Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Выступление на родительском собрании

Выступление на родительском собрании



Осталось всего 4 дня приёма заявок на
Международный конкурс "Мириады открытий"
(конкурс сразу по 24 предметам за один оргвзнос)


  • Классному руководителю

Поделитесь материалом с коллегами:

Сезгә әйтер сүзем бар

(әти- әниләр клубына йөрүчеләр алдында чыгыш)

Тәрбия традицияләре, кануннары шәһәрнекенә , авылныкына аерылмый, әмма бүген җыелышларда утыручы әти – әниләребезгә карыйм да, йөрәк әрни. Кая югалттык без әби – бабайлардан калган тәрбия калыпларын? Без үзебез - олыларның эшләрен үрнәк итеп, сүзләрен тыңлап, үзләрен хөрмәт итеп үскән буын. Ул яктан үзебезне бәхетле дим : октябрятлар һәм пионерлар сафына керер өчен кечкенәдән зур омтылышлар, максатлар куелган иде алдыбызга. Гаиләдә дә балалар арасында эш бүленгән иде, кушканны беребез тизрәк эшләп бетерсә, икенчебезгә булышабыз, ничек тизрәк эшлисең, уенга шул кадәр күбрәк вакыт кала бит. Әби- бабайның, әти белән әнинең нәрсә әйтергә теләүләрен күз карашларыннан аңлый идек. Күрәсең, эш белән тәрбия дә безнең аңыбызга тирәнрәк үтеп кергән. Хөрмәтле әти- әниләр! Сез – шушы буын чылбырын дәвам итүчеләр – безнең балаларыбыз, оныкларыбыз. Бала тәрбияләүдә сезнең мобиль һәм гыйлемле булуыгыз аеруча мөһим.

Күзәтүләрдән бер мисал: балалар бакчасына, мәктәпкә сабыйларын машиналарда җилдереп китерүче әти- әниләр көннән – көн арта бара. Сүз әнә шул машиналардан елый – елый чыгучы балалар хакында. Аларны машинадан көчкә тартып төшерәләр дә этә- төртә ишектән эчкә кертеп җибәрәләр, юатып- юмалап торырга вакыт калмаган, әти – әниләренең эшкә йөгерәсе бар. Битеннән үбеп, матур көн теләп китүчеләре дә бик күп. Кайсы баланың көне ничек үтәсен, сез үзегез үк яхшы беләсез. Бүгенге җыелышларда утыручы күпчелек әти- әниләр - мәктәпләребезне кичә генә тәмамлаган егет- кызларыбыз. Андыйларга карыйсың да: “Май чүлмәге тышыннан билгеле”,- дип уфтанып куясың. Буыннан буынга әти- әни, әби- бабай тәрбиясе күрмәгән “папа, мама”лар үзләре белмәгәнне, үзләре күрмәгәнне өйрәтә алмый шул сабыена. Балалар бакчасындагы тәрбиячеләргә, аннан укытучыларга ышанып тапшыра алар бала тәрбияләүне. Кызганыч, бу күренешләр авылга да, шәһәргә дә хас.

Мәктәптә 27 ел эшләү дәверендә миңа да мәгариф өлкәсендә барган төрле үзгәрешләрне күрергә насыйп булды ,әмма, ничек кенә тырышсак да, бала тәрбияләү өлкәсендә сораулар әле кала бирә. Яңа стандартлар, бихисап заманча технологияләр тәрбия өлкәсендә гомуми кагыйдә булып, әзер рецепт булып тора алмыйлар. Өлкән буын яшьләргә комачауламыйк дипме, әллә алар артыннан җитешмәүне сәбәп итеп, тәрбия чараларыннан читләшә баралар. Ә бит тәрбиянең иң отышлысы – ул үз үрнәгеңдәге тәрбия, ничек кенә итсәк тә, бала - гаилә җимеше, ата- ана орлыгыннан шыткан үсенте ул. Димәк, гаилә тәрбиясе - ныклы нигез.

Тирә – юнебездә өч буын тәрбиясендә үсүче онык – оныкчыклар бик күп. Минем дә шушы буын чылбырын дәвам итүче якыннарым, күршеләрем, туганнарым бар. Мин үзем дә шул чылбырның бер боҗрасы. Бишек җырларын - планшетлар, әкият- китаплар укуны әллә ничә төрле канал кушылган телевизорлар, кул уеннарын телефон уеннары алыштырып барган заманада яшим, эшлим. Без - буыннан – буынга күчеп, әти- бабадан калган тәрбия ысулларын, калыпларын югалтып барабыз.

Бала комачауламаса, аяк- астында буталып йөрмәсә, сораулар биреп йөдәтмәсә, шул бик җиткән дибез. Аны тынычландыру ысулы бик шәп, телефон яисә компьютер уены. Ашарга да сорамый, үз эшен эшләп, компьютер уены белән алданып утыра сабый. Кызганычка каршы, кичке ашны ашап алганнан соң, бер балалы гаиләнең вакыт үткәрү, ял итү ысулы да шул ук: компьютерда колагына колакчыннар киеп утыручы әни, ул дуслары белән “контактта” языша, соңгы яңалыклар белән бүлешә, әти кеше “iPad”та бирелеп машина узышы, атышлы - сугышлы уенын уйный, бала кулында телефон дигәннәре. Куркыныч тавышлар чыгарып, урынында сикергәләп, уен уйный сабый. Ул беркемгә дә комачауламый! Сәгате җиткәч, елатып уеннан аерып алалар да йокыга салалар.Ул нинди төш күрә икән? Икенче көнне бакчада очрашкан дуслар зомби, тагын әллә кемнәр булып “уйныйлар”. Булмас димәгез, авылда да, шәһәрдә дә вакыт уздыруның төп ысулына әйләнеп бара бу уеннар. Бала белән чана- чаңгы шуучылар да, комда уйнаучылар да,кул эшләре белән шөгыльләнүчеләр дә бар, баласы белән бергә булган һәр минутын файдага уздырырга тырышучылар да җитәрлек, тик болар сирәк күренешкә әйләнеп китмәсә ярар иде.

Ничек кайтарырга безнең бабайларыбыз, әбиләребез тәрбиясен? Мин үзем шулайрак дип фикер йөртәм: бу проблемага безнең җәмәгатьчелекнең дә колак салуы кирәк. Тәрбия институтларын җанландырып җибәрү өчен күп көч кирәкми бит. Бары тик тәрбия программаларын өйрәнеп, анда акыл ияләренең, мәгърифәтче – галимнәребезнең дә фикерләрен, тәкъдимнәрен өстәргә кирәктер. Ишетергә өйрәнмәгән бала тыңлый белми. Ә “сүзләрнең кыйммәтлесе – заман үтү белән онытылмый торганы”,- дип әйтеп калдырган Ризаэттдин Фәхреддин.

Баланы китап укып кына, ниндидер кагыйдәләр өйрәнеп кенә дә шәхес итеп тәрбияләп булмый. Балалар бакчасыннан ук безнең балаларыбыз нинди генә түгәрәкләргә йөрмиләр! Әмма күбесе фикерләрен аңлата алмый, аралаша белми. Балалар өчен “Дәү әни күчтәнәче”, “Әбием әкиятләре”, “Безнең гаиләнең серле сандыгы” һ.б. төрле аралашу клублары, өлкән буын белән очрашулар җитми. Балаларыбызга безнең ихлас яратуыбыз, сөйләшүебез (общение) җитми. Сорауларга җавап бирергә вакыт тар, ашыгабыз,чабабыз. Әбиле – бабайлы өйдә үскән сабыйлар тормышка тизрәк ярашалар, кызыксынучанрак булалар, аларда олыларны хөрмәт итә белү бар, туганлык җепләре ныграк. Мин, шәхсән, күршеләребездәге тәҗрибәне дә күреп фикерләремне ныгытам. Әлбәттә, авыл җирендә бала иртәрәк кул арасына керә, ул әти- әнисенә карап, кушылып эшли, кечкенә эне-сеңелләр карау да аның өстендә, вак –төяк өй эчендәге йомыш үтәүне дә балаларга ышанып тапшыралар. Авыл җирендә табигать тә серлерәк, терерәк бит! Шуңа да балалар чишмә- урманнарга, кош- кортларга игътибарлырак, аларда тереклек дөньясын аңлау хисләре тирәнрәк була. Бүген дини тәрбиягә дә ихтияҗ зур, аңа көннән – көн игътибар арта. Гаиләдәге дини тәрбия педагогик тәрбияне тулыландырырга гына тиеш, баланы сайлау алдында калдырырга ярамый. Үсә – үсә, бала үзе сайлау хоукына ия булырга тиеш. Тел белү, ана телен балага өйрәтү дә гаилә тәрбиясеннән, бу өлкәдә әти- әни җаваплылык тоярга тиеш, гаиләдә нинди телдә аңлашалар, шул тел бала өчен ана теле, аралашу теле булып кала. Без – укытучылар, үсеп килүче буында, милли аң, туган ил, милләт өчен горурлык хисләре тәрбияләргә омтылабыз.

Бала тәрбияләү- гомерлек процесс, ул кеше туганнан алып, соңгы көненә кадәр дәвам итәргә тиешле. Шуңа да тәрбия өлкәсендә гаиләгә җәмгыять, анда барган уңай үзгәрешләр тәэсир итә. Бүгенге замана баласын тәрбияләү аеруча җаваплы, чөнки без – тәрбиячеләр заманадан калышыбрак атлыйбыз. Без бүгенге көн балаларына кызык шәхесме, аларга үрнәкме? Тормыш тәҗрибәсеннән, белемнән кала тагын нәрсә белән кызыксындыра , ышандыра алабыз без аларны? Тәрбияче, тәрбияләүче үзе үрнәк булса гына, гыйлемле һәм камил булса гына бала аңа тартыла бит. Димәк, яшь буынны тәрбияләүдә дә креатив булу, иҗади булу, һәрвакыт белемгә, яңалыкка омтылуны максат итеп куярга кирәк. Чыгышымны Р.Фәхреддин сүзләре белән тәмамлыйсы килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”. Рәхмәт!



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 26.09.2015
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров129
Номер материала ДВ-011971
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх