Арча районы Мөндеш башлангыч мәктәбе
Уңыш бәйрәме
Укытучы:
Рахматуллина А.Р.
-Кадерле балалар,
сезнең “Бәйрәм” сүзен ишеткәнегез бар, билгеле. Әйдәгез, искә төшерик әле,
нинди бәйрәмнәр беләсез?
-“.....”
-Бездә нинди
бәйрәм?
-“....”
-Ул ни өчен
шулай дип атала?
-“.....”
-Бу бәйрәм
кайчан үткәрелә?
-“.....”
Көз килде,
Уңыш булды,
Табын сый белән
тулды.
Рәхим ит, дус,
Көзге бәйрәмгә.
Салкын җилләр исә,
Тәрәзәгә чиртә.
Сап-сары яфраклар
Җиргә очып төшә.
Сары яфрак белән
Бөтен бакча тулган.
Кояш та елмаймый,
Белмим, нәрсә булган?
Үтте-китте матур
җәйләр,
Көзләр килеп
җиттеләр.
Ак каенның яфраклары
Саргаешып киптеләр.
Сандугачлар,
карлыгачлар
Очып китте еракка.
Торналар да ялга
китте
Җылы якка, көньякка.
“Алтын көз” җыры.
Җәен күлгә бәбкә тула
Бәбкә төсе сап-сары.
Ә көз җиткәч сары
була
Эре чәкән, вак тары.
Сары төс ул була
күпләп.
Алтын бөртек төсе ул.
Алтын бөртек- безнең
икмәк
Икмәк җирнең көче ул.
Елның сихри фасылында-
көз көнендә- татар халкы “Сөмбелә”бәйрәме уздырган. Ул- көзге бәйрәм, уңыш
бәйрәме.
Зифа буйлы, җитен
чәчле,
Зәңгәр күзле көз
кызының.
Исемнәре ничек икән,
Әйтегезче, кем белә?
Сөмбелә! Сөмбелә!
Ашлык булып җирдә үсә
Уңыш бит ул
“Сөмбелә!”
Бөтен җирне нурга
күмә
Кояш кебек “Сөмбелә!”
Бүлмәбездә җыр йөри
Көлү-шаяру белән!
Ник бу Сөмбелә
бәйрәме
Көн саен булмый икән?
Уен: “Яфраклы уен”
Залга хат ташучы керә.
-Сезгә телеграмма
килгән. “Уңыш бәйрәме уңаеннан, сезне иген басуына экскурсиягә чакырам. Уңыш
бабагыз”.
Велосипедка утырып,
Без басуга барабыз.
Анда ниләр үскәнен
Бик тиз белеп
кайтабыз.
-Басуда нәрсәләр
үсә икән?
Арыш: Кар астында кыш
үткәрәм,
Яшел
тунымны киеп.
Көздән
чәчеп калдырганга,
Өлгерәм
мин иң элек.
Бодай: Эшкәртсәләр
бөртегемне
Бөтен
шартын китереп.
Минем
оннан күмәч пешә,
Күбек
кебек күпереп.
Борчак: Үзем ап-ак,
вак-вак йомры,
Мул
итеп уңыш бирәм.
Вакытында
җыймасагыз,
Өйдән
чыгып йөгерәм.
Көнбагыш: Сары эшләпә
кигәннәр,
Җем-җем итә күзләре.
Гел кояшка караганга,
Кояш төсле йөзләре.
Күрегезче, күрегез,
Өстәлгә ипи килгән!
Нинди матур күпергән!
Беләсезме, үз юлында
Ул күпме хезмәт
күргән!
Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә,
Аннары мичтә пешә,
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өстәлгә,
Безгә куәт өстәргә.
Һәркемгә ипи кирәк!
Һәм көн дә ипи кирәк!
Бигрәк тәмле карасы,
Бигрәк тәмле агы да.
Күмәче дә-бары да...
Ипекәйнең кайсы да
Ризыкның хөрмәтлесе,
Җирдә иң кирәклесе!
Ипи, өстәлгә
килгәнче, никадәр юл үтә, никадәр хезмәт сорый. Ипи – иң зур байлык. Ипидән
башка яшәп булмый. Ипинең бөртеген дә югалтырга ярамый.
Җыр: “Чайкала иген кырлары”
-Басуда игеннәр, ә
бакчаларда төрле яшелчәләр үсә.
Түтәлләрдә үсте
Бик күп яшелчә:
Кыяр, кабак,
чөгендер,
Кишер, кәбестә.
Алар ничек үсә?
Нинди төстә?
Кәбестәләр, суганнар
Түтәлләргә тулганнар.
Кишер белән чөгендер
Тик җыеп кына өлгер.
Бабай әйтте:
“Кишерләрне
Басып китте чүп үлән”
Бакчага утарга чыктым
Шуны ишетү белән.
Күп үтмәде, утап
чыктым
Түтәлне буй-буеннан.
Кишер кайда соң монда
дип,
Гаҗәпләндем соңыннан.
Ә хәзер
табышмакларның җавабын әйтик:
Йөз кат кием, барысы
да төймәсез. (кәбестә)
Озын, яшел түтәлдә,
Сары, тозлы
кисмәктә. (кыяр)
Өсте яшел, асты
кызыл, җирдә үсә,
Ул ни булыр?
(кишер)
Ите симез, мае юк,
Тиресе калын, йоны
юк. (шалкан)
Йодрык-йодрык булып
үсә,
Алма кебек кызарып
пешә.
Үзе бик матур, аны
кем әйтер? (помидор)
Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып
пешкән.
Ашка тәм һәм төс
бирер,
Аны кем белер?
(чөгендер)
Җир астында җирән ат,
Аның тиресе җиде кат.
Суярсың да, тунарсың,
Тунаганда
еларсың. (суган)
Җир астынды җиз
бүкән. (бәрәңге)
Җыр:
Бар безнең бакчабыз,
Анда
кәбестә(суганнар, кишерләр, сарымсак, бәрәңге) үсә.
Менә мондый зурлыкта,
Менә мондый киңлектә.
Җыр:
Зур бакча алдыбызда,
Кәрзиннәр кулыбызда.
Уңышны җыеп ал,
Базыңа төшереп сал.
Әнә кыяр түтәле,
Нинди дәүләр , күр
әле.
Кәбестә, чөгендер,
Бар да безнең
өчендер.
Ә син симез кабагым,
Ничек үстең, аппагым?
Әйдәле, иренмә,
Тәгәрә кәрзинемә.
Без шулай юлга
чыктык,
Уңышлы кайтып җиттек.
Капканы ачыгыз,
Каршы чыгып алыгыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.