Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Внеклассное мероприятие Г.Тукайга багышланган кичә

Внеклассное мероприятие Г.Тукайга багышланган кичә



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

Алып баручы: Исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар. Бүген – бәйрәм. Татар шигъриятенең күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз – бөек Тукаебез туган көн бүген. Г.Тукайның туган көненә багышланган әдәби – музыкаль кичәбезне башлыйбыз.


Янар йолдыз булып кем калыкты,

Халыкларның күңеле түрендә?

Кем меңяшәр имән агачыдай

Тамыр җәйде безнең күңелдә?

Кем иде ул, һәм кем булып калды

Нәни Апуш, бөек Габдулла –

Ятимлектән зур дөньяга чыкты,

Ил күңеленә чыкты Габдулла.

Бәйрәм ясап, күңел түрләрендә

Пар атлары чаба заманның.

Тукайлары туганчыга кадәр

Нуры булды микән Казанның.

Язы барның җирдә даны булырл

Язлар бирде сине бу җиргә,

Зур җаннарга гына насыйптыр шул

Гасырларга үтеп керергә.

Даны барның җиргә җыры булыр,

Бәйрәмнәре булыр мәңгегә.

Без – бәхетле, без – шагыйрьле халык

Без – Тукайлы халык, мәңгегә!


Алып баручы: Тукайның туган көне безнең көтеп ала торган көнгә әйләнде. Һәр елны апрель аенда Казанда аның һәйкәле алдында, Кырлайда – музей комплекста аны искә алу өчен яшьләр, өлкәннәр, мәктәп балалары, кунаклар җыела. Ә башка шәһәрләрдә, авылларда – мәктәпләрнең, уку йорталырың якты залларында аның рәсеме каршына җыеабыз. Һәр елны шагыйребезнең туган көн бәйрәмен билгеләп үтәбез.

Укучы:Бәйрәмнең алда икән әле,

Кара шагыйрь бүген текәлеп,-

Халкың килде,сиңа мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән белдереп.


"Бәйрәм бүген" дигән җыр башкарыла.




Алып баручы.(1)Язның иң матур бер конендә,карлар эреп,бозлар ачып киткәч,агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чагында,1886 елның 26 апрелендә,Арча төбәге Кушлавыч авылында бер ир бала дөньяга килә.Мөхәммәтгариф мулла һәм Мәмдүдә абыстай улларына Габдулла дигән исем куялар.Әмма Габдуллага бәхетле тормыш кичерергә язмаган икэн.Аңа 4,5 ай вакытта әтисе кинәт кенә авырып үлеп китэ.Әнисе Мәмдүдәне Сасна авылы мулласы Мөхәммәтшакырга кияүгә бирәләр.2яшь ярымлык Габдулланы Шәрифә исемле карчыкка биреп калдыра әнисе.


Алып баручы.(2) Г.Т. үзенең "Исемдә калганнар"дигән автобиографик әсәрендә Шәрифә исемле әбине болай дип искә ала:

"Мин кыш көннәрендә төнлә ялан аяк,күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә бераздан,өйгә кермәкче булып,ишеккә киләм. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачу балага гына түгел,шактый үсмер кешеләргә дә авыр булганлыктан,мин ишекне ача алмыйча ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканчы көтеп торам икән.Карчык исә үзенең:"Кадалмас әле килмешәк !"-дигән сүзләре белән мине үзе теләгән вакытта гына кертә икән.


Алып баручы (1) Бераздан,яңа гаиләсенә ияләнә төшкәч булса кирәк,Шакир мулланың рөхсәте белән ,әнисе Габдулланы Саснага алдыра.Ләкин ана белән үткән рәхәт көннәр озакка бармый.Бер еллап торгач,әнисе дә үлеп китә.Әнисе вафатыннан соң Габдулланы әнисенең әтисе Зиннәтулла бабай –Өчиле авылының мулласы.Монда да кечкенә Апушка бәхет елмаймый.Үги әби,зур гаилә.Монда Габдулла-артык кашык.Озакламый аны бер олаучыга утырып,Казанга җибәрәләр.Казанда һөнәрчеләр Мөхәмәтвәли абзый һәм Газизә апа Габдулланы асрамага ала.


Алып баручы (2) Мин бу ата-анамда ике елмы-күпмедер торгач.әти дә.әни дә икесе берьюлы авырый башлаганнар.Алар үзләренең үләчәкләреннән куркып:"Без үлсәк,бу бала кем кулына кала,ичмасам,авылга кайтарыйк"-дип мине янәдән Өчилегә җибәргәннәр",дип яза Г.Т.Ә үги әби Габдулланы озак тотмый-күрше Кырлай авылы крестьяны Сәгъди абзыйга биреп җибәрә.

Алып баручы (1) "Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным",- дип яза Тукай соңрак.Монда ул беренче тапкыр сабакка төшә, мәдрәсәгә йөри, халык авыз иҗаты белән якыннан таныша, сабантуй бәйрәмен күрә.


Инсценировка


Алып баручы (2) Бу 1895 ел.Габдулла озын сәфәргә чыга.Алда-Уральск каласы. Әтисе белән бертуган апасы Газизә монда бер сәүдәгәрдә кияүдә . Газизәнең ире Галиәсгәр бай Габдулланы үзләренә тәрбиягә алырга ризалык бирә . Габдулла монда мәдрәсәдә укый, өч еллык русча укытыла торган мәктәпкә йөри.


Алып баручы(1) 1907 ел.Габдулла Тукай - танылып килә торган шагыйрь. Ул Казанга кайтып төшә. Аның солдатка каралу вакыты да җиткән. Ләкин, сәламәтлек бик яхшы булмау сәбәпле, Тукайны солдатка алмыйлар. Ул Казанда кала. Казан чоры- Тукай иҗатының гөрләп чәчәк аткан чоры . Монда ул үзенең иң яхшы әсәрләрен иҗат итә.

Алып баручы(2) Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бары тик 27 яшендә, 1913 елның апрелендә, каты авырудан Казан шәһәрендә вафат була. Аны безгә апрель бирде, апрель алып китте. Ләкин Тукайны безнең йөрәкләрдән, халык күңеленнән беркем дә, берни дә ала алмас.


Укучы. Тукай!Нинди бөек исем. Ул-безнең йөрәкләрдә. Бу исем,йолдыз кебек, нур чәчеп тора. Беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керүгә, безне Тукай шигырьләре, Тукай җырлары каршы ала.


Әле укый белмәсәк тә,

"Тукай тел"не җырлыйбыз,

Бу Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр,- дибез.



Әкиятләрен сөйләп, тыңлап

Телләребез ачыла.

"Су анасы", "Шүрәлеләр "-

Безнең дуслар барсы да.



Сәхнәгә Күбәләк очып керә. Аның артыннан кызчык күренә.


Кыз. Нинди матур күбәләк!

Сөйләшикче бергәләп.


"Бала белән күбәләк " җыры башкарыла.


Кыз. Монда нинди күңелле!Нәкъ Тукай абый китабындагы кебек. Җирдә бик күп кызарып пешкән җиләк. Мин аларны хәзер җыям һәм дәү әниемә алып кайтам.

1)Җиләк җыям чиләккә 2)Йөгереп җиләк җыям,

Дәү әнигә бүләккә Берәмләп салып куям,

Ул бүләккә шатланыр, Чиләгем тиздән тулыр,

Мине бик тә яратыр. Дәү әнием шат булыр.

Бүләккә, бүләккә

Җиләк җыям чиләккә.


Залга, үкереп , Шүрәле керә.


Шүрәле. Әй сылу кыз, кил әле!

Бер биеп күрсәт әле.


Кыз. Була ул.

(Татар халык көе "Әпипә"гә бии.)


Шүрәле. Ә хәзер, килче бире, уйныйк бергә кети-кети.

Бер дә шикләнмә, кызый

Мин карак,угры түгел

Юл да кисмимен, шулай да

Мин бик ук тугры түгел.


Кыз. Әйдә соң,уйныйк бергә. Ә соңыннан мәктәпкә Тукай абыйның туган көн бәйрәменә барырбыз. Анда бик күңелле була.


Шүрәле.Әйдә тизрәк барыйк алайса.

Кыз. Менә килеп тә җиттек. Исәнмесез, балалар!

Бәйрәм белән сезне!

Шүрәле. Мин дә бәйрәмгә килдем. Курыкмагыз, зыян салмам. Үзем белән сезгә дип бер әйбер алып килдем!


Алып баручы(1) Нәрсә икән балалар?

Шүрәле. Беләсезме, нәрсә ул? Менә алар –китаплар. Шул китапның геройлары үзләре дә киләләр.Ишектән кәҗә белән сарык керәләр.

Кәҗә.Исәнмесез , балалар! Бәйрәм белән сезне!

Укучы. Рәхмәт инде, кәҗә дус!

Әйдә түргә үтегез.

Безнең белән бергә- бергә

Бераз бәйрәм итегез.

Шүрәле. Ә минем бер рәхәтләнеп

Китап укыйсым килә!

Китаптагы сорауларны

Сезгә бирәсем килә.

Укучы. Рәхим ит, Шүрәле дус!

Шүрәле.(Китаптан табышмаклар укый.)

1.Кешенең якын дусты,

Йортның тугры сакчысы.

Аннан гел игелек көт

Ә исеме ничек? (Эт)

Җәен соры, кышын ак,

Аңа шулай яхшырак.(Куян)

Чуар йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге

Тоттырмый, китә очып,

Я кала җирдә посып.(Күбәләк)

Кулы юк, балчык ташый

Балтасы юк, өй ясый.(Карлыгач)

Сарык. Минем дә соравым бар:

Нәкъ кеше кебек үзе,

Бар маңгаенда мөгезе.

"Былтыр кысты,"- дип акыра,

Туганнарын чакыра. Кем ул? (Шүрәле)

Шүрәле. Кара әле, кычкырганымны да ишеткәннәр икән.

Кәҗә.Мин дә әйтәм,тыңлагыз:

Туннарга киендерә,

Җылыта,сөендерә.

Тоягы аның ярып,

Исеме аның...(сарык).

Сарык.Әйе.Мин ул,дуслар.

Әйдәгез,җырлап уйнап алыйк әле.


"Чума үрдәк,чума каз"җырлы уены уйнала.


Укучы.Дуслар,нишлибез?Су анасы килә.

Шурәле.Уйныйк бергәләп.Әй син,Су анасы!Кил бирегэ

Утырыйк,сөйләшик бераз.

Су анасы.Юк!Юк!Чәчләремне тарарга тарагымны эзлисе бар.Таралмаган чәчләр белән ничек Тукай бәйрәменә барыйм.Балалар,минем тарагымны кем урлады микән?Сез белмисезме?

Балалар.Аны бер малай урлады.

Су анасы.Алайса,мин тарагымны эзләп табыйм әле.


Инсценировка."Су анасы"әкиятеннән өзек.


Су анасы.Таптым,таптым.Менә хәзер инде бәйрәмгә барып,шигырьләр тыңласак та була.

Укучы.Тынла соң,Су анасы. Безнең балалар Г.Тукайның бик күп шигырьләр беләләр.

Кәҗә.Мә-ә.Күрэсезме иңсәмдәге капчыкны,балалар шигырьләр сөйләгәндә мин аларны капчыгыма тутырып барырмын һәм,өемә кайткач,үземнең нәни бәтиләремә сөйләрмен.Башлыйк булмаса.


Алып баручы(1).Сөекле шагыйребез Г.Т. табигатьне ярата ,туган якның басу,урманнары,елгалары,авыл һәм шәһәрләре аңа якын һәм кадерле.Шуңа күрә ул табигать серләрен аңларга ярдәм итә торган бик күп шигырьләр язган.

"Җир йокысы" шигыре.

Табигать турындагы шигырьләр арасында табышмаклар да бар.

Боз һәм кар эреде, Ашлыклар үсте,

Сулар йөгерде, Башаклар пеште,

Егълап елгалар Кояш пешерә,

Яшьләр түгелде. Тиргә төшерә.

Көннәр озая Халык ашыга

Төннәр кыскара Китә басуга,

Бу кайсы вакыт Ураган ура,-

Я,әйтеп кара.(Яз). Бу кайчак була?(Җәй).


Кырлар буш кала, Һәр җир карланган

Яңгырлар ява, Сулар бозланган,



Җирләр дымлана- Уйный җил- буран,

Бу кайчак була? (Көз) Бу кайчак туган? (Кыш)


Алып баручы (2) Габдулла Тукай үзенең шигырьләрендә безне һөнәрле булырга, белем алырга өнди. Менә үзенең "Кызыклы шәкерт" шигырендә ул хезмәтне бәхет чишмәсе, яшәү шатлыгы, ди. Армый- талмый эшләргә, кече яшьтән үк хезмәткә өйрәнә башларга чакыра.

"Кызыклы шәкерт"

Тукай халык җырларын җырлаган. Ул иҗат иткән шигырьләргә композиторлар көйләр язганнар. Шуларның берсе "Безнең гаилә" җыры.


Алып баручы(1) Габдулла Тукай үзенең әсәрләрендә яшьбуынны тырышып эшләргә, акыллы, белемле булырга өнди. Белем алу – хезмәт ул. Белем алу – зур тырышлык, күп көч сорый. Шуңа күрә шагыйрь: "Эш беткәч, уйнарга ярый, " – ди.


Инсценировка. "Эш беткәч, уйнарга ярый".


Алып баручы(1). Апрель – яз ае. Табигать яшәрә, тормыш җанлана. Тукай да яз белән бергә безнең күңелләрдә шигырь гөле булып чәчәк ата.


Яздан аерып булмый Тукайны!

Язда килгән, язда ул янган.

Язы, киләчәге барлар ничек китсен,

Ничек югалсын дөньядан?!

Буын арты буын алышыныр,

Гасыр арты узар гасырлар

Шигъриятнең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Балалар Тукай портреты алдына чәчәкләр куялар, "Туган тел" җырын бергәләп җырлыйлар.

Алып баручы(2). Кадерле дуслар, бәйрәмебез ахырына якынлашты. Сезне тагын бер кат бәйрәм белән котлыйбыз, укуыгызда зур уңышлар теләп калабыз. Тукай абыегызны онытмагыз, аның китапларын укыгыз.

Аның шигырьләре өйрәткәнчә тәрбияле, белемле, эшчән туган телебезгә хөрмәтле булып үсегез.



57 вебинаров для учителей на разные темы
ПЕРЕЙТИ к бесплатному просмотру
(заказ свидетельства о просмотре - только до 11 декабря)


Автор
Дата добавления 05.10.2015
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров257
Номер материала ДВ-033228
Получить свидетельство о публикации

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх