Инфоурок Начальные классы КонспектыӘлифбага кунакка

Әлифбага кунакка

Скачать материал

Әлифбага кунакка.

Роза Зарипова ,

Алексеевский районы Зур Тигәнәле гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы

Җиһазлау:компьютер,проектор,экран,тукталышлар өчен төзелгән схемалы плакат,кичә өчен кирәкле әсбаплар.

Кичә барышы:

Алып баручы.Исәнмесез кадерле укучылар,килгән кунаклар!Таныш булыгыз безнең тактага афиша эленгән.(афишаны уку).Димәк, әлифба безне Белем шәһәренә кунакка чакыра. Барабызмы?Әлифбага кунакка барыр өчен безгә тукталышлар аша үтәргә кирәк. Әлифба чакырган бәйрәмгә әдәпле белемле балалар гына барып җитә ала.Без сезнең белән сәяхәткә автобуска утырып чыгабыз.Иң элек автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

Мин әйткән кагыйдәләр белән сез киләшәсез икән кул чабабыз.Килешмәсәгез, аяклар белән сигнал бирәбез.

-автобуста кычкырып сөйләшмәскә.

-автобус тәрәзәсеннән кулны тышка сузып барырга.

-аяк киеме белән утыргычка утырырга ярамый.

-автобус барганда салонда йөрергә ярамый.

      Без сезнең белән әдәплелек урамы буйлап барабыз.Нәрсә ул әдәплелек?Кем ул әдәпле ,әхлаклы кеше.(Җаваплар тыңланыла.)Сез әдәпле, әхләклы балалармы микән?Нинди әдәпле, тылсымлы сүзләр беләсез?(Җаваплар тыңланыла.)

    Беренче тукталыш -  “Әдәплелек паркы”.Менә безнең алда әдәплелек паркы.Паркта әдәп-әхлак агачы үсә.Агачта әдәп-әхлак яфраклары гына үсә.Әйдәгез әле без үзебездә булган сыйфатларны агачта булдырыйк.

-акыллы

-ялкау

-мәрхәмәтле

-таркау

-кире

-намуслы

-шапшак

-тырыш

-юмарт

-белемле

-тәртипле

-тәүфыйклы

-ялганчы

-тәмле телле

-төгәл

-тәккәбер

-сакчыл

(Алып баручы, кешедә булган уңай һәм тискәре сыйфатларны атый,укучылар уңай сыйфатлар язылган яфракларны  табып  агачка ябыштыралар.)

 Алып баручы.Әдәплелек паркыннан ерак түгел бер малай белән бер кыз басып тора. Мин аларның исемнәрен дә беләм. Хәтта нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә беләм.Сезгә дә сөйләргәме?

     Көзге матур көн. Алинә белән Дамир мәктәптән кайтып баралар. Алинә сумкасыннан мандарин алды.Аны тиз генә чистартып җиргә ташлады. Ашыгып, ашыгып мандарин кисәкләрен ашый башлады. Мандарин  исеннән авыз сулары килгән Дамир:

-Бир әле миңа да, -дип сорады.

-”Әй, әче ул”- дип, Алинә соңгы кисәкне дә ашап куйды.

Алинә нинди хаталар җибәрде?Киңәшләр бирик Алинәгә.(Җаваплар тыңланыла)

Алып баручы. Юлны дәвам иттерәбез.Икенче тукталыш –“Рус теле”(слайд 1)(биремнәр языла)

Алып баручы.Сәяхәтебезне дәвам итик.Өченче тукталыш-Математика” ( слайд 2)(биремнәр языла)

Алып баручы.Сәяхәтебезнең соңгы тукталышына килеп җиттек.Безне “Мәктәп” тукталышы каршы ала.

.Балалар әйтегез әле сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

·      Укырга

·      Язарга

·      Санарга

·      Дус,тату булырга

·      Җырларга

·      Биергә

·      Туган илне сөяргә

Җыр. “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

    Алып баручы. Балалар җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.Менә без дә сынауларны үтеп Әлифбага бәйрәмгә килеп җиттек.

Бергә: Исәнме Әлифба.

Әлифба.  Исәнмесез минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

Кадерле укучылар!Сез бик тапкыр һәм зирәк укучылар. Әйдәгез әле белемнәрегезне мин биргән биремнәр белән ныгытыйк.

  Слайд 3.(биремнәр языла)

Алып баручы.Хөрмәтле Әлифба дустыбыз!Без дә сиңа буш кул белән килмәдек.Сиңа күчтәнәч итеп шигырьләр,җырлар алып килдек.

1 нче укучы:

Әлифба тормышта беренче баскычым

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым.

2 нче укучы: Өйрәттең укырга син,

Кадерлем - Әлифбам.

Инде китәсең миннән,

Ә мин сине онытмам.

3 нче укучы: Иң якын дустыбыз булдың син гел безнең,

Һәр хәреф елмаеп әйтте үз исемен.

Һәм алар бик матур сүзләргә әйләнде,

Сүз төзеп укуы, кызыклы, күңелле!

4 нче укучы:

“ Ә”

“Әни” дип телем ачылган,

Әни сөйгән, назлаган.

Кайсыбыз соң дәфтәренә

Ә хәрефен язмаган.

5 нче укучы:

“Л”

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

6 нчы укучы:

И”

Иген үскән, биек үскән!

Башаклары тулып пешкән.

Комбайннар туктап тормый,

Ашлык суга җырлый – җырлый.

7 нче укучы:

“Ф”

Фил бүрәнә ташып йөри

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә мин,.. төшемдә.

8 нче укучы:

Б”

Бөрлегәнем, җиләгем дип,

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

9 нчы укучы:

“А”

А хәрефе алмада.

А хәрефе агачта.

А хәрефен яратабыз.

Өйрәнәбез иң баштан.

Әлифба сүзе .Ә  Л И Ф Б А.

Алып баручы.Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

 

                          Безнең сөекле дустыбыз,

                          Кадерле Әлифбабыз!

                          Рөхсәт ит “Зур рәхмәт,

                          Мең рәхмәт”, дияргә

Җыр “Әлифба

Әлифба.  Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт, дусларым!Минем белән дус булгансыз, күп нәрсәләргә өйрәнгәсез аннан. Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз!

Бию: Барбарики.

Алып баручы. Әлифба сезне туган илне сөяргә , туган телне сөяргә өйрәтте. Безнең алга таба укып китә торган китапларыбыз”Татар теле”, “Әдәби уку”.

       Бүген сезне котларга әти-әниләрегез дә килде. Без аларга зур рәхмәт әйтәбез.Чөнки аларның тырыш хезмәте белән сез укырга , язарга өйрәндегез.

(Балалар үз куллары белән әзерләгән бүләкләрне тапшыралар)             

 Әти -әниләрнең котлавы.

Алып баручы.Укучылар, әйдәгез , әти-әниләргә, килгән кунакларга да тырышып укырга, тәртипле булырга вәгъдә бирик. 

Укучылар.Тырыш булырга,

                   Ялкауланмаска,

                   Артта калмаска,

                   Сезнең алда вәгъдә бирәбез,

                   Әйдәп барырга

                   “5”кә укырга.

Алып баручы. Бу бәйрәм- барыбызның да уртак бәйрәме. Хөрмәтле әти-әниләр!
Балаларның әлифбаны яхшы үзләштерүдә сезнең өлешегез бик зур! Хәзер сезнең балаларыгыз чын мәгънәсендә укучылар булдылар. Укуны энә белән җир казуга тиңлиләр.Димәк, без сезнең белән бик зур хезмәт башкарганбыз икән.
   Бәйрәмебез котлы булсын! Тагын шундый бик күп, бик күп хезмәт уңышларын бәйрәм итәргә насыйп булсын безгә! Сезнең һәркайсыгызга шатлык – куанычлар, ныклы сәламәтлек, яңадан-яңа уңышлар телим.  

Тәмам.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                             

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Әлифбага кунакка"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 6 месяцев

Ректор

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

"Описание материала:

Җиһазлау:компьютер,проектор,экран,тукталышлар өчен төзелгән схемалы плакат,кичә өчен кирәкле әсбаплар. Кичә барышы: Алып баручы.Исәнмесез кадерле укучылар,килгән кунаклар!

Таныш булыгыз безнең тактага афиша эленгән.(афишаны уку).Димәк, әлифба безне Белем шәһәренә кунакка чакыра. Барабызмы?Әлифбага кунакка барыр өчен безгә тукталышлар аша үтәргә кирәк. Әлифба чакырган бәйрәмгә әдәпле белемле балалар гына барып җитә ала.Без сезнең белән сәяхәткә автобуска утырып чыгабыз.Иң элек автобуста үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерик.

Мин әйткән кагыйдәләр белән сез киләшәсез икән кул чабабыз.Килешмәсәгез, аяклар белән сигнал бирәбез. -автобуста кычкырып сөйләшмәскә. -автобус тәрәзәсеннән кулны тышка сузып барырга. -аяк киеме белән утыргычка утырырга ярамый. -автобус барганда салонда йөрергә ярамый. Без сезнең белән әдәплелек урамы буйлап барабыз.Нәрсә ул әдәплелек?Кем ул әдәпле ,әхлаклы кеше.(Җаваплар тыңланыла.)Сез әдәпле, әхләклы балалармы микән?Нинди әдәпле, тылсымлы сүзләр беләсез?(Җаваплар тыңланыла.) Беренче тукталыш - “Әдәплелек паркы”.Менә безнең алда әдәплелек паркы.Паркта әдәп-әхлак агачы үсә.Агачта әдәп-әхлак яфраклары гына үсә.

Әйдәгез әле без үзебездә булган сыйфатларны агачта булдырыйк.

-акыллы

-ялкау

-мәрхәмәтле

-таркау

-кире

-намуслы

-шапшак

-тырыш

-юмарт

-белемле

-тәртипле

-тәүфыйклы

-ялганчы

-тәмле телле

-төгәл

-тәккәбер

-сакчыл

(Алып баручы, кешедә булган уңай һәм тискәре сыйфатларны атый,укучылар уңай сыйфатлар язылган яфракларны табып агачка ябыштыралар.) Алып баручы.Әдәплелек паркыннан ерак түгел бер малай белән бер кыз басып тора. Мин аларның исемнәрен дә беләм. Хәтта нәрсә турында сөйләшкәннәрен дә беләм.Сезгә дә сөйләргәме? Көзге матур көн. Алинә белән Дамир мәктәптән кайтып баралар.

Алинә сумкасыннан мандарин алды.Аны тиз генә чистартып җиргә ташлады. Ашыгып, ашыгып мандарин кисәкләрен ашый башлады. Мандарин исеннән авыз сулары килгән Дамир: -Бир әле миңа да, -дип сорады. -”Әй, әче ул”- дип, Алинә соңгы кисәкне дә ашап куйды. Алинә нинди хаталар җибәрде?Киңәшләр бирик Алинәгә.(Җаваплар тыңланыла)

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 943 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 11.03.2014 599
    • DOCX 52.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Зарипова Роза Рафиковна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Зарипова Роза Рафиковна
    Зарипова Роза Рафиковна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 552
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 450 человек

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1179 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 576 человек

Курс повышения квалификации

Развитие критического мышления у младших школьников в условиях обновленного ФГОС НОО

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 74 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 719 человек

Мини-курс

Психология развития личности: от мотивации к самопониманию

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 85 человек из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 35 человек

Мини-курс

Управление стрессом и психологическими состояниями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 78 человек из 32 регионов
  • Этот курс уже прошли 56 человек

Мини-курс

Основы работы в After Effects

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе