Инфоурок Начальные классы КонспектыРазработка классного часа "Яхшы суз изге гамэлгэ тин"

Разработка классного часа "Яхшы суз изге гамэлгэ тин"

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

Яхшы  сүз  шәфкатьле  гамәлгә  тиң.

(1-          4 сыйныф)

 

 

 

 

Эпиграф: Яхшыны  ишетәсең  килсә- яман  сөйләмә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема: “Яхшы  сүз  шәфкатьле  гамәлгә  тиң.” (1- 4 сыйныф)

 

Максат:1) Укучыларга  яхшы  сүзнең  дә  тәэсир  итү  көче   зур  икәнен, яхшы  гамәлгә  тиң   булуын  күрсәтү                                                                                                        

              2) Әти-әниләргә,  тирә-юньдәге  кешеләргә    карата  шәфкатьлелек  хисе  тәрбияләү;

              3) Дусларыңа, сыйныфташларыңа  игътибарлы, ярдәмчел булу  теләген  үстерү.

            4) Укучыларда  уңай  характер  сыйфатлары  тәрбияләү.

Җиһазлау:  ачык  төстәге  ясалма  чәчәк,  В.Хәйруллинаның  “Шигырьләр  җыентыгы”.

 

Дәрес барышы

1. Оештыру  өлеше. 

- Хәерле  көн,  дуслар!

- Әйдәгез, барыбыз  да  матур  итеп  басып, кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк. Куллардан-кулларга  җылылык, күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  бирә дә  инде. (Барыбыз  да  урыннарга  утырабыз).

 

 2. Хикәя  тыңлау,  фикер  алышу.

 

 Урман юлыннан  ике  кеше- бабай  һәм  малай  бара. Көн  эссе. Аларның  бик  тә  су  эчәсе  килә.

  Юлчылар  кечкенә генә  инеш  буена  килеп  җитәләр.Тын  гына  челтерәп  салкынча йөгерек  су  ага. Алар, сусауларын  басар  өчен,иелеп  су  эчәләр.

-Суың  өчен  рәхмәт  сиңа, инешкәй,- ди  бабай. Малай  көлеп  куя.

-Бабакай,  ни  өчен  инешкә  рәхмәт  диеп  әйттең?- дип  сорый  ул  бабайдан,-инеш  җанлы  нәрсә  түгел  ләбаса,  ул  сезнең  сүзләрегезне  ишетми,  сезнең  яхшылыгыгызны  аңламый.

-Анысы  шулай. Әгәр  суны  бүре  эчкән  булса,  ул  рәхмәт  әйтмәс  иде. Без  бүре  түгел , кешеләр.

Кешенең  ни  өчен  рәхмәт  сүзе  әйткәнен  беләсеңме? Уйланып  кара  әле:бу  сүз  кемгә  кирәк?

   Малай  җитдиләнеп, уйга  калды. Аларның  вакыты  күп,  барасы  юл  әле  ерак  иде...

-Әйтегез  әле,  ни  өчен  бабай  инешкә  рәхмәт  әйткән  соң?

-Кешеләрне  шифалы  суы  белән  сыйлаганы  өчен.

-Инеш  кешене  аңлый  аламы  соң?

-Юк.

-Шулай  булгач  аңа  рәхмәт  әйтүнең  нигә  кирәге  бар?

-(Бабакай  болай  фикер  йөртә:”Әгәр  инеш  суы  аңа  яхшылык  эшләгән  икән,сусавын  баскан  икән,димәк,  аны  аңлаган  кебек  тоелган. Бу  сүзне  әйтсәң, үзеңә  рәхәт  булып  китә.)

-Ә  бүре  инеш  суын  эчәме? Алай  булгач, нигә  рәхмәт  әйтми?

(Укучылар  фикере.)

 

- Әйтегез  әле, ни  өчен кеше рәхмәт  сүзен  әйтә?

-Бу  сүз  яхшы , изге  эшләргә,  гамәлләргә  җавап  йөзеннән  әйтелә.

Аны  ишетү   һәркемгә  рәхәт.

 

3. Бер-беребезгә  рәхмәт  сүзе  кергән  җөмләләр  әйтеп  карыйк.

Димәк,  без  бүген  сезнең  белән  нәр сә  турында  сөйләшәбәз  икән?   

 - Бу   шифалы, тылсымлы  сүзләрне  никадәр  күбрәк  куллансагыз, тормыш  шулкадәр  ямьлерәк  булыр,теләкләрегез  дә  тизрәк  үтәлер, кешеләр  дә сезгә  шәфкатьле  ,игътибарлы  булырлар.

 

4.  Яхшы  сүз,  изге  гамәлләр - шәфкатьлелек  турында.

- Нәрсә  ул  шәфкатьлелек,   рәхим-шәфкать, яхшылык? (Балалар  фикере  тактага  язылып  барыла.Фикерләр  никадәр  күп  булса, уен  шулкадәр  отышлы).

- Яхшылык,  шәфкатьлелек  ул-

(яхшы  сүз,

матур  теләк,

изге  гамәл,

күркәм  холык,

авыр  чакта  ярдәм  кулы  сузу,

кеше  хәленә  керә  белү,

саваплы  эш,  һ.б.)

 

- Ул  кайда  туа? Кайда  яши? Аны  күреп , тоеп  буламы?

- Ул  кешене  нишләтә? (Шатландыра,  сөендерә, рәхәтлек  бирә, булыша,  тынычландыра, тәрбияли,  баета, юата.)

 

5. “ Гафу  ит” Вәсимә   Хәйруллина  шигыре.

