Инфоурок Начальные классы КонспектыУро татарского языка

Уро татарского языка

Скачать материал

Арча районы Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбе

Сингапур системасы структуралары кулланып 2 класста татар теле дәресе

УМК       Песпектив башлангыч мәктәп

 

 

 

 

 

 

 

 

“Капма-каршы мәгънәдәге билгене белдерә торган сүзләр”

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы: Р. М. Низамова

Сингапур системасы структуралары кулланып 2 класста татар теле дәресе                                                 

УМК       Песпектив башлангыч мәктәп 

ТЕМА:   Капма-каршы мәгънәдәге билгене белдерә торган сүзләр

Максат:

ШУУГ:   үзара җылы атмосфера тудыру, дәрестә актив катнашу, бер-береңә карата ихтирамлы һәм  игътибарлы булу;

РУУГ:     үз эшеңне планлаштыра белү, төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләнгән эшкә нәтиҗә ясап, үз эшләрен дөрес бәяләп эшләү күнекмәләре булдыру;

ТБУУГ  сүз төркемнәре турында өйрәнүне дәвам итү, белемнәрне     

                тирәнәйтү, билгене белдергән сүзләрне таный, таба, сораулар куя

                белү,    капма -каршы мәгънәдәге сыйфатлар турында төшенчә бирү, теманы аңлауны күнегүләр ярдәмендә  ныгыту, бәйләнеп килгән сүзләрен таба белү, сөйләмдә һәм язуда куллану;

КУУГ:   төркемнәрдә бер-берсе белән киңәшләшеп, эшләрне үзара тигез бүлешеп эшләүгә ирешү, иптәшеңне тыңлый һәм ярдәм итә белү, бәйләнешле сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә тулыландыра белү.

 

 

 

Дәреснең тибы. Катнаш дәрес.Яңа материалны үзләштерү. Интеграл дәрес буларак  математика һәм әйләнә-тирә дәресләреннән дә элементлар кушу.

Материал:  И. Х.Мияссарова “Татар теле ”, дүртьеллык башлангыч татар мәктәбенең 2 нче сыйныфы өчен, мөстәкыйль эш дәфтәре

Җиһазлау: җөмлә схемасы, рәсемнәр, компьютер, сигнал карточкалары, тест биремнәре, сингапур системасы материаллары.

 

                                                 ДӘРЕС БАРЫШЫ

                                            I. Оештыру :

  1.Дәрескә уңай халәт тудыру. ТЕЙК ОФ- ТОЧ ДАУН(утыру, басу)

Балалар карагыз әле, безгә никадәр кунак килгән. Әйдәгез үзебезне кунаклар белән таныштырыйк:

-         Гаиләдәге иң олы балалар баса (Рәдис)

-         Гаиләдәге төпчек балалар баса (Фәнүзә. Ренас, Зөлфия,Идрис)

-         Әти-әнисенә берәү булган балалар баса (Камилә, Рөстәм)

-         Әтисен берьюлы ике бала табып  сөендергән әни балалары баса (Динияр, Ләйлә)

 

- Утар-Аты төп гомуми белем мәктәбенең 2 классында бик тырышып  белем алучы булдыклы укучылар менә шушылар инде. Мин сезгә матур көннәр кебек яхшы кәеф, зиһен ачкычлары теләп калам..

 2. Дежур укучыга сүз бирелә.

 3.  Укучылар, хәзер дәфтәрләрне ачып, число һәм матур язу күнегүләре эшләп китәрбез.

                              II. Белемнәрне актуальләштерү.

Хәзер укучылар, рәсемнәргә карап сүзлек диктанты язарбыз. Бер укучы такта алдында эшли. Керпе,куян, песнәк, торна,яфрак,төлке, поши.

Балалар,бу сүзләргә сорау куегыз. (Нәрсә?)

Нәрсә?соравына җавап булып килгән сүзләр нинди сүз төркеменә керә? (Исем)

(Тактага схемасы эленә)

Укытучы тагын бер рәсем күрсәтә (кеше рәсеме). Бу предметка нинди сорау куярсыз? Һәм ни өчен? ( Кем? Чөнки татар телендә бары тик кешегә генә кем? Дигән сорау куела)

III.Физкультминутка  ИНСАЙД- АУТСАЙД СЁКЛ (эчке һәм тышкы түгәрәк)

Сораулардагы җавап саны буенча атлау һәм укытучы сорауларына җавап әйтү

-          Класстагы тәрәзәләр санынча атлагыз;

-          Утлар санынча атлагыз;

-          Класстагы ишек санынча атлагыз;

-          Бүген атнаның ничәнче көне;

-          Табигатьтә ничә ел фасылы бар?

-          Парларга сораулар:

-          Татар алфавитында ничә хәреф (39)

-          Предметны белдергән сүзләрнең соравы ничек? (кем? Нәрсә?)

-          Эш-хәрәкәтне  белдергән сүзләрнең соравы ничек?(нишли?)

-          татар алфавитында ничә сузык аваз бар?

-          Ике аваз белдергән хәрефләрне әйтегез

-          Аваз белдермәгән хәрефләрне әйтегез

                                               IV.Уку мәсьәләсен кую.

     1). Бүген  билгене белдерә торган сүзләрне өйрәнүне дәвам итәрбез. Төркемнәрдә берләшеп эшлибез. (Ике төркемгә дә сыйфатлар язылган карточкалар бирелә, балалар антоним сүзләр яза ).

 

Ак-кара

Кыш-җәй

Озын- кыска

Дус- дошман

Баса-ята

Тар-киң

Зур кечкенә

 

(Җаваплар һәр ике төркемнеке дә тыңлана, анализлана. Тактага тема эленә).

  2). 56 нчы бит, 77 нче күнегү

1 өстәл- 3 нче җөмлә

2 өстәл- 1 нче җөмлә

 ( Яшел үләннәр  башларын калкытты) (Сыйфатны сорау куеп табабыз, астына сызабыз)

                                   Модельләштерү.

Тактага җөмлә янына схема сызыла, яки әзер плакат эленә.

 

 

                               V.Уку мәсьәләсен чишү.

Дәреслек белән эшләү 55 бит, 75 нче күнегү

 

 

                              VI. Беренчел ныгыту

1.     Мөстәкыйль эш дәфтәрләрендә эш

52 нче бит, 78 нче күнегү

 

2.     КОНЕРС(почмакларга бару. Почмакларга : яңгырау тартык, саңгырау тартык, сузык аваз, ике аваз белдерә дип язылган була). Укучыларга сүз төзү өчен хәрефләр бирелә.

1 өстәл – тиен

2 өстәл- юлдаш

 

3.     Карточкаларда эш ФИНК-РАЙТ-РАУНД РОБИН(бергә фикерләшәләр, чиратлашып язалар)

Тиен нинди? (йомшак, җирән, җитез)

Чыршы нинди? (төз, энәле, биек, яшел)

Карбыз нинди? (яшел, баллы, сусыл, түгәрәк)

Кыяр нинди? (яшел, озынча, тәмле)

Алма  нинди? (баллы, кызыл, түгәрәк)

 

 -җилле, салкын, аяз    (көн).

-йолдызлы, тыныч, айлы (төн).

-тирән, киң, зур (елга).

-акыллы, тыйнак, чибәр (кыз).

-кыю, көчле, батыр (малай).

-яшел, биек, ылыслы (чыршы).

 

                Физкультминутка  МИКС- ФРИЗ- ГРУП(музыка туктагач кызыклы сораулар буенча төркемләшәләр)

 

                                       VII.Мөстәкыйль  ныгыту

         а) тест биремнәре

 

1.Предметның билгесен белдергән сүзләр нинди сорауга җавап бирә?

  а) кем?   нәрсә?  ә) нинди ? кайсы?    б) нишли?

 

2.Нинди? соравына җавап биргән сүзне тап

     а) утыра   ә) ягымлы  б) укучы

3. Кыяр  нинди?     а) ямьле     ә) тәмле     б) усал

4.Сүз кайсы җәнлек турында бара . Көчле,соры, явыз, ерткыч,зур, кыргый...

          а) фил         ә) бүре        б) болан

 

5.Сүзтезмәләрне язып  бетер             Тәмле  ......... .       Сары  . .........

 

                                                              Куе  ..........      .    Чиста  .........  .   Сөтле  

6.Парларын тап    җәйге                  яңгыр

                              кызыл                укучы

                              тырыш                күл

                             кара                    урман

                            тирән                    кояш

                            яшенле                 алма

 

ә) РАУНД- ТЭЙБЛ (чираттан язып эшләү) Сәзгә фонетик анализ ясау

               1 өстәл – юрган

               2 өстәл - яфрак

 

                                       VIII. Өй эше бирү. РЕЛЛИ-РОБИН ( ике укучы чиратлашып әниләргә туры килгән сыйфатлар әйтәләр) 53 нче бит, иҗади бирем. “Минем әни ” дигән темага хикәя язырга.

                         IX. Рефлексив кабатлау. Гомуми үзбәя.

               Молоцы, укучылар!

1.      Без дәрестә нинди зур теманы кабатладык? (ИСЕМ). 

2.      Нинди яңа темага кердек? (Сыйфат) 

3.      Дәрестә нәрсәләр эшләдек? ( Рәсемле диктант яздык, күнегү эшләдек, мәсьәлә чиштек, мисаллар эшләдек, сыйфатларны таптык)

4.       Молоцы! (Дәрестә аеруча актив катнашкан балаларга “4ле”-“5 ле” билгеләре куела, пассиврак балаларга тагын нәтиҗә ясала)

5.       ПАРКОВКА

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

        

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Уро татарского языка"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Бренд-менеджер

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

АННОТАЦИЯ К УРОКУ Автор: Низамова Раушания Марселевна, преподаватель  начальных классов МБОУ «Утар-Атынская ООШ» Арского муниципального района РТ. Урок татарского языка во втором классе  с использованием структур Сингапурской системы обучения, УМК «Перспективная начальная школа». Тема урока: «Слова с противоположным значением». Данный материал может быть использован учителями начальной школы на уроках татарского языка во 2  классе в третьей четверти. В современном мире обучение требует современных новаторских подходов. Поэтому использование компьютера и компьютерных технологий расширит кругозор учащихся.  Урок разработан для активации познавательной и самостоятельной деятельности учащихся, формирует умение работать в группах, сравнивать и обобщать знания. Использованные Сингапурские структуры: «Тейк оф - точ даун», «Инсайд-аутсайд сёкл», «Финк- райт-раунд робин», «Микс- фриз- груп» и др.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 664 101 материал в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.04.2014 892
    • DOCX 32.4 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Низамова Раушания Марселевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Низамова Раушания Марселевна
    Низамова Раушания Марселевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 2327
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Программа работы с неуспевающими и слабоуспевающими учащимися старшего дошкольного и младшего школьного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 259 человек

Курс повышения квалификации

Особенности преподавания литературного чтения в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 21 региона
  • Этот курс уже прошли 199 человек

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 101 человек

Мини-курс

Коррекция нарушений у детей: сна, питания и приучения к туалету

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Эмоциональная связь между родителями и детьми

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 44 человека из 27 регионов
  • Этот курс уже прошли 18 человек

Мини-курс

Разделение имущества при банкротстве: правовые аспекты и мировое соглашение

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе