибәрү.

«З» (канәгатьләнерлек)

- укылганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән  генә аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта үзгәрешсез тавыш белән  сүзләп  уку (сирәк сүзләрне-иҗекләп уку элементлары катнаштырып),  уку тизлеге - 75 сүз;

- II нче ярыеллыкта сүзләп укыганда, сәнгатьлелек булмау, уку тизлеге-85 сүз, укыганда 4 тән алып  6 га кадәр хата булырга мөмкин;

- укыганның кыскача  эчтәлеген, төп фикерен укытучы сораулары ярдәмендә генә аңлау һәм билгели алу;

- шигырьне яттан сөйләгәндә, ясаган хаталарны укытучы ярдәмендә генә төзәтү.

«2» (начар)

- укылганның эчтәлеген начар аңлау;

- 1 нче яртыеллыкта иҗекләп, кайбер сүзләрне генә бөтен килеш уку, иҗекләрне, сүзләрне алмаштыру, төшереп калдыру, бозып әйтүгә күпсанлы хаталар, уку тизлеге минутына-60 сүз;

- II нче яртыеллыкта сүзләп укый алмау, 6 дан артык хата, уку тизлеге — минутына 70 сүз;

-эчтәлекне эзлекле сөйли алмау, укыганның эчтәлеген нык үзгәртеп күрсәтү, күпсанлы сөйләм хаталары җибәрү;

-текстның кыскача, сайлап эчтәлеген сөйли алмау, план төзи белмәү, укыганның эчтәлеген укытучы ярдәме белән дә билгели алмау;

- ятлаган шигырьнең тулы текстын сөйли алмау

Уку тизлеген тикшерү

 

 

 

Укутизлеге (1 минутка сүз саны)

"5"

"4"

"3"

"2"

яртыеллыклар

I      II

I     II

I     II

I     II

4класс

85       95

80    90

75   85

60   70

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Телдән җавап бирүне тикшерү

Укучыларның телдән җавап бирүен тикшерү программаның нинди дә булса бүлегеннән бирелгән сораулар формасында уза. Билге куйганда, тубәндәгеләр исәпкә алына:

1) җавапның дөреслегенең тулылыгы;

2) белемнәрнең аңлы үзләштерелү дәрәҗәсе;

3) сөйләм эзлеклелегенең культурасы.

Укучыларның җавабы, бигрәк тә IV сыйныфларда, укытучы әйткән тема буенча бәйләнешле сөйләм булып, өйрәнелгән материалның аңлы узләштерелгәнен күрсәтеп торырга тиеш. Җавапны кагыйдә, билгеләмә, мисал китереп дәлилләү, укытучы кушуы буенча тексттан грамматик категорияләрне таба белү (җөмлә кисәкләре, сүз төркемнәре, килеш, сан һ.б.), тиешле кагыйдәгә караган сүзләр табу, сузлернең язылышын аңлату, алган белемнәрне мөстәкыйль равештә кунегүләр эшләгәндә һәм, барыннан да элек, сүзлер һәм жөмләләр тикшергәндә (аваз – хәреф анализы, сүзнең составын, аны сүз төркеме буларак тикшерү) куллана белү.

Сөйләм үстерүнең башлангыч чорында ук укучыларның жаваплары дәлилле, тиешле дәрәҗәдә мөстәкыйль һәм дөрес оештырылган булырга тиеш ( фикер йөртүнең эзлекле булуы, сүзләрне, сүзтезмәләрне кулланганда, жөмләләр төзегәндә, әдәби тел нормаларын үтәү).

«5» - укучының жавабы дөрес һәм тулы, программа материалын аңлы үзләштерелгәне күренә, жавабын үз мисаллары белән раслый, сүзләрне, җөмләләрне тикшергәндә, өйрәнелгән грамматик категорияләрне тексттан тапканда, алган белемнәрен мөстәкыйль рәвештә һәм дөрес куллана, сүзләрнең язылышын, тыныш билгеләренең куелышын аңлата, бәйләнешле, эзлекле һәм хатасыз жавап бирә, бер төгәлсезлек булырга мөмкин.

«4» - укучының җавабы, нигездә «5» билгесенә куелган талапләргә җавап бирә, ләкин сөйләмдә, кагыйдәгә мисал китергәндә, текст өстендә эшләгәндә, сүзләрне, жөмләләрне тикшергәндә, 1-2 хата ясый. Аларны мөстәкыйль рәвештә яки укытучының сизелмәслек кечкенә ярдәме белән төзәтә.

«3» - укучы, нигездә, сөйләгән материалны аңлый, ләкин җавабы тулы түгел, укытучының өстәмә сораулары таләп ителә. Кагыйдәгә мисал китергәндә, кыенлык кичерә, текст белән эшләгәндә, сүзләр һәм җөмләләрне тикшергәндә, хаталар ясый һәм аларны укытучы ярдәменнән башка төзәтә алмый. Сөйләмендә бәйлелек, эзлеклелек җитми, сүз куллануда, сүзтезмәләр һәм җөмлә төзегәндә, төгәлсезлекләр була.

«2» - укучы өйрәнелгән материалның мөһим фикерләрен, зур өлешен белми, кагыйдәләрне, билгеләмәләрне әйткәндә, сүз һәм җөмләләргә анализ ясаганда, хата жибәрә, аларны укытучының өстәмә сораулары ярдәмендә дә төзәтә алмый, сөйләме өзек-өзек, бәйләнешсез, хаталы.

Программадатаныштырумаксаты белән генәбирелгән материал буенча контроль эшләруздырылмый.

Кулланылган әдәбият:

“Уку китабы” дәреслеге,  Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел Ш.Фәрхетдинов “Әкият турында әкият”, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел

Ф.М.Зиннурова “Уйнап укый сабыйлар”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007 ел

В.Г.Гомәрова,Ф.Я.Зарипова “Бәйрәмнәр бәйләме”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2005 ел

К.В.Закирова “Күңел ачыйк бергәләп”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003 ел

Татар халык иҗаты.

Луиза Батыр – Болгари “Камыр-Батыр”, музыкаль әкият

Луиза Батыр – Болгари “Җырлап узган җәй”.

Р.Вәлиева “Кыңгырау чәчәк”, әкиятләр

Луиза Батыр – Болгари “Сертотмас үрдәк”.

Интернет  ресурслар

http://www.edu.ru/db/portal/sites/res_page.htm

https://edu.tatar.ru/school/j

http://pedsovet.su/load/160-1-0-14689

http://www.proshkolu.ru/user/gulmuh76/file/531561/

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәби укудан тематик план

 

Дәрес темасы

Дәрес төре

Максат

Үтәлү вакыты

План

Факт

1

 

Туган якта җәй һәм көз.

М. Гафури “Ана теле”. Ә.Бикчәнтәева “Көз”

Дәреслек белән танышу.

Туган төбәккә, туган җиргә, җөмһүриятебезгә

карата тирән ихтирам хисләре тәрбияләү.

04.09

 

2

 

Татар халык авыз иҗаты. Җырлар.

Мәкальләр һәм әйтемнәр. Табышмаклар

 

Татар халык иҗаты турында төшенчә бирү. Укучыларны озын, кыска җырлар, такмаклар белән таныштыру, аларны башка төр җырлардан аера белергә өйрәтү. Табышмаклар әйтешү, тапкырлык, зирәклек тәрбияләү.

Мәкаль, әйтемнәрнең мәгънәсен аңларга өйрәтү.

11.09

 

3

Татар халык әкиятләре. .”Өч сорау”. “Унөч”.

 

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Әкиятләр белән танышу, эчтәлекне эзлекле рәвештә сөйләргә өйрәнү.

18.09

 

4

Татар халык әкиятләре. Каракош.

 

 

25.09

 

5

Г. Тукай ”Исемдә калганнар”. Тест.

 

Укучыларның класстан тыш укуларын күзәтү, әсәрләрне аңлап укуларына ирешү, анализлау күнекмәләре үстерү

 

02.10

 

6

Г. Тукай “Китап”, “Туган авыл”, “Сөткә төшкән тычкан” “Арыслан илә Тычкан”, “Бәхет”.

Сәнгатьле уку дәресе.

 

09.10

 

7

Ф. Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз”

 

Язучы һәм шагыйрьләрнең әйтергә теләгән уй-кичерешләрен ачыклау, аларның иҗатына карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

 

16.10

 

8

К. Тинчурин “Очрашу”

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Язучы һәм шагыйрьләрнең әйтергә теләгән уй-кичерешләрен ачыклау, аларның иҗатына карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

Укучыларга оешканлык, бердәмлек, тупланганлык, ярдәмчеллек төшенчәләрен аңлату.

23.10

 

9

Ш.Камал “Курай тавышы”

 

30.10

 

10

Г. Ибраһимов “Яз башы”

 

Укучыларга оешканлык, бердәмлек, тупланганлык, ярдәмчеллек төшенчәләрен аңлату.

 

13.11

 

11

Һ. Такташ “ Кыш җыры.

 

20.11

 

12

Ш. Маннур “Әткәм-әнкәмнең теле...”

 

 

27.11

 

13

 

М. Җәлил “Кечкенә дуслар”, “Бакчачы”. “Урман”, “Бер үгет”, “Яз”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Укучыларның танып-белү активлыгын, мөстәкыйль фикерләү дәрәҗәсен үстерү.

04.12

 

14

И. Гази “Сиртмәкойрык”

 

 

11.12

18.12

 

15

Ф. Хөсни “Сөйләнмәгән хикәя”

 

25.12

 

16

С. Хәким  “Ява яңгыр, ихласланып ява...”, “Тукайга”, “Җитлегеп килгән игеннәр...”, “Туган якта һәр тал җырлый...”.

 

 

15.01

 

17

Г. Бәширов “Язгы сабан туйлары”

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

 

22.01

 

18

Ә. Еники “Матурлык”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

 

29.01

 

19

Н. Исәнбәт “Хуҗа Насретдин”

 

Әсәрнең эчтәлеген анализларга өйрәнү.

05.02

 

20

А. Гыйләҗев “Дүртәү”,  М.Әмир “Җиргән теле”.

 

 

12.02

 

21

Г. Хәсәнов “Декабрь

 

 

 

 

19.02

 

22

Г Камал “Масра авылында яз башы”,

 

Кабатлау дәресе.

Табигатькә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш  тәрбияләү.

26.02

 

23

 Г. Ибраһимов “Шулай итеп балыкка китмәкче булдык...”

 

Табигатькә мәхәббәт хисләре, сакчыл караш  тәрбияләү.

 

05.03

 

24

Тәрҗемә әсәрләр.

Якоб Гримм, Вильгельм Гримм

“Кызыл калфак”

 

12.03

 

25

Х.К.Андерсен “Патшаның яңа киеме”

 

 

19.03

 

26

А.С. Пушкин  “Балыкчы һәм балык турында әкият”

Кабатлау дәресе.

Укучыларның ичек һәм нинди китаплар укуларын исәпкә алу, класстан тыш укуга юнәлеш бирү.

 

02.04

 

27

Л.Н. Толстой “Балачак”

 

09.04

 

28

М. Горький “Мин ничек укыдым.”

 

 

16.04

 

29

Марк Твен “Том Сойер маҗаралары” Антуан де  Сент-Экзюпери “Нәни принц

Бәйләнешле сөләм үстерү дәресе.

 

23.04

 

30

 

Н. Думави “Җәйге айлы төн”

Ф.Кәрим “Гармун турында”

Кабатлау дәресе.

Шагыйрьләрнең әйтергә теләгән фикерен ачыклау, сәнгатьле итеп уку күнекмәләре булдыру.

 

30.04

 

 

Р. Әхмәтҗан “Тургай җыры”

 

 

 

07.05

 

31

Язучылар-балаларга.

К. Насыйри “Әбүгалисина”

Г. Сабитов “Тәүге батырлык”

 

Әсәрне уку һәм укыганның эчтәлеген үзләштерү.

14.05

 

32

А. Алиш “Сертотмас үрдәк”

Н.Исәнбәт “Мыраубай батыр”.

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

 

21.05

 

33

34

 

 

35

Р. Хафизова “Киек каз юлы” Ш. Галиев “Иң беренче сүз” “Карандаш  төпчегенең ак кәгазь белән хушлашуы”

Резерв дэрес.

Кабатлау дәресе.

Әсәрне уку һәм укыганның эчтәлеген үзләштерү.

24.05

 

 

 

28.05.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Рабочая программа по татарской литратуре"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Мастер зеленого хозяйства

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 176 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.11.2017 956
    • DOCX 856.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Мунасипова Лилия Тальгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Мунасипова Лилия Тальгатовна
    Мунасипова Лилия Тальгатовна
    • На сайте: 8 лет и 1 месяц
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 33197
    • Всего материалов: 43

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Методика преподавания информатики в начальных классах

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 67 человек

Курс повышения квалификации

Специфика преподавания предмета «Родной (русский) язык» с учетом реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 234 человека из 59 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 167 человек

Курс повышения квалификации

Использование элементов театрализации на уроках литературного чтения в начальной школе

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 62 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 492 человека

Мини-курс

Введение в инвестиции и инвестиционный процесс

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 26 человек из 13 регионов

Мини-курс

Инновации, инвестиции и развитие транспортной отрасли

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инвестиционная деятельность и проектный менеджмен

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе