Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / История / Конспекты / Разработка урока внеклассного мероприятия на тему "Жизнь и быт наших предков" (8 класс)

Разработка урока внеклассного мероприятия на тему "Жизнь и быт наших предков" (8 класс)


  • История

Поделитесь материалом с коллегами:

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен

ТР Мөслим муниципаль районы

Мәлләтамак төп гомуми белем бирү

мәктәбенең тарих укытучысы

Г. М. Садертдинова

Слайд 1. Бүлмә чигүле сөлгеләр белән бизәлә, һөнәрчелек эшләнмәләреннән күргәзмә оештырыла. Сәхнә түренә плакат эленә:

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

Курайда татар халык көе “Тәфтиләү” башкарыла. Сәхнәгә ике алып баручы һәм укучылар чыга.

1 нче алып баручы.

Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәнеңне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Нинди уйлар, нинди моңнар

Безгә калдырып киткәнен.

2 нче алып баручы. Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яши. Кирәкле дә, бер үк вакытта матур да булган әйберләр аның күңеленә шатлык өсти, кайгы-хәсрәтләрен оныттыра.

1 нче алып баручы. Халык элек-электән һөнәрчелек иткән. Халык һөнәрчелегенең барлыкка килүе, үсеше шул төбәкнең хуҗалык итү тарихына, мәдәни үсешенә, көнкүрешенә һәм табигый байлыкларына бәйле. Осталар, гадәттә, һөнәрчелек белән төп эшләреннән аерылмыйча гына шөгелләнгән.

1 нче укучы. Катнаш урманнар белән чолгап алынган Идел, Кама буйларында урнашкан татар халкы, башка милләт кешеләре кебек үк, элек-электән агачтан нәфис бизәкләр кисеп йорт-җирен бизәп килә. Челтәрләп, зәвык белән эшләнгән орнамент зәңгәр, яшел һәм башка төскә буялган тәрәзә йөзлекләренә, кәрнизләргә, капкаларга беркетелеп, бизәкләп, йортларны аеруча ямьләп тора. Йорт, капка бизәлешләрендә оста башкарылган челтәрле орнамент, тәрәзә йөзлекләрендә бай фантазия белән урнаштырылган кошлар сүрәтләре игътибарны җәлеп итә.

Слайд 2

2 нче укучы.

Күктәй зәңгәр йөзлекләргә

Ап-ак күгәрчен кунган.

Оста абзый кәрнизләрне

Челтәрләп бизәп куйган.

3 нче укучы. Чүлмәк ясау да борынгы һәнәрләрдән саналган. “Оста куллары белән һәм бөтен күңелләрен биреп, безнең бабаларыбыз борын-борыннан балчыктан могҗизалар тудырган. Хәттә төрле түгәрәк формалы хайваннар сүрәте кувшин-комганнарның тоткаларын һәм борыннарын бизәп торган. Ул хайваннар савыттагы ризыкны явыз рухлардан саклыйлар дип ышанганнар. Болгар риваяте буенча. җир шары океан төбеннән барлыкка килгән. Шуңа күрә, мөгаен, болгар чүлмәкләрендә суны аңлаткан дулкын бизәге еш очрыйдыр. Савытларның тышкы ягында горизанталь сызыклар белән бергә геометрик нәкыш яисә үсемлек бизәге барлыкка килгән” [4, 37]

Слайд 3

4 нче укучы.

Чүлмәкче измә балчыктан

Савытлар ясап карый.

Матурлап, мичтә кыздыргач,

Сөт салырга да ярый.

2 нче алып баручы. Исемнәре билгесез меңләгән оста һөнәрчеләр мәдәниятебезне, көнкүрешебезне ямьләндерү өчен үзләреннән зур өлеш кертеп калдырган. Бизәкләп палас-келәм туку, тамбурлап чигү, алтын белән чигү, ташка, агачка, сөяккә чокып бизәк төшерү, сынландыру. керамика, каллиграфия, ювелир сәнгате, төрле төстәге тиреләрне тегеп мозаик бизәкләр тудыру татар халык осталарының сәләтен, талантын күрсәтүче шөгель булып торган һәм ул аның яшәү рәвешен, тарихын, мәдәниятен чагылдырган. Бигрәк тә тире-күн чималыннан җитештерелгән товарлар белән татар халкы бөтен дөньяга танылган.

5 нче укучы. Борынгы бабаларыбыз күн эшкәртүнең чын осталары булган. Алар сафьян. юфть дип йөртелә торган йомшак күннән читек һәм сугыш киемнәре тегү белән дан тоткан. Сафьян читекләрне чигүле, каюлы бизәкләр белән матурлап эшләгәннәр һәм Иран, Византия һ.б. илләргә чыгарганнар.

19 нчы гасырда да татарларның сафьян читекләре, башмаклары дөнья базарында дан тоткан. Европаны сокландырган, халкыбызның йөзек кашы саналган һөнәрне бүген Арча милли аяк киемнәре җитештерү берләшмәсе осталары дәвам итә.

Их, Арча читекләре” җыры (Н. Касыймов сүзләре, Л. Батыр-Болгари көе) башкарыла.

1 нче алып баручы. Оста куллы хатын-кызларыбыз мавыктырыч кул эшләре белән шөгельләнгәннәр. Үзләренә һәм туганнарына милли киемнәр теккәннәр. Бөтен ырышлыкларын куеп зәвык белән затлы калфак-түбәтәйләр, матур эскәтер-сөлгеләр, альяпкычлар чиккәннәр. Һәрбер авыл гаиләсендә диярлек туку станогы булган. Бу эш бик күп көч һәм вакыт таләп иткән.

Слайд 4

1 нче укучы. Татар кызлары борын-борыннан үзләренә бирнә, туган-тумачаларына һәм кияүләренә, Сабантуйга бүләкләр, йорт өчен чаршаулар, кашагалар, сөлгеләр әзерләгәннәр. Оста куллы хатын-кызларыбыз бизәкләп туку техникасының барлык төрләрен белгәннәр.

Тукыма тукыганда барлык төсләрнең дә диярлек (кара төстән тыш) төрле төсмерләре кулланылган. Тукыманың җирлеге гадәттә кызыл төстә булган. Кызыл төс тукымага аеруча тантаналы, бәйрәм төсмере биреп торган” [5, 7].

2 нче укучы. Татар кызлары, балачактан ук чигү серләренә өйрәнеп, үзләренә кияүгә чыгарга бирнә һәм туй бүләкләре әзерләгәннәр. Чигү өчен төрле маериаллар – үзләре суккан һәм сатып алган тукымалар, йон һәм ефәк җепләре, мулине, ука, кәнител файдаланганнар. татар хатын-кызларыбыз шома, тамбурлап, каеп һәм башка чигүләрне киң кулланганнар.

Слайд 5

2 нче алып баручы. “Татар бизәкләренең нигезе – табигатебездәге бизәк композицияләреннән тудырылган чәчәк-үсемлек темасы. “Тормыш агачы” символы булып торган чәчәк бәйләме яки дала куагы иминлекне. тормыш чыганагын аңлата. Бу бизәк күп халыклар өчен хас. “Тормыш агачы” чәчәкләр, яфраклар, вак чәчәк бөреләре белән капланган сабаклардан тора.

3 нче укучы. Нәкышларда чагылган роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булган. Гөлҗимеш, миләш – бәхет китерүче үсемлекләр. Күп таҗлы булгангадыр инде, кашкарый озын гомер символы булып санала. Язның беренче чәчәкләреннән саналган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган ләлә чәчәге үзгәреш, яңарышны аңлата. Урталай бүленгән гранат җимешен сүрәтләү уңдырышлылыкны, байлыкны белдерә. Идел буе болгарларыннан ук килә торган, башка халыкларда да популяр булган чәчәк бәйләме темасы яшәү чыганагы символы булып тора. Кошлар яисә кош каурые мотивлары, кызыл төс белән беррәттән, бар төрки халыкларда да кояш, яктылык символы булып кабул ителгән. Ак төс сафлык, пакьлек билгесе дип санала” [5,11]. Күргәнебезчә, чигү җирлегенең төсе дә ниндидер мәгънә белдерә икән, бизәкне бербөтен итеп, җыеп, тулыландырып тора.

Слайд 6

1 нче алып баручы. Милли кием күп төрле чигү һәм туку элементларын, зәркәнчелек һәм күн мозаикасы сәнгатьләрен үз эченә алган. Татар хатын-кызлары милли киеменә аска таба киңәеп киткән күлмәк һәм озынча камзул керә. Еш кына күлмәк өстеннән чигелгән алъяпкычлар ябып йөргәннәр.

Милли кием ансамбеленә ука яки энҗе белән чигелгән калфак, каюлы читек кегән, алар костюмны бербөтен итеп тулыландырып торган.

Слайд 7

4 нче укучы. Калфак татар хатын-кызларының рухи матурлыгын, күңел байлыгын, тегү-чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы, төрки халыкларда киң таралган баш киеме. Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.

Болгар илендә хатын-кызлар кигән ак калфак диңгез энҗесе белән бастырып чигелгән. Ак төстәге баш киеме ул кешенең явыз нияте юклыгын белдергән.

Энҗе-Мәрҗән калфагым” җыры (Р. Валиев сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе) башкарыла.

1 нче укучы.

Ай, ак калфагым! Көмеш, ай, ука-чук,

Чын осталар чиккән – беркайда юк!..

Җепкә тезгән энҗе ак инәдә,

Энҗе калфак - милли хәзинә лә...

2 нче укучы.

Матур изү бизәп тора

Күлмәгенең күкрәген

Диңгез суы кебек тора,

Дулкынланып итәге.

3 нче укучы.

Балкып тора алкаларым,

Бизи кулны йөзегем.

Тәңкә чыңын ишеткәндә

Өзгәләнә үзәгем.

4 нче укучы.

Минем йөрәгемне кага

Әбинең чулпы чыңы.

Яңа буын оныклар да

Чыңлатыр микән аны.

5 нче укучы.

Уңган хатын-кызларыбыз

Түбәтәй дә теккәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап

Оста чигү чиккәннәр.

Лирик бию.

6 нчы укучы. Түбәтәй – төрки халыкларда ирләрнең төп баш киеме. Түбәтәй һәм кәләпүш бары тик гади тукымадан гына тегелгән. Гади тукымадан тегелгән баш киеме биоэнергиянең таралуын һәм тискәре биоэнергия керүен тоткарлый.

7 нче укучы.

Күргәнегез бармы сылу кызлар

Кия торган татар камзулын?

Бизәгәндә, гүя, сыйдарган ул

Бар тарихын илнең, бар моңын.

8 нче укучы.

Буыннардан күчә-күчә килгән

Халкымның ул асыл киеме.

Билдәмәсен эләктереп куйсаң,

Бигрәк ничкә итә билеңне.

9 нчы укучы. Камзул озын яки кыска, җиңсез яки җиңле, ябык яки озын изүле, өч, биш, җиде билле булырга мөмкин. Бай хатын-кызлар камзулны парчадан, ефәктән, бәрхеттән тектергәннәр. Аны тагын да купшылап, тар гына җәнлек мехы яисә аккош мамыгы өстәп тектерергә яратканнар.

Ә асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.

Татар халык биюе.

Милли киемнәр кигән балалар берәмләп җыр белән әйтәләр.

Бәрхетләрдән тегелгән,

Ука белән чигелгән.

Нәкышләре көмешләргә,

Алтыннарга күмелгән.


Бигрәк матур түбәтәе

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гуя

Чын әкият иленнән.


Алъяпкычымның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

Килешәдер үземә.


Оста кызлар Сабантуйга

Матур сөлге чигәләр.

Батырлыгын күрсәткәнгә

Бүләк итеп бирәләр.


Төрле төсле сүрәт төшкән

Бу чәчмәле читеккә.

Кызлардан да ким булмасын

Батыр-чибәр егет тә.


Уңган хатын-кызларыбыз

Эшнең серен белгәннәр.

Кич утырып, җырлар җырлап,

Оста чигү чиккәннәр.

Сәхнәгә башка балалар да чыгалар.

1 нче алып баручы.

Бу чигешләр, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

Укучылар җыр белән сәхнәдән чыгып китәләр.

Ал чәчәкле киемебез,

Гөл чәчәкле өебез.

Аллы-гөлле гөлчәчәктәй

Балкыр туган җиребез.





Кулланылган әдәбият

  1. Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, Татарское кн. Изд-во, 1984.

  2. Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар.- М: 1990.

  3. Сергеева Н.Г. Әбиемнең сандыгы.- Казан: Татарстан китап нәшерияты, 1995.

  4. Сергеева Н.Г. Татар сынлы сәнгате. - Казан: Татарстан китап нәшерияты, 1999.- 56 б.

  5. Сергеева Н.Г. Татар чигүе –Татарская вышивка. – Казан: Мәгариф, 2005. – 47 б.: ил. б-н.

  6. Этнография татарского народа. – Казань: Магариф, 2004.



Автор
Дата добавления 12.11.2015
Раздел История
Подраздел Конспекты
Просмотров148
Номер материала ДВ-148385
Получить свидетельство о публикации

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх