Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Әтиләр конференциясе "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе.

Әтиләр конференциясе "Әтиләр сүзе - күңелнең күзе.

  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:











Әтиләр сүзе – күңелнең күзе.



Әтиләр конференциясе







Татарстан Республикасы

Азнакай районы

Әлкәй муниципаль урта гомумбелем

бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Адлер Эльвира Демьяновнаның

эше.



2012





Мәктәптә әтиләргә багышланган кичә була дигәч тә, балалар бу бәйгегә бер айга якын әзерләнделәр. Әтиләрнең балачакта төшкән фотосурәтләрен алып килделәр, “Әтиемнең балачагы – рәхәт чагы” исемле стендлар төзеделәр, портретларын ясадылар, әтиләр турында анкеталар тутырдылар, сочинениеләр яздылар, шигырьләр иҗат иттеләр.



АНКЕТА.

1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.

2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?

3. Армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?

4. Әтиең балачакта кем булырга хыялланган?

5. Аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?

6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?

7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган?

8. Әтиеңнең балачактагы кушаматы -

9. Әтиеңнең иң яхшы дустының исеме -

10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?

11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме?

12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә?

13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә?

14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле -

15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа охшый?

16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?

17. Аның белән бергә китап, газеталар укыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?

18. Әтиең синең дусларыңны беләме?

19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?

20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?

21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?

22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?

23. Әтиеңә теләкләрең.












ӘТИЛӘР СҮЗЕ-КҮҢЕЛНЕҢ КҮЗЕ.

Бүген без иң якын кешеләребезне - әтиләрне кунакка чакырдык. Ил терәге -ир-егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Менә шуңа күрә балаларыгыз мәктәптә укыганда да, аны бетереп чыгып тормыш мәктәбен үткәндә дә, аларга үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.

Мәктәбебез шагыйрәсе Шайдуллина Лилия Лексоновна язган шигырь юллары белән кичәбезне башлыйсыбыз килә.

Авыр чакта җилкәсенә

Башны куеп, зарны сөйләп

Бер еларга, бушанырга

Сабыр җанлы әти кирәк.

Уйнап-көлеп шаярырга

Кызык уйлап чыгарырга,

Китап укырга бергәләп

Сабый җанлы әти кирәк.


Ваемсызланып йөргәндә.

Тиккә вакыт үткәргәндә, "Сабак укытырга" әзрәк

Усал, кырыс әти кирәк.

Яңа һөнәр өйрәнгәндә Акыллы киңәш бирергә,

Эшне эшләргә төгәлләп

Алтын куллы әти кирәк.

Тормыш сынаулары баскач Ялгышмыйча атлар өчен,

Булыр өчен җирдә терәк

Үз әтиең булу кирәк.

Бу очрашуда без бер-беребез турында күбрәк белербез, балалар тәрбияләүдә булган тәҗрибәләр белән уртаклашырбыз, балаларыбыз белән горурланып утырырбыз, ә алар үз чиратында сезгә булган хөрмәтләрен күрсәтерләр.

Мәктәптә әтиләргә багышланган кичә була дигәч тә, балалар бу бәйгегә бер айга якын әзерләнделәр. Сезнең балачакта төшкән фотосурәтләрегезне алып килделәр, “Әтиемнең балачагы – рәхәт чагы” исемле стендлар төзеделәр, портретларыгызны ясадылар, сезнең турында анкеталар тутырдылар, сочинениеләр яздылар. Әтиләр! Балалар сезнең белән чын мәгънәсендә горурланалар һәм сезне яраталар, ә бу хисләрне кешегә акча түләп тә, куркытып та тагып булмый. (Шигырьләр сөйләү, җырлар)

Минем әти бик уңган,

Бар эшне дә булдыра.

Өйдә рәхәт яшәргә

Бөтен шартны тудыра

Әти белән бергәләп

Уйныйбыз да, көләбез

Тәртипсезлек эшләсәк

Ачулана - беләбез.

Әти - әни, бергәләп

Тигез гомер итегез.

Үстергән балаларыгызның

Игелеген күрегез.


Безнең әтиләр күбесенчә, урта яшьләрдәге ир солтаннары. Шулай да, кичәдә утырганда үзегез арасындагы иң яшь һәм өлкән яшьтәге әтинең кем булуын искәреп утырыгыз әле.

Исламов Рамил, Шәймиев Рамил-1974 елгы-33 яшь

Храмов Касыйм абый - 1955 елгы-52 яшь. Инша.

Чеверняевның әтисе Рәфис абый - 1953 елгы - 54 яшь.


Минем әти эш сөючән

Бик көчле, киң күңелле.

Тагын әле шаян да ул,

Күтәрә белә күңелне.

Әтиемне эшендә дә

Һәр кеше мактап сөйли.

Ул үзе дә авылдагы

Күпләрнең көен көйли.




Безнең әтиләр кем булып кайда гына эшләмиләр икән? Алар - электрик, обходчик, шофер, сугымчы, машинист-подъёмника, бораулаучы ярдәмчесе, өлкән оператор, авыл җирлеге башлыгы, терлекче, тракторчы, эретеп ябештерүче, каравылчы, бригадир, укытучы, район профсоюз комитеты рәисе, слесарь, нефтьче булып авылның, районның төрле өлкәләрендә хезмәт куялар. Анкеталардан күренгәнчә, барлык әти дә үз эшен яратып башкара.


(Балаларның әтиләре турында язган иншаларын уку.)


Җыр "Минем әтием шофер".


Зиннуров Раилнең әтисе Рамил "Һәрбер егет армиядә булып кайтырга тиеш" дип саный. Әйе, кайларда кемнәр булып Ватан алдындагы изге бурычларын үтәмиләр әтиләр? Алар шофер, телеграфист. Сухопутный моряк, мотоукчы полкында санинструктор, танкист, ракетчик, моряк, повар, төзүче, десант, водолаз, связист, чик сакчысы булып Россия җирләрендә генә түгел, Германия, Әфганстан, Монголия, Венгрия, Литва, Таҗикстан илләрендә дә Ватанны саклау серләренә өйрәнәләр.

Уеннар. Противогаз кию.

Автомат җыю.

6 класс - матрос биюе.

Әтиләрнең балаларга - киләчәк буынга әйтер теләкләре.


Әтиемнең портреты –Нигматуллина Рәйханның үзе иҗат иткән шигыре

Ясадым мин ак биткә

Әтиемнең портретын.

Бик ошады әтигә

Ул шундый матур чыкты.

Әтием эштән кайткач

Портретын карады.

Матур сурәт булган дип,

Әти мине мактады.

- Ләкин шуны әйт әле

Рәсемдәге бу матур

Кыз ни өчен соң мыеклы?

- И, әти,әти,әти,

Үзеңне танымыйсың,

Бу бит синең үзеңнең

Яшь чагың, матур чагың.

Гел яшь булып кал, әти,

Изге синең күңелең,

Әни белән бергәләп

Озын гомер кичер син.





Әтиләр!

Сезнең каршыгызда балаларыгыз ясаган портретлар. Сез бу рәсемнәрдә шулкадәр матур килеп чыккансыз. Кичәнең бер өлешендә портретларны тану буенча конкурс булачак. Кичәдә игътибар белән тыңлап, рәсемнәрне дикъкать белән караган әти һичшиксез үзен таныячак.


Әтиләр! Тиз генә уйлап җавап бирик әле, сезнең иң бәхетле чагыгыз кайчан иде? Яхшылап уйлагыз. Әгәр яхшылап уйласагыз - иң бәхетле чак - балачак дигән нәтиҗәгә килгәнсездер. Ул чакта агачлар биегрәк, кояш - яктырак, җәй - озынрак, кызлар -чибәррәк иде. Беренче сөенечләр,


көенечләр, беренче уңышлар һәм җиңелү яшьләре. Боларны без балачакта кичерәбез. Балачак безне тормышка өйрәтә, шулардан беренче тәҗрибә туплана.


Идиатуллин Илназ шигыре "Әти төсле".


Кемнәр генә булырга хыялланмаган безнең әтиләр малай чакларында?! Министр, тракторчы, шофер, очучы, начальник, космонавт.

Әтием әйтүе буенча, аның бәләкәй чакта шофер буласы килгән. Хыялым тормышка ашты дип әйтә әти, - дип язалар анкеталарында Загитов Ринатның кызлары Рузилә белән Ильзира. Ринатның гына түгел, балачак хыялларына тугры калучы әтиләр, менә алар:

Шаймухаметов Ильяс, Шәймиев Рамил, Загитов Фәнис, Хабибуллин Әлфис, Салихов Рамил, Загитов Фаел, Шафиков Әнис, Загидуллин Рамил, Таҗиев Илгиз бүгенге көндә шофер;

Нигматуллин Ринат, Гараев Фәндәс абый - — электрик;

Фазлыев Рәсим абый - тракторист;

Загитов Ришат - алдынгы механизатор; (Кызлары язган иншаны уку)


Исламов Рамил малай чагында "Мин үскәч я агроном, я председатель генә булачакмын дигән сүзләренә Аллаһы Тәгаләнең "амин!" дигән чагына туры килгәндер, мөгаен.Ул агроном булып та, рәис булып та эшләде. Бүгенге көндә ул район профсоюз комитеты рәисе булып эшли.


Исламов Рушат шигыре

Без әти белән икәү

Охшаганбыз төс белән,

Борыныбыз да кәкере

Авызыбыз да кечкенә. Әти миңа охшаган Мин әтигә охшаган. Әти миңа ышана, Мин әтигә ышанам.

Әти мине ярата,

Бик кадерләп үстерә


Мин йөткерсәм, йөткерә,

Мин төчкерсәм төчкерә.

Алма алмагачыннан Ерак төшми, диләр бит! Алтын була кечкенә, Артык үсми, диләр бит!


Әтиләр, әйдәгез, балаларыбызның хыяллары тормышка ашсын дип телик.




Менә анкетаның тагын бер кызык бүлеге. КУШАМАТЛАР. Кушаматлар

алар барлык кешеләргә дә бирелми. Кушаматларны аны орден-медаль таккан кебек кешесенә карап кына, сайлап кына тагалар. Аның белән горурланырга була. Малай чакта кемнең-кем булып йөрүен искә төшереп китик әле.

Иван- 3. Фәнис, Г. Фалих, Шат- 3. Ришат, Рамай-..., Япончик - Вячеслав, Риныч - Н. Ринат, Муська - Мөсәвир, Мыек- Фирдәвес, Борын - 3. Рамил, Төлке-..., Рома - Марданшин Р., Гәйфи - Ш.Илдар, Чик-чирик - Низамов Ирек, Храмой - Храмов, Шөреп - С.Илгиз, Копченый - Таҗиев Илгиз, Илҗи - Ш.Ильяс, Йонлы - Расих, Дәллә, сыерчык - Фаел Загитов, Дима - Венер, Мисби, Бәшәр, Бәләкәч - Ш. Әнис, Сокол, ә нәсел буенча Кәҗә - К. Илдар, Буде - Рәүф.

Ә менә Әлфис, Адлер Радик, Ренат-Казах, Газизов Илфат, Исламов Рамил, Идиатуллин Әлфәр, Бәдертдинов Шәйхетдиннәр үзләренең кушаматларын онытканнар. Искә төшерергә ярдәм итеп алмыйбызмы соң?


Бер мәзәк сөйләп китим әле. Кайчан кем...

Агалы-энеле ике малай урманга утынга баралар. Алар үзләренчә бик күп утын җыеп төйиләр. Ләкин арбаларында буш урын һаман да калган була әле. Болай кайтсалар, анардан көләчәкләр бит. Шуннан энесе әйтә агасына:

- Төядек, төядек, арбабыз һаман буш!

- Без бәләкәй ич әле, - ди абыйсы.

Бераздан ашарга утыралар болар. Әниләре биреп җибәргән бөтен азыкны ашап бетерәләр. Энесе тагын әйтеп куя:

- Нинди тиз сыпыртып салдык!

- Без ир кешеләр ич, - дип җавап бирә абыйсы.


Балачакта безнең әтиләребез нәрсәләрне яратып ашадылар икән? Дурычмак, өчпочмак - Шәйхи, Бәлеш - Рәүф, Расых, Илмир, Ирек

5 тиенлек әтәч, түгәрәк сары конфетлар, коймак - Заг. Рамил, батончик конфеты - А.Радик, Ит, карабодай боткасы - Таҗиев И., Мандарин , ак эчле шоколад конфет - Исламов Рамил, Пилмән – Фаез, Кыздырган бәрәңге - Х.Ленар Холодец, әтәч – Венер, Песоклы ипи белән токмачлы аш - З.Ришат Туңдырма - С.Илгиз Прәнник - Рөстәм

Котлет - Фирдәвес,

Кыстыбый - Вячеслав

Гуляш - З.Фәнис

"Каракум" шок. конфеты - Рәфис

конфетларны яраткан һәм хәзер дә ярата торган кешеләр - Мөсәвир, Фазлыев

Рәсим абый,...

Кичәнең "Әтием турында әйтер сүзем бар" өлешендә без әтиләргә багышланган иншалар, сочинениеләр укып китмәкче булабыз. Бу язмаларда безгә гадәти булган күренешләрдән, эш-гамәлләрдән балалар үзләренә тәҗрибә туплаганнары, үрнәк алганнары күренә.


1. Үзеңнең кем икәнеңне беләсең килсә, балаңа кара.

2. Бала күңеле - уңдырышлы туфрак, ни чәчсәң, шуны урырсың.

. Тәртипнең анасы - тәрбия.




4. Оясында ни булса, очканында шул була.

Ата-бабаларыбызның киңәшләре - һичшиксез тирән мәгънәле тәрбияви чара.


Әткәм киңәше.

Әткәм минем җырчы булмаган,

Тик ул миңа бер җыр өйрәткән:

  • Кешеләргә дигән яхшылык

  • Шытып чыга, кызым, йөрәктән.

Тапламыйча сакла син аны,

Авыр юллар аша үткәндә.

Өлешеңә тигән кайгыңны

Суза күрмә берүк бүтәнгә.


"Әтиең белән киңәшләшәсеңме? дигән сорауга мәктәптә укучы барлык балалар да уңай җавап биргәннәр. Бу шулкадәр куандыра торган хәл. Димәк, безнең әтиләр - балаларын, балалар - әтиләрен аңлыйлар. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә дигән бүлектә әтиләребез: һәрвакыт яхшы бул, хезмәт сөй, тырышып укы, тәртипле бул, олыларны хөрмәт ит, чын егет бул, әниеңә ярдәм ит, әдәпле, тәүфыйкълы бул, каршы әйтмә, бер кеше белән дә талашма, беркайчан да ялган сөйләмә, беренче ялган икенчесен китереп чыгара, ялган сөйләп тотылганчы, шунда ук дөресен әйтеп котыл, кешенең сиңа эшләгән яхшылыгын онытма!- диләр.

"Мин өйдә күбрәк бабай белән аралашам, чөнки без икебез дә бер чама. Бабай да, мин дә тышкы эшләрне эшләргә, маллар карарга яратабыз. Бабай миңа булачак профессиям буенча киңәшләр бирә. Ә минем киләчәктә мал врачы буласым килә", - дип яза Фазлыев Рәсим абыйның оныгы Эльвина. Инша.

Әйе, бала тәрбияләүдә вак-төяк була алмый. Вакытында әтисе, бабасы тарафыннан бирелгән яхшы киңәш баланың киләчәген билгели. Яхшы киңәш биреп әти-әни үзенең бәхетле картлыгына нигез сала. Инша.


Ә хәзер без сезгә, әтиләр, балабыз мәктәптә укыганда килеп чыгарга мөмкин булган хәлләр тәкъдим итәбез.Сез аларның нинди чишелешләрен табарсыз икән?


ПЕДАГОГИК СИТУАЦИЯЛӘР.

1. Балаң мәктәптән "2" ле алып кайтты, ди, ни эшлисең?

- Ачуланам.

- Каешка тотынам.

- "Бу кадәр дә анаңа охшарсың икән", - дип кул селтим.

- "Ярар, улым, уку ник кирәк ул, акча яшәсен", - дигән фикер әйтәм.

- Балама "2"лесен төзәтергә ярдәм итәм, аннан соң да аның укуын күзәтәм.

- Балага укуның кирәклеген аңлатам. Ул ярдәм сорап килгәндә булышырга тырышам.




2.

2. Балагыз урамда сугышкан, сугышкан малайның әтисе сезнең өегезгә килгән.

- Өстәл артында "ирләрчә" сөйләшәбез.

- "Алма агачыннан ерак төшми инде ул",-дип претензия белдерәм.

- "Булдыргансың, улым, бирешеп торма. Йомшак агачны корт баса",- дип малайны мактыйм.

- Булган хәлгә ачыклык кертәм. Бала белән бергә бу хәлдән чыгу юлларын эзлим. Безгә килгән әти белән уртак фикергә киләбез.

3. Укытучы мәктәпкә чакырып язу җибәргән.

- "Җүнлегә чакырмаганнардыр әле. Көне-төне эшлим. Син шуның кадерен дә белмисең"- дип сүгәм.

- Мин акча табам, эштән арып кайтам. Анаңның әнә бер эше дә юк, барсын.

- Тәрбияләсеннәр, укытсыннар, шуңа акча алалар. Мин барып тәрбияләп йөргәч, хөкүмәт аларга ник акча түли?

- Мәктәпкә барып, укытучыга авыз ачарга да ирек бирмичә, юк-барга чакырып җәфалыйсыз, дип тавыш чыгарам.

- Чакырган вакытка мәктәпкә барам, хәлнең асылына төшенәм. Гаиләдә бу хәл уртага салып сөйләшенә.

4. Мәктәптә торба тишелгән. Эшкә чакыралар. Сезнең эш-гамәлләрегез:

- Тишелсә, бераз ял итәрсез.

- Мин торба өстенә менеп утыра алмыйм инде.

- Анда барган өчен акча түләмиләр.

- Анда йөреп, хөкүмәт эшенә бармый калсам, сезне кем туйдырыр?

- Мин слесарь түгел. Өйдә дә эшем җитәрлек. Әнә ...нең бер эше дә юк, барсын.

- Мин дә бармасам, кем барыр. Барып, ярдәм итәм.

5. Балаң мәктәптән мактау грамотасы алып кайткан. Сезнең реакция:

- Малай үземә охшаган. Молодец!

- Бу кәгазь нәрсәгә ярый. Ел азагында акча өләштеләр. Сине онытканнар иде. Кәгазь булгач, безнең балага да ярый дигәннәрдер.

- Әфарин, улым, ...нең борынына чирткәнсең.

- Өметемне акладың, улым, рәхмәт. Булдыра аласың. Тагын безне шулай шатландыр.

6. Бала төнге сәг. 11 гә кадәр өй эше эшләп утыра. Сезнең реакция:

- Ник иртәрәк эшли башламадың? Сериал карап утырасың да, төн җиткәч, дәрескә тотынасың.

- "Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың." Ут әрәм итеп, күз бетереп утырма. Ят!

- Укытучыларын әйтер идем, бала интектереп, өеп өй эше бирәләр.

- Баланың ни өчен эше соңга калганын ачыклыйм. Кирәксә мәктәпкә барып, проблеманы хәл итеп кайтам.








7. Бала укытучы белән конфликтка кергән.

- Молодец, улым. Үземә охшагансың. Куркып торма, әйтәсен әйт. Хәзер демократия.

- Минем балага гына каныктылар. РОНОга барам. Иманын укыттырам бу укытучының.

- Мәктәпкә барып, укытучыны сүгеп кайтам.

- Мәктәпкә барып, директор белән сөйләшәм.

- Балама укытучының өлкән кеше булуын, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга кирәклеген искәртәм.

- Бүген укытучы белән ачуланышкан, үсә төшкәч миңа да хөрмәте бетәр дип борчылам.

8. Мәктәпкә бәйрәмгә чакырдылар.

- Эшләре юк. Безне интектереп йөртмәсәләр.

- Бик теләп барам.

- Бармыйм. Детектив карыйсым бар.

- Анда барганчы, йортта берәр файдалы эш эшлим.

- Бәйрәмне оештырырга ярдәм итәм.Конкурсларда теләп катнашам.

9. Балаң олимпиада, район конкурсында катнашып, урын алган.

- Балам белән горурланам. Мактыйм.

- Йөрисең шунда, юк-барга вакыт уздырып. Бу сиңа нәрсә бирә?

- Минем баламны районга барып, урын алырлык дәрәҗәдә укыткан укытучыга рәхмәт әйтәм.

- Баламның бу фән белән кызыксынып китүенә шатланам. Өстәмә әдәбият тупларга ярдәм итәм.


Әйе, әдәпле, әхлаклы, камил кеше тәрбияләү, балаларыбыз сәламәт, зәвыклы, инсафлы булып үсүләрендә укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бергәләп зшләгәндә генә мәктәптә һәм гаиләдә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә була.


Халык гаиләдә атаның урынын югары бәяли. Әти кешенең сабырлыгы, һәр сүзен уйлап сөйләшүе, җаваплы кешеләргә итагатьле булуы, иҗтимагый активлыгы игътибарга лаек. Халык авыз иҗатында һәм педагогикасында ата кеше гаиләне саклаучы итеп күрсәтелә. Ата кешенең күп вакыты йорттан читтә - хезмәттә үтә. Бер үк вакытта ата -аек акыл иясе дә. Ул булмаса, тормышның рәте китә башлый.


"Әтиең сине нәрсәләргә өйрәтә?" дигән сорауга балалар бик тәфсилләп җавап биргәннәр. Загитов Ринат кызларын игътибарлы, төгәл булырга, Хаб. Әлфис -яхшылыкка омтылырга, Салихов Рамил - үзең артыннан әйберләрне барлап, җыештырып йөртергә, сүзеңдә торырга, Ризванов Мөсәвир, Котлыев Илдар, Гафиятов Фалих, Хамидуллин Ленар малайларын машина йөртергә, агач






серләренә, Рәфис абый малае Русланны - атта йөрергә, Венер - сарай чистартырга, машина ремонтларга, Харисов Илмир, Шайхулов Илдар, Загитов Фаеллар - үзләре белгән бөтен нәрсәгә өйрәтәләр икән.

"Өебездә малайлар булмаганлыктан, әти янында күбрәк мин булам - дип яза Загитова Илзира.- Иң беренче булып әти миңа кадак турайтырга өйрәтте, күптән түгел генә диван ремонтладык, чүкеч тотып эшли башладым.


Әйе, бер генә эшнең дә ояты юк. Баланы хезмәткә җәлеп итү аңарда бик күп уңай сыйфатлар тәрбияли, һәр эш авыр, әмма көчтән килерлек булсын. Шул чакта гына балагызда үз көченә ышаныч туачак, хезмәткә мәхәббәт уяначак. Түземлелек, шәхси үрнәк, уртак эшчәнлек, мактау сүзләре сезгә балагызны тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Әгәр аның турында, хезмәт сөючән бала, дип әйтсәләр, моны зур җиңүегез дип кабул итегез.


Буш вакытларында безнең әтиләребезнең иң яраткан шөгылен кычкырып әйтмәсәм дә барыбыз да беләбез. Шулай да, искәрмә рәвешендә кайбер әтиләр буш вакытларында гармунда уйныйлар, кроссворд чишәләр, китап укыйлар, шашка-шахмат уйныйлар, агач эше белән шөгыльләнәләр, балык тоталар, ауга йөриләр, тарих-география китаплары укыйлар, машинада казынырга яраталар, умартачылык, бакчачылык буенча белемнәрен киңәйтәләр, компьтерда уйныйлар.

Хәзер әтиләр турында шаян шигырь тыңлагыз.

Әни - егет.

Әти дә эштән кайтты,

Әни дә эштән кайтты,

Әти диванга ятты,

Әни кухняга чапты.

Әти әйтә: "Мин,-ач,-ди-

Кайчан була ул аш?" – ди.

Әни әйтә: "Үзең дә

Булыш алай булгач",-ди.

Әти әйтә: “Мин – ир, - ди Аш пешерә белмим, - ди -

Мин хатын-кыз түгел, - ди -

Мин кухняда йөрмим, - ди.

Юкса "җитмеш һөнәр аз,- Диләр,- егет кешегә".

Безнең өйдә әти түгел

Әни - егет, әни белә

Чөнки бөтен эшне дә.

Клара Булатованың "Әни - егет" дигән шигырендәге фикергә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдергән берничә инша.


Ир-егет булу кыен. Чөнки ул, барыннан да элек, төрле хәлләрдә үзеңә

җаваплылык алуны аңлата. Балаң, хатының, яраткан эшең өчен җаваплылык тою ир-атның гомерлек горурлыгы булып калырга тиеш. Бәхеткә, мондый

әтиләр телевизор экраннарында гына түгел, тормышта да бик күп.




Әтиләр, балаларыгыз сезнең менә нинди сыйфатларыгызны охшаталар:


*Әти минем дусларымны хөрмәт итә. Дусларым килгәндә ул аларны һәрвакыт якты йөз белән каршы ала, - дип яза Нигматуллина Рәйхан. *Мөсәвир абыйның эчмәве, тартмавы ;

* Фирдәвес абыйның, Ленарның, Фаезның - юмартлыгы; *3иннуров Рамилнең - төгәллеге, уңганлыгы, аккуратныйлыгы;

* Наилә Әссәр бабасының - таләпчәнлеген;

*Линда әтисенең - тәмле әйберләр һәм өйгә кирәк-яракны үзе белеп алып кайтуын;

*Илмирның кич белән балалар белән уйнавын;

*Расыхның күп анекдотлар, кызык хәлләр сөйләвен;

*3агитов Ришат, Ринатның кызлары әтиләренең эшлисе эшләренең төбенә тикле уйлауларын һәм шул эшне җиренә җиткереп эшләүләрен;

*3.Фәниснең һәрвакыт шаян булуын, балалар яратуын;

*Салихов Рамилнең көчле, эшчән, гадел булуы;

*Ш.Илдарның балалар өчен үлеп торуын;

*Таҗиев Илгизнең сабыр холыклы булуын;

*З.Фаилнең балаларына бер генә кычкырып эндәшмәсә дә, таләпчән булуы;

*Исламов Рамилнең җитезлеге, акыллылыгы;

*Ш.Әниснең башлы, йомшак күңелле булуы;

* Хамидуллин Венерның гаиләдә булышуын;

*Хабибуллин Радмир әтисенең честный булуын охшата икән


Әгәр без тәрбияле бала үстерергә теләсәк, күп нәрсәләрдән баш тартырга туры киләчәк. Сез күп нәрсәдә балагызга үрнәк күрсәтергә бурычлы. Әйе, бу кыен, әмма зарури. Сез якты чырайлы булсагыз, балагыз да ачык йөзле булыр. Сез һәр эштә намуслы булсагыз, балагыз да эшлекле тыйнак булырга өйрәнәчәк.Сез яхшы киенсәгез, җыйнак йөрсәге, балагыз да шуңа омтылачак. Сез хатыныгызны хөрмәт итсәгез, һәрнәрсәдә аңа булышлык күрсәтсәгез, киләчәктә ул үзенең гаиләсендә мөнәсәбәтләрне шушы нигездә корачак. Балагызга карагач... көзгене күз алдына китерегез: ата-аналар үз балаларында чагылыш таба.

Сез, әтиләр, еш кына балаларыгызга дәрес әзерләшергә булышасыз, бергә кроссводлар да чишәсез икән. Мин әзерләгән сорауларга бергә-бергә җавап эзләп карыйк әле.

- Өй төзегәндә беренче кадакны нәрсәгә сугалар? - Үзенең эшләпәсенә.

- Иң кыска ай? - Май

- Иң куркыныч елга исеме? - Тигр.

- Тәвә кошы үзен кош дип әйтә аламы? - Юк, чөнки ул сөйләшә алмый.

- Күпердән чыкканда кешенең аяк астында нәрсә була? - Аяк киеменең табаны.

- Буш стаканга ничә чикләвек керә? - Берәү дә керми, чөнки аны салырга

кирәк.

- Нәрсәне әзерлибез дә, ашамыйбыз? - Дәрес.

- 1 л банкага 2 л сөтне ничек сыйдырып була? - сгущёнка ясарга.




- 5 песи 5 минутта 5 тычкан тоткан. 1 песигә 1 тычкан тотар өчен ничә минут кирәк? - 5

- Кайсы айда 28 көн бар? - Барлык айда да.

- Кирәк чакта ыргыталар, кирәк булмаганда күтәрәләр? - Якорь.

- Этне 10 м бауга бәйләгәннәр. Эт 300 м үтә аламы? - Бавы фәкать эткә генә бәйләнгән булса.

- Яшел кыя Кызыл диңгезгә кителеп килеп төшсә, нәрсә була? - Юешләнә.

- Грузовикның утлары янмый, ай да юк. Бу очракта грузовик шоферы машина алдыннан үтеп баручы хатын-кызны күрә аламы? - Көндез булса, күрә ала.

- Җирдәге кешеләр бер үк вакытта нәрсә эшлиләр? - 1 көнгә картаялар.

- Чәйне кайсы кул белән ботау уңайлырак? - Калак белән.

- Нинди сорауга "ӘЙЕ" дип җавап биреп булмый? - Йоклыйсыңмы? соравына.

- Нинди сорауга "Юк" дип җавап биреп булмый? - Син исәнме? соравына.

Әтиләрне сайлап алмыйлар. Ләкин безнең әтиләрнең барысы да хөрмәткә лаек булуы безне сөендерә. Бала тәрбияләү өлкәсендә без бу әтиләргә ныклап таяна алабыз. Алар һәрберсе үзенчә әйбәт, үзенчә яхшы. Балаларның сезнең яхшы якларыгызны күрә белүләре шулай ук тәрбия нәтиҗәсе. "Син әтиеңне ни өчен яратасың?" соравына Чеверняев Руслан - Яратам, чөнки ул добрый - дигән.

Загитов Ришатның кызлары: Минем әти бер генә. Ул мировой әти.

З.Фәниснең кызы Айгөл: Әниемне хөрмәт иткәне өчен яратам.

Хам. Илвир әтисен шәһәргә Боз сараена хоккей уйнарга алып барганы өчен.

Шайхулов Динарга әтисе дөньядагы иң якын кешесе.

Салихов Рамилнең малае әтисен бик нык яратуын, кирәк вакытта безнең крыша да ул ,-дип яза.

Ә калган балалар минем әтием булган өчен яратам дип язалар.


Равил Фәйзуллинның "Минем әти" шигырен сөйләү.

Философ булмаган әти

Ә минем кирәкне белеп

Өйләнгән минем әти. Рәссам да булмаган әти,

Ә миңа салават күперен

Чыкта да күрә белергә

Өйрәтте мине әти.

Галим дә булмаган әти

Ә миңа җылы кирәккәч

Утын яруның рәтенә

Өйрәнгән минем әти.

Шагырь дә булмаган әти,

Ә мине көйгә кертергә

Бер-ике йомры сүзне

Өйрәнгән минем әти.

Җырчы да булмаган әти,



Ә миңа бишек силәсен

Зыңлап торганын ясарга

Өйрәнгән минем әти! Герой да булмаган әти,

Ә сугышта алган җөен

Хәтта миңа күрсәтмәскә

Өйрәнгән минем әти!

Син алла да түгел, әти,

Фәрештә дә түгел, әти.

Син бары ӘТИ,ӘТИ!


Ә хәзер барыбыз бергә уйнап алабыз. Мин сораулар бирермен, ә сез ашыкмыйча уйлап җавап бирерсез.


1. Аны әниләр ясый. Ул зур да, уртача да кечкенә дә була. Ашап туйганнан соң, әтиләр ^' * * ••' *

аңа еш таяна. Авылда аның урыны һәрвакыт түрдә була, ә шәһәрдә аңа игългыз кешеләр аны кочаклап ятарга ярата. (МЕНДӘР)

2. Ул элек чит илләрдә генә бар иде. Хәзер безнең газета-журналларда да басылып чыга. Кайчак озын, кайчак кыска була. Гади халыкка аның әлләни файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк. (Реклама)

3. Аның ике колагы бер борыны бар. Аны бигрәк тә әби-бабайлар ярата. Аңа күмер салалар. Ул өстәл өстендә җырлап утырганда чәй эчәргә дә күңелле. (Самовар)

4. Аны бөтен кеше ярата. Ул бер дә искерми. Аннан башка тора алмаучылар да бар. Ул елата, моңландыра, күңелне күтәрә, әниләр аның белән баласын йоклата. (Җыр)

5. Аны малайлар ныграк ярата.Тотып йөрү өчен "мөгезе" дә бар. Ул ике яисәөч тәгәрмәчле була. Малайлар аңа атланса, урамнан бик озак кайтып керми. (Велосипед)

6. Ул елга бер тапкыр гына килә. Аны һәркем көтеп ала. (Туган көн)

7. Үзе кечкенә генә, вакыт-вакыт елап та ала. Шуңа да карамастан аны һәркем ярата.(Бала)

8. Җирдә яшәүче кешеләр өчен дә иң ягымлы, иң кадерле, безне ничек бар -

шул килеш - барлык яхшы якларыбыз һәм кимчклекләребез белән яратучы кешеләр. (Әтиләр һәм әниләр.)


"Күңелемдә - Әтием". Әтиләр белән бергә булган иң истә калган хатирәләр.

Әтием Рамил исемле

Ул бик тырыш, ягымлы.

Нинди эшкә тотынса да

Гел ятып тора кулы.

Мин әтине бик яратам,

Эшләрендә булышам.

Аны сөендерер өчен

Яхшы укыйм, тырышам.



Шофер булып эшли әти

Бик ярата үз эшен.

Машинасын чиста йөртә

Эшенә бирә бар көчен.

Эшендә дә алдынгы ул

Өйдә дә ул җитешә.

Ошаса иде бар әтиләр

Сөекле әтиемә.


Әйе, Рәмзия җир шарындагы барлык әтиләрнең аның әтисенә ошауларын тели. Зиннуров Раил - Минем әтием кебек буласым килә.

Загитова Айгөл - Минем әти - дөньядагы иң шәп әти!

Салихов Раил - Әти -безнең гаиләнең сакчысы.

Загитова Рәмзия - Мин әтине бик яхшы кеше дип уйлыйм. Алдагы тормышымда әти кебек киң күңелле кешеләр күбрәк очрасын иде.

Шафиков Илназ - Мин шушындый әтием булуы белән бәхетлемен.

Загитова Ләйсән һәм Алсу - Тормышның кадерен белеп яшәүче чып-чын әти.

Низамов Илдар - Киләчәктә дә шундый әйбәт әти булып калсын иде.

Салихова Илүзә - Гомергә безне яратып, безнең янда йөгереп йөрсен.





Күргәнегезчә, балаларыгыз сезнең турында бик югары фикердә. Алар сез эшләгән яхшылыкны күрә һәм бәя бирә беләләр. ӘТИЛӘР! Шушы хөрмәтне саклап калу сезнең бурычыгыз. "Әти эчмәсен иде. Әти тәртибен үзгәртсен иде." - дигән сүзләрне ишетү бик авыр. Бу сүзләр ике яклы булып киләчәктә "Балам эчмәсен иде. Балам тәртибен үзгәртсен иде" дип йөрәгегез әрнемәсме? Сез бит алар өчен үрнәк өлге. Киләчәктә яхшы үрнәк кенә күрсәтик.


Иншалар. Портретларны тану. Истәлеккә бүләк итү.

Әтиләргә киңәшләр язылган открыткалар тарату.


ӘТИ КЕШЕ!

Исеңдә тот: гаиләдә уңай атмосфера тудыру — синең изге бурычың.

Баланың укуга, эшкә сәләте аның иртәнге кәефе, гаиләдәге шартларга бәйле. Иртән үк аның кәефен бозмаска тырышыгыз.

Мәктәпкә бергә барырга мөмкинлегегез булса, бу моментны файдаланыгыз.

Мәктәптән кайткан балагызны: "Нинди билге алдың?",-дип түгел, "Мәктәптә хәлләр ничек, ни белән шөгыльләндегез?",-дип каршылагыз.

Балагызның аз гына уңышына да чын күңелдән сөенегез. Уңышсызлыкка очраса, ачуланмагыз, ярдәм итегез.

Бала үзен яратуларын һәрдаим тоеп торырга тиеш.

Кычкыру, тупас интонацияләр онытылсын. Гаиләгездә шатлык, бер-береңә хөрмәт, ярату хөкем сөрсен.






ЙОМГАКЛАУ. Һәр әти, һәр бала үзе бер серле сандык. Әгәр без бүгенге кичәдә шушы сандыкларны ачып, андагы хәзинәне сезгә бераз гына күрсәтә алганбыз икән, максатыбызга ирешкән булырбыз.

Без - кешеләр - җиргә иҗат итәр, сөяр-сөелер, гаилә корып, тәрбияле балалар үстерер өчен туганбыз. Көнкүрешебездә нинди генә кыенлыклар булса да, бу дөньяга ник килгәнебезне онытмыйк.

Хөрмәтле балалар! Безнең әтиләребезгә булган олы ихтирамыбыз сүнмәсен иде! Әтиләребез кебек хөрмәткә лаек кешеләр булып үсик.

Сез - аларның, алар - сезнең мәңге иң кадерле кешегез булып калсыннар! Бәхетле булыгыз!


АНКЕТА.

1. Әтиеңнең туган көне, елы, туган җире.

2. Әтиең кайда эшли? Кем булып? Эшен яратамы?

3. Армиядә хезмәт иткәнме? Кайда? Кем булып?

4. Әтиең балачакта кем булырга хыялланган?

5. Аның балачакта яраткан ашамлыгы, конфеты?

6. Мәктәптә укыганда нинди фәннәрне яратмаган?

7. Ә нинди фәннәрне яратып укыган?

8. Әтиеңнең балачактагы кушаматы -

9. Әтиеңнең иң яхшы дустының исеме -

10. Өйдә син кем белән күбрәк аралашасың? Ни өчен?

11. Әтиең белән киңәшләшәсеңме?

12. Ул сиңа нинди киңәшләр бирә?

13. Ул сине нәрсәгә өйрәтә?

14. Буш вакытларында әтиеңнең яраткан шөгыле -

15. Әтиеңнең нинди сыйфатлары сиңа охшый?

16. Әтиең сиңа дәрес әзерләшергә булышамы?

17. Аның белән бергә китап, газеталар укыйсызмы, кроссворд, сканвордлар чишәсезме?

18. Әтиең синең дусларыңны беләме?

19. Әтиеңә эч серләреңне сөйлисеңме?

20. Әтиең белән әниең ничә ел бергә гомер кичерәләр?

21. Әтиең турында син нәрсәләр уйлыйсың?

22. Син әтиеңне яратасыңмы? Ни өчен?

23. Әтиеңә теләкләрең.









Ел укытучысы - 2009









Әтиләр сүзе – күңелнең күзе.



Әтиләр конференциясе







Татарстан Республикасы

Азнакай раойны

Әлкәй муниципаль урта гомумбелем

бирү мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы

Адлер Эльвира Демьяновнаның

эше.



2009

Выберите курс повышения квалификации со скидкой 50%:

Автор
Дата добавления 12.02.2016
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров98
Номер материала ДВ-445780
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх