- 01.04.2014
- 10592
- 299
Рабочие листы
к вашим урокам
Скачать
“Соңгы кыңгырау” бәйрәменә сценарий 1а.б. Хәерле көн кадерле әти-әниләр, кунаклар, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар. Безнең бүген мәктәбебездә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме. 2а.б. Күтәренке күңелле Барда көләч шат бүген, Күктә кояш елмая, Яшерә алмый шатлыгын. Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген, бәйрәм ! Җырлыйсы килеп кенә Тора бүген минем дә, Көтеп алган бәйрәме Бүген һәммәбезнең дә. 1а.б. Бу бинада мәктәбебездә Без бер гаилә булып яшибез. Ничәнче ел инде уку бара, Белем арта, үсә яшебез. Класслардан классларга күчеп, Үсеп барган яшьләр эзеннән Күпме шәкерт сиңа мәктәбем Һәрбер елның килә көзеннән 2а.б. Әйе, укулар инде артта калды, Җыелыштык соңгы бәйрәмгә. Һәркем тоя үзен әзер итеп, Таулар, диңгезләрне кичәргә. 1 а.б. Әйе шул, уку бетте, дәфтәрләрдә нокта, Сау бул инде мәктәп көзгә кадәр. Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә, Хис ташкыны дулый күкрәктә. Ә хәзер бәйрәмебезне ачып җибәрү өчен сүзне мәктәбебез директоры Мингазов Марат Миргасыйм улына бирәбез. (Сүз килгән кунакларга бирелә) 1 а.б. Быел безнең “Соңгы кыңгырау” бәйрәме башка елдагылардан үзгәрәк. 2 а.б. Нигә алай дисең, Алсу? Мәктәбебез шаулап-гөрләп тора, укучылар барсы да матур итеп бәйрәмчә киенеп килгәннәр. Ә шулай да нидер җитми шул. 1 а.б. Әйе, быел бит безнең унберенчеләребез юк, ә алар урынына без бүген бәйрәмебездә 9 класс укучыларын кыңгырау чыңы белән дәүләт имтиханнарына озатабыз. Әнә алар үзләре дә сәхнә артында сүз биргәнне көтеп торалар. 2 а.б. Рәхим итегез тугызынчылар, сәхнә сезнеке. (9 класс укучылары чыгышы) 1 а.б. Бүгенге “Соңгы кыңгырау” бәйрәме дүртенчеләребез өчен дә дулкынландыргыч. Чөнки алар зур үстеләр, бишенчегә күчтеләр.Кыңгырау чыңы аларны да дәшә соңгы дәрескә. Ә хәзер әйдәгез, дуслар! Сүзне бирик дүртләргә, күптән инде көтә алар үз сүзләрен әйтергә. 2 а.б. Нәкъ Сәвәләй тау буенда бардыр бер авыл – Нәдер диләр. Бу авылның уртасында өр-яңа бер мәктәп бар диләр Ул мәктәпнең һич онытмам – рәхәт тәнәфесләрен Ашханәсен, бәйрәмнәрен һәм авыр дәресләрен. Зурмы? дисәң, зур түгелдер, бу мәктәп бик шәп кенә Әмма белем чыганагы кечкенә түгелдер һич кенә. 1 а.б. Монда һәр ел белем ала бик сәләтле балалар, Һәр яз саен олы юлга кузгала бу балалар, Мәктәп бик салкын вә бик эссе түгел уртача һава, Мәгърифәт кояшы балкый һәр көн саен бу бинада. 2 а.б. Бик хозур рәт-рәт тора, гаскәр кеби дежурныйлар, Беркемгә тәртип бозарга һич чара калдырмыйлар. Бервакыт чыңлый кыңгырау дәресләргә чакырып, Коридорлар бушап кала, мәктәп тә кала тынып. 1 а.б. Без бик күңелле яшибез, бәйрәмнәр яратабыз, Барлык күңелсез уйларны без җырлап таратабыз. 2 а.б. Әйе, шул кызлар, Гөлнара апа Рахматуллина җитәкләгән музыка түгәрәгендә һәм җыр дәресләрендә укучылар бик күп җырлар өйрәнделәр. 1 а.б. Бүген ул җырлар сәхнәбездә әледән-әле яңгырап торыр. 2 а.б. Әйдә әле, Диана, без аларны хәзер үк сәхнәгә чакырыйк. Әнә бит алар сәхнә артында безне җырлатыгыз дип ашкынып торалар. (“Җырлап яшәр чагыбыз” )
6 665 120 материалов в базе
Настоящий материал опубликован пользователем Зигангирова Римма Мирхатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт
Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.
Удалить материалВаша скидка на курсы
40%Курс профессиональной переподготовки
500/1000 ч.
Курс повышения квалификации
72 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Курс повышения квалификации
36 ч. — 180 ч.
Мини-курс
10 ч.
Мини-курс
3 ч.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.