Шөгыл конспекты
Автор: Миннегалиева Фардия Шамиловна, воспитатель МАДОУ “Детский
сад№67” Советского района г.Казани
Өлкә: Әйләнә-тирә дөнья
белән таныштыру.
Тема: Урманның нәни
дуслары.
Максат:-Балаларның
кыш турында белемнәрен арттыру.
Урман
җәнлекләренең кышкы тормышы турында мәгълумат бирү.
Балаларда мәрһәмәтлелек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: чыршы,
кар, кар бөртекләре, тиен киеме, куян, төлке, кишер, балык, кыргыч кәгазь,
мамык, губка, музыкаль бизәлеш.
Кереш өлеш.
-Балалар,тәрәзәдән урамга карагыз әле. Урамда нинди ел
фасылы?(Кыш.)
-Анда нәрсә яуган?(Кар.)
- Кар нинди төстә?(Ак.)
-Балалар, карны тотып карыйк әле. Ул
салкынмы,җылымы.(Салкын.)
-Көн салкынмы, әллә җылымы?(Салкын.)
-Килгәндә туңмадыгызмы?
Төп өлеш.
Ишек шакыган тавыш ишетелә.
-Балалар,әллә ишек шакыйлармы?Кем бар икән анда? (Ишекне
барып ачам. Тиен керә.)
Тиен:Исәнмесез, балалар.(Исәнмесез.)
Тәрбияче:Тиен,син монда ничек килеп җиттең?
Тиен:Мин серле кар бөртекләренә утырып килдем.
Балалар, мин сезне үзем белән кышкы урманга сәяхәткә
чакырам.Барасызмы минем белән.
Тәрбияче:Тиенкәй, безнең бик барасыбыз килә. Балалар, ә
урманга нәрсәгә утырып барырбыз икән соң?Урманда бит кар бик күп.(Чаңгы,
чана,паровоз һ.б.)
Тиен: Мин сезгә кар бөртекләренә әйләнергә тәкъдим итәм.Бу
кар бөртекләре гади түгел,алар серле.(Балаларга кар бөртекләре таратып
чыга.) Хәзер шушы кар бөртекләренә утырып,урманга барып та җитәрбез.
(Музыка астында әйләнеп бииләр)
Тәрбияче: Менә, балалар, килеп тә җиттек. Карагыз
әле,балалар, ничек матур кар таулары өелгән.(Чыршы янына килеп.)
- Балалар, бу нинди агач?(Чыршы.)
-Әйе, чыршы, каян белдегез?(Энәләре бар.)
-Әйе, чыршының энәләре бар. Балалар, бармакларыбызны киссәк
бик авырта,чыршының ботакларын киссәк,аңа да авыртыр,әйдәгез агачны
сындырмыйк. Чыршы артында нәрсәдер утыра бугай. Карыйм әле.(Куянны алам.)
-Нәрсә бу балалар?(Куян.)
-Куян нинди?(Йомшак, куркак...)
-Куянның колагы нинди? (Озын.)
-Койрыгы нинди?(Кечкенә.)
-Куян нишли?(Сикерә.)
-Куян нәрсә ярата?(Кишер.)
-Куян нинди төстә?(Ак.)
-Куянның тунын йомшак дидек, ә менә бу тартмадагы әйберләр
нинди икән.
-Әйе, балалар, ак төстә.Кыш көне ак кар
өстендә аңа качарга җайлырак.
(Шомлырак музыка яңгырый.)
-Балалар. Куян куркып калды.Якында гына төлке йөри ахрысы.
Әйдәгез куянга күчтәнәчкә кишер бирик тә урманга җибәрик.
(Куянны агач артына куям,төлкене эзләп китәбез.)
- Балалар, монда ,кар өеме астында, аю йоклап ята. Әйдәгез аю
йокласын. Без аны уятмыйк.
Ф/м
-Балалар,төлке кая качты икән?
(Эзлиләр,төп артыннан табалар.)
-Балалар, карагыз әле төп артында нәрсә утыра икән?(Төлке.)
-Төлке нинди?(Хәйләкәр.)
-Төлкенең койрыгы нинди?(Озын.)
-Ә куянның койрыгы нинди иде?(Кечкенә.)
-Төлкенең колаклары нинди?(Кечкенә.)
-Куянның колаклары нинди иде?(Озын.)
-Төлке ничек йөри? (Йөреп күрсәтәләр.)
-Балалар,төлке башын һаман да менә бу өйгә таба бора,әйдәгез
шунда барып карыйк әле. (Музыка астында әйләнеп бииләр)
-Балалар,төлке безгә күчтәнәч әзерләп куйган икән.Әйдәгез
рәхмәт әйтеп төлкене урманга җибәрик.
-Ай-яй урманда бигърәк озак йөрдек.Бик нык туңганчы бакчага
кайтыйк.Әйдәгез кулга кар бөртекләрен алыйк та очыйк.(Музыка яңгырый.)
Йомгаклау.
-Менә кайтып та җиттек. Балалар, урманда нәрсәләр күрдек соң
без?(Куян, төлке.)
-Ә нинди агачны күрдек?(Чыршы.)
-Балалар,карагыз әле кар нишләгән? (Эрегән.)
-Балалар, урманга баруыбыз турында өйгә кайткач кемнәргә
сөйләрсез икән?(Әни,әти...)
Балалар белән кунакларны озатабыз.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.