Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалыВнеклассное мероприятие "День знаний"

Внеклассное мероприятие "День знаний"

Скачать материал

Белем бәйрәме.

Музыка. “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”

А. Б. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр! Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.

А.Б Доброе утро, дорогие гости, учителя, уважаемые родители! Доброе - прежде всего из-за добра, которое оно нам несёт. Ведь сегодня день начала занятий, новых добрых встреч с миром знаний. Доброе утро всем, кто пришёл сюда в первый раз, и тем, кто прожил столько интересных и полезных лет в этой школе!  


А.Б. Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр дә чыгарылыш сыйныф укучылары да аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар.


А.Б. На торжественную линейку под громкие аплодисменты мы приглашаем первоклассников и их первого учителя Хусаинову Сарию Абзаловну вместе с выпускниками 9 класса и их классным руководителем Сабитову Гузель Зайтуновну и выпусников 11 класса с их классным руководителем Сабитову Резиду Хамзаевну.


А.Б. Школа, встречай своих маленьких учеников и выпускников!


Звучит песня «Учат в школе», выходят первоклассники и выпускники

А.Б.Торжественная линейка, посвященная началу нового учебного года, объявляется открытой!

Звучат Гимны РТ и РФ


А.Б.Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебезнең директоры бирәбез. Рәхим итегез!

Директор: ____________________________________________________


Директор котлавыннан соң 9 сыйныфлар сөйләп китә

1.Шавы булып алсу яфракларның Василя

Зәңгәрлеге булып һаваның.

Килә безгә бәйрәм һәрбер көздә,

Матурлыкта тиңе юк аның.



2. Мәктәбем! Үтте синдә балачагым, Булат

Үсмер чагым – гүзәл чак.

Ул вакытның мизгелләре

Йөрәкләрдә калачак.

3.Еллар үтәр аккан сулар кебек Айгуль

Гомер генә кайтмас кирегә.

Тик балачак чакырып, әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.



4Кешеләргә мәхәббәтне Ильфат

Тәрбияләдең бездә

Синнән минем аерыласым,

Китәсем килми бер дә.



5Укытучыларыбыз! Ленар

Һәрвакытта якты кояш,

Серле йолдыз булдыгыз сез.

Шул кояшыгыз, йолдызларыгыз

Беркайчан да сүнмәсен.



6Кулыбыздан тотып киң ишектән З.Ришат

Хәтеремдә алып кергәнең.

Җиңел булмас дидең,и нәниләр

Төшенергә белем серләрен.



7Армый-талмый синең белән бергә Гульнара

Үрмәләдек һаман яктыга.

Күргән саен безнең уңышларны

Ай-кояштай йөзең яктыра.



8Кеше гомере мәктәп юлы аша, Алина

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә юлы сызыла.

9кл.

А.Ришат Если б не было учителя,

То и не было б, наверное,

Ни поэта, ни мыслителя,

Ни Шекспира, ни Коперника.

И поныне бы, наверное,

Если б не было учителя,

Неоткрытые Америки

Оставались неоткрытыми.

Лиана И не быть бы нам Икарами,

Никогда б не взмыли в небо мы,

Если б в нас его стараньями

Крылья выращены не были.

Без его бы сердца доброго

Не был мир так удивителен.

Потому нам очень дорого

Имя нашего учителя!

Җыр “Беренче сентябрь”


1 а.б. Ә шулай да бүген иң дулкынланучы кешеләр- нәни дусларыбыз, беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре! Нәни укучылар беренче тапкыр мәктәпкә килгәнгә дулкынланса, әниләре ничек укып китәрләр, дип борчылалардыр.

2 а.б. Бер генә карагыз әле, нинди матурлар алар! Исәнмесез, нәни дуслар! Хуш килдегез, түрдән узыгыз. Матур һәм кызыклы мәктәп тормышына рәхим итегез. Безнең мәктәптә бик күңелле. Биредә сез укырга, язарга, санарга һәм тагын бик күп нәрсәләргә өйрәнерсез.

Сүзне мәктәбебезнең иң нәни укучыларына бирик әле. Алар ни диярләр икән?

1 сыйныфлар сөйли

1. Дуслар, буген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез узебез әйтәбез

Бүген безнең бәйрәм көн! – бергә


2. Иртән иртүк уяндык,

       Көнгә карап куандык.

       Әй, сикердек, шатландык,

       Кош кебек канатландык.


3. Ашап алдык, киендек, 

       Шау-шу килдек, сөендек, 

       Яңа сумканы алдык, 

       Китап-дәфтәрне салдык.


4. Бик күңелле сөйләшеп,

       Шаулашып та гөрләшеп, 

       Иң беренче мәртәбә

       Атладык без мәктәпкә.


5. Алда мәктәп, кулда чәчкә

      Ашыгабыз барчабыз.

      Керер өчен киләчәккә

        Мәктәп ишеген ачабыз.

6. Мәктәп безне каршы алды

Ишекләрен киң ачып

Укытучы апалар да

Хуш киләсез!” дип дәшеп


7. Мәктәпкә килдек, мәктәпкә!-

Кем анда килми калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!


2 укучы.

8. Кичә әни белән бергә

Әзерләдек сумканы.

Пеналыма тезеп куйдым

Карандаш һәм ручкамны.

3укучы.

9.Укытучы булып уйнадык

Тәмамланды уеннар

Безгә кызыгып карыйлар

Бакчадагы балалар


4 укучы.

10. Әтием дә , әнием дә,

Бу көнне бик көттеләр.

Балалардай дулкынланып

Мине озата килделәр.


5 укучы.

Җыр: Өйрәтәләр мәктәпләрдә

6 укучы

8 укучы

10. Укырга барасы көнне

Мин бик зарыгып көттем

Шуңа курә мәктәпкә дә

Беренче килеп җиттем

9 укучы

11. Без әле беренче тапкыр

Дәресләргә барабыз

Дәфтәр – китапны барлап

Сумкаларга салабыз


10 укучы

12. Хәрефләр дә өйрәнербез

Сүзләр төзеп укырбыз

Сагынып көткән мәктәптә без

Бик күп дуслар табарбыз

11 укучы

13. Сезнең алда сүз бирәбез

Бик тырышып укырга

Бирегез тик безгә ачкыч

Белемнәр сараена.


А. б. -  Ул ачкыч миндә, дусларым. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?

Б-р: Риза, риза!

Сез мин биргән сораулар белән килешсәгез: “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым!” – диярсез, килешмәсәгез кул гына чабарсыз.


- Кем һәркөн иртә белән 

  Куанып мәктәпкә килер?

- Кем китап, дәфтәрләрен 

  Һәрчак тәртиптә тотар?

- Кемнең колагы пычрак булыр

  Чәчсәң шалкан тишелерлек?

- Кем һәр көнне дәрескә

  Гел соңга калып килер?

- Кем өйгә бирелгән эшне

  Гел бишкэ эшләп килер?

- Кемнең йөзе гел көләч

  Кем спортны ярата?

- Кем бии, җырлый белә

  Я,әйтегез тизрәк!


А.Б. Дорогие первоклассники! Сегодня вы отправляетесь в плаванье по Стране Знаний. Сегодня мы передаем вам ключ от этой страны. Пусть он поможет вам открыть  в этой стране все накопленные человечеством богатства. А богатства эти – Знания. 

             Желаем беречь школу, поскорее расти, 

             И своей отличной учёбой 

             И другими успехами прославлять её.  (вручение ключа) Фанфары 


1 б. Хыяллар безнең канатлы, 

       Хыяллар шундый матур.

       Киләчәктә барыбыз да

       Булырбыз кыю, батыр!

2 б. Хәрефләр дә өйрәнербез,

       Сүзләр төзеп уйнарбыз.

       Сагынып көткән мәктәптән без,

       Беркайчан да туймабыз.


3 б. Язарга да өйрәнербез

       Каләм тотып кулларга.

       Хәрефләрне тезәрбез без

       Тигез матур юлларга.


4 б. Аннан мисал-мәсьәләне

       Чишү юлын эзләрбез.

       Дәфтәрләрне, көндәлекне

       “Биш”ле белән бизәрбез. - бергә



А.Б. Әфәрин, беренчеләр! Сэрия Абзаловна сезне белем иле дип аталучы зур дөньяга җитәкләп алып керүче укытучыгыз булыр. Сүзне аңа бирәбез.

(Котлый, Әлифба китабы тапшыра)

9 кл.

Айсылу Сөй укуны, укы күңел биреп,

Белем бит ул бәхет ачкычы.

Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,

Биеклеккә менү баскычы.

Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,

Камиль Кечкенәме, зурмы – барыбер.

Тар булса да яңа сукмак яса,

Тарны киңәйтүче табылыр.


А.Б. Бүгенге нәни дусларыбыздан бигрәк ,аларның әти – әниләре дулкынлангандыр, мөгаен. Ни өчен дисәң,балаларын мәктәпкә озату алар өчен дә зур сынау. Аларның һәрберсе балам тәртипле булсын, яхшы укысын дигән теләк белән яна. Бүген мәктәпкә дә нәни дусларыбыз үзләренең әти – әниләре белән җитәкләшеп килделәр. Әйдәгез,1 нче сыйныф укучыларының әти- әниләрен бирегә чакырыйк әле. 

         

                                               Әти-әниләр чыгышы 


А.Б. А сейчас мы хотим обратиться к нашим выпускникам. 11 лет назад пришли они в школу такими же первоклассниками. Сегодня они уже совсем другие. Ваша школьная юность продлится всего один год. Но не стоит сильно огорчаться, ведь школа – это не только 11 лет учебной программы, но и дружба, которая останется с вами, это и радость самостоятельных побед. Пусть сбудутся все ваши мечты и ожидания.

А.Б.  Мы предоставляем вам слово.

Выступление 11 класса

Гөжләгәндәй бал кортлары Зәринә

Гөр килә мәктәп алды.

Шат тавышлар: кемнәр, кайда,

Ничек үткәргән ялны?

Кыңгырау да сагынгандыр,

Моң сарылган теленә,

Парта артына чакыра,

Әйдәп белем иленә. .

Белем конен алып килә

Кыңгыраулы сентябрь.

Кулларымда тере чәчәк,

Шатлыгымны син дә күр.

Ашкынамын мәктәбемә

Әйтерсең, туган йортым.

Мәктәбемә илтәр сукмак

Гел шулай нурлы булсын.

Мәктәпкәем каршы ала,

Барыбызны иркәләп.

Кочагына кыса кебек

Килгән өчен иртәрәк. 


Белем көне көзләр белән бәйле -  Зилә
Алтынлана башлый табигать... 
Алтын бәһасендә белемнәрне 
Бирә ала кебек тик мәктәп. 

Кечкенәдән алган белемебез 
Гомерлеккә тугры юлдаштыр. 
Белем алмый калган ул наданнар 
Инде күптән юлда адашты. 

Белем булмый торып - күзләр сукыр. 
Белем булмый торып - үсеш юк. 
Белем булмаганнар - кирәксезләр, 
Белем булмаганга - бер эш юк. 

Белем көне белән котлыйм сезне! 
Мәктәпләрдә бүген бәйрәмдер! 
Алтын көзгә табигать кергәндә 
Алтын үзе - безнең мәктәптер! 


Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде  Алия
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне. 
Укытучым, син бит белем биреп 
Ачтың безнең сукыр күзләрне. 
Син лаеклы, газиз укытучым 
Рәхмәтләрнең иң җылысына. 
Син лаеклы, газиз укытучым 
Хөрмәтләрнең иң олысына. 

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм сезгә иң-иң гүзәлен.


Укучылар укытучыларга чәчәк бәйләмнәре бирәләр

Җыр


11 кл. Зилә

Бүген безнең әти-әниләребез бездән дә ныграк дулкынланалардыр. Чөнки безнең бу мәктәптә соңгы уку елыбыз, соңгы 1-сентябрь. Кадерле әти-әниләребез! Без һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Соңгы уку елында без аеруча яхшы укырга, тәртипле булырга, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырбыз

А.Б. Слово для поздравления предоставляется родителям выпускников.


А.Б. 1 нче сыйныфларны һәм чыгарылыш сыйныфларны котлау өчен сүзне килгән кунакларга бирәбез. Рәхим итегез!

(котлаулар)




















А.Б. Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

Очрашырбыз җае килгәндә.

Бер-беребезгә сәлам биреп китик

Очрашканда яки күргәндә.


А.Б Вот и положено начало новому учебному году. Мы поздравляем с праздником – Днем Знаний всех учащихся школы, их родителей, мы поздравляем учителей.

9 кл.

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге; Гумер

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

Чың” итеп алыр ул – җиз батыр, Гульяз

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

(Кыңгырау шалтырату)


10


Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие "День знаний""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по трудоустройству

Получите профессию

Экскурсовод (гид)

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Белем бәйрәме.

Музыка. “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...”

А. Б. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр!Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.

А.Б Доброе утро, дорогие гости, учителя, уважаемые родители! Доброе - прежде всего из-за добра, которое оно нам несёт. Ведь сегодня день начала занятий, новых добрых встреч с миром знаний. Доброе утро всем, кто пришёл сюда в первый раз, и тем, кто прожил столько интересных и полезных лет в этой школе!

А.Б.Җәйнең үтеп китүе бераз моңсу булса да, бүген без моңаймыйбыз. Чөнки бүген зур бәйрәм, Белем бәйрәме. Бу көнне 1 нче сыйныфка килүчеләр дә чыгарылыш сыйныф укучылары да аеруча зур түземсезлек белән көтеп алдылар.

А.Б. На торжественную линейку под громкие аплодисменты мы приглашаем первоклассников и их первого учителя Хусаинову Сарию Абзаловнувместе с выпускниками 9 класса и их классным руководителем Сабитову Гузель Зайтуновну и выпусников 11 класса с их классным руководителем Сабитову Резиду Хамзаевну.

А.Б. Школа, встречай своих маленьких учеников и выпускников!

Звучит песня «Учат в школе», выходят первоклассники и выпускники

А.Б.Торжественная линейка, посвященная началу нового учебного года, объявляется открытой!

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 676 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 07.09.2019 239
    • DOCX 92 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабитова Гузель Зайтуновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабитова Гузель Зайтуновна
    Сабитова Гузель Зайтуновна
    • На сайте: 9 лет
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 3228
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Деятельность классного руководителя в соответствии с ФГОС в условиях современной школы

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 741 человек из 73 регионов
  • Этот курс уже прошли 7 060 человек

Курс повышения квалификации

Организация профориентационной работы в школе

36/72/108 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 213 человек из 50 регионов
  • Этот курс уже прошли 560 человек

Курс повышения квалификации

Работа классного руководителя по организации взаимодействия семьи и школы

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 400 человек из 62 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 557 человек

Мини-курс

ИТ-инструменты в управлении документооборотом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Личностное развитие и отношения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Soft-skills современного педагога

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 48 человек из 23 регионов
  • Этот курс уже прошли 29 человек