Үткәрү
технологиясе
|
Укучылар эшчәнлеге
|
Укытучы эшчәнлеге
|
Өйрәтүче һәм үстерүче биремнәр
|
Диагностикалаучы биремнәр һәм сораулар
|
I этап. Оештыру
Максат:Уку күнекмәсен тикшерү;
мәкальләрне аңлап дөрес уку.
|
Игътибарны туплау. Уку дәресендә нәрсәләр
эшләүне искә төшерү.
- Укучылар чиратлап тактада язылган
мәкальләрне укый, төркемнәрдә мәгънәләрен ачыклыйлар, һәр төркемнән бер укучы
төркем ясаган нәтиҗәне әйтә.
|
Укучыларны төркемнәргә бүлеп утырта; укучылар
җавабын тыңлый.
-Укучыларның дөрес укуын күзәтә, мәкальләрнең
мәгънәсен аңлау буенча эшне оештыра.
|
I этап. Тактада язылган
мәкальләрне уку.
-Һәрберегез берәр мәкальне чиратлап
кычкырып укыгыз.
-Аңлашылмаган сүзләрне табыгыз.
-Сезгә мәкальләрнең мәгънәсе аңлашылдымы?
-Иптәшләрегезнең укуы ошадымы?
Шәхси УУГ
Регулятив УУГ
Танып белү УУГ
Коммуникатив УУГ
|
Барыбыз да дөрес укый беләбезме?
Мәкальләрнең мәгънәләрен
ачыклый алабызмы?
|
II этап. Яңа
дәрес материалы өсендә эшләү.
Максат:Укучыларның аңлап, дөрес һәм
сәнгатьле укуларына ирешү.Әкиятнең төп фикерен ачыклау.
|
“Уку” дәреслегенең 94нче битендәге
“Сертотмас үрдәк” әкиятен гөҗләп һәм чылбыр тәртибендә укыйлар, фикер
йөртәләр, укытучы соравына җавап бирәләр, әкиятнең төп фикерен ачыклыйлар.
|
Укучыларның дөрес һәм сәнгатьле укуларын
күзәтә, әкият эчтәлеген ачарга ярдәм итүче сораулар бирә.
Төп фикерне ачыкларга ярдәм итә.
|
Әкиятне
төркемнәрдә гөҗләп укыгыз.
- Әкиятне
чылбыр тәртибендә кычкырып укыгыз.
Әкияттә кайсы сүзләр аңлашылмый? Сүзлек
өстендә эшләү.
-Кемнең укуы сезгә бик ошады? Ни өчен?
-Кемнең укуы ошап бетмәде? Ни өчен?
Әкияттә сүз кемнәр турында бара?
- Әкияттә катнашучыларны табыгыз.
-Үрдәк нинди гадәте аркасында харап
булган?
-Ул кемнең файдалы киңәшен тотмаган?
-Аучының хуҗалыгы ни өчен таркалмаган?
- Җавапларыгызны дәлилләгез.
-Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә?
-Бу әкият ни өчен “Сертотмас үрдәк”дип атала?
Шәхси У У Г.
Регулятив У У Г.
Танып белү У У Г.
Коммуникатив У У Г.
|
Сез бу сорауларга җавап бирә алырсызмы?
Ничек уйлыйсыз?
-Төп фикерне ачыкларга кайсы сүзләр
ярдәм итә?
- Әкияттәге булган хәл кешеләр тормышында
да очрарга мөмкинме? Мисаллар китерегез.
|
III этап.Предметара
бәйләнеш
Максат: Әйләнә-тирә дәреслегендәге йорт
хайваннары һәм җәнлекләр тормышы белән чагыштыру.
Сынлы сәнгать дәресенә йорт хайваннары
һәм җәнлекләр рәсемнәрен тупларга.
|
Әйләнә-тирә дәреслегеннән йорт хайваннары
һәм җәнлекләр турындагы материалны искә төшерәләр. Чынбарлыкта һәм әкияттә
аларның охшаш һәм аермалы якларын ачыклау.
Җавапны һәр
төркемнән бер укучы әйтә.
|
Сораулар ярдәмендә укучыларның фикерләү
сәләтен, сөйләм күнекмәсен үстерергә ярдәм итә.
|
.
Бу әсәрләр нәрсәгә өйрәтә?
-Ата-анага карата ихтирам башка
милләтләрдә дә берүкме?
|
Үрдәк,Керпе,Куян,Аю,Бүре,Төлке нинди
булганнар?Әсәрдә аларның халык әкиятләрендә сурәтләнгән нинди сыйфатлары
сакланган?
|
IV этап. Рәсемнәр белән эшләү.
Максат:Укучыларның рәсемнәргә карап хайваннарның
тормышы турындагы белемнәрен ачыклау.
|
Рәсемнәрне карыйлар, соруларга төркем
җитәкчеләре җавап бирәләр. Караган рәсемнәр буенча үз фикерләрен әйтәләр.
|
Рәсемнәрр күрсәтә, укучыларга психологик
бирем куя.
|
.
Сез рәсемнәрдә нәрсәләрне күрәсез?
Җәнлекләр тормышы турында нәрсәләр әйтә аласыз?
-Аларның үзенчәлекле якларын әйтегез.
|
Мондый нәтиҗә ясарга сезгә нәрсә этәргеч
булды?
|
V этап.
Йомгаклау.
Максат: Кош-кортларга,җәнлекләргә
карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.
|
Укучылар үз эшләренә бәя бирәләр( үзләре
сайлаган төсле флагчыкларны күрсәтәләр).
Укытучы белән берлектә дәрескә нәтиҗә
ясыйлар.
|
Укучылар эшчәнлегенә йомгак ясый,
сораулар бирә.
-Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?
-Без бүген дәрестә нәрсәләр эшләдек?
-Кемнәрнең эшчәнлеге сезгә аеруча ошады?
-Үзегезгә нинди бәя бирәсез?
-Бүгенге эшчәнлегегез миңа бик ошады,
барыгызга да рәхмәт.
|
Сез үзегездә нинди сыйфатларның булмавын
теләр идегез?Әкиятнең кайсы героеннан үрнәк алырга мөмкин?
Шәхси У У Г
Регулятив У У Г
Танып белү У У Г
Коммуникатив У У Г
|
|
|
|
|
|
|
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.