1. МБОУ «Средняя общеобразовательная татарско-русская школа
№80 с углубленным изучением отдельных предметов» Вахитовского района г. Казани
2. Әдәбияттән класстан тыш дәрес «Әкиятлəр кичəсе».
3. Гайнуллина Альбина Шавкатовна, учитель начальных
классов, высшая кв.категория
Музыка яңгырый,
сəхнəгə бабай чыга, ə аның артыннан сандык күтəргəн кечкенə Мүк.
Мүк: Бабай, бигрəк авыр сандыгың, əллə
байлыгың күп инде?
Бабай: И-и-и улым бу бит татар халкының
гомер буе җыйган байлыгы.
Мүк: Бабай, күрсəт, əле, күрсəт!
Бабай сандыгын ача. Серле музыка
ишетелə һəм сандыгыннан йомгак чыга.
Мүк: (гайрəте чигеп)Бабай, шушы мы инде
байлыгың?
Бабай:Улым тотып тор əле.
Мүк йомгакны карый.
Бабай:Бу йомгак сиңа байлыкка юл күрсəтер.
Йомгак сəхнə артына тəгəри,ə аннан кире сəхнəгə, ə аннан
кире сəхнəгə , ə аннан урманга.
« Урман тавышлары»фонограммасы яңгырый.
Чəчəклəр биюе.
Мүк:Кем соң сез?
Энҗе чəчəге: Энҗедəй чəчəк атам мин
Яз кɵнендə урманда
Миңа бернидə
кирəкми
Күлəгəлек булганда.
Ромашка: Кечкенə кɵнбагыш кебек
Чəчəк булам мин үзем
Таҗларымны санап
кара
əгəр булсаң бик түзем
Күкчəчəк: Арыш арасында үсəм
Зəп- зəңгəр чəчəк
атам
Зəңгəр күкле,
чалт кояшлы
Аяз кɵнне яратам
Кыңгырау: Охшасам да кыңгырауга
Шалтырамым,
чыңламым,
«Эт эчəгесе»
шикелле
үлəннəргə
чорналмым
Мəтрүшкə:Мин- мəтрүшкə тыйнак мин
Зəңгəр чəчəк
атамын
Җанга, тəнгə
лəззəт биреп,
Хуш ислəр атамын.
Чəчəклəр: ə синең исемең ничек?
Мүк: ə мин кечкенə Мүк
Байлык эзлим
үзем уймак кына күк
Лəкин баерга
телим
Энҗе чəчəге Дɵрес килгəн син, дустым.
Ромашка:Без байлыкны кая икəнен белəбез
Чəчəклəр: белəбез, белəбез
Күкчəчəк Кара əле, Мəтрүшкə, бу кечкенə Мүк
Булат дигəн тычканың абыйсы түгел микəн?
Мүк:Нинди тычкан соң ул?
Мəтрүшкə: Тыңла игътибар белəн
Чəчəклəр Мүкне бүкəнгə
утырталар
Бер мəнне ди
тычканнар
Посканнар, ди,
идəн астына,
Зур җиелыш
ачканнар
Тыканнар биюе
Әй,сүз кɵчəйгəн,
Әй, кɵчəйгəн
1-тычкан: Ничек котылырга бу песəйдəн?
2-тычкан:Әле бармагына элсенме?
3-тычкан:əле тырнагына челсенме?
4-тычкан:Кыра бит ул безнең нəселне
Мəтрүшкə:Шулай уйлап-уйлап
Карыйлар да, ди
Тычканнарым уй
тапмагач
Эштəн чыгып
арыйлар,
Менə шунда торган
ди бер тычкан
Бик эрелəнеп кенə
сүз кушкан
Булат:Мин белəм моның хəйлəсен,
Бик җиңел аның
чарасы.
Менə: бер кыңгырау
аласы да
Шул песигң тагасы
Кыңгырауның теле
тенгелле…
Теңгеллəгəн саен
билгелле…
1-тычкан: Без качарбыз читкə шыбырдап,
2-тычкан: Тик йорсен песəй шылтырап
Мəтрүшкə: Торып əйтə шунда бер тычкан
4-тычкан:Син шəп уйладың уйлавын,
Инде һəзер песəй
муенына
Кидереп тə күрсəт
кыңгыравын
Барысыда тынып кала.
Тычканнар:əби килə, əби килə. Чабып китəлəр.
Мүк: Бигрəк кызык вакыйга сɵйлəдең,
Мин дə башта уйлармын
Аннан соң гына əйтермен.
Ромашка: Кара əле, мəтрүшкə, сиңа бу вакыйганы
тиен сɵйлəде түгелме соң?
Кыңгырау: əйе, шул тиен бугай. Əле кичə генə
шуны күрдем. Ул кунакка бер əбигə йɵргəн булган.
Тычканнар: əби килə, əби килə - дип
йɵгереп китəлəр.
əби чыга алма
җыерга. (Шул вакыт ɵстəл һəм урындыкларны алып чыгалар.)
Алмаларны ɵстəлгə куя, бии-бии ɵстəл əзерли, бəйли-бəйли.
əби: Кызларым да зур үсте, тɵрле якларга очтылар,
бəбкəлəрем. Ярый əле Тиен дустым бар.
Тиен чыга «əбикəем» җырын җырлый. Əби
белəн тиен биилəр. Убырлы карчык чыга да əбине этə. Əби егыла.
Әби: Кәефем дә юк әле, авырыйм.
Тиен урындыкка утыра.
Әби: Тиен, дустым, барасана,
кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче
Тиен шунда ук чыгып йөгерә
Сәхнәдә олы кыз ләгән чистарта.Бию.
Тиен: Әниеңнән хәбәр алып килдем, хәлемне
белергә килсеннәр диде.
Олы кыз: һай! Бик барыр идем дә бит,
афарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар.
Тиен: Алайса син шушы ләгәннәрңне мәңгегә аерылма.
Кыз әйләнә- әйләнә чыгып китә, ә
икенче кыз ташбака белән керә. Уртанчы кыз чыга эрли һәм бии.
Тиен: Әниеңнән хәбәр алып килдем, хәлемне
белергә килсеннәр диде.
Уртанчы кыз: һай!Әнием янына хәзер үк
чыгып йөгерер идем дә бит, менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул.
Тиен: Алайса син гомерең буе киндер сугып кына тор.
Кекенә кыз камыр баса.
Тиен:Әниеңнән хәбәр алып килдем, хәлемне
белергә килсеннәр диде.
Кечкенә кыз: Әни! (Әнисе янаны йөгерә
һәм н кочаклап ала.)
Тиен: И сөекле бала, гомерең буе игелек күр, кешеләрне
бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул. Кешеләр дә сине сөярләр. Синең
яхшылыгыңны мәңге онытмаслар.
Мүк белән чәчәкләр чыга. Мүк елый.
Күкчәчәк: Ник елыйсың, кечкенә Мүк?
Мүк: Кичә бабай ишек алдын себерергә
дип әйткән иде, тыңламадым, үзе сыптырды, ә ул бит бик карт. Әти-әниләрне,
әби-бабаларны хөрмәт итәргә кирәк. Ә кем әбине этте соң? Ник ул егылды? Бигрәк
куркыныч үзе!
Убырлы карчык керә. Җырлый.
Убырлы: Уң якка да янтайдым,
Сул якка да
янтайдым
Баралмыйм да,
таралмыйм да –
Картайдым, ах,
картайдым.
Их!
Шәп чакларым бар
иде,
Киң урманнар тар иде.
Билен бөктем ак
тайның,
Телен өздем
Акбайның.
Инде хәзер көчем
бөтте,
Картайдым, ах,
картайдым.
Юк, картлыкка
бирешергә ярамый. Кайда картлык – шунда әҗәл. ә миңа үләргә иртәрәк.
Хай кызларым!
Ялкауларым, чыгыгыз әле монда! Мин кемгә әйтәм? Чыгыгыз дим!
Йөкыбану: Йә, нәрсә инде сызгырынып
ятасың.Туйганчы көзгегә карарга да бирмисең.
Убырлы: Сезгә эш кушасым бар!
Җилбикә: Әни, мин бит матур, эшләсәм
чибәрлегем бетә.
Йокыбану: Синең кай җирең матур соң.
Җилбикә: Матар шул. Синең кебек табак
авыз булсам, мин дөнҗяда яшәмәс идем.
Йокыбану: Мин ме табак авыз? Ә син
гөмбә колак
Җилбикә: Син көянтә сыйрак.
Сугыша башлыйлар.
Убырлы: Үләм, үләм. Туктагыз әле.
Үрәкат!
Бер рәткә төзеләләр.
Слушай мою команду! Әлдермеш дигән
авылда, Әлмәндәр дигән гаиләдә, бер ялкау көйсез бала бар. Миңа шуны алап
кайтып бирегез. Аңлашылды мы?
Шүрәлене кунакка чакырган идем,
киттем бәлешкә суалчаннар җыеп кайтым әле.
Убырлы себеркесенә утыра да китә.
Елый-елый бала керә.
Әни: Нәрсә кирәк, бәбкәм?
Бала: Су кирәк!
Әни: Мә, җимешем!
Бала: Су түгел, сөт кирәк!
Әни: Мә, сөт тә алып килдем
Бала: Кушып бир!
Әнисе куша.
Бала: Хәзер аерып бир!
Убырлы кызлар баш селкетәләр.
Җилбикә: Әни шушы бала турында әйткән
дер инде.
Йокыбану: әйе, мин дә кечкенә вакытта
шундый идем. Әйдә алып китәбез. Баланы алып китәләр.
Җилбикә: Әни, әни алып кайттык без
аны.
Йокыбану: Әни белән Шүрәле чәй эчеп
утыралар.
Шүрәле: Ай-яй ямьсез бала, безгә ошаган.
Убырлы:(кием кидереп)Бу минем малаем
була инде. Идән ю! Бар! Юмасаң ашап бетерәбез.
Бала китә.
Шүрәлеләр бии бии китәләр.
Мүк: Алайса бала көйсезләнсә аны
убырлы карчык алып китә, шулаймы?
Чәчәкләр: Шулай, шулай.
Мүк: Балалар әти-әниләрне тыңлагыз,
ялкаулар булып үсмәгез, чөнки сезне убырлы карчык алып китер. Аңладыгыз мы? Хәзер инде мин барысын да
аңладым, бик зур байлык таптым.
Бабай әйткән байлык - әкиятләр була инде ул.
Бөтенесе чыгып җыр җырлыйлар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.