Әбинең
булышчылары
Максат:
пластилиннан ике уч арасында шар әвәләп, аннан тартып, сузып озынча предмет
ясарга өйрәтү.
Бурычлар:
- яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту,
капшап тышкы күренеше буенча аера белүләренә ирешү;
- балаларның хәтерен, игътибарын, аңга
алуларын үстерү, әвәләү күгнекмәләрен камилләштерү;
- өлкәннәргә булышу теләге тәрбияләү.
Эшчәнлек
барышы:
Картина буенча эш:
- Балалар, сез рәсемдә нәрсәләр күрәсез?
(суган, кишер, кыяр...)
- Аларны бер сүз белән ничек атыйбыз?
(яшелчәләр)
- Яшелчәләр кайда үсә? (түтәлдә)
Ишек
шакыйлар, әби керә.
Әби:
-
Исәнмесез, балакайларым! Хәлләрегез
ничек?
-
Карагыз әле, миндә нәрсә бар? Бу - серле
капчык. Аның эчендә нәрсәләр барын беләсегез киләме? Әйдәгез капшап карап
нәрсәләр икәнен беләбез.
Уен:
“Капшап исемен әйт”
Әби: И- и, балалар. Мин әзрзк картайдым
бугай. Хәтерем дә начарланып килә.
Тәрбияче: Әби, безнең балаларның хәтере
бик яхшы. Әйдә тикшереп карыйк.
Уен:
“Нәрсә югалды?”
Әби: Булдырдыгыз, балалар. Хәтерегез бик
яхшы икән. Беләсезме, мин бу яшелчәләрдән бик тәмле ашлар пешерәм, салатлар
ясыйм, кышка тозлап куям.
Тәрбияче: Әби, без дә балалар белән салат
ясый беләбез.
Бармак
уены: “Мы капусту рубим...”
Әби: Балалар, мин кышка кыяр, помидор бик
күпләп тозлый идем. Быел кыяр әзрәк булды, тозлый алмадым шул.
Тәрбияче: Борчылма, әби. Без сиңа
булышырбыз. Булышабызмы , балалар? Әбигә кыяр әвәләп бирәбезме?
Тәрбияче
әвәләү алымнарын күрсәтә.
Балалар
кыяр әвәлиләр.
Тәрбияче: Менә сиңа күпме кыяр, әби!
Әби: Рәхмәт, балалар. Мин аларны кышка
тозлап куярмын.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әбигә кыяр
турында шигырь сөйләп күрсәтәбез.
Огуречик,
огуречик,
Не
ходи на тот конечик.
Там
мышка живет,
Тебе
хвостик отгрызет!
Әби: Барысы өчен дә рәхмәт сезгә, балалар.
Сау булыгыз! (әби китә)
Йомгаклау .
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.