Для всех учителей из 37 347 образовательных учреждений по всей стране

Скидка до 75% на все 778 курсов

Выбрать курс
Получите деньги за публикацию своих
разработок в библиотеке «Инфоурок»
Добавить авторскую разработку
и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru
Инфоурок Начальные классы КонспектыУрок и презентация по ИЗО на тему "Украшение фартука" (2 класс)

Урок и презентация по ИЗО на тему "Украшение фартука" (2 класс)

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ АЛЪЯПКЫЧ БИЗӘҮ.pptx

библиотека
материалов
АЛЪЯПКЫЧ БИЗӘҮ Төзеде Нәбиева Зөлфия Мөхәмәтзөфәр кызы Татарстан республикасы...

Описание презентации по отдельным слайдам:

1 слайд АЛЪЯПКЫЧ БИЗӘҮ Төзеде Нәбиева Зөлфия Мөхәмәтзөфәр кызы Татарстан республикасы
Описание слайда:

АЛЪЯПКЫЧ БИЗӘҮ Төзеде Нәбиева Зөлфия Мөхәмәтзөфәр кызы Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы «Г.Г.Гарифуллин ис.Сәрдекбаш урта мәктәбе» нең Яңа Сәрдек авылы филиалы башлангыч сыйныфлар укытучысы

2 слайд Алъяпкычымның бизәге Нурлар сибә йөземә. Чәчәк төшкән һәрбер кием Килешәдер
Описание слайда:

Алъяпкычымның бизәге Нурлар сибә йөземә. Чәчәк төшкән һәрбер кием Килешәдер үземә.

3 слайд Алъяпкыч ни өчен кирәк?
Описание слайда:

Алъяпкыч ни өчен кирәк?

4 слайд Максат: ритм,симметрияне кулланып альяпкычта орнамент ясау; рухи хәзинәләр бе
Описание слайда:

Максат: ритм,симметрияне кулланып альяпкычта орнамент ясау; рухи хәзинәләр белән кызыксыну һәм аларга мәхәббәт тәрбияләү; балаларның эстетик зәвыгын үстерү;

5 слайд АЛЪЯПКЫЧ БИЗӘҮ
Описание слайда:

АЛЪЯПКЫЧ БИЗӘҮ

6 слайд  Орнамент
Описание слайда:

Орнамент

7 слайд Орнамент кайларда була?
Описание слайда:

Орнамент кайларда була?

8 слайд Орнамент кайларда була?
Описание слайда:

Орнамент кайларда була?

9 слайд Калфак Чүлмәк
Описание слайда:

Калфак Чүлмәк

10 слайд  Чәчәк мотивлары
Описание слайда:

Чәчәк мотивлары

11 слайд Симметрияле орнамент.
Описание слайда:

Симметрияле орнамент.

12 слайд Симметриясез орнамент
Описание слайда:

Симметриясез орнамент

13 слайд  Ритм
Описание слайда:

Ритм

14 слайд Бу чигешләр,бу бизәкләр Бүлмәбезне бизәкләр.
Описание слайда:

Бу чигешләр,бу бизәкләр Бүлмәбезне бизәкләр.

15 слайд Алъяпкыч бөрмә итәкле, Ак җирлектә гөл,чәчәк.
Описание слайда:

Алъяпкыч бөрмә итәкле, Ак җирлектә гөл,чәчәк.

16 слайд
Описание слайда:

17 слайд
Описание слайда:

18 слайд  Укучыларның эшләре
Описание слайда:

Укучыларның эшләре

Выбранный для просмотра документ алъяпкыч бизәү.docx

библиотека
материалов

Татарстан республикасы Кукмара муниципаль районы

Яңа Сәрдек башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе











2 нче класста сынлы сәнгать дәресе

Алъяпкыч бизәү”











Укытучы Нәбиева Зөлфия

Мөхәмәтзөфәр кызы















Максат: укучыларны орнамент төшенчәсе белән таныштыру, ритм,симметрия турында аңлату. Үсемлек мотивларыннан бизәк төзергә, элементларны урнаштырырга өйрәтү.Алъяпкычта орнамент ясау.

Татар сынлы сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү аша милли мәдәниятебезне саклау.Балаларның эстетик зәвыгын , иҗатын үстерү. Татар милли киеменә кызыксыну уяту.

Анализ ясый ,чагыштыра ,нәтиҗә ясый, бирелгән кагыйдә буенча эшли белү.Игътибарлылыкны үстерү. Үз фикереңне әйтә, аны яклый , иптәшеңне тыңлый белү.

Эш урыныңны әзерли,чиста тоту һәм җыештыра белү.

Планлаштырылган результат:

Алъяпкыч һәм аның ни өчен кулланылышын, ни өчен бизәргә кирәклеген белү.

Алъяпкычта ритм һәм симметрияне кулланып,орнамент ясый белү.

Эшне үз көчеңә ышанып, чиста-пөхтә башкару. Эшкә җаваплы караш тәрбияләү.



Җиһазлау: укучылар өйләреннән алып килгән чигүле әйберләрдән күргәзмә, (Слайд 13), презентация “Алъяпкычта орнамент ясау” , ”Татар сынлы сәнгате дәресләре” китабы, яңа ФГОС буенча методик материаллар.

Укучылар өчен: алъяпкыч өлгесе,су савыты,буяулар,альбом бите.

Музыкаль бизәлеш: татар халык көе “Галиябану”.

Дәрес тибы: яңа белемнәр үзләштерү.

Дәрес планы:

I.Дәрес белән кызыксындыру,уңай психологик халәт тудыру.8 мин.

1.Белемнәрне актуальләштерү. 2 мин.

2.Дәреснең темасын,максатын әйтү.3 мин.

3.Максатка ирешүдәге кыенлыкларны билгеләү.3 мин.

II.Проблема өстендә эш. 11мин.

1. Яңа төшенчәләр кертү. 6 мин.

2. Яңа төшенчәләрне беренчел куллану.5 мин.

III. Укучыларның иҗади практик эш вакыты. 25 мин.

1.Уку мәсьәләсен үтәү.23 мин.

2.Үзконтроль ясау.2 мин.

IV.Дәресне йомгаклау.Рефлексия.1 мин.

Дәрес барышы:

I.Оештыру, дәрес белән кызыксындыру.

1.Кереш әңгәмә.

Экраннан укыту: Слайд 1.

Алъяпкычымның бизәге

Нурлар сибә йөземә.

Чәчәк төшкән һәрбер кием

Килешәдер үземә.

-Шигырьдә нәрсә турында әйтелә? (Укучылар җавабы:алъяпкыч.)

-Алъяпкыч гадиме? (Укучылар җавабы:алъяпкыч чигелгән.)

-Аңа нәрсәләр чигелгән? (Укучылар җавабы:чәчәкләр чигелгән диелә.)

-Алъяпкыч ни өчен кирәк? (Укучылар җавабы:күлмәк пычранмасын өчен.)

_ Алъяпкычны кемнәр кайчан кияләр? (Укучылар җавабы:класста кызлар кия,өйдә әни камыр ашы пешергәндә, әби йон эрләгәндә, итек эшләгәндә,каз йолкыганда, әти мастерскойда кия һ.б.)

Слайд 2.

-Әйе,дөрес ,балалар. Алъяпкычны күлмәк,кием пычранмасын өчен ябалар. Күлмәкның алгы күп өлешен каплаганга күрә,алъяпкычны чигәләр.Безнең әбиләребез яшь чакта чигүле алъяпкыч кигәннәр. Төн буе утырып,күз нурларын түгеп чигелгән алъяпкычларны киеп әбиләребез чишмәгә суга барганнар, кич утырганнар,өмәгә йөргәннәр.Эш киеме булса да ,чиста-пөхтә тотып,кадерләп саклаганнар. Чигүле алъяпкыч кызларның чигүгә осталыгы турында сөйли. Бизәкләр киемне матурлый, кәефне күтәрә. Әйдәгез, алъяпкыч бизик һәм аны әбиләребезгә, әниләребезгә бүләк итик.Алар яшь чакларын искә төшереп куансыннар.

2.Балаларның алъяпкыч бизәү теләген ачыклагач, дәреснең темасын, максатын әйтү. Слайд 3.

3.Слайд 4 не күрсәтү.

-Укучылар, әбиләребезгә кайсы алъяпкычны ясарбыз? Ни өчен?

Укучылар фикере тыңлана. Алъяпкычларны чагыштыру. Проблема хасил итү: Дымково бизәкләренең төрле төсле түгәрәкләр,бублик-нокталар,дулкынлы сызыклардан торуына, ә татар хатын-кызлары алъяпкычының чәчәкле үсемлек бизәкләреннән торуына игътибар иттерү. Алъяпкыч бизәү өчен, татар халык бизәкләрен өйрәнеп,орнамент ясый белергә кирәклеге турында нәтиҗә ясау.

II.Проблема өстендә эш.

1.Яңа төшенчәләр аңлату. Слайд 5н е күрсәтү.

-Орнамент нәрсәләрдән тора? Укучылар фикере тыңлана.

-Орнамент ул- элементлар чиратлашу, кабатланудан торган бизәк.

-Орнаментны тагы кайларда күрергә була? (Укучылар җавабы:чигүле әйберләрдә,киемнәрдә, савыт-сабаларда.)

Укучылар өйләреннән алып килгән әйберләр күрсәтелә.

Кулъяулык. Слайд 6.

-Нәрсәләр чигелгән? (Укучылар җавабы:чәчәкләр,яфраклар.)

Сөлге. Слайд 7.

-Нәрсәләр чигелгән? (Укучылар җавабы:геометрик фигуралар.)

Калфак,чүлмәк,чокыр. Слайд 8.

-Калфакка нәрсәләр чигелгән? Чүлмәккә нинди бизәкләр ясалган? (Укучылар җавабы:чәчәкләр,яфраклар.)

-Бизәкләрдә нинди чәчәкләр сурәтләнгән? (Укучылар җавабы:лалә,роза,ромашка,дәлия,мәк чәчәкләре.) Слайд 9.

- Алъяпкычның кайсы өлешләрен бизәп була? (Укучылар җавабы:итәген,күкрәген.)

2.-Стиле буенча орнамент симметрияле,күп очракта симметриясез була.

Слайд 10ны күрсәтү.

-Симметрияле орнамент ничек була? Укучылар фикере тыңлана.

-Симметрия ул- урталай бөкләгәч, бөкләү сызыгының уң ягындагы бизәкләре белән сул ягындагы бизәкләренең тәңгәл килүе.(Слайд11-симметриясез орнамент.)

-Ритм- бизәктә элементларның,төсләрнең билгеле бер тәртип белән чиратлашып кабатлануы. Слайд 12.

3.-Ритм һәм симметрияне физкультпауза мисалында карап китик.

Беренче партада утыручылар кулларын алга сузып чүгәли, ә икенче партада утыручылар кулларын өскә күтәреп, аяк очларына баса,өченче партада утыручылар кулларын алга сузып чүгәли, ә дүртенче партада утыручылар кулларын өскә күтәреп, аяк очларына баса. Бу нәрсә була? (Укучылар җавабы.)

Урыннарны алмашып,күнегүне 1-2 тапкыр кабатлау.

Укытучы төрле торышлар күрсәтә.Симметрияле гәүдә торышын укытучы артыннын кабатлау,симметрияле булмаса,кул чабу.

4 .-Бизәкләрдә нинди төсләр кулланылган? (Укучылар җавабы.)

-Төсләре ягыннан орнамент үз эченә төрле-төрле буяуларны ала һәм шул хәл аңарга күңелле бер төсмер бирә.Төрле үсемлек мотивлары бер чәчәк бәйләменә җыела. Эре чәчәкләр арасында вак яисә чәчәк бөреләре дә урнаштырылган була. Слайд 13.

5.Балаларга чигүле алъяпкычлар,аларның рәсемнәрен күрсәтү,бизәлешләре төрле булуына игътибар итү.Бизәкләрдә симметрия һәм ритмны табу. Слайд 14,15,16.

III. Укучыларның иҗади практик эш вакыты.

1.Эш урынын әзерләү:

-парта өстендәге предметларны дөрес итеп урнаштыру;

-пумаланы һәм буяуны авызга кабасы түгел;

-пумаланы суда калдырмаска;

-пумаланы салфеткага сөртәсе;

-эш беткәч, эш урыныңны җыештырасы, кулларны юасы.

2.Эш планы төзү:

-алъяпкычны шаблон буенча йөртеп ясау;

-орнамент сайлау;

-төс сайлау һәм орнаментны буяу;

-һәр этапта эшеңә контроль ясау;

3. Уку мәсьәләсен үтәү.(Һәр укучыга булышу.) Укучылар рәсем ясаганда

татар халык көе “Галиябану” уйнап тора.

IV.Дәресне йомгаклау. Укучыларның эшләреннән күргәзмә оештыру.

Слайд 17.

Рефлексия.

-Дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Нәрсә өйрәндек?

- Алъяпкычта орнамент ясау сезгә ошадымы?

-Сез бүләк иткән алъяпкыч әбиегезгә ни өчен ошар дип уйлыйсыз?

Барыгыз да булдырдыгыз! Рәхмәт!











































Өстәмә материал:

1.Татар сынлы сәнгате дәресләре . Нурзия.

2.Презентация “Алъяпкыч бизәү”.

3.Музыкаль бизәлеш: татар халык җыры”Галиябану”.

4.Укучылар өйләреннән алып килгән чигүле сөлгеләр,кулъяулыклар, яулыклар. Слайд 13.

5. http://luiza-m.narod.ru/smi/tarih/08-alyapkich.htm

Курс повышения квалификации
Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

Урок и презентация по ИЗО на тему "Украшение фартука" во  2 классе на татарском языке.На уроке учащиеся знакомятся с термином "орнамент", учатся украшать,правильно расставляя элементы орнамента, используя ритм и симметрию. Развиваются умения анализировать,сравнивать,делать выводы,работать по определённому правилу.Сохранение культуры через воспитание любви к прикладному искусству. Уверенность в себе и ответственное отношение к выполняемой работе.Развитие внимательности,творческих способностей, эстетического  вкуса детей.

Проверен экспертом
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методика преподавания информатики в начальных классах»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Сетевые и дистанционные (электронные) формы обучения в условиях реализации ФГОС по ТОП-50»
Курс повышения квалификации «Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Тайм-менеджмент - персональная эффективность преподавателя»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика преподавания иностранных языков в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Продуктивность учебной деятельности младших школьников общеобразовательного учреждения в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс профессиональной переподготовки «Музыка: теория и методика преподавания в сфере начального общего, основного общего, среднего общего образования»

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

Репетиторы онлайн

✅ Подготовка к ЕГЭ/ГИА
✅ По школьным предметам

✅ На балансе занятий — 1

Подробнее