Сыйныф
сәгате “Кичә,
бүген, иртәгә ...”
(урыны) информатика кабинеты
Вакыты
21.01.2015.
Сыйныф
11
Максат:
1) Укучыларны хәрби хезмәт тошенчәсе белән таныштыру.
2)
Укучыларның фикерләү сәләтен, сойләм телен үстерү.
3)
Укучыларда туган илгә мәхәббәт тәрбияләү, аларны туган илнең чын сакчылары
булырга әзерләү.
4)
Армиядә хезмәт иткән авылдашларына карата хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлар: проектор, салдат альбомнары, фотолар.
Кунаклар:
Ә.А.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбенең ОБЖ укытучысы Галимов Ф.А.
Хәрби
бурычларын үтәп кайткан сатдатлар Тимергалиев Фаннур, Тимергалиев Айнур.
Алымнар:
Барышы:
1
Оештыру
өлеше
Марш. ( солдатлар керә, балалар баса)
Тактада язу. (Кичә, бүген, иртәгә)
-
Укытучы:
Хәерле көн укучылар һәм килгән кунаклар!
-
Сезне
“Киә, бүген, иртәгә” дип исемләнгән кичәбездә күрүебезгә шатбыз.
-
Кичәбезнең
кунаклары
Кичәге
солдат мәктәбебезнең ОБЖ укытучыбыз Галимов Ф.А.
Бүгенге
салдатлар – әле генә хәрби хезмәт бурычларын үтәп кайткан егетләребез
Тимегалиев Фаннур һәм Айнурлар.
Киләчәктә
салдат булачак укучыларыбыз 11 сыйныфлар.
Видеосюжет.
Укытучы Яз-көз җиттеме, солдат
яшендәге уллары булган әти-әниләр борчуга төшә – баламны кайсы якка җибәрерләр,
нинди гаскәргә эләгер икән... Әмма өйдә тотып та булмый – егет кеше Ватан
алдындагы изге бурычын үтәп кайтырга тиеш. Солдат ул – Ватанны саклаучы хәрби
кеше, батырлык үрнәге, җирдәге тынычлыкны саклаучы символ. Солдат хезмәтендә
булып, туган җиребезгә зур чыныгу мәктәбе узып кайткан егетләребез Айнур һәм
Фәннур. Сез бу сүзләр белән килешәсезме?
(Тимергалиевларга
сүз бирәбез).
1.
Сез
үзегезнең салдат тормышы турында сөйләгез әле егетләр?
2.
Бүгенге
көндә солдат тормышы ничек?
3.
Сез
кайларда хезмәт иттегез?
4.
Нинди
войскада?
Укытучы
Без сезнең
белән бүгенге солдат тормышы белән таныштык. Рәхмәт егетләр.
Ә
хәзер кичәге солдат, хәзерге көндә солдат әтисе Фаннур абыйга сүз бирик әле.
(Фаннур абый сөйлий)
-
Элеккеге
солдат тормышы белән хәзерге салдат тормышы арасында аерма бармы.
-
Укучы
соравы.
Фаннур абый, улыгыз Рүзәл Арча педагогия көллиятен тәмамлап эшкә урнашканнан
соң хәрби хезмәткә китте. Армиягә бару теләге башта ук бар идеме?
Рәхмә Фаннур абый.
Укытучы Армия сүзе латичадан
коралландырылган дип тәрҗемә ителә. Ләкин, күргәнебезчә, армия коралы белән геә
түгел, ә үзенең кою батыр солдатлары белән көчле. Безнең 11 сыйныф егетләре-
киләчәк солдатлар бу сыйфатларга ия булыга әзерме? Сезне нинди сораулар
борчый?.
1.
Укучы соравы
Булды шундый вакытлар армия сафларына бер солдат та алынмады. Элегрәк
егетләребез армия сафларына бармау ягын карыйлар иде. Бүгенге көндә мондый
проблема юк кебек. Барыбызда беләбез армия сафларына бармаган егеләргә эшкә
урнашу кынлашты, алар эчке эшләр сафларына алына алмыйлар, МЧС ка эшкә керә
алмыйлар, һ.б.
-Сезнең
киңәшегез ничек барыргамы, бармаскамы?
2. Сез Мәскәүдә хәрби
парадта катнашкан солдат буларак сезнең кичерешләрегез? Моңа ничек ирештегез?
3. (кыз кеше)Бары бер ел гына
хезмәт итү азрак түгелме?
4
Солдат
бары хәрби хәзерлек буенча гына шөгыльләнергә тиеш, ә себерке, швабра тотып
җыештыру, күлмәк якасы тегү кебек эшләр вакытны бушка уздыру дип саныйсызмы?
5.
Армия
телендә “дедовщина” дигән сүз дә бар.Сездә
ничек иде?
6.
Техника,
компьютер, электроника ише нәрсәләр
белән дус, ягъни һәр яктан да “мобиль”
булганнарга тимиләр диләр. Дөресме?
7.
Киләчәк
солдатларга киңәшләрегез?
Укучы
Безнең
күпсанлы сорауларыбызга җавап биргәнегез өчен, рәхмәт егетләр.
Укытучы Безнең армия коры җир, су
һәм һава чикләрен саклый. Салдатлар төрле гаскәрләрдә хезмәт итәләр Чик буе,
Танк, ракета, һава дисанты, диңгез флоты һәм башкалар.
.Бүгенге
көндә армия сафларында 5 егетебез хезмәт итә. Алар кайларда хезмәт итәләр?
Зарипов
Нияз (Айнур)
Галимов
Рүзәл (Мәүлти)
Гарипов
Рүзәл (Марат)
Нигмәтуллин
Рәмис (Илмир)
Загидуллин
Рәмис (Рәмзил)
Бу
егетләр исән сау әйләнеп кайтсыннар! Ә 11 сыйныф егетләре аларга алмашка
килергә әзерләнегез!
Торып басалар Фаннур абый комманда
бирә, тезеләләр, борылалар.
Укытучы
Чыннан да,
солдат егетләрнең сүзләрендә ир-егетлелек, үз-үзеңә ышаныч ярылып ята.
Кичәге
солдат Ватанны сакларга баручы егетләр белән горурлана.
Киләчәк
солдатларның күзләрендә соклану, солдат тормышы белән кызыксыну һәм армиягә
бару теләге туды.
Җыр Рәдиф Шарифуллин “Солдатта булган диләр”
Армиядә
хезмәт итү кирәкме?
Хатлар
язу һәм алу күңелле дип әйтәләр?
Әти-әни,
туганнар сагындырамы?
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.