“МОГҖИЗАЛАР КЫРЫ”
(Г. Тукай иҗатына багышланган уен-дәрес)
ТЕМА: Г.
Тукай иҗатын йомгаклау
МАКСАТ: Г.Тукай иҗатына күзәтү
ясау. Укучыларның белем дәрәҗәләрен тикшерү тикшерү. Сәнгатьле уку, сөйләү күнекмәләрен
үстерү. Үзара дуслык, татулык мөнәсәбәтләре булдыру.
ҖИҺАЗЛАУ: Г. Тукай портреты,
әдипләрнең Тукай турында әйткән сүзләреннән плакатлар, Г. Тукай әсәрләренә
укучылар ясаган иллюстрацияләр, “Могҗизалар кыры” өчен ясалган плакат, барабан,
магнитлы такта.
ПЛАКАТЛАР: 1. “Дөньяда бик аз булыр
чын шагыйрь
Габдулладай;
Ул-караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган
ай”
(Ш.
Бабич)
2. “...Нинди бөек бу Тукай. Бары тик талантлы халык кына поэтик
фикерләрнең шундый титанын, кешеләр йөрәгенең шундый гигантын тудыра ала.” (Н.
Доможаков, хакас шагыйре)
Дәрес башланганда
З. Яруллинның “Тукай маршы” яңгырый.
Җыр фонында укытучы сөйли.
-
Хәерле көн, исәнмесез
укучылар!
Кыш үтеп , яз җиткәч, халкыбыз бөек Тукайның туган
көнен билгеләп үтә. Ел саен мәктәпләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап,
әдәби кичәләр, дәресләр уздырыла.
Бүген без Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗатына
багышланган уен дәресебезне “Могҗизалар кыры” тәртибендә үткәрербез. Уенда 6 нчы
сыйныф укучылары катнаша. Уен 3 турдан торачак. Беренче турга барабан янына өч
укучыны чакырабыз. Тукай иҗатына бәйле сораулар биреләчәк. Барабан угы туктаган
бүлектәге очколар санын жюри язып бара.
Укучы хәреф әйтә. Укытучының ярдәмчесе магнитлы
тактага язылган сүзнең хәрефләре дөрес әйтелсә, хәреф язылган ягын әйләндереп
куя. Хәреф дөрес әйтелмәсә, барабан икенче катнашучы укучыга күчә.
Барабан угы “Бүләк” дигән урынга тукталса,
тартма алып чыгыла, катнашучы бүләкне алып чыгарга тиеш була. Бүләкне алырга
теләмәсә, уенны дәвам итә.
I тур өчен сорау:
- Г. Тукай Уральскида укыган
мәдрәсәнең исеме ничек? (Мотыйгия)
II өчен сорау:
-
“Тукай” романын иҗат иткән
язучының исеме, фамилиясе ничек? (Әхмәт Фәйзи)
-
III тур өчен сораулар:
-
Г. Тукай үзе турында нинди
исемле китап яза? (Исемдә калганнар)
Уенның финал өлеше.
Габдулла Кырлайда яшәгәндә кыш буе нинди исемле китап
укый? Шул китапның исеме ничек атала? (Иман шарты)
СУПЕР УЕН:
-
“Тукай маршы”ның авторы
кем? (Заһидулла Яруллин)
Финалдан соң нәтиҗә ясала һәм калган укучылар арасында
викторина үткәрелә.
ВИКТОРИНА ӨЧЕН СОРАУЛАР:
1.
Тукайның әти-әнисенең
исеме ничек булган?(Мөхәммәтгариф, Бибимәмдүдә)
2.
Г. Тукайга әнисе үлгәндә
ничә яшь була? (дүрт)
3.
“Кадалмас әле
килмешәк!”дигән сүзләрне Тукайга кем тарафыннан ишетергә туры килә? (Шәрифә
карчык)
4.
Бабасы Зиннәтулла бабай
кайсы авылда яшәгән? (Өчиле)
5.
“Ичмасам, чәнчелсә, бер
тамак кимер иде”,-дип кайсы йортта әйтә торган булалар? (Бабасы йортында)
6.
Өчиле авылыннан Казанга
барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр? (Ямщикка)
7.
Казанда яңа әти-әнисенең
исемнәре кем? (Мөхәммәтвәли, Газизә)
8.
Казанда күпмедер яшәгәч,
әти-әнисе авырып китә, кечкенә Тукайны башта кайда кайтаралар? (Бабасы янына)
9.
Г. Тукай кайсы авылны “Иң
беренче күзем ачылган урын”дип атый? (Кырлай)
10.
Карлай авылы белән
хушлашкач, Тукай кайда яши башлый? (Уральскида)
11.
“Бар күңелләрдән җылы,
йомшак синең кабрең ташы...” Бу юллар кемгә багышланган? (Әнисенә)
12.
Г. Тукай исемендәге Дәүләт
премиясе турында сез нәрсәләр беләсез? Бу премия кемнәргә һәм кайчан бирелә?
(Язучыларга, шагыйрьләргә)
13.Тукайга багышланган урам, җыр,шигырь исемнәре бармы?
14.Күз ачып йомганчы, һичшиксез җыярсың бер чиләк... Нинди шигырьдән
бирелгән?
15.Байназар Әминев кем ул?
16.”Шүрәле” балетының авторы кем?
Уен-дәрескә йомгак ясалганда укучылар Әхмәт Ерикәй сүзләренә язылган
“Тукай” җырын башкаралар.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.