1
класс Әйләнә-тирә дөнья
А.А.Плешаков « Әйләнә-тирә дөнья»
УМК «Перспектива».
Дәреснең темасы «Һөнәрләрнең барысы да мөһим! »
Максат: укучыларны төрле һөнәрләр белән таныштыру, аларда
кызыксыну уяту; төрле һөнәрләрне чагыштыру, файдалы якларын ачыклау, хезмәт
тәрбиясе бирү; конкрет мисалларда
һөнәр осталарына кирәкле сыйфатларны ачыклау;
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
П р е д м е т-
кеше һөнәре һәм аңа бәйле сыйфатлардан торган сүзлек байлыгын булдыру; эш
остасы нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәтү;
төрле
һөнәрләр белән танышу.
Ме
т а п р е д м е т- укыган текстны аңлый белү;
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
-укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен
контрольгә ала белү.
Танып белү универсаль уку
гамәлләре:
-уку
максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм
берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; объектларны чагыштыру, классификацияләү
өчен уртак билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен
формалаштыру.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
-
фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны
туплау өчен күмәк эш башкару.
Ш ә х е с к ә кагылышлы-балаларда хезмәт
кешеләренә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: мультимедиа
проекторы, экран, презентация, нетбуклар, төрле һөнәрләргә бәйле
предметлар, карточкалар
Дәрес
проекты
№
|
Этаплар
|
Вакыт
|
Укучы
башкарган эш
|
Укытучы
башкарган эш
|
1
|
Оештыру.
Мотивация.
|
2мин
|
Дәрес
темасы белән таныша. Үзенә максат куя.
|
Дәрес
темасына алып керә.
|
2
|
Актуальләштерү.
|
5 мин
|
Курайчылар
чыгышы. Килеп туган сораулар буенча уйлана.
|
Проблемалы
ситуация
тудыра.
|
3
|
Яңа белемнәрне беренчел
үзләштерү.
|
25 мин
|
Текстны
мөстәкыйль укып аңлыйлар.
Уен “
Серле капчык”
|
Текстны
һәм сорауларны өләшә. Аңлап укуга нәтиҗә ясый.
|
4
|
Яңа белемнәрне ныгыту.
|
Хезмәт
турында мәкальләрне җыялар. Мәгънәсе турында фикер алышалар.
Ял
минуты.
|
Карточка
бирә, кирәкле урында ярдәм итә.
|
Нетбукларда
тема буенча тикшерү эшен үтиләр.
|
Үтәлешен
карый.
|
Китапта 36 – 37 битләрне укыйлар.
Эш
дәфтәрләрендә
28 – 29
бит № 1
|
Кирәкле
урында ярдәм итә.
|
5
|
Рефлексия
|
8 мин
|
Яңа тема
буенча бирелгән сорауларга җавапларны әйтәләр.
|
Сораулар
бирелә, җаваплар тикшерелә.
|
Үзбәя.
|
Нәтиҗә
ясый.
|
Дәрес барышы.
I.
Мотивация.
Кыңгырау
чылтырый һәм тына –
Дәрескә
чакыра ул безне.
Яңалык
белергә, ачышлар ясарга
Әзерме
биредә һәрберсе?
“Әй угыл, син
тәрбияле бул, белем ал, һөнәр өйрән!”- дигән татар халкының бөек галиме,
мәгърифәтчесе К.Насыйри.
II.
Актуальләштерү.
-Сез ничек
уйлыйсыз, без гимназиядә тәрбияле булырга өйрәнәбезме?
-Белем
алабызмы?
-Ә һөнәргә
өйрәнәбезме? Мәсәлән, нинди һөнәрләр үзләштерәбез?
Әйдәгез
курайчылар чыгышыннан бер өзек тыңлап карыйк эле.
-Бу
чыгышны без һөнәр дип эйтә алабызмы?
Бүгенге
дәреснең темасын ничек әйтер идегез?
“Һөнәрләрнең
барысы да мөһим!”
- Нәрсә ул
һөнәр?
- Һөнәр белән
профессия арасында аерма бармы?
- Әйдәгез, шушы
сорауларга җавап эзләп карыйк.
Төркемнәрдә эшләү
кагыйдәләрен искә төшереп алыйк эле .
Тату дус
эшлә.
Иптәшеңне
булдермә, тыңлый бел.
Әкрен
тавыш белән фикер алыш.
Иптәшеңә
ярдәм ит.
Аңламасаң
яңадан сора.
III. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.
А
1. Текстны
игътибар белән укып чыгыгыз һәм әлеге сорауларга туры килгән җавапны карандаш
белән билгеләп барыгыз. Төркем җитәкчеләре ярдәм итәрсез.
Һөнәрләрнең барысы да мөһим!
Һөнәр – ул кеше
хезмәте, эшчәнлек төре.
Һөнәр
сүзен белгечлек, эш, профессия, хезмәт дип тә әйтергә мөмкин.
Профессияләр
бик күп. Кайда гына эшләсәң дә үз эшеңнең остасы булырга кирәк.
Осталык ул эшне яратып, теләп һәм белеп
эшләү дигән сүз. Оста кешегә “алтын куллы” дип әйтәләр.
-Нинди дә
булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Күп укырга, тырышырга,кыю булырга, ихтыяр
көченә ия булырга кирәк.
- Нәрсә ул профессия?
Билгеле
бер хәзерлек, белем таләп итә торган хезмәт.
- Һөнәр белән
профессия арасында аерма бармы?
Бар.
Профессия өчен махсус белем алырга кирәк, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да
үзләштереп була.
2.
Төркемнәрдә эш.
Уен “
Серле капчык” Предметлар җыелмасы буенча профессияне бел.
1 нче өстәл. Дәфтәр, күзлек, дәреслек.
2 нче өстәл. Басым үлчәгеч, ак халат,
шприц.
3 нче өстәл. Аш чүмече, калфак,
алъяпкыч. (орнитолог)
4 нче өстәл. Ошейник, шлейка, туп.
(кинолог)
5 нче өстәл. Фотоаппарат, пленка, селфи
таягы.
Нәтиҗә:
- Профессияме, һөнәрме? - Һөнәр белән профессия арасында аерма
бармы?
Һөнәр – фарсы
сүзе – осталык, булганлык, булдыручанлык дигән мәгънәне аңлата.
Һөнәр – ремесло -
profession
IṼ.
Яңа белемнәрне ныгыту.
-Эшне миңа
күрсәткәннән соң исемегез турысына + тамгасы куярга онытмагыз.
Б
Төркемнәрдә
эш.
а) Хезмәт
турында мәкальләрне җый һәм мәгънәсе турында фикер алышыгыз.
Егет кешегә
җитмеш төрле һөнәр дә аз.
Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс.
Һөнәр утта янмый, суда батмый торган
хәзинә.
Һөнәр ашарга-эчәргә сорамый, ә үзе икмәк
китерә.
Хөрмәт
сөйсәң, хезмәт сөй.
-
Нинди
мәкальләр җыя алдыгыз? – Ничек аңладыгыз?
Ял
минуты. Рәсем
буенча һөнәр ияләренең эшен хәрәкәтләр белән күрсәтергә.
Мөстәкыйль эш.
б) Нетбукларда
тема буенча тикшерү эшен үтисез.
В
в) Китапта
36 – 37 битләрне укыгыз.
г) Эш
дәфтәрләрендә 28 – 29 бит № 1
Ṽ.
Рефлексия.
- Нәрсә ул профессия?
- Нәрсә ул һөнәр?
- Һөнәр белән
профессия арасында аерма бармы?
- Нинди дә
булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
- Син үскәч
кем булырга телисең? Киләсе дәрескә шул турыда уйланып кил.
- Дәрестә
эшчәнлегеңне ничек бәялисең? ( смайлик)
А
Һөнәрләрнең
барысы да мөһим!
Һөнәр – ул кеше
хезмәте, эшчәнлек төре.
Һөнәр
сүзен белгечлек, эш, профессия, хезмәт дип тә әйтергә мөмкин.
Профессияләр
бик күп. Кайда гына эшләсәң дә үз эшеңнең остасы булырга кирәк.
Осталык
ул эшне яратып, теләп һәм белеп эшләү дигән сүз. Оста кешегә “алтын куллы” дип
әйтәләр.
-Нинди дә
булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
Күп укырга, тырышырга,кыю булырга, ихтыяр
көченә ия булырга кирәк.
- Нәрсә ул профессия?
Билгеле
бер хәзерлек, белем кирәк булган хезмәт.
Профессия
өчен махсус белем алырга кирәк, ә һөнәрнең кайберләрен укымыйча да үзләштереп
була.
Текстны игътибар белән укып чыгыгыз
һәм әлеге сорауларга туры килгән җавапны карандаш белән билгеләп барыгыз.
1. Нәрсә ул
һөнәр?
2. Нәрсә ул
профессия?
3. Һөнәр
белән профессия арасында аерма бармы?
4.
Нинди
дә булса һөнәргә ия булу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?
5.
Син
үскәч кем булырга телисең?
А
|
Текстны укы , сорауларга җавап
әзерлә. + куй
|
|
Уен “ Серле капчык”
|
|
Ял минуты
|
Б
|
Мәкальләрне
җый
|
|
Нетбук (окружающий, проверочная
работа) + куй
|
В
|
Китапта 36 – 37 битләрне
укыгыз. + куй
|
|
Эш дәфтәрләрендә 28 – 29 бит №
1 + куй
|
1. Егет
кешегә җитмеш төрле
|
суда батмый
торган хәзинә.
|
2. Һөнәр
утта янмый,
|
һөнәрсез көн күрмәс.
|
3. Һөнәрле
үлмәс,
|
һөнәр дә аз.
|
4. Һөнәр
ашарга-эчәргә сорамый,
|
хезмәт сөй.
|
5. Хөрмәт
сөйсәң,
|
ә үзе икмәк
китерә
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.