Әбиемне  үпкәләттем,

Эндәшми  дә,  көлми  дә,

Кулларына  асылынам,

Бар  икәнне  белми  дә.

 

-Әбием, зинһар, гафу  ит.

Сөйләш  инде, чибәрем.

Телисеңме, син  яраткан

Җырны  җырлап  җибәрәм.

 

Дуслашыйк  инде, әбием,

Үскәч  күлмәк  тегәрмен,

Өстәлеңә  би-ик  күп  итеп

Күчтәнәчләр  тезәрмен.

 

Сагызга  дигән  акчамны

Бирәм  сиңа- ал  гына!

-Бәбкәем, акчага  сатыла

Күлмәк  кенә,  бал  гына.

 

Гафу  итәм, тик  кесәдә

Йөрми  дуслык, татулык.

Алар  яши  шәфкатьле  сүз,

Мәрхәмәтле  эш  булып.

 

- Ни  өчен  әби  үпкәләгән? Олы  кешеләрне  үпкәләтергә  ярыймы?  Ни  өчен  ярамый?

·         Нәтиҗә : Яхшы  сүз  дә  шәфкатьле  эш  кебек  икән. Ярамаган  сүзләр  әйтеп  кеше  күңелен  яраларга  ярамый  икән. Дуслык,  татулык  нигезе  булып  та  матур  сүзләр  санала.

 

6. Ф.Яруллин “Сорау һәм  җавап” 

(Сәнгатьле  итеп  түбәндәге  шигырьне  укытучы  сөйли  һәм  фикер  алышу  үткәрелә).

- Сөйләшүебезне  Ф.Яруллинның “Сорау һәм  җавап”  шигыре  белән  дәвам  итәсе  килә.

Кабатлыйм  мин  бер  сорауны

Өнемдә  һәм  төшемдә

“Кеше  булып  яшәргә

Нәрсә  кирәк  кешегә? “

 

Диңгез  әйтә:-Тирәнлек.

Урман  әйтә:-Бердәмлек.

Таулар  әйтә:-Горурлык.

Юллар  әйтә:-Турылык.

 

Җир  эндәшә:-Юмартлык.

Чык  суы  әйтә:-Сафлык.

Яшен  әйтә:-Кыюлык.

Ипи  әйтә:-Олылык.

 

-Гүзәллек,-диләр  Гөлләр.

-Иреклек,-диләр  Җилләр

-Нык  канат, -ди    бөркетләр

-Биеклек,-  диләр  Күкләр.

Һәм  шушылар  өстенә

Кирәк  тагын  иң  элек,

Кешене кеше  иткән

Бер  нәрсә -кеше-лек-ле-лек!

 

Һич  яхшылык  эшли  алмасаң  син

Кешеләргә  бик-бик  теләп  тә,-

Яхшы  теләк  телә, Ул  да  кайчак

Зур  көч  өстәп  куя  йөрәккә.

 

7. Әйдәгез,  хәзер  шушы  чәчәкне  матур  теләкләр  теләп беребездән  беребезгә  җибәрик. (Теләкләр  теләү).

- Яхшы  сүздән   барыбызның  да  күңелләре  күтәрелеп, йөзләре  нурланып  китте, көнебез  матурланды, ямьләнде.

·         Нәтиҗә: Бер-беребезгә  итътибарлы  булырга, күңел  күтәрә  торган  сүзләрне   еш  кулланырга  кирәк  икән.

 

8. ”Төеннең  башы  миндә -  Ахыры  синдә”  уены. (МӘКАЛЬләр   буенча.) Укытучы  мәкальнең   башын  әйтә,   балалар  дәвам  итә.

 

1.Яхшылык                                        җирдә  ятмый.

2.Җылы  сүз-                                      җан  азыгы.

3.Изгелек  итә  алмасаң,                    яманлык  кылма.

4.Олыны  олы  ит,                             кечене  кече  ит.

5.Яхшылык  эшлә  дә                        суга  сал.

6.Олыласаң  олыны ,                         олыларлар  үзеңне.

7.Җылы  җил  бозны  эретә,              яхшы  сүз  җанны  эретә.

8.Телең   ни  әйтсә ,                            колагың   шуны  ишетер.

9.Ашның  мае  бар,                            сүзнең  җае  бар.

10.Яхшыны  ишетәсең  килсә,           яман  сөйләмә.

 

 (Әти-әниләр, туганнары,  якыннары  хакында, аларның яхшы  эшләре  турында сөйлиләр.)

9. Хәдисләр:

*Үзеңә  нәрсә  теләсәң, башкаларга  да  шуны  телә.

*Игелекле  эшләрне  тавышсыз  гына  башкарыгыз.

*Һәр  изгелек  -сәдака.

*Яхшылык  эшләргә  ашыгыгыз.(Коръән,78)

 

10. Йомгаклау. Өй  эше  бирү.

- Безнең  арабызда, якыннарыбыз  арасында  олы  җанлы,  яхшы  күңелле,  тәмлеле телле  кешеләр  бик  күп.  Шулар  турында  сөйләргә.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Разработка классного часа "Яхшы суз изге гамэлгэ тин""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Товаровед-эксперт

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 164 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 13.10.2016 602
    • DOCX 21.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гайнутдинова Рамзия Мунировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Гайнутдинова Рамзия Мунировна
    Гайнутдинова Рамзия Мунировна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 3194
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация системы внутришкольного контроля качества образования на уровне начального общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1183 человека из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 577 человек

Мини-курс

Галерейный бизнес: медиа, PR и cотрудничество

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эффективные коммуникационные стратегии в образовательной среде: от управления до мотиваци

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы решения нестандартных математических задач

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек