Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыСценарий внеклассного мероприятия "Встреча выпускников"

Сценарий внеклассного мероприятия "Встреча выпускников"

Скачать материал

 

 

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

Кичә эшкәртмәсе

“Туган ягым студентлар күзлегеннән”

 

 

 

                                  

 

       Автор:рус теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                           Низамутдинова Рузиля Равилевна

 

                              

    

 

2013 ел

 

 “Туган ягым студентлар күзлегеннән”

Край родной глазами студентов

Концерт Гарипова Гөлинәнең җыры белән башланып китә

1 А.б. И. Сагыш-сагынудан туган хисләр

Уятсалар кереп төшеңә

Дәрман алып, бер рухланыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

2 А.б. А. Кайгы –хәсрәт төшсә иңнәреңә,

Эшләрең гел китсә кирегә.

Авыр чакта кайтып сыенырга

Туган ягы кирәк кешегә.

1 А.б.И.  Бәхет елмаеп, шатлык килсә,

Ашлык өйсәң биек көшелгә,

Шатлыкларны уртаклашыр өчен

Туган ягы кирәк кешегә.

2 А.б. А. Туган якта сулар һава гел саф,

Җилләре дә йомшак сирпелә.

Кендек каны тамган, тәпи баскан

Туган ягы кирәк кешегә.

1 А.Б. И.Хәерле кич, хөрмәтле райондашлар, авылдашлар, кадерле кунаклар! Сезне үзебезнең залларда күрүебезгә  чиксез шатбыз. Кеше өчен иң изге сүзләр - әти-әни, туган як. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз күз алдына килеп  баса. Кадерлеләребезне  уйласак туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр   кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр  генә булсак та, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз. Ә хәзер сезнең  игътибарыгызга “Туган ягым студентлар күзе белән” дип  исемләнгән концерт программабызны тәкъдим итәбез.

  2А.Б. А. Бүгенге очрашуга Түбән Яке урта гомуми белем бирү мәктәбен тәмамлап,  республикабызның төрле уку йортларында белем алучы студентлар  җыелды.

 

1 А.Б.И.Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.       

2 А.Б. А. Искәндәров Ильфир  җыр башкара.

1 А.Б.И. Киләчәк ул − без, яшьләр. Берничә елдан яки берничә дистә еллардан илебез белән нәкъ менә без идарә итә башлаячакбыз. Димәк, илебезнең киләчәге дә безнең моңа ни дәрәҗәдә әзер булуыбызга бәйле дигән сүз.

2 А.Б. А. Әйе Инзилә, без районыбызның  киләчәге, һәм минем киләчәкне тагын да матуррак итәсем килә!

             2 А.Б.А. Эзлән, яшь дус,

                        Эшең калсын җирдә,

                        Кечкенәме, зурмы – барыбер.

                        Тар булса да яңа сукмак яса,

                        Тарны киңәйтүче табылыр.

   1 А.Б.  Инзилә

               Айназ,  Ни белән үлчәнә гомер?

               Айназ
  2 А.Б.   Калган эзләр белән.
               Кеше күңеленә орлык итеп
               Салган сүзләр белән.

Казан федераль университетының Алабуга филиалы студенты Мусин Ильназ райондаш студент дуслары  белән рус халык биюе башкара.

1 А.Б. И. Айназ, әйдә әле сәхнәгә үзебезнең укытучыбыз Илфат абыйны чакырыйк.

2 А.Б. А. Инзилә, әллә инде химия дәресләрен сагындың?

1 А.Б. И. Анысы да бардыр Айназ,тик бүген  Илфат абыйның төпле киңәшләрен, ягымлы тавышын ишетәсем килә,бик күп сорауларга җавап табасым бар әле минем.

2 А.Б. А. Да... Инзилә...

                    Илфат абый рәхим итегез.

Илфат абый сүзләре

Инзилә, Ә сез һәр педагогның укучыларын нәрсәгә өйрәтергә хыялланганын беләсезме соң ?

 Айназ

 Безне бишлегә генә укытасыгыз киләдер инде,әти

Илфат абый сүзләре

Юк, беренче чиратта белем түгел. Без балаларны чын кеше булырга өйрәтү турында хыялланабыз.

Укытучы өчен иң зур бүләк - ул үз эшеңнең нәтиҗәләрен, җимешләрен күрү.

Без укытучылар - мәктәпне тәмамлаганнан соң да укучыларыбызның язмышын күзәтеп торырга тырышабыз, алар өчен шатланабыз һәм борчылабыз. һәр укучыбыз уңышы өчен горурлык кичерәбез!

Мин мәктәпкә үсеп килүче буын белән янәшә булу өчен килдем.

Яраткан һөнәрем, укучыларым мине бәхетле итә. Кемнәр генә юк минем укучыларым арасында. Математика фәнен дә укыталар, инженер-программистлар, врачлар....

Тәрбия һәм белем генә матурлыкны, дөньяны бөтен итеп саклар.

Инзилә

 Илфат абый, ә  безнекеләр бүген дә сынатмыйлармы?

Илфат абый сүзләре

 Класстагы укучыларыма күз йөртәм. Олимпиадалар, конкурсларда катнашып алдынгы урыннар яулыйлар. Компьютер алар өчен берни түгел. Спортта алар алда. Көрәш дисеңме, йөгерү, чаңгыда чабу, теннис, шахмат, шашка, сәнгать дисеңме? Алар барысын да булдыра! Олимпиада 100, тормыш дәресләре аларның канатларын бүгеннән үк инде ныгыта.! Шөкер, әйләнә-тирәдә безнең хезмәт, безнең җимешләр. Минем йөрәгем шатлык һәм  күңелем әйтеп-бетергесез горурлык хисе белән тула.

Киләчәгебез өметле!

Сагитов Илфат абый башкаруында җыр

11 нче класс укучылары чыгышы

1 А.Б. И. 11ләр туктагыз әле, сезгә дә соравыбыз бар.

2 А.Б. А. Студент буласыгыз киләме? Белсәгез ничек рәхәт икәнен...

1Эх, ЕГЭсы да ЕГЭсы, нишләргә икән инде?

2Кем буласы? Әллә табип,әллә укытучы?1 миллион акча бирәләр бит вчүтеки

3Мин армиягә генә китәрмендер малай.

4Спортсмен булсаң да ярар иде ул . Спортка иң яхшы караш безнең районда гына.

5Ә мин өйләнәм

 Бөтенесе бергә Син нәрсә?

5Өйләнәм булгач өйләнәм. Права кесәдә,эшлим, гаилә корам, балалар үстерәм,фатирлы булам. Мамадышка кайтканда кунакка керерсез!

6.Ә киләсе елга мин сезне сагынырмын инде, Айзатның гармунда уйнаганын бигърәк тә....

 11нче класс укучысы Шарифуллин Айзат гармунда уйный

1 А.Б. И. Ооо... сезнең планнар зурдан, ярар уңышлар сезгә.

2 А.Б. А. Эх, Инзилә минем дә авылга кайтасым килә

1 А.Б. И. Эшләремне куеп, авылыма кайтам

Вакыты да миңа табылган.

Берничек тә кайтмый кала алмыйм,

Туган йортым мине сагынган.

Күптән инде мине сагынганнар

Зәңгәр күзле яшел аланнар

Кочакларын җәеп йөгереп килә

Өй артында үскән баланнар.

2 А.Б. А. Инзилә, мин туган ягымда алсуланып таң атуын, моңлы азан тавышларын,  әниләребезнең бишек җырларын, сабыйлар елмаюын, гашыйкларның серле карашларын, тормышны дәвам итәргә  әйдәүче бетмәс-төкәнмәс көчне  күрәм. 

1 А.Б. И.  Әйе, Айназ, бүген шәһәрдә укысак  тә, без синең белән– гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы һәм сихри бишегендә туып үскән табигать балалары, җир балалары. Болай караганда гына авыллар бер төрле ул. Һәркайсының
үз төсе, йөзе бар.
 Әнә, безнең авыл да үзенең тырыш, батыр һәм чибәр уллары һәм кызлары – эш сөючән халкы белән данлыклы.

2 А.Б. А. Алабуга мәдәният училищесы студенты Сабирзянова Гөлназ сезгә үзенең биюен бүләк итә

1 А.Б. И.  Авылыбызның киләчәге бар. Яшьләр җитәрлек. Мамадышлылар гөрләтеп эшли, яши белә. Безнең өчен күпме ял, спорт заллары төзелә, яңа йортлар калка, юллар салына, авыллар төзекләнә.

2 А.Б. А.     Яшьләр дә әти-әниләре нигезенә, туган якка тартыла. Хөкүмәтебез тарафыннан күп төрле программалар эшли. Районыбызның, авылларыбызның киләчәге безнең кулларда.

1 А.Б. И.  Беләсеңме Айназ, безнең студентлар кайда гына булсалар да сынатмыйлар, бик активлар. Алабуга педагогия институтының 1нче курс студенты Илназны гына ал, республика ВУЗлары  арасында үткәрелгән гала-концертта 2 урын, волейбол ярышында 3 урын алырга да өлгерде. Түбән Кама политехник колледжының 4нче курс студенты Мубаракшин Айрат та төрле мастер-классларда, конференцияләрдә генә катнашып, җырлап кына укып бара  ди анда.

2 А.Б. А.     Кай арада өлгерәләр икән?

1 А.Б. И.  Я инде, син үзең дә төшеп калганнардан түгелсең, спортта беренче, укуда алдынгы, кызлар да яраталар үзеңне.

2 А.Б. А.     Әнә  Казан ветеринария академиясе аспиранты Сагитова   Минзиләне генә кара син, инде рәсәйдә беләләр үзен, Петербургтан тагын 3нче дәрәҗә диплом белән кайткан ...

Гарипова Зөлфирә башкаруында җыр.

  1 А.Б. И.   Кеше гомеренең өчтән бер өлеше хезмәттә үтә. Димәк, башкара торган эше дә нәтиҗәле, җимешле булырга тиеш. Үзебез сайлаган язмыш. Гадәттә, язмыштан узмыш юк, диләр. Шуңа да үз язмышыңның хуҗасы булу күңелдә горурлык хисләре тудыра.

2 А.Б. А.  Әйе, Инзилә югары уку йортларын тәмамлап, алган һөнәре буенча эш таба алмый йөргән яшьләр дә аз түгел. Шул ук вакытта халык хуҗалыгы тармакларында урта һөнәри белемгә ия булучыларга  кытлык сизелә. Районыбызның профессиональ көллияте төзелешне, авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Анда укучы егетләребез дә сынатмыйлар.

1 А.Б. И.   

Кеше җиргә яшьнәр өчен туа.

Яшьни-яшьни менә үрләргә.

Яшьнәгәннең яхшы даны кала

Үзеннән соң мактап сөйләргә.

 Хасаншина Алинә сезгә үзенең җырын тәкъдим итә

(Алып баручылар чыга. Барлык студентларны да атап сәхнәгә менгерә. Шул ук вакытта экранда презентация бара.Ике кыз бүләкләр тапшыра.)

1 студент әйтә Бу дөньяда һәрбер адәм баласына рухи терәк кирәк, һәрбер кешенең бу тормышта үз кыйбласы булырга тиеш. Кемдер аны хезмәтеннән, кемдер сөю-сөелүдән, кемдер гаиләсеннән, кемдер башка бер нәрсәдән табадыр. Без студентлар  гына әле.  Безне алда зур юллар, зур сынаулар көтә. Ләкин шунысы аңлашыла: без бары тик үзебезнең изге гамәлләребез белән генә кеше йөрәгендә урын алырбыз. Ә изге гамәлләр кылу безнең көчебездән килер, аллабирса.

1 А.Б. И.   

Барыгызга  да исәнлек-саулык, тынычлык-иминлек, аяз күк йөзе, гаиләләрегездә муллык, бәхет телибез.

А.Б. А  

Бу гүзәллек –Туган якта гына,

Гөлләр үсә тамган тиреңдә.

Без- татарның Бәхет тамырлары,

Туып – ускән изге җирендә.

Җыр белән тәмамлана

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Сценарий внеклассного мероприятия "Встреча выпускников""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Промышленный дизайнер

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 898 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 20.09.2016 417
    • DOCX 31.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамутдинова Рузиля Равилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 7 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 10729
    • Всего материалов: 11

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 82 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 248 человек

Курс повышения квалификации

Особенности реализации Федеральной рабочей программы воспитания в школе

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 92 человека из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 251 человек

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 747 человек из 75 регионов
  • Этот курс уже прошли 6 999 человек

Мини-курс

Инновационные методы обучения и игровые практики для детей с ОВЗ

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 58 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 93 человека

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Стратегия продаж и продуктовая линейка: успех в современном бизнесе

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация эксперта в сфере высшего образования. Как подготовиться к поступлению в вуз: простые ответы на сложные вопросы

Перейти к трансляции