Рәхмәт ,Сезгә, чын-чын кеше Сез!
(укытучылар көненә багышланган кичә)
1.
Җырлыйсы килеп кенә
Тора
барыбызның да.
Көтеп алган бәйрәме
Бүген барыбызның да.
2.
Җыр күтәрә күңелне
Бар да көләч, шат бүген.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Укучыларыгыз исеменнән
Бергә: Котлыйбыз Сезне бүген.
Роза:
Бүген бәйрәм – Укытучылар көне.
Без буген мәктәбебездә армый-талмый хезмәт куючы, безнең күңелләребезгә
яхшылык орлыклары сибүче, белем илендә тәүге ачышлар ясатучы, акны- карадан,
яхшыны- яманнан аерырга өйрәтүче укытучыларыбызны хөрмәтләргә җыелдык.
Лилия:
Безнең мәктәптә 15 укытучы бар. Һәрберсе үзенә якын булган фәнен
сайлаган. Араларында башлангыч сыйныфларны, табигать –
математика фәннәрен һәм гуманитар фәннәрне укыта торганнары бар.
Әйдәгез, аларны түргә чакырыйк:
Тавхитова Лилия Сабирзяновна
Хасанова Альфия Рафисовна
Сафина Лилия Вазировна
Ахмадуллина Роза Фаритовна
Роза:
Магдиева Гузель Вазировна
Галиева Сазида Фанилевна
Галиева Фануза Маратовна
Валиахметов Салават Рашитович
Лилия:
Валиахметова Алия Кабировна
Яппарова Регина Римовна
Магадиев Газинур Явитович
Диниев Ильдус Габдулхаевич
Зарипова Гузель Ринатовна
Тукаева Динара Вазировна
Эльвира Камилевна
Роза:
Укытучы хезмәте элек - электән авыр, күп сабырлык сорый торган һөнәр
булып саналган. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз
балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-
шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк.
Лилия:
Димәк, безнең каршыда утыручы абый- апаларыбыз менә шул яхшы
сыйфатларны үзләренә туплаган.
( Башлангыч сыйныфлар методик
берләшмәсе турында сөйләнә)
Сәхнәдә үзләренең дәртле биюләре белән кызлар чыгыш
ясый.
Шамиль, Эльвира,
Вилдан, Камилла “ Сайладым, ялгышмадым” шигырен сөйлиләр.
Шигырь “ Сайладым, ялгышмадым ”
Э: Нигә мин
сайладым укытучы эшен?
Ш: Сынарга үземдә сабырлык көчен!
Э: Нигә мин сайладым укытучы
эшен?
Ш: Исән – сау үссен дип һәр сабый кешем!
К: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
В: Һәр бала күрсен дип хезмәт җимешен!
К: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
В: Күрмәсен дип
беркем ана рәнҗешен!
Ш: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Э: Гыйлем наданның ексын дип бишен!
Ш: Нигә мин сайладым укытучы эшен?
Э: Намуслы явыздан булсын дип өстен!
К:
Мин нигә сайладым укытучы эшен?
В: Булмасын дип
көнче, көндәшем!
К: Нигә мин
сайладым укытучы эшен?
В: Киңәшкә
керсен дип миңа бар күршем!
Э: Нигә мин
сайладым укытучы эшен?
Ш: Һәрбер җирдә
хаклык җиңсен өчен!
Э: Нигә мин
сайладым укытучы эшен?
Ш: Яшәргә,
эшләргә, яшьнәтеп яшен!
К: Сорыйм олыгая барган саен
В: “Бир тагын ходай, сабырлык көчен!”
Роза:
Бу өстәл артында табигать – математика фәннәре методик берләшмәсе
укытучылары утыра.
(Берләшмә
турында сөйләнә)
Сезне котлап Ахмадиева Лилия “ Укытучыма” җырын
башкара.
Шигырь: Валиахметов Булат сөйли.
Лилия:
(Гуманитар
фәннәре методик берләшмәсе турында сөйләнә)
Багаутдинова Айгөл Башкаруында бию
Камилла шигырь сөйли.
Роза:
мәктәп директоры Магадиев Газинур Явитовичка сүз бирелә.
Лилия:
_Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Дәрестә озак утырып арыгач, без
нишлибез?
( физпауза ясыйбыз ) . Дөрес, ял итеп алабыз. Әйдәгез, без дә
укытучылар белән уеннар уйнап алыйк.
1 уен: “Җырлыйк, әле” дип атала. Кеше исемнәре кергән җырларны
кайсы өстәл күбрәк җырлап бирә.
( Уенга нәтиҗә
ясала , алкышлар белән җиңүчене тәбриклибез)
Роза:
2 уен: “Шигъри
мизгел” дип атала. Киселгән сүзләрдән шигырьне җыеп сөйләргә (укырга), кайсы
өстәл тизрәк җыя һәм сөйли.
(
Уенга нәтиҗә ясала, алкышлар белән җиңүчене тәбриклибез)
Лилия:
3 уен: Сценарий
3.
Хөрмәтле укытучыларыбыз!
Тыңлагыз балалар тавышын.
Шушы җырыбыз аша җиткерәбез
Сезгә рәхмәтләрнең олысын.
“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” җыры
4. Укытучым!
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.
Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора
Алар сине әниседәй якын күрә.
5. Еласалар, син аларны юатасың,
Боексалар, син аларны уйнатасың.
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
6.
Үз улыңдай, үз кызыңдай
якын күреп,
Укытасың ничә буын балаларын.
Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
7.
Укытучым!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы , авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
8.
Кыңгыраулар чыңлый.
Ап-ак киемнәрдән
Әйтерсең лә инде фәрештә.
Кояш булып, белем нуры сибеп
Укытучы керә дәрескә.
9.
Туры утыр, төз утыр!
Көндәлегеңне тутыр.
Матур яз хәрефеңне.
Карап йөр дәресеңне.
10.
Ышаныгыз, без һәрвакыт
Бик тырышып укырбыз.
Кайгы- хәсрәтләр китерми
Таянычыгыз булырбыз.
11.
Иң беренче булып киләсез
дә,
Иң азактан кайтып китәсез.
Барыбыз турында да кайгыртуы
Җиңел түгелдер ул, беләбез.
12.
Сез галим дә, сез- җырчы
да,
Сез рәссам да, тылсымчы да
Кадерле укытучым!
Күңел тәрәзәмне кактың,
Саф чишмәләр булып актың
Кадерле укытучым!
13.
Ясар идем мин бер үлчәү
җиһанда,
Бар һөнәрне үлчәр идем мин анда.
Аңлатырга күңелдәге хисләрне
Җитәр микән тәлинкәнең көчләре?
Бөтен асыл сыйфатларны җыйган ул,
Күңеленә мәрҗән итеп куйган ул.
Нинди зат ул мондый олы йөрәкле?
“Укытучы” дип әйтеп тору кирәкме?
14.
Олылык, гадилек,
тыйнаклык-
Сездәге иң матур сыйфатлар.
Һәркемгә сөйкемле күрсәткән
Тагыне бик күркәм сыйфат бар.
Сез хезмәт сөясез,
Өлкән дус, киңәшче.
Һәм сердәш буларак
Кадерле безгә Сез.
15.
Балачакның сабыр әнкәсе
Сез,
Безнең өчен янып яшисез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен.
Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез!
16.
Укытучым! Алтыннардан коеп
Салган һәйкәл генә аз сиңа.
Кешелеккә илткән изгелегең
Рәхмәт булып кайтсын үзеңә!
Хөрмәт булып кайтсын ул сиңа!!!
17. Дөнья тыныч, еллар имин булсын,
Йортыбызда булсын бәрәкәт.
Җан җылыгыз, саф күңелегез өчен,
Барыбыздан сезгә мең р ә х м ә т!
Жыр “ Мәктәп”
Лилия:: Укытучыларны тагын беркат һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Авыр һәм
мактаулы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек, әлбәттә инде, тырыш,
акыллы укучылар телибез.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.