Инфоурок Дошкольное образование СтатьиБалалар психик үсешенең яшь үзенчәлекләре (уртанчылар төркеме)

Балалар психик үсешенең яшь үзенчәлекләре (уртанчылар төркеме)

Скачать материал

Балалар психик үсешенең яшь үзенчәлекләре

         Уртанчы мәктәпкәчә яшьтәге балаларның уен эшчәнлегендә рольле мөнәсәбәтләр барлыкка килә. Бу яшьтәге балалар кабул ителгән рольдән үзләрен аера башлыйлар.уен процессында рольләр үзгәрергә мөмкин. Алар үзләре өчен түгел, ә уенны мәгънәле итү өчен уйный башлыйлар. уендагы һәм чынбарлыктагы мөнәсәбәтләр аерымлана.

         Сурәтләү эшчәнлеге шактый үсеш ала. Рәсем предметлы һәм детальләштерелгән форма ала. Кешенең график сурәте гәүдә, күз, авыз, борын, чәч, кайвакыт кием һәм аның детальләре булу белән характерлана. Сурәтләү эшчәнлегенең техник ягы камилләшә. Балалар төп геометрик фигураларны ясый, кайчы белән кисә, сурәтләрне кәгазьгә ябыштыра алалар һ.б.

         Конструкцияләү катлаулана. 5- 6 детальдән торган корылмалар барлыкка килә. Уйлап чыгарылган конструкцияләү, шулай ук төзү эзлеклелеген планлаштыру күнекмәләре формалаша.

         Баланың хәрәкәтләнү өлкәсе вак һәм эре моториканың уңай үзгәрешләре белән характерлана. Җитезлек, хәрәкәт координациясе үсә. Кечкенәләр белән чагыштырганда балалар бу яшьтә тигезлекне яхшы саклыйлар, зур булмаган тоткарлыкларны атлап чыгалар. Туп белән күнегүләр катлаулана.

Зиһенгә алу сәләте күбрәк үсеш ала. Балалар теге яки бу предметка охшаган форманы атый беләләр. Алар катлаулы объектларда гади формаларны аерып күрсәтә һәм гади формалардан катлаулы объектлар барлыкка китерә алалар. Балалар предмет төркемнәрен сенсорик билгеләре – зурлыгы, төсе буенча тәртипкә салырга, биеклек, озынлык һәм киңлек кебек параметрларны аерырга сәләтле. Хәтер күләме үсә. Балалар 7- 8 предметның исемен истә калдыра алалар. Истә калдыру мөмкинлекләре үсә. Алар олылар тапшырган эшне истә калдыралар, кечкенә шигырьләрне ятлый алалар һ.б.

         Тасвирлы фикерләү сәләте үсә башлый. Балалар катлаулы булмаган мәсьәләләрне чишүдә гади схемалаштырылган сурәтләр кулланалар. Алар схема буенча төзи, лабиринтлы мәсьәләләрне чишә алалар. Алдан күрә белү сәләте үсә. Объектларның пространствода урнашулары нигезендә, балалар аларның үзара йогынты ясашуы нәтиҗәсендә нәрсә килеп чыгасын әйтә алалар. Тик аларга читтән күзәтүче позициясенә басу һәм аларны күзаллап үзгәртү аларга авыр.

Күз алдына китерү, уйлап чыгару (воображение) сәләте үсә. Оригинальлек  һәм ирекле булу кебек сыйфатлар формалаша. Балалар мөстәкыйль рәвештә бирелгән темага зур булмаган әкият уйлап чыгара алалар.

Игътибарлылык сәләте үсә. Бала 15- 20 минут дәвамында игътибарын туплап эшли алырга сәләтле. Ул нинди дә булса эш эшләгәндә катлаулы булмаган шартны хәтерендә тотып тора ала.

Авазлар әйтелеше һәм дикция яхшыра. Сөйләм балаларның активлыкларын үстерә. Алар хайван тавышлары чыгаралар. Теге яки бу персонажның сөйләмен интонация белән аерып күрсәтә алалар. Сөйләмнең ритмик төзелеше, рифмасы игътибарга лаек. Сөйләмнең грамматик ягы үсеш ала. Балалар грамматик кагыйдәләр нигезендә яңа сүзләр уйлап чыгару белән мавыгалар. Бер- берсе белән аралашканда балаларның сөйләме ситуациягә бәйле, ә олылар белән аралашканда ситуациягә бәйләнмәгән була.

Бала белән олыларның аралашу эчтәлеге үзгәрә. Ул бала эләккән конкрет ситуациядән читкә тайпыла. Танып белү мотивы алга чыга. Аралашу процессында алган мәгълүматлар бик үк аңлашылып бетмәсәләр дә, балада кызыксыну уяталар.

Бала өлкәннәрнең үзен ихтирам итүләрен тели, мактау сүзе аның өчен бик зур әһәмияткә ия була бара. Бу баланың артык үпкәләүчән булуына китерә. Шелтә, кисәтүләргә тискәре мөнәсәбәт туа. Артык үпкәләүчәнлек бу яшьнең феномены булып тора.

Яшьтәшләре белән бала сайлап кына аралаша башлый. Ул кайбер иптәшләренә өстенлек бирә. Уен вакытында даими партнерлар барлыкка килә. Төркемдә лидерлар аерылып чыга башлый. Көндәшлек, ярышу барлыкка килә. Ярышу үзеңне башкалар белән чагыштыру өчен әһәмиятле. Бу үз чиратында Мин образының үсешенә, аны детальләштерүгә китерә.

Бу яшьнең төп казанышлары уен эшчәнлеге үсү; рольле һәм тормышчан үзара бәйләнешләр барлыкка килү; сурәтләү эшчәнлеге үсү; үзең уйлап конструкцияләү; планлаштыру, зиһенгә алу сәләте камилләшү, образлы, хыялый фикерләү, танып белүдә мин- минлек ( минеке генә дөрес дигән позиция); хәтер, игътибар, сөйләм, дәлилли белү сәләте үсү, олыларның хөрмәтенә ихтыяҗ формалашу, үпкәләүчәнлек, көндәшлек, ярышу кебек сыйфатлар барлыкка килү, Мин образының үсүе белән характерлана.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Балалар психик үсешенең яшь үзенчәлекләре (уртанчылар төркеме)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по коллекторской деятельности

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 948 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 30.09.2016 2549
    • DOCX 17.1 кбайт
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хасанова Роза Абдулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хасанова Роза Абдулловна
    Хасанова Роза Абдулловна
    • На сайте: 7 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 26708
    • Всего материалов: 18

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инновационные методики и программы по развитию детей раннего возраста в соответствии с ФОП ДО И ФГОС ДО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 76 человек

Курс повышения квалификации

Потенциал теории воспитания и ее реализация в актуальных педагогических технологиях в условиях реализации ФГОС ДО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 45 человек

Курс повышения квалификации

Методическое обеспечение дошкольного образования в условиях реализации ФГОС

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 497 человек

Мини-курс

Разработка и проведение онлайн-обучения

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 40 человек из 21 региона

Мини-курс

Управление проектами: концепции, практика и финансы

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Дизайн-проектирование: практические и методологические аспекты

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе