Тема:
Башваткычлар илендә
Максат: Укучыларның
сөйләм телен, дөньяны танып белү, күзаллауларын арттыру, баету, тел культурасын
үстерү,мөстәкыйллеккә өйрәтү,туган телгә ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт
хисләре тәрбияләү.
Уен тәртибе: Уенда 2 команда катнаша.
УЕН БАРЫШЫ
Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый.
Уенчылар үз урыннарын алалар.
А.б. Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар,
укучылар! “Башваткычлар илендә” уенын башлап җибәрәбез. Шат елмаеп бер-
беребезгә карыйк, ачык йөзле булыйк.
(Сүз командаларга бирелә. Алар үзләре
белән таныштыра.)
1 тур. “Кайсыгыз җитез”
А.б. Уенга кереп
китү, җылынып алу өчен сораулар биреләчәк.
1. Яшелчә бакчасында бабай, әби, онык, эт
мәче, тычкан шалкан тарталар. Бакчада ничә кеше? ( 3 )
2. Кубикның һәр ягы төрле төскә буялган. Моның
өчен ничә төрле буяу кирәк? (6)
3. Машинага биш кәҗә бәтие утырган.
Һәрберсенең 8 км юл үткәнлеге билгеле булса, машина күпме юл үткән? (8)
4. Каз һәм мәче аякларының саны 8 булса, ишек
алдында ничә каз бар? (2)
5. Бер рәттә 8 урындык. Алия сулдан бишенче
урынга, ә Рәйсә уңнан бишенче урынга утырган. Алар икесе бер урынга туры
килмәгәннәрме? (Юк)
6. Җәй көне самолет Казаннан Мәскәүгә 95 мин
,ә кышын 1сәг35мин оча. Бу ни өчен шулай? (95мин=1сәг35мин)
7. Йосыфның 7 таякчыгы бар. Бер таякчыкны
урталай сындырса, аның ничә таякчыгы булыр? ( 8)
8. Каз бер аякта басып торганда 5кг, ике аякта
басса ничә кг булыр? ( 5кг)
2 тур. “Табышмаклар”
1
нче командага
- Көзме,кышмы, язмы, җәйме,
Тыңламый,
нишләтәсең-
Кар-буранда, җил
яңгырда
Салмый ул
эшләпәсен. ( Кадак)
- Авызыны башны тыгып
Карадым,
курыкмадым.
Аннары, башына
менеп,
Рәхәтләнеп
йокладым. ( Мич)
- Башка җирләре бик дөрес,
Бер генә ялгыш
монда:
Түгел никтер
урынында
Мөгезе – борынында!
( Мөгезборын)
- Сакаллы булып туган ул,
Сакаллы сабый
булган.
Парикмахерга
бармаган,
сакалын
кырдырмаган. ( Кәҗә)
- Су өстендә җәяү йөрим,
Тып-тып басып атлыйм мин.
Иң тирән җирдән үтәм ,
Әз генә дә батмыйм мин. (Боз өсте)
2 нче
командага
1. Бар җирне кызылга буяр,
Әмма канга буямас.
Кайчан гына атса да ул,
Беркем куркып уянмас. (Таң)
2. Бик күп телләрне белсә дә,
Сөйләшми бер телдә дә.
Өйрәним дисәң өйрәтә,
Карышмый беркемгә дә. ( Сүзлек)
3. Йөртәләр аны һәрвакыт
Каты-каты типкәләп.
Җан фәрманга йөгерә ул,
Тормый бердә үпкәләп.( Футбол тубы)
4. Морзе азбукасы белән
Тукылдата тук-тук-тук:
-Тик торганым юк,юк,юк,
Шуңа күрә мин тук,тук! (Тукран)
5.Эшне генә ярата ул,
Булганы юк уенда;
Аннан башка үткәрәләр-
Үзе килми туена. ( Сабан)
3 тур.”Мин
рәсемгә төшерәм”. Табышмакларның җавапларын ясарга.
1.
Үзе монда утыра
Сүзне тегендә
тутыра. (Телефон)
2.
Авызы юк, бар теле.
Туны һәм төймәләре
Шул төймәләргә
кагылсаң
Кузгата күңелләрне.
(Гармун)
3.Аяксыз йөри,
Кулсыз күрсәтә
(Сәгать)
4. Кечкенә генә сандыкка
Бөтен дөнья сыйган
(Китап)
5.Үзе яңа, үзе тишек (Иләк)
6.Бер нәрсәсе дә
авыртмый
Ә үзе һаман ыңгыраша.
(Дуңгыз)
7. Урмый-чәчми
Ил өстендә кән
итә. (Чыпчык)
8.Аягы бар, кулы юк;
Борыны бар, күзе
юк.
