131454
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокКлассному руководителюДругие методич. материалыСценарий праздника Алифбы в 1 классе

Сценарий праздника Алифбы в 1 классе

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

















hello_html_m51bf1d1d.gif















Тема: Әлифба бәйрәме.

А.б .Кадерле укучылар. Әле кайчан гына сезгимназиягә барырга әзерләнеп йөри идегез.”1 нче сентябрь кайчан җитә?”- дип, әти-әниләрегезне аптыратып бетерә идегез. Шул көннәрнең ничек узуын искә төшерик әле.

(Показ слайдов о 1 сентября.

4 бала шигырь сөйли. Б.Рәхмәт “Мәктәпкә”)

1нче бала: Чәчәкләр тотып кулга

Без чыктык матур юлга.

Һәркем белә, әлбәттә,

Без барабыз мәктәпкә!


2 нче бала: Безне котлый әтиләр:

  • Бик дәү үстегез, - диләр.

Өйрәтәләр әниләр:

  • Әйбәт булыгыз , - диләр.

Дәү әти, дәү әниләр:

  • Хәерле юл, хуш! – диләр.


3 нче бала: Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым,

Сумка тотып, белем алырга дип,

Борма сукмак буйлап атлавым.


4нче бала: Дәфтәрләр, китаплар барлыйсың,

Яңа көч, яңа дәрт йөрәктә.

Син инде уйнарга бармыйсың, -

Кыңгырау чакыра мәктәпкә.


А.б. Кадерле дуслар!Кыңгырау сезне иң беренче дәрескә дәште. Ул матур иртәдә аның яңгыравык тавышын сез йотылып тыңладыгыз. Аннары, укытучы апагызга ияреп, чиста, якты класска кердегез. Дөрес утырырга, китап- дәфтәрләрне ничек куярга өйрәндегез. Белем иленнә сәяхәт Әлифбадан башланды.

(Әлифба китабы күңелсез генә килеп чыга. Сәхнәдә 2 бала.)


1нче бала: Кара әле, бәйрәмгә кунак килә.

Әлифба: Исәнмесез!

2 нче бала: Исәнме, китап дус.

1 нче бала: Син ни өчен күңелсез?

Әлифба: Мин исемемне югалттым, озак эзләдем, таба алмадым.

2 нче бала: Кайгырма, китап дус. Без сиңа булышабыз, бергәләп эзлибез.

Әлифба: Рәхмәт сезгә, дуслар.

(Чыгып китәләр. Сәхнәгә хәрефләр чыгалар.)


Хәрефләр: “А” - Карагыз, монда нинди матур!

“Л” - Әйе, бик матур!

“Б” - Карагыз әле, балалар да җыелган!


“А” - Сез мине таныйсызмы?

(Таныйбыз.)

“А” хәрефе – алмада,

“А” хәрефе – агачта,

“А” хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.


“Л” - Ә мине беләсезме?

(Беләбез, беләбез!)

Өйрәндегез күп хәрефләр,

Тырышып, түгеп тирләр.

“Л” хәрефенә башлана

Кайсыгызның исемнәр?


“Б” Бүген бәйрәм бит безнең,

Бар балалар да белсен

“Б” дан башка бәйрәм булмый,

Барысы да күреп китсен.


(“Ә” хәрефе “Ф”ны җитәкләп алга алып чыга.”Ф” уфылдап, әкрен генә бара.)

“Ф” -Уф-ф,уф-ф!

Мин дә килдем бәйрәмгә.

( “Ә” хәрефенә)

-Әйдә, син дә сөйлә!


“Ә” “Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

“Ә”хәрефен язмаган?

(“И”хәрефе чыга.)

“И” Исәнмез! Мин “И”

“И” хәрефе “ипи” дә бар,

Бар ул “ил” һәм “ирек” тә

“И” икелегә укымаска өйрәтә.

(Хәрефләрдән “Әлифба” сүзе языла. Ике бала һәм Әлифба чыга.)


Әлифба: Менә бит минем исемем! Нинди шатлык! Рәхмәт, балалар.

Балалар: Без иптәшләр янына барабыз. Саубулыгыз.

Әлифба : Тик мин бер үзем генә килмәдем, минем иптәшем дә бар.(Азбуканы дәшә).Балалар аның исемен укыгыз әле.


(Хәрефләр АЗБУКА сүзен тезәләр. Балалар укыйлар.)


Азбука: Исәнмесез, балалар.

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.


А.б. Дуслар, хәрефләр сезгә бию бүләк итәләр.


(Хәрефләр биюе.)


Азбука һәм Әлифба: Балалар, сез хәрефләрне тәртип буенча әйтә беләсезме сөң?

А.Б. Белмичә.Беләләр.Әйдәгез әле, балалар, алфавитны сөйләп күрсәтик.


(Балалар шигырь сөйлиләр.)


Балалар: 1. А,Б, В,Г,Д,Е

Буквы нам нужны везде!


2. Ё, Ж, З, И,Й.К,Л

Побеждает тот,кто смел.


3. М,Н,О,П,Р,С,Т

Будь всегда на высоте!


4. У,Ф,Х,Ц,Ч,Ш,Щ

Потрудись,ведь без труда

Не поймаешь и леща!


5. Ъ и Ь

Не звучат они никак.

Но без них, мои друзья,

Обойтись никак нельзя!


6. Между ними буква Ы

Не теряйте головы!


7. Э,Ю,Я

Конец науки!

Превратились буквы в звуки!


8. Ә,Ү,Ө,Җ,Ң,Һ хәрефләре

Очрый татар телендә

Алар кергән сүзләрне

Укыйбыз без көндә.

Азбука һәм Әлифба:

Без бик шат. Балалар сез бар хәрефләрне дә беләсез икән. Бу көннән соң алар сезнең иптәшләр һәм ярдәмчеләр булырлар инде!

(Сәхнәгә Мальвина һәм Буратино керәләр.)

Буратино: Теләмим! Бармыйм!

Мальвина: Менә без дә килеп җиттек!Соңга калган өчен гафу итегез.

А.б. Исәнмесез!

Мальвина: Исәнмесез!

Буратино: Салют!

Мальвина: Уф, гаҗәпләнәм!Кичә көне буе матур исәнләшергә өйрәндек!Әдәпле генә исәнләш Буратино. Ә миңа балалар янына китәргә кирәк.

А.б. Балалар, Буратинога ничек дөрес исәнләшергә икәнен күрсәтегез әле.

(Балалар исәнләшәләр)

Буратино: Туйдым инде! Болай ярамый, тегеләй эшләмә! Минем уйнысым килә.Әллә мәктәптә уйный да ял итә дә белмиләрме?

А.б. Нишләп белмәсеннәр.Балалар уйный да, ял итә дә беләләр. Әдәгез әле, ял итеп алыйк.

(Физ. минутка “Мин үсәм” )

А.б. Менә ничек без ял итәбез. Буратино, син беләсеңме ни өчен балалар мәктәпкә йөриләр?

Буратино: Уйнарга, йөгерергә, сугышырга.

А.б. Балалар,сөйләгез сез мәктәпкә ни өчен йөрисез.

(Балалар сөйлиләр)

А.б. Ишеттеңме? Балалар мәктәпкә укырга, язарга, санарга өйрәнергә йөриләр.

Буратино: Ә миңә белем кирәкми. Миңа болай да яхшы.

А.б. Ят! Бүген балалар беренче китаплары белән саубуллашалар.Ни өчен укырга кирәклеген алар инде беләләр. Ә син әкият кара да, нәтиҗә яса..

( Сәхнәдә өзек күрсәтелә “Шәвәли һәм Шүрәле.”)

А.б. Аңладыңмы инде,Буратино, нигә укырга кирәк!

Буратино: Аңладым! Укымасаң, сине барысы да алдаячак. Минем дә мәктәпкә йөрисем килә.

А.б. Буратино, син икенче елга балалар бакчасыннан иптәшләр алып укырга кил. Бу елны балалар укырга өйрәнделәр инде

Буратино: Кем соң аларны укырга ойрәтте?

Балалар: Әлифба һәм Азбука.

Буратино: Ярый. Мин укырга килермен. Ә хәзер мин китәп инде. Саубулыгыз.

А.б. Саубул, Буратино.Бүген без Әлифба белән Азбукага рәхмәт әйтәбез һәм аларга җыр бүләк итәбез.

(Балалар “Әлифба” дигән җыр җырлыйлар.)


Азбука һәм Әлифба: Без сезгә бик хөрмәтле! Тик китәргә вакыт җитте инде. Борчылмагыз.Сезнең яныгызга яңа китаплар килә.

( Әлифба һәм Азбука китәләр. Сәхнәгә “Туган тел” һәм”Родная речь” китаплары керәләр.)

Т/т. Исәнмесез. Балаларым, якыннарым. Бүгеннән без фән иленә бергә барабыз.

Р/р. Но, прежде покажите, чему вы уже научились.

(Балалар биремнәр эшлиләр: Табышмаклар.)

Р/р. Какие же вы все умницы! Но те знания, которыми поделились Азбука и Әлифба, должны остаться с вами навсегда. Через несколько лет вы будете с улыбкой вспоминать, как пыхтели над этими книгами.

Т.т. Ә хәзер инде сез укырга өйрәндегез, уку таныклыгы тапшырырга да вакыт җитте.

( Китапханәче уку таныклыгы тапшыра.)

Китапханәче: Китапларны саклагыз! Китап алганчы кулларыгызны юыгыз.Почмакларын бөкләмәгез. Кыстыргыч белән кулланыгыз.

(Китапханәче кыстыргычлар тарата.

Җыр “Иң оста укучы”.)

А.б. Хөрмәтле, балалар, кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына җитте.Ата- аналарга да сүз бирик инде.


(Ата – аналар балаларны котлыйлар.Бүләкләр тапшыралар.)





















Шәвәли һәм шүрәле”

( Шевәли “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җырлап мәктәптән кайта.)

Шүрә: Син кайда барасың,Шәвәли?

Шәвәли: Мин мәктәптән кайтам.

Шүрә: Мәктәптән? Ул нәрсә инде?

Шәвәли: Мәктәп – белем чишмәсе.

Шүрә: Ә ,чишмә!Беләм, беләм! Су ага торган урын.

Шәвәли: Юк. Мәктәптә балалар укырга, язарга, санарга өйрәнәләр.

Шүрә: И-и-и! Тапкан эш. Менә мин тик уйнарга гына яратам. Әйдә мин яраткан”Кытыклы – мытыклы” уенын уйныбыз.

Шәвәли: Риза. Тик беренче син минем шартларымны үтә.

1 нче бирем : Ничек булганын белмим, тик хәрефләр буталган .Аларны тәртип буенча тезеп сүзләр яса. МКТПӘӘ

БЛМЕЕ

ЧШМСИӘЕ

Шүрә: Уф-ф! Килеп чыкмый.

Шәвәли: Балалар,ә сез бу биремне үтәргә булышыгыз.

(Балалар сүзләр тезәләр: МӘКТӘП, БЕЛЕМ, ЧИШМӘСЕ,)

Шәвәли: 2нче бирем: Шул сүзләрдән нинди мәкаль тезеп була?

Шүрә: Мин белмим.

Шәвәли: Балалар, ә сез беләсезме?

(Балалар мәкаль тезәләр Мәктәп – белем чишмәсе.”

Шәвәли: Аның мәгънәсен аңлатыгыз.

Шәвәли: 3 нче бирем:

Мин сораулар бирәм, ә син, Шүрә, тиз генә җавап бир “ӘЙЕ” “ЮК” диеп генә:

  • Хәзер нинди ай?

  • Сул аякта сикер.

  • Уң аякта сикер.

  • Алкошлар белән 3+2 ничә булуын күрсәт.

  • Алтын тарак нинди әкияттә бар?

  • “Мәктәп” сүзендә ничә хәреф бар?


Шүрәле:..... Тагын мине Былтыр оныгы Шәвәли төп башына утыртты. Ятка калдырды.

















Краткое описание документа:

Праздник Алифбы в 1 классе.

В национальных школах в 1 классе проводим праздник Азбуки и Алифбы интегрированно.

Цель мероприятия -развивать творческие возможности первоклассников, воспитывать в духе национальных традиций, прививать любовь к родному языку.

При подготовке к меромриятию была проведена работа в форме исследования. Дети изучали буквы, готовили рисунки, учили стихотворения, провели беседу сродителями по теме «Мои воспоминания о празднике Букваря», подготовили инсценировку и многое другое.

Особое внимание было уделено сотрудничеству с родителями. Мероприятие прошло на высоком эмоциональном уровне.

Выдержка из текста:

Мальвина: Исәнмесез!

Буратино: Салют!

Мальвина: Уф, гаҗәпләнәм!Кичә көне буе матур исәнләшергә өйрәндек!Әдәпле генә исәнләш

Буратино. Ә миңа балалар янына китәргә кирәк.А.б. Балалар, Буратинога ничек дөрес исәнләшергә икәнен күрсәтегез әле.(Балалар исәнләшәләр)

Буратино: Туйдым инде! Болай ярамый, тегеләй эшләмә! Минем уйнысым килә.Әллә мәктәптә уйный да ял итә дә белмиләрме?

А.б. Нишләп белмәсеннәр.Балалар уйный да, ял итә дә беләләр. Әдәгез әле, ял итеп алыйк.(Физ. минутка “Мин үсәм” )

А.б. Менә ничек без ял итәбез. Буратино, син беләсеңме ни өчен балалар мәктәпкә йөриләр?

Буратино: Уйнарга, йөгерергә, сугышырга.

А.б. Балалар,сөйләгез сез мәктәпкә ни өчен йөрисез.(Балалар сөйлиләр)А.б. Ишеттеңме? Балалар мәктәпкә укырга, язарга, санарга өйрәнергә йөриләр.

Буратино: Ә миңә белем кирәкми. Миңа болай да яхшы.

А.б. Ят! Бүген балалар беренче китаплары белән саубуллашалар.Ни өчен укырга кирәклеген алар инде беләләр. Ә син әкият кара да, нәтиҗә яса..( Сәхнәдә өзек күрсәтелә “Шәвәли һәм Шүрәле.”)А.б. Аңладыңмы инде,Буратино, нигә укырга кирәк!

Буратино: Аңладым! Укымасаң, сине барысы да алдаячак. Минем дә мәктәпкә йөрисем килә.

А.б. Буратино, син икенче елга балалар бакчасыннан иптәшләр алып укырга кил. Бу елны балалар укырга өйрәнделәр инде

Буратино: Кем соң аларны укырга ойрәтте?

Балалар: Әлифба һәм Азбука.Буратино: Ярый. Мин укырга килермен. Ә хәзер мин китәп инде. Саубулыгыз.

А.б. Саубул, Буратино.Бүген без Әлифба белән Азбукага рәхмәт әйтәбез һәм аларга җыр бүләк итәбез.(Балалар “Әлифба” дигән җыр җырлыйлар.)
Азбука һәм Әлифба: Без сезгә бик хөрмәтле! Тик китәргә вакыт җитте инде. Борчылмагыз.Сезнең яныгызга яңа китаплар килә.( Әлифба һәм Азбука китәләр. Сәхнәгә “Туган тел” һәм”Родная речь” китаплары керәләр.)

Т/т. Исәнмесез. Балаларым, якыннарым. Бүгеннән без фән иленә бергә барабыз.Р/р. Но, прежде покажите, чему вы уже научились.(Балалар биремнәр эшлиләр: Табышмаклар.)Р/р. Какие же вы все умницы! Но те знания, которыми поделились Азбука и Әлифба, должны остаться с вами навсегда.

Через несколько лет вы будете с улыбкой вспоминать, как пыхтели над этими книгами.Т.т. Ә хәзер инде сез укырга өйрәндегез, уку таныклыгы тапшырырга да вакыт җитте.( Китапханәче уку таныклыгы тапшыра.)Китапханәче: Китапларны саклагыз! Китап алганчы кулларыгызны юыгыз.

Почмакларын бөкләмәгез. Кыстыргыч белән кулланыгыз.(Китапханәче кыстыргычлар тарата.Җыр “Иң оста укучы”.)А.б. Хөрмәтле, балалар, кунаклар! Безнең бәйрәмебез ахырына җитте.Ата- аналарга да сүз бирик инде.

Общая информация

Номер материала: 19537110803

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС второго поколения»
Курс повышения квалификации «Использование мини-проектов в школьном: начальном, основном и среднем общем и среднем профессиональном естественнонаучном образовании в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Использование игр в развитии и обучении»
Курс «Сопровождение детского отдыха. Школа вожатых»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организационно-педагогическая деятельность в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Содержательные аспекты профессионального и личностного развития педагогических работников в рамках реализации профессионального стандарта»
Курс повышения квалификации «Основы педагогического дизайна»
Курс повышения квалификации «Целеполагание как основа современного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Методы интерактивного обучения»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.