Әниләр көненә бәйрәм кичәсе
1 Т:
Хәерле көн хөрмәтле кунаклар! Бүген бездә зур бәйрәм-әниләр көне.
2. Т:
Сезне бүгенге бәйрәм б\н котлыйбыз, сау-сәламәт, шат күңелле булыгыз, эшләрегез
һәрчак уң булсын!
(Авылдашыбыз
Рүзилә Гатауллина шигырьләре кулланылды).(Гади генә киенгән авыл
яшьләре.Сәхнәләштерү)
Сәлам, дустым! Хәлең ничек?
Көнең әйбәт үттеме?
Минем яктан искән җилләр
Сәламемне әйттеме?
Көннәр сездә ничек тора?
Бездә бүген кар ява...
Ак карларны яратам мин
Тышта рәхәт... Саф һава...
Синең яратмаган нәрсәң
Бармы соң ул дисеңме...
Бар дускаем...Яратмыймын
Боздай салкын күңелне.
Ул күңел бит юктан гына
Бозланмаган дисеңме...
Тирә-якның салкынлыгы
Шулай итә дисеңдер...
Беләм, дустым... Тик шулай да
Җаннар бит җылы көтә
Шул җылыны көтә-көтә
Гомерләр үтеп китә.
Иң беренче үзең дустым
Җан җылыңны бүләк ит
Үкенечсез үтсә еллар
Яшәүләре рәхәт бит.
Башкалар салкын булса да
Күңелең бозланмасын!
Иң яхшысы, шул бозларны
Эретергә өйрән син.
жыр
Наше мероприятие я хочу начать с загадки. Послушайте
внимательно.
Лучше её не бывает на свете,
Знают с рожденья об этом все дети,
Хоть мы бываем сердиты, упрямы,
Всё нам прощает любимая…(мама)
В конце ноября мы отмечаем День Матери. На белом свете есть
слова, которые мы называем святыми. И одно из святых, теплых, ласковых слов –
слово «мама». Слово, которое ребенок говорит чаще всего, – это слово «мама».
А легко ли быть матерью? Как вы думаете? Нет. Это самый тяжелый труд.
Ведь мама отвечает не только за физическое состояние своего ребенка, но и за
его душу. Давайте наш праздник начнем с веселой улыбки.
А.Б Моңлы бер көй агыла күңелемнән
Гармуныңны әйдә ал әле
Җырлыйм әле, җырлыйм рәхәтләнеп
Йөрәк сагышымны бас әле.
А.Б Уйна әле, уйна гармуныңда
Синең моңың миңа кушылсын
Гармун моңы йөрәгемә үтеп
Җырлы күңелемә хуш булсын.
Яшәү матур Яшәү шундый матур,
Сөю белән тулса күңелләр...
Мәхәббәтле булсын йөрәгебез,
Мәхәббәттә үтсен гомерләр...
Тәбриклибез
әниләрне
Иң
җылы сүзләр белән.
Сөендерик
әле тагын
Бик
матур бер җыр белән.
Җыр
“.......................................................”.
Җырдан
соң балалалр урыннарына утыралар. Уртада шигырь сөйләүче бала басып кала.
КЫЗЛАР-ЙОЛДЫЗЛАР, БҮГЕН БЕЗНЕҢ КӨН ИКӘН БИТ КЫЗЛАР КӨНЕ КӨНЕ БЕЛӘН СЕЗНЕ!!!
әниләр көне белән
Котлыйм, дусларым, Сезне
Сөю очкыннары һәрчак
Яктыртсын йөзегезне.
Гашыйк булып яшәгез Сез
Бар җиһанга, Галәмгә
Гашыйк җанга күп кирәкми
Ул бит тулган сөюгә.
Күктән бәхет явар диеп
Өметләнмә беркайчан
Булган бәхетеңне берүк
Ычкындырма кулыңнан.(Рүзилә Гатауллина)
1
Т: Котлап бүген сезнең барчагызны
Әниләр
көне белән,
Бәйрәмне
дәвам итәбез
Бик
матур бию белән.
Бию
Сандугачтай бул син балам диеп
Әйтә иде әнкәм гел генә
Әллә шуңа инде... Әллә шуңа
Күңелем тулы сихри моң гына.
Сандугачтай сайрый күңел Кошым
Тынлык яратамын аның сыман
Моңнарымнан үземә илһам алам
Күңелкәем сабый бала һаман.
Жыр
Кеше
тормышында гел генә аяз көннәр булмый, кайчагында болыт та каплый, яңгыр да ява
башлый, салкын җилләр дә исеп куя... Болар барысы да үтеп китә ул. Яңгырдан соң
hава сафланып кала, кояш чыга, салкын җилдән соң, өй җылысының кадерен белә
башлый кеше. Авыр сүз әйтүдән генә сакланырга кирәк кешегә, чөнки ул авыздан
бер чыкса, күңелне боз кебек катыра, авыр таш булып йөрәккә ята.
Сүзләр...Кирәкмәгән сүзләр күп вакытта мәхәббәтне сүндерә, тормыш күперен
җимерә дә инде.... (Рүзилә Гатауллина)
Уйлар..Уйлар... Мине алып кайтты
Бүген тагын әнкәм янына
Ак яулыгын бәйләп озата чыккан
Ак юл тели бүген кызына.
Күз алдымда тора шул минутлар
Аерылышу бигрәк авыр шул
Ничек түзәдер ул ана йөрәге
И, әнкәйләр, шундый сабыр шул.
Күз яшьләрен яшерергә тели
Кыен булмасын дип кызына.
Мин дә hаман йөрәгемә дәшәм
Сабыр булчы диеп аз гына.
Кочып алды әнкәй елак кызын
Елама ди, мин дә еламыйм
Мин сарылам аның кочагына
Еламыйча ничек түзә алыйм.
Күздән югалганчы карап калды
Болгый-болгый миңа кулкаен...
- Мин кайтырмын, яме, озак тормам
Тик каршы ал, мине, әнкәем.......(Рүзилә Гатауллина)
Бик
еш кайтам туган йортыма
Ике мең чакрым озын юл үтеп
Әллә нигә әнкәй көтә кебек
Чыгар төсле миңа колач җәеп...
Өметләнеп капка ачып керәм
Тәрәзәдән алмыйм күземне
Әнкәемнең гөле шау чәчкәдә
Җанын тоям...Тик күренми үзе
Өй эченә керәм...Моң агыла
Күңел кылларыма урала
Кайттыңмыни минем күз нурым дип
Әнкәй моңы мине каршы ала
Тәрәз төбендәге гөле әнкәемнең
Зәңгәр чәчкә аткан...Миңа карый
Әйтерсең лә әнкәм күзләре
Ничек хәлең диеп миннән сорый.
2
Т: Ягез әле бергәләшеп
Күтәрик
күңелләрне.
Балаларнның
һәркайсы да
Ярата
әниләрне.
Җыр:
“............................................”
Әткәй-әнкәемнең
баш очыннан
Якты Кояш миңа елмая
Нуры белән и иркәли мине
Кара аны син, ди, елама.
Урманнарым миңа сәлам бирә
Агыйделем миңа кул болгый
Авылымның гүзәл табигате
Күңелемне сихри моңга чорный.
ӘНКӘЕМ ЧӘЧКӘЛӘРЕ...
Син утырткан, әнкәй, чәчкәләр
Язлар җиткәч, калкып чыктылар.
Безнең янга үзең кайтмасаң да
Синнән безгә сәлам бит алар.
Җир астыннан көч бирәсең кебек
Тезелеп чыккан....шундый матурлар
Син бардагы кебек....әнкәй-бәгърем
Тиздән алар чәчкә атырлар.
Нурың кайтыр безнең бакчабызга
Чәчкәләрең безгә елмаер
Эх, әнкәем, ямьле язларда
Үзең кайтсаң иде елмаеп.
Син утырткан, әнкәй, чәчкәләр
Язлар җиткәч калкып чыктылар
Безнең янга үзең кайтмасаң да
Синнән безгә сәлам бит алар.(Рүзилә Гатауллина)
Хәерле көн барлык туганнарым!
Хәерле көн барлык дусларым!
Хәерле көн Якты дөньям минем!
Хәерле көн туар җырларым!
Йөрәк түрләремдә шытып чыккан
Изге теләкләрем сезнең өчен!
Сабырлыктан бигрәк мин телимен
Бирсен сезгә Ходай рух көчен.
Сынауларда сынмас өчен!
Яшәүләрдән туймас өчен!
Кеше булып калыр өчен!
Дәрт - дәрманлы булыр өчен!
Нурлар чәчеп торыр өчен!
Якты уйлар
Изге ният
Җылы җан белән
Яшәр өчен! Яшьнәр өчен!
Тапсын көчен җирдә һәр Кеше!
Әмин! Әмин! Әмин! (Рүзилә Гатауллина)
.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.