Инфоурок Дошкольное образование КонспектыВикторина на тему "Берегите нашу планету, ведь другой на свете нету!" на татарском языке

Викторина на тему "Берегите нашу планету, ведь другой на свете нету!"

Скачать материал

 

Олыкайбыч балалар бакчасы «Миляшкай»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Зурлар  төркеме балалары өчен

“Җир көне” нә багышланган викторина

сценариясе

 

      

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде: тәрбияче Аухадшина С.А.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Апрель  2018

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Салмак кына көй уйный. Балалар залга кереп, ярым түгәрәк ясап басалар.)

Тәрбияче: Хәерле иртә балалар! Күптән, бик күптән миллион, миллиард еллар үткән бүгенге кебек матур, якты, кояшлы иртәдә безнең җиребездә тереклек барлыкка килгән. Бу көнне без – туган көн бәйрәме дип бәйрәм итәбез.  Нәрсә туган көне? Табышмак әйтәм.  "Үзе зур, түгәрәк - йөзә Кояш тирәләп"... {җаваплар). Булырдыгыз, бик дөрес - бу чынлап та Җир шары. 22 апрель, безнең гүзәл планетабыз - Җиребезнең туган көне диеп билгеләп үтелә.

          Җир гүзәллеге
          Бердәм булуда.
          Әйдәгез җырлыйк
          Без Җир турында.

Җыр: “Гүзәл җирем”

 

-                     Бәйрәм уңаеннан, без бүген викторина “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” дигән уен оештырырга булдык. Бу уенда табышмакларга, сорауларга тизрәк җавап бирүче, ярыш уенында кем җитезрәк булучылар ачыкланыр. Дөрес һәм тиз булучыларга йолдыз рәсеме бирелеп бара. Соңыннан шул йолдызларны санап, иң күп йолдызга ия булучылар - җиңүчеләр дип иглан итәрбез һәм аларны бүләкләрбез. Җавап әйтер алдыннан  кул күтәрергә кирәк. Кем беренче күтәрә, җавап шул баладан сорала.

Игтибар булыгыз! Сезгә уңышлар телибез!

1.Табышмаклардан башлап җибәрәбез.

1.      Өй башына утырган, жир йозен нур белэн тутырган.(Кояш)

2.     Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдызлар)

3.     Яктырта, ләкин җылытмый.(Ай)

4.     Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел. (Һава)

    5.    Берсе яшел келәм тукый,

Берсе сарыга мана.

Берсе ак мамыгын түши,

Ә берсе җыеп ала. (ел фасыллары)

6. Беркемгә дә күренмичә

Җы р көйләргә ярата,

Көзге сары яфракларны

Тирә-якка тарата. (Җил)

7. Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагында ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин. (Болыт)

 

8. Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

9. Йолдыз-йолдыз вак кына,

Ак мамык сымак кына.

Өс киемеңә куна,

Тәнгә тисә, су була. (кар)

10. Ялт-йолт ялтырый,

Җирне ң өсте калтырый. (Яшен)

 

2.“Планетарийга сәяхәт” уенын уйныйбыз

- Бу галәм. Безнең галактиканын үзәгендә иң зур йолдыз – Кояш урнашкан. Кояш безгә җылылык, яктылык бирә. Аның тирәсендэ 9 планета хәрәкәт итә. Аларның һәрберсенең үз юлы бар, кояш хәм планеталарны бергә - Кояш системасы дип атыйлар. Безнең планетабыз кояштан иң уңай урынга урнашкан. Шуңа күрә анда гына яшәр өчен шартлар бар. Безнең планета - Җир шары дип атала. Планеталарның исемнәрен әйтеп чыгыйк: Меркурий, Венера, Җир, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун, Плутон. (Әйткән бала саен йолдыз бирелә)

 3.Уен ”Кайсы планета”. Планеталарга саннар язылган. Урыннарына да саннар куелган. Кем нинди планетаны әйтә, шул планета аның кулына тапшырыла, ә бала аны урынына илтеп куярга тиеш була. (Дөрес эшләгәннәргә йолдыз тапшырыла).

4.Физминут.

Без булачак космонавтлар

Тик тормыйбыз бердә без:

 Кулларны кутәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Чүгәлибез, торабыз.

Башны уңга борабыз

Башны сулга борабыз.

 Һәм сикерә башлыйбыз.

 Шул арада иелеп,

 Басарга  өлгерәбез.

 Тирән итеп сулыйбыз,

 Ял итәргә туктыйбыз.

 Без бик көчле булабыз.

5.Глобусны карау.

- Бу нәрсә?

- Без яши торган планетаның исеме ничек?

-Ул нинди формада?

-Зәңгәр һәм яшел төсләр нәрсәне аңлата?

- Без нинди илдә яшибез?

- Нинди Республикада?

- Татарстанбызның баш каласы?

- Без яшәгән район?

- Шушы вакытта без кайда?

Тәҗрибә күрсәтү.

- Балалар безнең җир шарыбыз кояш тирәли үз күчәрендә әкрен генә әйләнеп

тора. Менэ шулай: (глобус һәм өстәл лампасы ярдәмендә)кояш яктырткан ягы нинди? Якты. Бу көн була. Ә кояш яктыртмаган ягы караңгы , анда төн була.

Кояш сүнсә нәрсә була? Кояштан башка яшәп буламы? Ни өчен?

6.Балаларга сораулар.

- Ел әйләнәсендә ничә ел фасылы? (4. Яз. Җәй. Көз. Кыш.)

- Яз айлары -  (исемнәрен әйтү).

- Җәй айлары -

- Көз айлары -

- Кыш айлары –

- Яз җиткәнен ничек белеп була?

- Җәй җиткәнен ничек белеп була?

- Көз җиткәнен ничек белеп була?

- Кыш җиткәнен ничек белеп була?

Әкият театрәлләштереп күрсәтү. “Кеше һәм табигать”

  Борын-борын заманда яшәгән ике дус – Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.

   Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.

   Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. Табигать, бу явызлыкны күреп, артка чигенгән.

“Мин Табигатьне җиңдем, бар дөнья миңа буйсына”, - дип мактанган Кеше. Табигатьнең кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.

(Тәрбияче глобусны тотып шигырь сөйли):

               Җир елый ишетәсезме?

               Мин ишетәм!   

               Челтерәп аккан чишмәләрем

               Нигә кипкән?     

               Җир елый ишетәсезме?

               Мин ишетәм!

               Сандугачлы талкайларны

               Кемнәр кискән?

               Табигатьне кемнәр шулай

               Әрәм иткән?  

               Кешеләрдә миһербанлылык

               Кая киткән?

               Җир елый ишетәсезме?

               Мин ишетәм!   

               Бу гүзәллек, бу Җир шары

               Яшәр микән?  

 

1.Саклагыз җир тереклеген,

Табигатен саклагыз.

Җирдә яшисегез килсә,

Кануннарын ятлагыз!

2.Саклагыз җирнең язларын –

Чәчәкле бәйрәмнәрен,

Балан, шомырт, сиреньнәрен

Җирнең гөл бәйләмнәрен.

3.Саклагыз болын өстендә

Язда тургай тавышын.

Чуер ташлы, көмеш чыңлы

Салкын чишмә агышын.

4.Саклагыз яфрак очында

Бәллүр чык тамчыларын.

Зәңгәр күкне бизәп үткән

Карлыгач камчыларын.

5.Саклагыз кырмыска күчен,

Төклетураның йортын,

Чәчәкләрне назлап очкан

Нечкә билле бал кортын.

6.Саклагыз елганың моңын.

Тынычлыгын, сафлыгын.

Зәңгәр күлне сихри иткән

Аккошларның аклыгын.

7.Саклагыз имәннәр җырын,

Урманнарның шаулавын,

Океаннарның, диңгезләрнең

Тыныч кына сулавын.

8.Саклагыз Җирне, саклагыз,

Сугыш уты якмагыз,

Тереклекне бетермәгез,

Утлы корал атмагыз.

9.Давайте будем беречь планету-
Во всей Вселенной похожей нету
Во всей Вселенной только одна
Для жизни и дружбы она нам дана.

10.Берегите землю! Берегите!

Любите родную природу:
Озера, леса и моря.

Ведь это наша с тобой -

Навеки родная земля.

 

Барысы да: - Берегите свою планету ведь другой на свете нету!

 

“Кояшлы ил” җыры башкарыла.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Викторина на тему "Берегите нашу планету, ведь другой на свете нету!" на татарском языке"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Научный сотрудник музея

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

В настоящее время вопросы охраны природы, разумного и бережного отношения к ней приобретают всё большую актуальность.

Мы должны все силы приложить, чтобы дети не выросли безразличными к природе. Надо дать возможность детям полюбить природу, проявить к ней интерес, используя разнообразные методы. Им очень нравится участвовать в разнообразных игровых ситуациях, где их оценивают по их достижениям. Каждый экологический праздник проводим в виде КВНа, викторины, Поле чудес и т.д..

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 670 645 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.04.2018 554
    • DOCX 26.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Аухадшина Светлана Александровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 7 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 22964
    • Всего материалов: 9

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация музыкального воспитания детей в дошкольной организации

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 143 человека из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 716 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности по воспитательной работе с группой обучающихся в условиях общежития

Воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 125 человек из 47 регионов
  • Этот курс уже прошли 684 человека

Курс повышения квалификации

Здоровьесберегающие технологии на физкультурных занятиях в ДОУ в условиях реализации ФГОС ДО

72/108/144 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 76 человек из 33 регионов
  • Этот курс уже прошли 444 человека

Мини-курс

От Зейгарника до Личко: путь к пониманию человеческой психологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 15 регионов

Мини-курс

Техническое обслуживание и диагностика сельскохозяйственной техники

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Оказание первой помощи

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 674 человека из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 414 человек