Инфоурок Классному руководителю Другие методич. материалы"Белем көне" мероприятие 9класс

"Белем көне" мероприятие 9класс

Скачать материал

1нче сентябрь- Белем бәйрәме!

Төзеде: география укытучысы Григорьева Лена Ильясовна

 

Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр hәм

бәйрәмебезгә килгән кунаклар! Менә кояшлы беренче сентябрь иртәсе безне

кабат бергә җыйды.

Бүген мәктәпләрдә hәр бала көтеп алган ,кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч ,йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы hәркемгә шатлык-сөенечләр,бары тик яхшы билгеләр, яңа уңышлар алып килсен.

А.б. Мәктәп еллары—кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Шуңа кvрә баланың укырга килү көне—зур бәйрәм. Беренче сентябрь иртәсе кояшлы да, болытлы да, яңгырлы да була. Шулай да андый иртәләрнең hәрберсе күңелгә кояшлы булып иңә. Чөнки күңел сабырсызланып сыйныфка, сыйныфташларга, парта артларына ашкына, тизрәк беренче дәрес башлансын дип тели.

Һәм әлеге кичерешләр безнең хәтерләрдә мәңге саклана. Хәерле сәгатьтә, дуслар!

Микрофонда тантаналы призыв-музыка. Музыкадан соң:

Тыңлагыз! Тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Табигать патшасы фәрман бирә!

Очар кошлар җылы якка юл алганда,

Көн кыскарып төннәр озынайган мәлдә,

Җиләк-җимеш, ашлык-бөртек өлгергәндә

Җәй кызы да сезгә сүзен әйтә менә....

 

“Җиләкле җәй” музыкасы астында биеп  Җәй кызы керә:

ҖК: Дуслар сезгә бүләк иттем ал чәчәкләр бәйләмен

Алып килдем җырга салып тургайларның сәламен

Озата килгән җилләремне сезгә бүләк итәмен

Юлыгызга чәчәк сибәм сау булыгыз, китәмен....

ҖК бии-бии чәчәкләр сибеп чыга. Укучылар керә:

 

1.     Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм

Бүген безнең бәйрәм көн!

 

2.     Бу –иң кадерле бәйрәм!

Бу –иң хәтерле бәйрәм!

Бу-иң тылсымлы бәйрәм

Бу-иң кызыклы бәйрәм!

3.     Олы бәйрәм бүген бездә

Ул - беренче сентябрь.

Шатлык балкый йөзләрендә,

Бүген син дә, мин дә бер.

4.     Беренче сентябрь атлый гөлгә бизәп нурларын

Кояш та:”Бәйрәм бит!” – дип

Тау чишмәсе суларында юып куйган нурларын.

 

5.     Беренче сентябрь минем

Бәхет – шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын

Без кабат сиңа килдек.

 

6.     Исәнме мәктәп, исәнме

Без сине сагынып беттек

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

А.б. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле укучылар, әти-әниләр! Белем бәйрәме кеше тормышындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе, һәм ул аны гомере буе матур хәтирә булып озата бара. Бәйрәм уңаеннан әзерләнгән “Беренче кыңгырау” тантанасын ачык дип белдерәм.

ГИМН яңгырый.

Бер бала җәйге киемнәрдән, йөгереп керә: Туктагыз әле, туктагыз.... Исәнмесез... Миңа Җәй кызы очрады –“Китәм инде” – ди. Ник бик тиз үтте соң әле бу җәй? Миңа әнием, 92 көн ял итәсең.... арып бетәрсең әле ял итә-итә диде.... Әле мин арымадым да бит... Минем әле тагын  елгада коенасым, кояшта кызынасым, урман болыннарда уйныйсым килә.... Әле минем мәктәпкә дигән портфелем дә әзер түгел ...

А.б. Исәнме,..... исәнме. Вакыт сизелми дә үтә шул ул... Ләкин һәр нәрсәнең үз вакыты – каникуллар да башлана һәм бетә, җәй артыннан көз, көз артыннан кыш чиратлап килә.... Менә бүгеннән уку вакыты – мәктәпләрдә яңадан белем алу вакыты да килеп җитте. Димәк инде сиңа да җәй буе ныгып, яңа көчләр туплаганнан соң  мәктәпкә килергә кирәк була. Бар, кайт та тиз генә зәзерләнеп иң матур, иң күңелле бәйрәмгә җыенып кил.

 

 Ярар, мин хәзер... (чыга).

 

 

А.б. Чыннан да вакыт дигәнең бик тиз уза шул ул. Кем өчендер каникуллар бик тиз узып китсә, ә быел 9 сыйныфка укырга килүче укучыларыбыз өчен мәктәптә узган 8 ел вакыт та сизелми калгандыр дип уйлыйм. Әйдәгез әле бергәләп, 9  сыйныф укучыларын, алар өчен  соңгы тапкыр Носы төп мәктәбендә узачак “Белем бәйрәменә” чакырыйк әле.

9ларны һәрберсен атап залга чакыру.!!ләрнең кулларында чәчәк бәйләмнәре.

 

1. Кеше гомере мәктәп юлы аша,

Моңлы бер җыр кебек сузыла.

Белем сукмакларын яра-яра

Киләчәккә таба юл ала

 

2. Олы юлга сукмак башы,

Зур тормыш баскычы син.

Серле белем дөньясының

Бердәнбер ачкычы син.

 

3. Мәктәбебез – туган йортыбыз,

Каршы ала безне таңнарда.

Максатыбыз – ныклы белем алып

Үз урныңны табу тормышта.

 

4.Бүген, мәктәп, сиңа кайттык, сагынып, сөеп,

“Бар фәннәрдән “биш”кә генә укыйк”, - диеп,

Шаулап торган җәйнең ямьле кочагыннан

Яшь тәннәргә яңа куәт – көчләр җыеп.

 

5. Өйрәндек шушы мәктәптә,

Хәреф танып саннар язарга.

Кешеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә

 

6.Хәзер белем һәм аң эше,

Эшкуарлар заманы.

Атлыйбыз тормыш юлыннан

Өйрәнәбез һәр фәнне.

 

 

7.Һәр көн диярлек очрашырбыз

Һәрбер шатлыкны бүлешәбез

Мәңгегә шулай дуслык-татулык

Торсын яктырып диешәбез

 

8. Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

Белем ишекләрен ачтың син.

Юлыбызны гүзәл итәр өчен

Якты маяк булып балкыйсың.

 

Җыр – “Әй мәктәбе, белем учагы”

 

1. Укытучым, безнең йөрәктә

Син тормышка сөю уяттың;

Күңелемдә тулы яктылык

Әйтерсең лә яңа таң атты.

 

2.Якты яздай матур бу бәйрәмдә,

Кабат Сезне күргән чагында,

Күңелемне сабый бала иткән

Хисләр кабатланды тагын да.

 

3. Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар

Ялкын алган Сезнең күңелдән.

Бер-бер артлы якты йолдыз булып

Кабына алар илем күгендә...

 

4. Укытучым!

Табибтагы салкын акыл,

Кайнар йөрәк – Ул синеке.

Галимдәге тирән белем –

Фәнгә нигез –  Ул синеке.

 

5. Укытучым!

Шагыйрь хисе –  Сиңа һәйкәл.

Изге сүзе хезмәтеңә  Бик тә тәңгәл.

Галәмдәге һәр йолдызда  Синең өлеш.

Тик нигәдер чәчләреңә Куна көмеш.

 

6. Гүзәлләрдән гүзәл сезнең йөрәк.

Игелек бирәсез һәркемгә,

Ашыгасыз бәхет өләшергә,

Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

 

7. Күрәсезме, кояш нурлары

Теләк тели бүген сезгә:

Сүнмәс дәрт һәм исәнлек

Йөз еллларга җитәрлек.

 

8. Хезмәтнең данлыларын,

Таңнарның гел алларын,

Мәрхәмәтле җаннарыбыз,

Яраткан укытучыларыбыз!

 

Җыр: “Укытучым”

 А.б. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган кызыклы   вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы һәркемгә шатлык-сөенечләр, бары “4”ле һәм “5”леләр  генә алып килсен. Бәйрәм белән сезне, дуслар! 

1 а.б. Бүгенге бәйрәмнең  иң кадерле кешеләре  - 1 сыйныф укучылары. Алар бит бүген тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Бу вакыйга алар тормышында иң дулкындаргынгыч мизгел булып калыр дип ышанасыбыз килә.  Әйдәгез, сүзне хөрмәтле беренчеләргә бирик.   Рәхим итегез.

1ләргә сүз бирелә.  

 

Бәйрәм белән котлау сүзе берләрнең әти әниләренә бирелә.  

Алар чыгыш ясап бетергәндә Малай килеп керә. Мәктәп киемнәреннән. Кулында зур, авыр сумка.

Б. Исәнмесез. Соңга калмадыммы? Мин мәктәпкә килергә әзер.

А.б. Өлгерүен өлгердең дә, сумкаң бик зур һәм авыр күренә? Нәрсәләр тутырдың сумкаңа?

Б.(Сумкасыннан әйберләрне чыгара бара)

- Мәктәптә ул минемчә,

Иң кирәге-пистолет.

·     Аннан килеп зур конфет

·     Бер тәлинкә винегрет.

·     Рогатка чебен атарга,

·     Зур таш чикләвек ватарга.

·     Телефон-булмый синсез

Мобильниксыз-күңелсез.

·     Бик матур ачкыч таптым

·     Тәмле жевачка тыктым

·     Баш авыртса, дип әле

Салдым матур мендәрне.

А.б. Ай-һай .... син кирәкле нәрсәләр тутыргансыңмы икән сумкаңа... Ягез дусларым (беренчеләргә мөрәҗәгать итеп), минем табышмакларыма җавап биреп мәктәптә нәрсә кирәген искә төшереп үтик әле.

Табышмаклар әйтү.

Акчасыз керәсең,

    Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

2. Дөнья кадәр белем сыйган

   Ә шулай да бик җиңел.

   Уку башлангач мәктәпкә

   Минем кулда бара гел. (портфель)

3. Ишекле, тәрәзәсез

    Тап-тар өйдә яшиләр.

    Хәзерләгәндә дәрес

    Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка

А.б. Менә, без мәктәптә  нәрсәләр кирәклеген искә дә төшереп үттек.. Тик син сумкаңа бер бик кирәкле  нәрсәне салгансың. Укучылар әйтегез әле нәрсәне дөрес салган .....? (Ачкыч) Әйе, ачкыч –белем ачкычы, сезгә туры юлны күрсәтүче, белем  иленә алып керүче, тылсымлы ачкыч. Ләкин сезгә дигән ачкыч әле 9 сыйныфлар кулында. Әйдә сүзне аларга бирик әле.

1ләр утыра. Берәмләп сүзләрен әйтә-әйтә 9 лар чыга

·         И-и-и, берләр...

·         Бигрәк кечкенәләр...

·         Эх, тагын шулар кебек буласы иде...

·         Юк, кирәкми..

·         Мәктәп турында сөйләве түгел шул җиңелләрдән...

·         Башлангычта ярыйсы ул..., бик авыр 9 ларгә.

·         Карагыз әле, без 1-дә укыган чакта рәхәт иде шул чаклы....

·         Уй-хыялда...

·         Өндә-төштә...

·         Күрә идек мәктәпне...

·         Төнлә төшкә матур итеп керә иде портфеле...

·         Зур китаплар...

·         Карандашлар...

·         Пеналы...

·         Аквареле...

·         Ә хәзер менә ниләр дә булырга мөмкин....

Укучы............ Сезгә дә киңәшем: файдалы шөгылләр  белән кызыклы шөгелләрне берләштереп яшәргә тырышыгыз.

·         Ә без сезгә телибез

·         Зур уңышлар...

·         Үҗәтлек...

·         Тырышлыкның иң олысын

·         Ел буена җитәрлек...

·         Мәктәбебез

·         Бик матур

·         Укучылары

·         Тату

·         Укытучылар

·         Иң шәп

·         Шуңа укыйбыз теләп...

1.              Туган телнең моңын, бар тылсымын

2.              Җир йөзендә  ниләр барлыгын

3.              Ни өчен кояш батуын,

4.              Якты йолдызларның балкуын

5.              Диңгез, океаннарны, күлләрне

6.              Иксез-чиксез галәм серләрен,

7.              Агач, үсемлекләр, гөлләрне

8.              Африканың кайнар чүлләрен,

9.              Җырчы чишмәләрне, җилләрне

10.          Сандугачлы җылы җәйләрне

11.          Тагын бик күп әллә ниләрне,

Без мәктәптә өйрәндек!

Бию.

 

13.          Дусларым, Мәкәбебез турында күп сөйләдек,  әйдәгез беренче сыйныф укучыларын экскурсиягә алып барабыз. Мәктәп  белән якыннанрак таныштырабыз....

Вертуаль экскурсия. 

Мәктәп гыйлем чишмәсе. Изге аның исеме

Караңгыдан тартып алып  Нурландыра кешене.

Менә бу математика кабинеты....

-Математика шулай ул мәсьәлә д, мисал ди

-Кемнәр укырга яратмый шуларга мин усал ди...

Татар теле кабинеты да сезне көтә...

-Туган тел – иң әйбәт шигырь

Туган тел – иң әйбәт җыр

Туган тел әйбәт булганга

Шигыре дә, җырлары да

 Иң-иң-иң әйбәт тел.

Добро пожаловать в кабинет русского языка.

Коль языйк ты знаешь русский

Всяк тебя поймет при встрече

Хоть объезди весь союз

Всем понятной русской речью

Будут говорить  стобою

И грузин, и украинец

И узбек, и белорус

Ә менә монысы биология кабинеты булыр..

Терек табигать серләрен

Аңларга син теләсәң

Ярат, өйрән син дустым

Биология дәресен

Тарих кабинеты..

Тарихны бит белү кирәк

төшеп төбенә

Өйрәнерсез үткән заманнарны

Булмаган бит анда ни генә.

Физика кабинетына да күз салып үтик...

Кораблар йөртергә Һавада очарга

Бик күп белергә кирәк

Шуның өчендә дуслар

Физика фәне сезгә бик тә, бик тә, бик кирәк.

 

Исән-имин үсим дисәң. Ярат физкультураны

Саулык чишмәсе булганга һәркем үз итсен аны.

Физкультура, спорт белән ныклап шөгыллән дустым

Туплар, матлар, сикергечләр Якын дусларың булсын.

Менә күрдегезме дуслар мәктәптә сезне нинди кызыклы, мавыктыргыч дөнья көтә.

Шушуы мавыктыргыч дөнья ачкычын бүген без сезнең кулларга тапшырабыз. (малайлар кулына тапшырыла)

1А.б. - Беренчеләрнең мәктәптә үткәргән беренче көннәре, беренче бәйрәмнәре, бигрәк тә хәзерге мизгелләре - кулларына Әлифба китабы алу хәтерләрендә мәңге саклансын.

2А.Б. –Бүген башлап басасыз сез

Олы белем юлына

Белем дөньясына ачкыч-

“Әлифба” ал кулыңа.

(Әлифба китаплары тарату)

Бию.

 

Җыр. “Ярый эле әти әни бар”

 

Кеше өчен иң изге сүзләр әти-әни, туган як, мәктәп. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кадерле әти-әниләребез! Без һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез , бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт.Соңгы уку елында без аеруча яхшы укырга, тәртипле булырга, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырбыз.

 Шулай ук мәктәп тормышында безне тагың моңлы кыңгырау чыңы да озата йөри . Кыңгырау дәрескә  чакыра, дәрестән чыгара.... (ике кыңгырауны ике кыз тота)

Ә бүген бу кыңгырау сезнең өчен беренче тапкыр яңгырый...

Хәерле сәгатьтә...

 (ике егет ике кызны күтәрә, барысы бергә  залны әйләнеп чыгып китәләр)

    Мәктәпләрдә кыңгырау

    Хәбәр итәр бүген һәркемгә

                Яңа уку елы башлануын

                 Гүзәл Татарстан җирендә.

Җыр: “Мин яратам сине Татарстан”

Флешмоб.

Кадерле дуслар! Барыгызны тагын бер кат  Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез.

          Көннәрегез ямьле булсын

          Елмаеп,көлеп торсын.

          Язгы кояш нурларыдай

          Зур эшләргә рухландырсын.

         Сәламәтлек юлдашыгыз,

         Тату,матур тормышыгыз,

          Күңел сөйгән хезмәтегез

          Һәр барчасы мулдан булсын!

 

Хөрмәтле кунаклар, әти- әниләр! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал ""Белем көне" мероприятие 9класс"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель службы приёма заявок

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 671 767 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 22.12.2020 530
    • DOCX 35.3 кбайт
    • 11 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Григорьева Лена Ильясовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Григорьева Лена Ильясовна
    Григорьева Лена Ильясовна
    • На сайте: 3 года и 6 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 19907
    • Всего материалов: 44

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Копирайтер

Копирайтер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Профилактика компьютерной зависимости и безопасность в сети Интернет среди детей и подростков

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 52 человека из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 149 человек

Курс профессиональной переподготовки

Тьюторское сопровождение в образовательных организациях

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 815 человек из 72 регионов
  • Этот курс уже прошли 2 857 человек

Курс повышения квалификации

Уверенность, уверенное поведение, воспитание волевых привычек, развитие учебной мотивации у детей и подростков

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 81 человек из 31 региона
  • Этот курс уже прошли 249 человек

Мини-курс

Рациональность и творчество в педагогике

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Дизайн-проектирование: теоретические и творческие аспекты дизайна

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Интерактивные методы обучения русскому языку

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе