Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Конспект урока по окружающему миру на тему "Что такое деньги?" (3 класс)

Конспект урока по окружающему миру на тему "Что такое деньги?" (3 класс)

Самые низкие цены на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации!

Предлагаем учителям воспользоваться 50% скидкой при обучении по программам профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок".

Начало обучения ближайших групп: 18 января и 25 января. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (20% в начале обучения и 80% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru/kursy


СВИДЕТЕЛЬСТВО СРАЗУ ПОСЛЕ ПРОСМОТРА ВЕБИНАРА

Вебинар «Подростковая лень: причины, способы борьбы»

Просмотр и заказ свидетельств доступен только до 22 января! На свидетельстве будет указано 2 академических часа и данные о наличии образовательной лицензии у организатора, что поможет Вам качественно пополнить собственное портфолио для аттестации.

Получить свидетельство за вебинар - https://infourok.ru/webinar/65.html

  • Начальные классы

Поделитесь материалом с коллегами:

3 сыйныфта әйләнә- тирәбездәге дөнья дәресенең план- конспекты

Тема: Акча нәрсә ул?

Максат: Тәңкә, акча берәмлекләре һәм саклыкка җыелган акча белән таныштыру.

Балаларны күзәтергә, чагыштырырга, анализларга, нәтиҗә ясарга, күмәк һәм дәреслек белән эш итәргә өйрәтү.

Балаларның логик фикерләвен, күзәтүчәнлеген, кызыксыну һәм танып- белү сәләтләрен үстерү.

Балаларда бердәмлек, дуслык, кешеләргә хөрмәт хисе, тормышка мәхәббәт, әйләнә тирәгә сакчыл караш тәрбияләү.

Дәрес барышы

Үтелгәнне кабатлау. Слайд 1

Яңа материалны билгәләү: Слайд 2, 3

-Группаларда кроссворд чишеп дәреснең темасын билгеләү.

1. Файдалы казылма, ягулык өчен кулланыла.

2.Безне ашамлыклар белән тәэмин итүче сәнәгать.

3. Җир астында һәм җир өстендә файдалы казылмалар яткан урын.

4.Кеше куллары белән яңа товарлар җитештерү һәм хезмәт күрсәтү өчен ясалган әйберләр (биналар, юллар, эш коралы...).

Кроссворд нинди уртак төшенчәне берләштерә? (Икътисад)

Икътисад турында сез күп нәрсәләр беләсез. Ләкин безне бүген яңа төшенчә кызыксындыра, ул барыбызга да таныш.

Аннан башка бер кеше дә җәмгыятьтә яши алмый. Бу төшенчә кроссвордта яшеренгән. Аны эзләп табыгыз әле.


  • Акча.

Бу төшенчә турында нинди сораулар туа сездә?

  • акча нәрсә ул?

  • акчалар ничек барлыкка килгән?

  • беренче акчалар нинди булган?

Бу сорауларга җавап табу өчен бергәләп тикшерү эше алып барырга әзерме сез?

Төп сорау нинди булыр?

Нәрсә ул акча? Слайд 4

Менә шул инде дәресебезнең темасы.

Яңа белем ачу.

Дәреснең төп соравына җавап биреп карагыз: нәрсә ул акча?

Аларның мәгънәсе нинди?

Акча- кешелекнең иң бөек ачышларының берсе. Терек табигатьтә аңа охшаш әйбер юк. Чынбарлыкта сезнең күбегез акча турында бик аз белә. Күбрәк белер өчен без сезнең белән элек булганга виртуаль сәяхәткә китәрбез. Үзебезнең сорауларга җаваплар табарбыз.

Сез әзерме?

Алайса кузгалабыз.

Слайд 5

Менә без элекке заманга эләктек.

  • Кемнәр соң болар? (борынгы кешеләр)

Сез ничек уйлыйсыз, борынгы заманда акчалар булганмы?

Әлбәттә, юк. Борынгы кешеләр тау куышларында яшәгәннәр, җәнлек тиреләреннән киенгәннәр, табигать нәрсә бирсә, шуны ашаганнар.

Вакыт буенча мең ел элеккә сәяхәткә китәбез. Кешеләр кирәкле үсемлекләр үстерергә, тимер сугарга, тукыма тугырга өйрәнгәннәр, күп кенә хайваннарны үзләренә ияләштергәннәр. Һәр эш өчен аерым осталар кирәк булган. Һәр кеше үсемлек үстерергә һәм тукыма тугырга, аяк киеме тегәргә һәм тимер коярга, йорт төзергә һәм кырларны чәчәргә булдыра алмаган. Кешеләр эшне үзара бүлә башлаганнар. Берләре ауга йөргәннәр, икенчеләре терлек үрчеткәннәр, өченчеләре чәчкәннәр, урганнар; дүртенчеләре тимер койганнар һәм башкалар...

Нәрсә килеп чыккан соң андый җәмгыятьтә?

Үзләре җитештергән продукт артып калган, башкаларныкы кебек продуктлар да кирәк булган.

  • Кешеләр нишли башлыйлар?

Дөрес, алар үзләре җитештергән товарларны башкаларныкы белән алыштыра башлыйлар. Чөнки ул заманда сатып алырга акчалар булмаган.

  • Алар алмаштырышканнар.

Мәсәлән, атны 2 капчык ашлыкка, арбаны- сарыкка алыштырганнар.

Алыштыруга үзегезнең мисалларны китереп карагыз.

Сез ничек уйлыйсыз, хәзер андый алмашу бармы?

Мондый алмашу хәзер ничек аталганын сез китаптан табарсыз.

Дәреслек белән эш.

68 бит. Укыгыз .

  • БАРТЕР

Нәрсә ул?

(бер төрле товарны икенчесенә турыдан- туры алмашу)

Дәфтәр.

Бартер- алыш- биреш ул.

Бүгенге көндә бартер кулаймы? (әйе)

Элек?

Слайд 6, 7, 8

Слайд 9 (Физкультминут)

Әйе, алыш-биреш белән катлаулылыклар килеп чыккан. Мәсәлән, алыш-биреш тигез булсын өчен, сыерны балыкка алмашу өчен: беренчедән, шулкадәр күп балык тотарга кирәк булган. Икенчедән шулкадәр күп балык кирәк булган кешене табарга, өченчедән, балыкны бозылмаслык итәргә кирәк.

Бартер уңайсызлыклар китереп чыгарган. Күбрәк төрле товарлар барлыкка килгән саен аларны бер-берсе белән алмашу кыенлашкан.

Слайд 10

Кешеләр нәрсә уйлап чыгарганнар соң? (акча)

Ашыкмагыз, болар әле акча түгәл, ә товар-акча. Беренче акчалар хәзерге акчаларга охшаманнар. Акча ролен каурыйлар, иген, хәтта кипкән балык та уйнаган.

Андый акча җайлы булганмы?

Слайд 11

Мондый товар-акчалар бик җайсыз булган, чөнки алар бозылырга булдырганнар, озак саклап булмаган. Диңгез әкәм- төкәме кабырчыклары бозылмаганнар да, йөртү өчен дә җиңел булганнар. Аларны тишеп бер җепкә төзгәннәр, муенса кебек, 40 ар итеп..

Бер үгез өчен шундый 1000 кабырчык санап биргәннәр.

Җайлымы?

Слайд 12

Күп дистә еллар үткән, тимер акчалар килеп чыкканчы. Алар да хәзерге акчалардан нык аерылып торганнар.

  • Алар төрле фомадагы таяк, боҗра, формасында булганнар.

  • Аның өстенлеге нәрсәдә? ( Бозылмыйлар, төрле товар өчен түләп булган.)

Слайд 13

Борынгы Русьта металл акчалар- көмеш коелмалар-гривналар булган.

Әгәр әйбер кимрәк торса, гривнаның бер өлешен чабып өзгәннәр. Кисәкне “рубль” дип йөрткәннәр.(русча “рубить”- “чабарга” дигәнне аңлата)

Нәрсә барлыкка килгән соң?

  • РУБЛЬ (сум)

Слайд 14, 15

Иван IV заманында сөңге тоткан җайдак сурәтләгән акчалар чыгарганнар.

Нәрсә барлыкка килгән соң?

  • Тиен – КОПЕЙКА (копье-сөңге )

Шулай итеп тәңкәләр (тимер акчалар) барлыкка килә. Аларны ялган ясаучылар чыгармасын өчен анда төрле символлар- дәүләт гербын төшергәннәр.

Тимер акчалар уңайлы булганнармы? (да)

Ләкин аларның да җитешмәгән ягы булган.

Нинди икәнен билгеләп карагыз.

Алар авыр булганнар һәм күп урын биләп торганнар. Чит илләрдә сату-алу белән шөгыльләнгән байлар өчен шулкадәр авыр йөк йөртү җайсыз була.

Кешеләр нәрсә уйлап чыгарганнар соң? (Кәгазь акчалар- КУПЮРАЛАР)

Слайд 16

Нигә акчалар күптөрле? (Һәр илнең үзенең аерым тәңкәләре һәм кәгазь акчалары бар)

Слайд 17

Слайд 18 Физкультминут

Дәреслек белән эш 70 бит

Слайд 19

Практик эш группаларда

Конвертлар.

Конвертларны ачыгыз һәм акчаны карагыз.

Ул кайсы илнең акчасы?

Кайдан белдегез?

Хәзер сезгә тикшерү эше үткәрәргә кирәк, шуннан соң сез алдыгызда ятучы акчалар турында тагын да күбрәк сөйли алырсыз. Монда сезгә тикшерү эше планы ярдәм итәр.

Тикшерү эше планы
  1. Тәңкәне күзәтегез. Аның НОМИНАЛын (бәясе) күрсәтелгән ягын табыгыз. (1 сум, 5 сум...). бу тәңкәнең икенче ягы- “РЕВЕРС” яки “РЕШКА” дип атала.

  2. Герб төшерелгән ягы- йөз ягы “АВЕРС” яки “ОРЁЛ” дип атала.

  3. Акчадагы язмаларны игтибар белән карагыз. Тәңкәдәге башка язулар ЛЕГЕНДА дип атала.

  4. Тәңкәнең кабыргасын кара, ул “ГУРТ” дип атала.

  5. Бирелгән рәсемдәге тәңкәләрдә НОМИНАЛЫН, РЕВЕРС, АВЕРС һәм ЛЕГЕНДАСЫН билгеләгез.

Безнең тикшерү эшенә йомгак ясыйк.

Сез тәңкә турында тагын нәрсә сөйли аласыз?

Нәтиҗә.

Дәрес барышында без башта куелган сорауга җавап таптыкмы?

Нәрсә ул акча?

Дәреслек белән эш.

Бит 72. Фәнни билгеләмәне укыйк.

Слайд 20


Дәрестә яңа нәрсәләр белдек?

Нәрсәләрне искә төшердек?

Нәрсә белән эшләдек?

Нинди ачышлар ясадык?

Мәсьәләләр чишү

Слайдлар 21, 22, 23

Сорауларга җавап бирү Слайд 24

  • Эшләнгән эш өчен түләү ничек атала? эш хакы

  • Бер товарны икенчесе белән турыдан- туры алмашу? бартер

  • Тәңкәне кисәкләргә бүлү (кисү)? рубль

  • Тәңкәнең номиналы күрсәтелгән ягы? Реверс

  • Тәңкәнең йөз ягы? аверс

  • Тәңкәдәге язулар? Легенда

  • Теләсә нинди башка товарга һәм хезмәт күрсәтүгә алыштырып була торган аерым бер товар? Акча

  • Киләчәк өчен калдырылган акча? Саклыкка җыелган акча

  • Нинди акча берәмлекләре беләсез? Тиен, сум,

Өй эше.

Белемнәрне бәяләү.



Идёт приём заявок на самые массовые международные олимпиады проекта "Инфоурок"

Для учителей мы подготовили самые привлекательные условия в русскоязычном интернете:

1. Бесплатные наградные документы с указанием данных образовательной Лицензии и Свидeтельства СМИ;
2. Призовой фонд 1.500.000 рублей для самых активных учителей;
3. До 100 рублей за одного ученика остаётся у учителя (при орг.взносе 150 рублей);
4. Бесплатные путёвки в Турцию (на двоих, всё включено) - розыгрыш среди активных учителей;
5. Бесплатная подписка на месяц на видеоуроки от "Инфоурок" - активным учителям;
6. Благодарность учителю будет выслана на адрес руководителя школы.

Подайте заявку на олимпиаду сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Автор
Дата добавления 11.10.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Номер материала ДБ-254536
Получить свидетельство о публикации

УЖЕ ЧЕРЕЗ 10 МИНУТ ВЫ МОЖЕТЕ ПОЛУЧИТЬ ДИПЛОМ

от проекта "Инфоурок" с указанием данных образовательной лицензии, что важно при прохождении аттестации.

Если Вы учитель или воспитатель, то можете прямо сейчас получить документ, подтверждающий Ваши профессиональные компетенции. Выдаваемые дипломы и сертификаты помогут Вам наполнить собственное портфолио и успешно пройти аттестацию.

Список всех тестов можно посмотреть тут - https://infourok.ru/tests


Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх