714120
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
ИнфоурокНачальные классыДругие методич. материалыВнеклассное чтение по татарской литературе «Айманым-туган ягым»

Внеклассное чтение по татарской литературе «Айманым-туган ягым»

библиотека
материалов

Актаныш муниципаль районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы Муратова Айгөл Фәндәм кызының 4 нче класста класстан тыш уку дәресе эшкәртмәсе.



Айманым-газиз туган ягым




Максат: укучыларны авылдашыбыз З. Мәҗитов тормыш юлы һәм иҗат юлы белән таныштыру; шигырьне аңлап уку аша укучыларда шагыйрьнең үз авылына карата мәхәббәтен ачыкларга булышу;

Сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру, ана телебездә үз фикерен төгәл, ачык, дөрес әйтүне камилләштерү; тел байлыгын арттыру;

Укучыларда үз авылларына карата мәхәббәт, аның матурлыгына соклану хисе тәрбияләүне дәвам итү.


Җиһазлау : авыл күренеше төшерелгән рәсемнәр, З.Мәҗитовның китаплары җыелмасы, мәкальләр язылган плакатлар, тизәйткечләр язылган кар бөртекләре, авылдан чыккан күренекле кешеләрнең фотолары, Татарстан картасы.


Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Бүгенге көн турында әңгәмә.Слайд №1

-Исәнмесез, дусларым!

-Исәнмесез, саумысез.

-Хәерле көн дисәм мин

-Хәерле көн дибез без.

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, татар телен

өйрәнергә дип килдек.


  1. Актуальләштерү.

Кар бөртекләре безгә килде

Класска ул безнең керде.

Класста ул очып йөрде,

Парталарга килеп кунды.

Кар бөртекләре тылсымлы. Әгәр без анда язылган сүзләрне укымасак, кар бөртекләре эреп юкка чыгар. Әйдәгез, укып карыйк әле. Слайд №2

Өй эшен тикшерү.

(Балалар әниләре турында язылган иншаларны укыйлар).

-Димәк, укылганнардан чыгып нәтиҗә чыгарыйк:

Әйе, әниләрне яратырга, хөрмәт итәргә кирәк. Әни – бөек исем. Әни иң кадерле, иң сөйкемле, иң яхшы кеше. Әниләр безне тәрбияли. Алар безгә төрле киңәшләрен бирә, безне яманнан саклый, яхшылыкка өйрәтә. Алар безне тәрбияли. Әни һәркемгә газиз һәм кадерле. Әни кебек туган җир, туган ил, туган өй, нигез дә һәркемгә якын һәм кадерле. Кеше беренче адымнарын шунда атлап китә, беренче сүзләрен туган нигездә әйтә. Туган җир ул – туган авылыбыз, районыбыз, республикабыз. Балалар, тактадагы сүзләргә игътибар итегез әле. (Слайд)

(сүзләр укыла).

Туган җирем – туган анам” мәкален ничек аңлыйсыз?

(фикер алышулар)

  1. Физкультминут. Слайд .


  1. Тема өстендә эш.


Татарстан республикасы турында әңгәмә. Казан шәһәре, президент, герб, флаг, гимн турында кабатлау, сорауларга җавап бирү.

Фәнәвис Дәүләтбаев – районда яшәгән шагыйрь болай дигән:

Гербында – ак барстан,

Картада Актаныштан

Башлана Татарстан” – дигән. Слайд .


Актаныш – республиканың иң көнчыгышында урнашкан район. Безнең районны Ык һәм Сөн елгалары чикли. Районда халык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Актаныш турында ниләр беләсез? Слайд .

Район җитәкчесе, районда чыгучы газета, сәнгатьтә һәм спорттагы казанышлар турында фикер алышу. Безнең авылыбыз да Актаныш районына керә.

  • Балалар, туган авылыбыз турында сез нәрсәләр беләсез?

  • Иске Айман авылы нинди?

  • Авыл янында нинди истәлекле урыннар бар?

Айман авылы тарихы турында мәгълүмат бирү.

  • Сез урам исемнәрен беләсезме? Слайд .

Габделхәй Әхәтов – тел белгече, галим.

Солтан Шәрипов – фәнни хезмәткәр. Ул туган авылы – Иске Айманга багышлап “Айманым” шигырен яза. Ә Сара Садыйкова көй яза.

Айманым” җыры тыңлана.

  • Авылыбыздан чыккан шагыйрь, галим – Зәет Мәҗитов. Слайд .

З. Мәҗитовның тормыш юлы турында кыскача мәгълүмат бирү, “Айманым” шигыре белән танышу. Слайд .


  1. Теманы ныгыту.

  • Шигырьне үрнәк уку.

  • Эчтән уку күнегүләре.

  • Чылбыр тәртибендә уку.

  • Шигырь өстендә эш. Сорауларга җавап бирү.


  1. Йомгаклау. Слайд .

Без бүген нәрсәләр белдек? Бәяләү.



























Өстәмә материал:


"ӘНИ - "ТУГАН ЯК" ТӨШЕНЧӘСЕНЕҢ ЯРТЫСЫ."



И.Низамов.


ТУГАН ИЛЕМ – ТУГАН АНАМ.



Зәет Мәҗитов-галим,шагыйрь,укытучы


Солтан Шәрипов- фәнни хезмәткәр


Габделхәй Әхәтов – тел белгече, галим



Тизәйткечләр


Кара карга кунган карга

Карга кунган ак карга.


Эчтем,эчтем,су эчтем,

Чәй эчмичә, су эчтем.

Чәй эчмичә, су эчкәнгә,

Бик авырта шул эчем.


Бака, бака бакырган,

Бака кунак чакырган.

Кунаклары килмәгәч,

Тышка чыгып акырган.


Җырлый – җырлый Наҗия

Урманда җиләк җыя.


Чыпчык, чыпчык, чык, чыпчык,

Чык, чык, чыпчык, очып чык.


Тукый, тукый тукыган,

Тугыз талны чукыган.

Курс профессиональной переподготовки
Учитель начальных классов
Enjoybook
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:

4 нче класста класстан тыш уку дәресе туган якка, туган яктан чыккан күренекле кешеләргә багышлана. Күп иҗат иткән, галим, укытучы , фәнни хезмәткәр Зәет ага Мәҗитов турында, аның туган ягы турында , аның иҗаты турында балаларга да җиткерү - минем максатым. Үткәнен белмәгәннең- киләчәге юк ди бит халык.Авылыбызның табигатен, кешеләрен сагынып күп шигырьләр иҗат ителгән, җырлар язылган.Дәрестә шулай ук китап укуга кызыксыну, эзләнүчәнлек тәрбияләргә тырыштым..Балалар белән аның турында альбом төзедек, презинтация ясадык.

Общая информация
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону N273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» педагогическая деятельность требует от педагога наличия системы специальных знаний в области обучения и воспитания детей с ОВЗ. Поэтому для всех педагогов является актуальным повышение квалификации по этому направлению!

Дистанционный курс «Обучающиеся с ОВЗ: Особенности организации учебной деятельности в соответствии с ФГОС» от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (72 часа).

Подать заявку на курс

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Возрастные особенности детей младшего школьного возраста»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация деятельности педагога-воспитателя группы продленного дня»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Теория и практика инклюзивного обучения в образовательной организации в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Тьюторское сопровождение обучающихся в системе инклюзивного образования»
Курс повышения квалификации «Система работы учителя-дефектолога при обучении и воспитании детей с особыми образовательными потребностями (ООП) в общеобразовательном учреждении»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ) в соответствии с ФГОС»
Курс повышения квалификации «Методика преподавания курса «Шахматы» в общеобразовательных организациях в рамках ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Enjoybook
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.