САБАНТУЙГА
БИРНӘ ҖЫЮ
Сәхнәгә
“Сабантуй” җырын җырлап бер төркем егет-кызлар керә
- Сабантуй илдә!
Сабантуй! Йоклап калучылар юкмы?
- Хәерле көн
абыйлар,
- Хәерле көн
апалар!
-Хәерле көн
егет-кызлар
-Барча-барча
халыклар!
-Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!
Сабантуйлар
күңелле үтсен!
Мансур-
Бүген
бездә Сабантуй!
Эшләреңнең
барын куй.
Тизрәк
йөгер майданга,
Бәйрәм
башлана анда!
Ленар Саумы,
олы бәйрәм,
Саумы,
Сабан туе!
Көтеп
алдык сине
Сагынып ел
буе!
“Бәйрәм бүген”,- диеп
Җилләр пышылдаша,
Сәламлибез сабантуйны
Чиккән сөлге аша.
Күңелле Сабантуйлары!
Бәйрәм бүген – зур
бәйрәм!
Матур җырлар җырлый-җырлый,
Уйныйбыз әйлән-бәйлән.
-
Бабайлар һәм әбиләр,
Абыйлар
һәм апалар!
Әниләр
һәм бәбиләр,
Әтиләр
һәм энеләр!
Сабантуйга
килегез
Җырлап-биеп,
уйнап-көлеп
Бергә
бәйрәм итәрбез!
Сабантуйга
килегез!
- Сабантуйга бүләк җыябыз!
- Бәйрәмгә бирнә
җыярга
Кузгалдык әле
бергә.
Бүләкләрнең иң
затлысы –
Сабантуй батырына.
-
Яшь кызлар, яшь киленнәр, сөйкемле апалар! Сездән
сабантуйга бүләк көтәбез!
- Бәйрәмгә дип
әзерләнгән чигүле сөлгем менә
Бүләгемне
тапшырырсыз көрәштә җиңүчегә.
Рәмзил: Әйдәгез егетләр, бил
алышлы уйныйбыз. Кайсыгыз миңа каршы чыгарга батырчылык итәр икән?
Фәнил: Синең ишеләрне генә
күргән бар!
Рәмзил: Хөрмәтле авылдашлар! Сезне чын
күңелемнән бәйрәм
белән тәбрик итәм һәм үземнең биюемне бүләк
итәм.
- И, балалар,
Сабантуйга бирнә җыясыз икән. Минем дә бүләгем бар. Бәхетегез шушы йомыркалар
кебек түгәрәк булсын.
- Егетләр, әйдәгез
бергә рәхмәт әйтик апага!
Бергә:
Рәхмәт яусын
апага! Рәхмәт яусын апага!
Кыз:
-
Ә минем бүләгем – чигүле кулъяуык! Җиңүчегә!
Егетләр:
- Әй, бүләге
дә, бүләге
Бигрәк
затлы, карале.
Бүләкләрне
котлап без дә
Бер
биеп алыйк әле.
А.Б. Күңелләргә рәхәт
бирдең,
Сабан туе!
Рәхмәт сиңа, рәхмәт,
Гүзәл Сабан туе!
Бергә-бергә яшәү
Язсын гомер буе.
Яшә Туган илем!
Яшә Сабан туе!
Республикам минем -
Татарстан!
Һәр яз синдә гөрли
Сабантуйлар!
Данлы эшләр кала
тарихыңда,
Яңа эшләр көтә синең
куллар!
Бөтен хыялларыгызның чынга ашуын теләп,
әзерләгән әйберләрегезне сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны көтегез!
Сабантуйда сез биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә
җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу–әби-бабаларыбыз күркәм традицияләрен,
гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә, аны оныкларыбызга җиткерүдә сезнең
дә өлешегез керде, дигән сүз. Сабантуйлар котлы булсын! Күңелләргә яшәү дәрте,
йортыбызга иминлек, дөньяга тынычлык иңдерсен. Колгага эленгән сөлге-яулыклар
әләм сыман җилферди, күңелләрне җилкендерә, бәйрәмгә чакыра.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.