Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие на тему "“Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак”

Внеклассное мероприятие на тему "“Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак”

Скачать материал

      Укучылар, без бүген табышмаклар кичәсенә җыелдык.

Кичәдә хайваннар , үсемлекләр,әйләнә-тирәбездә очрый торган башка әйберләр турында табышмаклар әйтелер. Барыгыз да игътибарлы, тапкыр,зирәк булырсыз дип ышанам.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия.

“Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.

Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана .Табышмаклар татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.

Кичә ахырына без сыйныфтагы иң тапкыр укучыны ачыкларбыз.

 

Бәйрәм бүген бездә була –

Табышмаклар кичәсе.

Белик әле ,бу сыйныфта

Кем икән иң зирәге?!

 

                       II. Төп өлеш.

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Уенны нинди тәртиптә алып барабыз? Мин сезгә табышмакларны әйтәм сез кул күтәреп җавап бирергә тиешсез,әгәрдә инде кул күтәрмичә урыннан кычкырып утырсагыз җавап кабул ителми!Кем дөрес җавап бирә шуңа фишка бирелә,ахырдан инде санарбыз кем күпме фишка җыйган.

1 нче тур:

Табышмаклар багышланган табигать күренешләре, ел фасылларына! Ихтибарлы булыгыз,башта табышмакны тыңлап бетерәбез!

* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)

* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)

Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)

* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)

Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)

* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)

 

* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)

* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)

Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)

Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)

* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)

* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)

* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)

* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.

 2 тур;  Яшелчә, җиләк- җимеш.   

 

1)Кечкенә генә йорт,

    Эче тулы корт.(кыяр)

 

 2)Үскәндә яфрагын ашыйлар,

Үсеп җиткәч үзен ашыйлар.(суган)

 

3)Җир астында алтын казык-

Бик тәмле тамыразык.(кишер)

 

4)Утыра бер ак чүлмәк

 Үстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

 

5)Түгәрәк_ ай түгел,

Сары- кояш түгел,

Тәмле- шикәр түгел,

Койрыклы- тычкан түгел. (шалкан)

 

6)Тышы яшел, эче кызыл,

Җылы якларда үсә.

Бигрәк баллы,бигрәк сусыл!-

Исемен әйт әле белсәң!(карбыз)

 

7)Җиргә күмәләр язын,

Көзен алалар казып.

Күмгәндә берәү була,

Алганда чиләк тула.(бәрәңге)

 

    3 тур.”Уйлап тап!” уены.

 

1)Җәен соры ,кышын ак,

Кылый күз, озын колак.

                              6)Кош түгел-оча,

2)Бернәрсә тегә белми,                    Ябалактан курка.

Энәләр тагып йөри.                           Чикләвек ярата,

                                                              Сызгырса, урманны яңгырата.

3) Үзе ул бал ярата,

Кыш буе йоклап ята..                      7)Башында үсә куак-

                                                               Шуны табып куандык.

4)Урманнан чыгар,                             Бу җәнлек безгә ошый:

Корсак асты чуар.                              Исеме аның-(поши) .

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле.                            8)Үлән ашый-май ташый.(сыер)

                    

5)Сорыдыр төсе.

Үткендер теше ,

Урманда йөри.

Бозаулар эзли.

 

4 нче тур. Һәр укучы табышмак язылган карточка ала һәм җавапның рәсемен ясый.Җавапны белмәгән укучы төшеп кала.

 

Карточкалардагы табышмаклар:

 

“Алма!” дисәң дә алалар,

Нәрсә соң ул балалар?(алма)

 

Берсе көнне ярата,

Берсе төнне ярата.

Икесе дә дөньяга

Якты нурлар тарата.(Ай һәм Кояш)

 

Алмаш-тилмәш өчкүз яна:

Яшел,сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

булыша ул көнозын. (Светофор)

 

Агач түгел-яфраклы,

Тун түгел-тегелгән.(Китап)

 

Утырабыз урманда

Ап-ак эшләпә киеп.

Киптерә дә ,кыздыра да

Кешеләр безне җыеп.(Гөмбә)

 

 

 5нче тур: Үсемлекләр, куаклар, агачлар

* Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(урман)

 

* Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)

 

* Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.
(Чыршы, нарат)

* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

* Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)

* Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
(Гөмбә)

-Молодцы укучылар!

 6 нчы тур.

1.Аяксыз – кулсыз күлмәк кияр. (Мендәр)

2.Агач түгел – яфраклы

Тун түгел –тегелгән. (Китап)

3. Шәхәрләр – йортсыз

Диңгезләр – сусыз. (Географик карта)

4.Бер патша мең патшаны баш идергән. (Ишек)

5.Үзе миңа көлә, үзе мине күрми. (Көзге)

6.Дүрт хатын бер шәл бөркәнгән. (Өстәл)

 

7 нче тур:Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары.

* Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)

* Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)

* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)

* Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.
(Ат)

* Үлән ашый, май ташый.
(Сыер)

* Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.
(Сарык)

* Бүре түгел - көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)

* Кешенең дусты, йортның сакчысы.
(Эт)

* Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(Мәче һәм эт)

* Башы тарак, койрыгы урак.
(Әтәч)

* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)

* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)

* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.
(Ташбака)

* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)

* Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
(Бал корты)

* Күрер-күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре;
Челтәрләре түгәрәк,
Эшли алар үрмәләп.
(Үрмәкүч, пәрәвез)

 

      2 укучыга сүзләре киселгән табышмак бирелә.Алар аны төзергә һәм җавабын табарга тиеш.

 

1. Җәен соры,кышын ак,                            2.Бернәрсә тегә белми-

    Аңа шулай яхшырак.                                     Энәләр тагып йөри.

 

       2.Кем күбрәк?

          

Мәскәүдә бер дә юк,Казанда икәү.(а хәрефе)

 

Кое төбендә нәрсә бар?(Е хәрефе )

 

Кешедә бар-хайванда юк,

Күлдә бар- елгада юк.(к хәрефе)

 

Тыкрык башында нәрсә бар?(т хәрефе)

 

 

                    III. Йомгаклау өлеше.

 

Табышмаклар кичәбез ахырына якынлашты.

Молодцы! Рәхмәт сезгә.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Тема: “Табышмаклар кичәсе”

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар, укучылар. Бүген без сезнең белән кызыклы ил – табышмаклар иленә сәяхәт итәрбез.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдү, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әхәмияткә ия. “Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак” дигән әйтем әнә шуңа ишарә.

Табышмаклар мең елдан, кайберләре, бәлки , аннан да элегрәктән калып саклана .Табышмаклар татар халык авыз иҗаты әсәрләре хәм фольклорыбызның үзенчәлекле бер төре.

Бугенге чарабызда табышмакларны иң күп белүчене , иң зирәк укучыны белербез.

АЛЫП БАРУЧЫ. Уенны нинди тәртиптә алып барабыз?Мин сезгә табышмакларны әйтәм сез кул күтәреп җавап бирергә тиешсез,әгәрдә инде кул күтәрмичә урыннан кычкырып утырсагыз җавап кабул ителми!Кем дөрес җавап бирә шуңа фишка бирелә,ахырдан инде санарбыз кем күпме фишка җыйган.

-Беренче тур:Табышмаклар багышланган табигать күренешләре, ел фасылларына! Ихтибарлы булыгыз,башта табышмакны тыңлап бетерәбез!

* Өй башына утырган,
Җир йөзен нуры белән тутырган.
(Кояш)

* Өй өстеңдә ярты күмәч.
(Ай)

Кич булганда күренер,
Таң булдымы − күмелер.
(Йолдыз)

* Ишектән керер, түргә менеп утырыр.
(Суык)

Ипи түгел, су түгел,
Авыр түгел, аз түгел,
Ансыз яшәү мөмкин түгел.
(Һава)

* Сыр-сыр сыры бар,
Алты төрле нуры бар,
Җиде кат күккә юлы бар.
(Салават күпере)

 

* Котыра да үкерә,
Бөтен җирне тутыра.
(Буран)

* Көзен туа, язын үлә.
(Боз)

Ак ашъяулык таптык,
Җир өстенә яптык.
(Кар)

Сорыйлар, көтәләр, килсәм бар да качалар.
(Яңгыр)

* Тәнсез тора, телсез сөйләшә,
Һичкем аны күрми, һәркем аны ишетә.
(Кайтаваз)

* Ала-сыер ятып кала,
Ак сыер торып китә.
(Яз)

* Кигән киеменең бизәге
Бөтен дөньяны ямьгә бизәде.
(Җәй)

* Тау куенында анасы,
Чыгып кача баласы.
(Чишмә)

-Ярар булдырдыгыз укучылар! Ә хәзер 2нче тур: Үсемлекләр, куаклар, агачлар

 

* Язын ямь бирә,
Җәй салкын бирә,
Көзен тәм бирә,
Кышын тун бирә.
(урман)

 

* Яз килсә − киенә,
Көз килсә − чишенә.
(Агач)

 

* Җәй дә егет, кыш та егет,
Картайганы юк, гел егет.
(Чыршы, нарат)

* Язын дөньяга килә,
Көзен саргаеп үлә.
(Яфрак)

* Кыйнамый, сукмый, үзе елата.
(Кычыткан)

* Олысы да, кечесе дә эшләпә кигән.
(Гөмбә)

-Молодцы укучылар. 3 нче тур.

1.Аяксыз – кулсыз күлмәк кияр. (Мендәр)

2.Агач түгел – яфраклы

Тун түгел –тегелгән. (Китап)

3. Шәхәрләр – йортсыз

Диңгезләр – сусыз. (Географик карта)

4.Бер патша мең патшаны баш идергән. (Ишек)

5.Үзе миңа көлә, үзе мине күрми. (Көзге)

6.Дүрт хатын бер шәл бөркәнгән. (Өстәл)

 

-4 нче тур:Бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр, йорт хайваннары.

* Гөлдер-гөлдер гөл итекле,
Гөлкәй кызыл читекле.
(Күгәрчен)

* Җәй такылдый бу чүкеч,
Кыш такылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?
(Тукран)

* Сакаллы килеш туа, берәү дә гаҗәпләнми.
(Кәҗә)

* Тимерче дә түгел,
Балта остасы да түгел,
Үзе авылда беренче эшче.
(Ат)

* Үлән ашый, май ташый.
(Сыер)

* Ашата, туендыра,
Җылыта, киендерә,
Кешене сөендерә.
(Сарык)

* Бүре түгел - көрән,
Куян түгел − озын колаклы,
Ат түгел − тояклы.
(Ишәк)

* Кешенең дусты, йортның сакчысы.
(Эт)

* Берсе өйне саклый,
Берсе тышны саклый,
Үзләре бер-берсенә кан дошманы.
(Мәче һәм эт)

* Башы тарак, койрыгы урак.
(Әтәч)

* Йомры, йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә.
(Чеби)

* Суда юынып алды,
Өсте коры калды.
(Каз)

* Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә.
(Ташбака)

* Җәйнең буе бал җыя,
Кышның буе хәл җыя.
(Бал корты)

* Тимәгәнгә тимим,
Тигәнне җавапсыз калдырмыйм.
(Бал корты)

* Күрер-күрмәс күзләре,
Челтәр бәйли үзләре;
Челтәрләре түгәрәк,
Эшли алар үрмәләп.
(Үрмәкүч, пәрәвез)

-Һәм соңгы турыбыз: Яшелчә, җиләк-җимеш

* Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.
(Суган)

* Бер кисмәктә мең егет.
(Кыяр)

* Кызыл кызы җир эчендә,
Чәчләре җир өстендә.
(Кишер)

* Эсселәгән саен,
Кат-кат тун кия.
(Кәбестә)

* Үзе кып-кызыл,
Күлмәге ям-яшел.
(Карбыз)

* Чәчәге агачында,
Алмасы тамырында.
(Бәрәңге)

* Түгәрәк кенә кызыл йорт,
Эче тулы корт.
(Помидор)

* Түгәрәк − ай түгел,
Сары − май түгел,
Койрыгы бар − тычкан түгел.
(Шалкан)

* Гәүдәсе бар − җаны юк,
Үзе эшләпә кигән − башы юк.
(Гөмбә)

-Молодцы балалар!Менә инде безнең табышмаклар кичәбез тәмамланды!Инде кемнең иң күп белүче,иң зирәк укучыны белербез.

Балаларны бүләкләү.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие на тему "“Отканга – мәкаль, тапкырга – табышмак”"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Культуролог-аниматор

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 842 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 23.04.2017 1288
    • DOCX 29.9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Тахавиева Гульназ Масхутовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Тахавиева Гульназ Масхутовна
    Тахавиева Гульназ Масхутовна
    • На сайте: 8 лет и 10 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13014
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании

Учитель начальных классов

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 2688 человек из 84 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 539 человек

Курс повышения квалификации

Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 278 человек из 57 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 600 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по русскому языку у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 43 человека из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 484 человека

Мини-курс

Методология физического воспитания

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Инклюзивное образование: нормативное регулирование

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

От Зейгарника до Личко: путь к пониманию человеческой психологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 15 регионов