МУ «Управление образования»
Арского муниципального района
Муниципальное учреждение дополнительного образования
детей
«Новокинерский Дом детского творчества»
Сценарии :”
Соңгы кыңгырау”
Загилуллина Гульуся Валиахметовна
Педагог дополнительного образования
II квалификационной
категории
2013 г.
Хөрмәтле әти-әниләр, укытучылар, килгән кунаклар!
Әле
кайчан гына 2012 нче елның 1 сентябре
иде. Әле кайчан гына бергәләп белем иленең ишекләрен ачып кергән идек. Менә
инде 4 ел вакыт узып та киткән. Саубуллашу – бик моңсу, вакыт. Әмма борчыларга
урын калмасын. Чөнки Сезне, балалар, күңелле мәктәп иленең иң мавыктыргыч,
вакыйгаларга, бәйрәмнәргә бай еллары көтеп тора. Сез бу елларда яраткан укытучыларыгызны
табарсыз, фәннәр дөньясы белән тирәнрәк танышырсыз.
Укытучы
котлавы һәм бүләкләр тапшыру.
Клара
Булатова ,,Укытучы бәхете’’
Миңа
сорау бирсәләр:
-Сөенечең
ни?-дисәләр,
Сөенечем
– таңнан торып
Эшкә
килгән иртәләр.
Миңа
сорау бирсәләр:
-Сөенечең
ни?-дисәләр,
Шушы
мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма
илтәләр.
Миңа
сорау бирсәләр:
-Бәхетең
ни?- дисәләр,
Бәхет
– шушуы укучылар
Кеше
булып үссәләр.
- Бүгенгедәй
күз алдымда тора
Очар
коштай йөргән чакларым,
Сумка
тотып, белем алырга дип,
Борма
сукмак буйлап атлавым.
Дәфтәр,
китаплар, барлыйсың-
Яңа
көч, яңа дәрт йөрәктә.
Син
инде уйнарга бармыйсың
Кыңгырау
чакыра мәктәпкә.
Җыр
Хәтерлим мин әле
- Исемдә
алтын сукмакка
Тәүге
аяк баскан көнем,
Тәүге
башлап мәктәп ишеген
Үрелеп
ачкан көнем.
- Укытучым, шундый назлап.
Карадың
күзләремә.
Сүнмәслек
зур дәрт салдың
Бәләкәй
йөрәгемә.
- Әлифбаны
ачкан сәгатьтән соң
Меңнән
артык көн үткән икән
Дүрт
ел, дүрт кенә көн булып тоелса да,
Аерылышыр
чак җиткән икән.
- Үтеп
китте инде уку елы,
Никтер,
кыска кебек тоелды,
Дәфтәрләргә
нокталар куелды,
Китап
– көндәлекләр җыелды.
- Контоль эшләр инде
тикшерелде
Барлык
билгеләр дә куелды.
Алган
белемнәрнең һәммәсе дә
Күңелләргә
тирән уелды.
- Җәй җитүгә инде шатланасың,
Каникуллар
били уеңны
Әй,
кыңгырау, тыныч кына тыңлап,
Булмый
икән синең моңыңны.
- Юлдаш булсын алда тик
уңышлар,
Җырлыйк
бүген матур җырларны.
Дуслык,
шатлык һәм тынычлык белән
Үтсен
безнең мәктәп еллары.
Җыр:
Мәктәп турында җыр
- Ничек инде яратмыйсың
Математика фәнен
Һәркем аңлый киләчәктә
Аның кирәк икәнен.
2. Яңа дөнья ача безгә
Дуслык теле-рус теле
Мултьфильмны аңларга,
Нәфис фильмнар карарга
Ярдәм итә һәр көнне.
3. Физкультура, физкультура
Иң яраткан фәнебез.
Син ярдәм иткәнгә күрә
Сау-сәламәт тәнебез.
4. Үз кулларың белән нидер ясау
Бигрәк кызык,
бигрәк күңелле,
Хезмәт дәресләрен көтеп алдык,
Хезмәт сөйгән бала өметле.
5. Ясалмаган нәрсә калмагандыр
Безнең рәсем дәресләрендә
Ясый иддек хәтта тырыша-тырыша
Бик кадерле тәнәфесләрдә.
6. Андый-мондый эш кушсалар өйдә,
-Ярар,
фаде, ярар, маде, - диябез.
Ипи-сөткә
барып килү кирәк булса,
Хәзер,
маде, хәзер, фаде,- диябез.
Икәү
генә калсак өйдә,
Инглизчә
‘тетә’без.
Ике-өч
телдә аралашып
Матур
гомер итәбез.
Инглизчә җыр. Яна
җырлый
- Белем иле ни өчендер,
Миңа серле урман кебек
Ә юллары кызыктырып
Гел чакырып торган кебек.
- Укытучы
дәрес бирә,
Тормышка юл салган кебек
Әллә шуңа дөнья мина
Гел яктыра барган кебек.
- Хыяллар безнең канатлы,
Хыяллар шундый матур
Киләчәктә барыбыз да
Булырбыз
кыю, батыр!
18. Укытучы, якты кояш кебек,
Күңелемне назлап җылыта
Авыр чакта ярдәм кулы суза
Сабыр сүзе белән юата.
Җыр :
Хыяллар
- Онытмамын сине, укытучым,
Зур класска инде китәмен.
Биргән
белемең һәм тәрбияң өчен
Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен!
20. Ышаныгыз, сезнең исемегезгә
Бер тап төшмәс, менә күрерсез
Ялгыш адым әгәр ясый калсак
Киңәш сорап Сезгә килербез.
Җыр : Сез иң гүзәл кеше икәнсез.
21. Без яхшы укысын, сәламәт булып үссен
өчен бөтен шартларны тудырган, безнең уңышларны күреп сөенгән кешеләребез Фирдания
Саматовна, Суря Наильовна, Гөлфинә
Василовна.
Концерт номерлар
Укытучы теләге.
Кайчан гына
әле күбәләктәй
Ашкынып килдегез мәктәпкә
Җиз кыңгырау дәште сезне һәр көн
Яңалыклар тулы дәрескә.
Үтте бит күп айлар, үтте еллар
Күз алдымда үсеп җиттегез
Белем үрләренә омтылдыгыз
Бәйгеләрдә бик еш җиңдегез.
Башлангычта канат ныгыттыгыз
Хәзер инде очып китәсез
Шатлык – куаныч, изге күңел белән
Каршылагыз һәр көн иртәсен
Эшләрегез һәрчак уңай булсын
Изге хисләр минем йөрәктә
Хәерле юл сезгә, укучыларым –
Мин каламын шушы теләктә!
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.