Тышы ялтырый.(таракан)
9.Акчасыз керәсең,
хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)
10 Бер кисмәктә ике төрле бал. (Йомырка)
11Ялан җирдә ялт та
йолт. (Яшен)
12.Ач булса – ята
Тук булса, торып
утыра. (Капчык)
4 тур. “Пантомимо”
Ач сыер
сөзә торган үгез
Балык
тоту чәчтараш
“2”ле алган
укучы теш
сызлау
5 тур.”Кисмәктәге хикмәтләр”.
Капитаннар чиратлашып
кисмәктән фишка алалар,бу сорауның номеры.Җавапны команда белән бергә
уйлыйлар,бер кеше җавап бирә.(Кисмәктәге бер сорау призлы).
1. Сандугачның
икенче исеме ничек?(Былбыл)
2. Кайсы килеш кая?соравына
җавап бирә(Юнәлеш)
3. Татар
алфавитының иң соңгы хәрефе?(я)
4. 3 очко
5. Балалар өчен
язылган әдәби жанр(Әкият)
6.Атнаның иң
авыр көне.(Дүшәмбе)
7.Кәтән Иваныч
кем ул?(Әтәч)
8.Алтын ачкычлы
малай.(Буратино)
9.Безнең
мәктәптә ун минутлык...(Тәнәфес)
10. Җөмләнең баш
кисәкләре
6 тур .”Кем?Нәрсә?”
Бу геймда сүзләр
бирелә,сез аның нәрсә аңлатканын бер сүз белән генә әйтергә тиешсез.Мин сезгә
башын укыйм,сез дәвам итегез.Башладык.
1командага
сораулар. 2командага сораулар.
1. Әлмәт-шәһәр.
1. Егерме биш-сан.
2.
Унөч-сан.
2. Яңа ел-бәйрәм.
3.
Сарык-хайван. 3.
М.Җәлил-шагыйрь.
4.
Юкә-агач
4. Помидор-яшелчә.
5. Китап-уку
әсбабы. 5. Икеле-билге.
6.
Чалбар-кием.
6. Информатика-фән.
7. ”Салават
күпере”-журнал. 7. Бүрек-баш
киеме.
8.
Бишле-билге. 8.
Ручка-язу әсбабы.
9.
Г.Тукай-шагыйрь.
9. Тал-агач.
10.
Колбаса-ризык.
10. ”Көмеш кыңгырау”-газета.
7 тур.”Тиз,өлгер
җавап бир!”
1 командага
1.
Сумкалы хайван(көнгерә).
2.
Нәрсәнең мөгезе борынында
(мөгезборын).
3.
Дуңгызның кыргый
туганы(кабан).
4.
Оча торган
барабанчы(тукран).
5.
Даруларны сатып
алалар(даруханә).
6.
Яңгыр, кар, буран, җил,
кырау, томан(табигать күренешләре).
|
2 командага
1.
Елгада плотина төзүче
җәнлек(бобр).
2.
Балны ярата, умарта
асрамый(аю).
3.
Этнең кыргый туганы(бүре).
4.
Яз хәбәрчесе(кара карга).
5.
Үсемлекләрнең җир астындагы
өлеше(тамыр).
6.
Бөтнек, мәтрүшкә, әрем,
ромашка, меңъяфрак(дару үләннәре).
|
8 тур. .”Ярый-ярамый!”,”Кирәк-кирәкми!”
1.
Кызыл китапка кертелгән
үсемлекләрне өзәргә һич тә ...(ярамый).
2.
Тешләрне көн саен иртән һәм
кич чистартырга ...(кирәк).
3.
Җәнлекләрне рәнҗетергә,кош
ояларын туздырырга ...(ярамый).
|
1.
Без – табигать баласы. Аны
сакларга һәм яратырга ...(кирәк).
2.
Чәчәкләрне кирәксезгә
өзәргә, сулыкларны пычратырга, хайваннарны, кошларны тотарга ...(ярамый).
3.
Балыкларга чиста су,
кошларга очарга күк йөзе, җәнлекләргә урман – кырлар, таулар ...(кирәк).
|
9 тур . “Җырга
клип төшерү”.
(4
юллык шаян җыр бирелә, шуны
5минут эчендә сәхнәләштерергә).
Теперь я
Чебурашка
И каждая дворняжка,
При встречи, сразу
Мне лапу подаёт.
Гармун алыйк
әле,дуслар,
Гармун уйнатыйк әле.
Яшь чактагы көй моңнарны
Кабат уятыйк әле!
|
Носорог-рог-рог идёт,
Крокодил-дил-дил плывёт.
Только я всё лежу
И на солнышко гляжу!
Су буенда бер бака
Бер бата да, бар калка.
Шул баканы күргән саен –
Көлеп эчләрем ката.
|
Уенга йомгак ясала, җиңүче команда билгеләнә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.