Инфоурок Дошкольное образование КонспектыГаилә бәйрәме: “Күңелләрдә халкымның тылсымлы бизәкләре” (Зурлар төркеме өчен)

Гаилә бәйрәме: “Күңелләрдә халкымның тылсымлы бизәкләре” (Зурлар төркеме өчен)

Скачать материал

Гаилә бәйрәме: “Күңелләрдә халкымның  тылсымлы бизәкләре”

(Зурлар төркеме өчен)

Максат: Татар  халкының тормышын, көнкүрешен ямьлерәк итә торган бәйрәмнәр булуын аңлату,балаларда һәм әти-әниләрдә шушы бәйрәмнәрдә катнашу, җырлар, уеннар өйрәнү теләге тудыру, борынгы йолаларыбызга хөрмәт хисе тәрбияләү.

Әзерлек эше:Бәйрәмдә катнашучы гаиләләргә биремнәр бирү: төрле көнкүреш әйберләрен чигеп алып килергә, балалар белән татар халык бизәкләрен карау, рәсем ясау, төрле җырлы-уеннар өйрәнү.

Җиһазлар: магнитофон, бизәлгән татар халык киемнәре, рәсемнәр һ.б.

 

Бәйрәмнең барышы:

Зал  бары тик татар халкында гына  була торган зәвык белән бәйрәмчә бизәлгән. Залның бер ягында өй күренеше,сандык, сандык өстендә чигелгән  мендәрләр, ә икенче ягындачигүле эскәтерт ябылган өстәл,урындыклар, татар халык киемнәре-түбәтәй, читек, кулъяулыклар.

 Залга музыка астында татар халык костюмнарыннан балалар керә. Кулларына чигелгән кулъяулыклар, бизәлгән түбәтәйләр тотып ярым түгәрәккә басалар).

Тәрбияче: Исәнмесез,хәерле көн, кадерле балалар, әти-әниләр! Бүген без гаилә бәйрәменә җыелдык. Гаилә тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге. Гаилә ул – олы сүз. Гаиләдә бер-береңне хөрмәтләп, матур итеп бер-береңә ярдәмләшеп  яшәү – һәрберебезнең бурычы.

1 бала:

 

Бәрхетләрдән тегелгән,

 

Ука белән чигелгән,

 

Нәкышләре көмешләргә,

 

Алтыннарга күмелгән.

 

2 бала:

 

Бигрәк матур түбәтәе

 

Энҗе бөртекләре белән.

 

Алар монда килгән гуя,

 

Чын әкият иленнән.

 

3 бала:

 

Алъяпкычымның бизәге

 

Әллә кайдан күренә

 

Аллы-гөлле чәчәк төшкән,

 

Килешәдер үземә.

 

4 бала:

 

Оста кызлар Сабантуйга

 

Матур сөлге чигәләр

 

Батырлыгын күрсәткәнгә

 

Бүләк итеп бирәләр.

 

 Ата-аналардан берсе әйтә: – Рәхмәт сезгә, кадерле балалар,безнең арабызда шундый осталарыбыз булганда, мәңге сүрелмәс, мәңге югалмас безнең бөек татарның милли сәнгәте!

(Балалар урыннарга утыралар)

Тәрбияче: Бәйрәмебезне дәвам итәбез, малайларны бирегә чакырабыз.

(Түгәрәккә басып җырлы-сүзле “Башмагым” уенын уйныйлар.)

 

“Башмакчы” уртада утыра:

 

Итек, читек, әнә, без

 

Матур итеп тегәбез,

 

Башмак башы чигәбез,

 

Кемгә булыр диябез,

 

Кирәкмиме, алмыйсызмы,

 

Әллә киеп карыйсызмы?

 

 

Түгәрәктәгеләр аңа каршы:

 

И башмакчы, башмакчы,

 

Үзең оста такмакчы,

 

Син сайрама такмагың,

 

Бир кияргә башамагың.

 

(– дип бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар, Башмакчы утырган килеш, йөгерүченең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнә, тагын шул сүзләрне көйләп әйтә. Уен дәвам итә).

Тәрбияче: Ә хәзер безнең кызларыбыз  да үз осталыкларын күрсәтсеннәр.

Кызлар башкаруында “Кызыл калфак җыры” (З.Гадиева музыкасы һәм сүзләре).

Тәрбияче:Булдырдыгыз, кеызлар! Ә хәзер әйдәгез әле, татар халкының иң матур уеннарыннан берсе”Яулык алыш” уенын уйнап алыйк әле.

  Кызлар бер урынга түгәрәкләнеп басалар һәм  бер кеше яулык җыючы итеп сайлап куялар. Ул уртага чыгып баса да:

Талым, талым, талчыбык, 
Уртасында бал чыбык, 
Ал яулык, гөл яулык, 
Бир син миңа бер яулык, - 
дип, такмаклый-такмаклый, барлык кызлардан да яулык җыеп чыга. Җыеп бетергәч, яулык хуҗаларына берәм-берәм җәза бирелә. Җәзадан соң уен тагын яңадан башлана. 

Тәрбияче: Әйдәгез, әти-әниләрнең эшләгән эшләренә игътибар итик. Әйдәле, Алия, сезнең гаилә бәйрәмгә нинди бүләк алып килде?

 Алия: Без әни белән бергәләп мендәр тышын чиктек. Иң башта әнием ләла чәчәге, яфрак рәсеме ясады, аннары төрле төстәге чигү җепләре сайладык. Әниемнең чигү алымнарына сокланып карап, мин дә чигәргә өйрәндем. Бу эш миңа бик тә ошады.Менә нинди матур чигелгән мендәр тышы килеп чыкты, шулай бит! Мин киләчәктә дә чигүемне дәвам итәчәкмен, матур бизәкләр белән сөлгеләр, кулъяулыклары чигәрмен.

 

Тәрбияче: Әйе, Алия, мендәрләрегез чыннан да искиткеч матур!

Әйдәгез хәзер башкалар да  үз эшләрен күрсәтсеннәр инде.

(Музыка уйный, гаиләләр тезеләләр һәм эшләре белән таныштыралар: мендәр тышы, сөлге, кулъяулык, алъяпкыч).

 

Тәрбияче: Халкыбызның бизәкләре күңелләребездә саклансын, онытылмасын өчен шушындый бәйрәмнәр аша киләчәк буынга тапшырабыз. Әйдәгез әле бергәләп  татар халкының җырлы уены белән бәйрәмебезне төгәллибез.

Татар халык җырлы уены “Әй, Зиләм-Зиләйлә”.

 

1 бала: Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт!

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

2 бала: Син – минем якын дустым,

Мин – синең дустың.

Яхшы – һәрвакыт янда

Булганы дусның.

3  бала: Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыклы узсын.

 

Тәрбияче: Менә безнең бәйрәмебез тәмам булды. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Көннәребез аяз, күңелләребез шат булсын! Һәр гаилә бәхетле булсын!

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Гаилә бәйрәме: “Күңелләрдә халкымның тылсымлы бизәкләре” (Зурлар төркеме өчен)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Медиатор

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 887 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 02.11.2016 759
    • DOCX 16.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шигапова Гульшат Мукадисовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Шигапова Гульшат Мукадисовна
    Шигапова Гульшат Мукадисовна
    • На сайте: 7 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 18030
    • Всего материалов: 17

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Система сопровождения ребенка с ОВЗ в общеразвивающем детском саду в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 304 человека из 52 регионов
  • Этот курс уже прошли 5 723 человека

Курс повышения квалификации

Система оптимизации взаимоотношений родитель-воспитатель, администрация-воспитатель, воспитатель-воспитатель

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 80 человек

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности по воспитательной работе с группой обучающихся в условиях общежития

Воспитатель

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 126 человек из 48 регионов
  • Этот курс уже прошли 682 человека

Мини-курс

Вероятность и статистика в рамках обновленного ФГОС

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Мастерство влияния и успешных переговоров

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 33 человека из 19 регионов

Мини-курс

Планирование проектов

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация эксперта в сфере высшего образования. Как подготовиться к поступлению в вуз: простые ответы на сложные вопросы

Перейти к трансляции