Логотип Инфоурока

Получите 30₽ за публикацию своей разработки в библиотеке «Инфоурок»

Добавить материал

и получить бесплатное свидетельство о размещении материала на сайте infourok.ru

Инфоурок Дошкольное образование КонспектыКурс "Семьеведение" занятие "Әбиемнең күңел бизәкләре"

Курс "Семьеведение" занятие "Әбиемнең күңел бизәкләре"

Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре

Күзәтү һәм сәламәтләндерү төрендәге 6 нчы “Звездочка” балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»








Семьеведение



Әбиемнең күңел бизәкләре”





















Төзеде:

8 нче төркем тәрбиячесе Хәкимова Л.Ә.

Логопед – дефектолог Нагимуллина Г.Э.



Тема: “Әбиемнең күңел бизәкләре”

Махсус төркеме балалары белән уздырылган кисеп ябыштыру шөгыленең
план – конспекты

Төп белем бирү өлкәсе: Кисеп ябештерү(аппликация)

Интеграцияле белем бирү өлкәләре: танып белү, аралашу, социаль-коммуникатив, матур әдәбият буенча белем бирү

Үткәрү формасы: әңгәмә, уен, фитр материал белән эш.

Үстерү бурычы:Яңа сүзләр хисабына лексик базаны баету. Киемнәрне тышкы күренеше,формасы буенча аера белүләренә ирешү, игътибарларын, диалогик сөйләмнәрен үстерү.

Тәрбия бурычы:балаларда бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт,өлкәннәр хезмәтенә, өс киеменә сак караш тәрбияләү, милли киемнәргә кызыксыну уяту.

Белем бирү бурычы: балаларның милли киемнәр турындагы белемнәрен ныгыту, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен ныгыту.

Көтелгән нәтиҗә: Татар халкының милли бизәкләрен, киемнәрен тану, гаиләдә бер – береңә карата уңай мөнәсәбәт булдыру; бармакларның вак моторикасын ныгыту; авазларны дөрес әйтергә ирешү.

Методик алымнар һәм чаралар: кызыксындыру, тирә – якка карата яхшы мөнәсәбәт булдыру, шигырьләр , уен, диалог, рольле уеннар

Максат: Балаларны татар халкының милли сәнгать әсәрләре, аларга төшерелгән орнаментлары (лалә чәчәге, ак чәчәк, яфрак) белән таныштыру (сөлге, читек, калфак, алъяпкыч, түбәтәй). Шаблон буенча кисеп, бизәкләрне завык белән тиешле эзлеклелектә ябыштырырга өйрәтү, матурлыкны күрә белергә, аның белән соклана белүләренә, чиста, пөхтә эшләүләренә ирешү.
Сүзлек өстендә эш: Читек, калфак, алъяпкыч, түбәтәй, лалә чәчәк, чокып.
Җиһазлар: Татар халык орнаментлары белән чигелгән өй әйберләре (сөлге, урын – җире, өстәл япкычы, самавыр, чәйнек, чынаяклар, сандык, аның эчендә түбәтәй һәм калфак, бизәкләр (ак чәчәк, лалә чәчәк), фитр материаллар
 Оештыру өлеше.
Ягымлы “җылы куллар чылбырын” төзү.
Тәрбияче: Балалар, уйлап карыйк әле, кешеләр бер-берсенә яхшылыкны, җылылыкны өләшәләр икән? Бер-берсенә кул бирү аркылы. Ә җылы, йомшак куллар кешенең хәлен ничек беләләр? (тоеп). Алар кешенең хәлен белгәндә үзенең җылысын бер кулдан икенчесенә күчерә, тунган кулларны җылыта. Әйдәгез, бездә җылы, йомшак куллар чылбыры төзик. (Балалар куллары белән җитәкләнешәләр). Чылбырыбыз нык булып чыкты. Бер – беребезнең йөрәк җылысын тойдык. Бер – беребезгә карата яхшы мөнәсәбәттә икәнлегебезне аңладык.

Логопед – дефектолог: (Пальчиковая игра )

Бу хис безгә шөгылебездә ярдәм итәчәк. төркемнең бер почмагы татар өен хәтерләтә: борынгы әйберләр белән җиһазландырылган, түрдә сандык, өстәлдә самавыр, чәйнек. Тәрбияче татар киемен кия.

Тәрбияче: Балалар, безнең бу шөгылебез гади генә түгел. Без үткән көннәргә әби – бабаларыбызның сезнең кебек кечкенә булган вакытларына сәяхәткә барырбыз. Безнең барасы җиребез бик ерак. Шуңа күрә без нәрсәгә дә булса утырып барырбыз. Ә менә әби – бабаларыбыз ераграк җирләргә ат белән барганнар. Атны матур итеп бизәгәннәр: муенына кыңгыраулар тагып, башына чигелгән сөлгеләр элгәннәр. Без дә сезнең белән атка утырып барыйк әле. (Әкрен генә көй яңгырый, балалар атта барган хәрәкәт ясыйлар).(авазларны дөрес әйтергә ирешү) Менә килеп тә җиттек. Ашыкмыйча гына өйгә керик. Балалар, бу өйдә кемнендер әби – бабасы яшәгән дип күз алдына китерик. Өй эче нинди матур! Нәрсәләр бар монда, карап үтик әле.

Балалар: Өстәл, карават, сандык, бишек.

Тәрбияче: Карагыз әле, челтәрле ак пәрдәләре, бизәкле, чәчәкле чаршаулары, чигүле сөлге, ашъяулыклары булмаса, бу өй болай матур булыр иде микән? Түрендә төп хуҗа булып сандык тормаса, нәрсәдер җитмәгән кебек булыр иде. Безнең әби – бабаларыбыз өйне һәрчак матур итеп бизәргә тырышканнар. Бу бизәлешләр өйгә ямь, бәйрәм төсе биреп тора. Ә бизәкләрне чигеп төшерәләр.

(Ишек шакыган тавыш) Чү! Кем бар анда?( Ишек янында сандык тора)
Балалар, менә безгә кунакка сандык килгән.Ә сандык ачылсын өчен әниләребезгә һәм әбиләребезгә бүләккә төймә ясарга кирәк. Ягез төймә ясап алыйк әле.

Логопед – дефектолог ( Игра с бусинами)

Менә сандык та ачылды. Эчендә. Бу әйберләрне әби – бабаларыбызның милли киемнәре. Егетләребез чигүле камзул, күлмәк, түбәтәй, читек кигәннәр. Ә хатын – кызларыбыз чигелгән күлмәк, калфак, камзул, алъяпкыч, читек киеп йөргәннәр (Тәрбияче сандыктан әйберләрне ала бара, һәрберсенә карата шигырьләр сөйли).

1
.  Бу сөлге – эскәтерләр

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде өсләренә

Чын чәчәкләр сибелгән.

2. Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак, үзе ап – ак

Бик килешә йөземә.

3. Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.

Алар монда килгән гуя

Чын әкият иленнән.

4.  Һай, читеге, читеге

Бөтен җире чигүле.

Биюче биемәсә дә

Үзе биер шикелле.

Тәрбияче: Балалар, сезнең өстәлләрдә яулык үрнәге бар. Без хәзер аларны татар орнаментлары белән бизәрбез. Сезнең алдыгызда чәчәк шаблоннары куелган. Хәзер сез аларны төсле кәгазьләргә төшерерсез. Мин сезгә яулыкны бизәп күрсәтәм, сез дә, минем үрнәккә таянып я үзегезнең күзаллауларыгыз буенча бизәп чыгарсыз. (Балалар аппликация белән шөгыльләнәләр, ахырдан һәр баланың эше карала.)
Тәрбияче: Бу эш сезгә ошадымы? Ошаса, кул чабыйк. Минем үземә дә бик ошады.
Без бүген йорт җиһазларын күзәтү,
шигырь сөйләү,уен аша,төрле орнаментлар ябештерү аркылы әби – бабаларыбызның күңел җәүһәрләре белән танышып үттек.
Ә хәзер, кая безнең атыбыз? Безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт. Анда безне көтеп торалар. Без бүген күргәннәрне, ишеткәннәрне кайткач башкаларга да сөйләрбез.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал

Краткое описание документа:

Конспект занятия в средней группе Изобразительная деятельность-Аппликация с использованием татарских орнаментов, где дети с ограниченными возможностями здоровья знакомятся с национальными узорами, одеждой, традициями татарского народа.В ходе занятия с помощью игр путешествуем по времени и попадаем в дом, где жили наши бабушки и дедушки. Знакомимся с бытовыми условиями, ремеслами наших бабушек. Логодед - дефектолог проводит развивающие игры для моторики рук, звукопроизношений. С помощью сюрпризных моментов у детей возникает интерес к занятию. Результатом занятия они своими руками украшают узорами платок для мам.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

5 480 513 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.02.2020 173
    • DOCX 21.6 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хакимова Лейсан Асгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Пожаловаться на материал
  • Автор материала

    Хакимова Лейсан Асгатовна
    Хакимова Лейсан Асгатовна
    • На проекте: 6 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 7132
    • Всего материалов: 9