Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыМетодик эссе: «Безнең күңелебездә яшәгән акчарлаклар» (Ричард Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәре буенча)

Методик эссе: «Безнең күңелебездә яшәгән акчарлаклар» (Ричард Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәре буенча)

Скачать материал

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Фаттахова М.М. эссе.doc

                                  Эссе: “Безнең күңелебездә яшәгән акчарлаклар”

 

                                    Тормыш – язылган кануннардан күпкә киңрәк.

                                    Өмет – хыялдагы шәүлә булса, тормыш – чынбарлык ул.

М. Селимович

         “Без ни өчен яшибез?”, “Нәрсә ул – тормыш?”. Кеше фани дөньяда шул сораулар белән яшидер, уйласаң. Ә бу сорауларга кайвакыт җавап та таба алмыйсың. Кайберәүләр өчен ул югары белем алып, карьера ясау, кайберәүләргә – яңа ачышлар ясап, яңа үрләр яулау, югары нәтиҗәләргә ирешү, ә кайберәүләргә – тәрбияле балалар үстереп, гаилә учагын саклау.

       Аларга җавап буларак шундый юллар да китерелгән: “Бар нәрсәне белергә омтылу, яңалык ачу, ирекле булу... Шул камиллеккә ирешкәч кенә, аны башкаларга аңлату, тапшыру”. Кеше үз алдына төп максатны куярга тиеш: “мин белергә, аңларга телим; мин нәрсәне булдыра алам, ә нәрсәне булдыра алмыйм?”.

         Уйлый торгач, күренекле язучы Шәриф Камалның “Акчарлаклар” әсәре искә төште. Әлеге әсәрдә автор бер урыннан икенче урынга күчеп эш эзләүче  сезонлы кешеләрне диңгез өстендә ирекле очып йөргән акчарлаклар белән чагыштыра. Биредә канатсыз акчарлаклар, Р. Бахның акчарлаклары белән чагыштырган вакытта, өметсезлекне, чарасызлыкны күрсәтә. Хәтта төп геройларның да тормышы билгесезлектә кала, алар үз максатларына да ирешә алмыйлар.

         “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәрендә исә акчарлаклар – ирек, чиксез мәхәббәт символы. Акчарлакларга кеше кебек сөйләшү, уйлау, иреккә омтылу, фикерләү сәләте, хис-кичерешләр хас. Аларда яшәү мәгънәсе дә, яшәү өмете дә, хыяллар да бар. Хыяллар булганда гына, бар нәрсәгә ирешеп була, ди автор.

Минем уйлавымча, яшәү мәгънәсе – кешеләргә кирәкле, бар эшкә үзеңнең күңелеңне биреп эшләгән эштер ул. Үз гомереңдә берничә кешене булса да шатландырып яши алсаң, димәк, гомерең заяга узмаган. Без кайчак тормыштан зарланабыз, авырлыклар килсә куркып калабыз. Шулай да һәркем үзенең кулыннан килгән эшне башкарса, якындагы кешеләрен бәхетле итәргә тырышса, яшәү мәгънәсе дә шуннан килеп чыга, минемчә. Өмет-хыялларыбыз җимерелгән чакта да үз кыйблаңны саклап кала белергә кирәк.

         Тормыш – кырыс сынау ул. Кеше дигән исемне йөртәсең икән, димәк, үзең сайлаган юлның авыр, чатырманлы булуын яхшы аңларга тиешсең. Кешенең хыяллары да, мөмкинлекләре дә чиксез. Кешегә тормышта нәрсәгә дә булса ирешү, рухи яктан үсү өчен күп көч, үз алдыңа максатлар куярга кирәк. Ләкин тынычланып, бар нәрсәгә ваемсыз карый торган кешеләр дә бар. Ә Ливингстон, Данко кебек кешеләр безнең арабызда күбрәк очраса, яшәүнең мәгънәсе кызыграк, кешеләр дә рухи яктан көчлерәк булыр иде.

Тормышта һәрберебез алдына килгән тагын бер сорау борчый: “Нәрсә ул мәхәббәт?” Минемчә, яратыр өчен күптөрле сынаулар аша үтәргә, яратыр өчен өйрәнергә дә, якын кешеләреңнең күңел дөньясын кабул итә белергә дә кирәк. Ялгызлыктан котылу өчен, сине аңлый белгән, хөрмәт иткән, ныклы таяныч була алган кешене табарга да кирәк.

Мәхәббәт иректән башка яши алмый. Ирек ул – бар җиһанны ярату дигән сүз, минем фикеремчә. Бер-береңә ышанган вакытта гына ирекле мәхәббәт турында сүз йөртергә мөмкин бит тормышта.

         Тормышта һәркем үз язмышына үзе хуҗа, әмма авырлык килгәндә янәшәңдә яраткан, сине аңлаган кеше булу кирәк. Мәхәббәт – могҗизалы көч, диләр. Сөю-мәхәббәт кеше күңеленә яңалык, дәрт, көч алып килә. Димәк, мәхәббәт кешенең талантына да бәйле.

         Эшемнең нәтиҗәсе итеп шуны әйтәсем килә: тормышыңда очраган кыенлыкларны, куркуны җиңә алсаң, син үзеңә ышанырсың һәм бар нәрсәгә дә ирешерсең.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Методик эссе: «Безнең күңелебездә яшәгән акчарлаклар» (Ричард Бахның “Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәре буенча)"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор риск-менеджмента

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

“Чайка по имени Джонатан Ливингстон” әсәре буенча язган эссемдә   уйлана торган  фикерләр бар. Бу әсәрдә исә акчарлаклар – ирек, чиксез мәхәббәт символы. Акчарлакларга  кеше кебек сөйләшү, уйлау, иреккә омтылу, фикерләү сәләте, хис-кичерешләр хас. Аларда яшәү мәгънәсе дә, яшәү өмете дә, хыяллар да бар. Хыяллар булганда гына, бар нәрсәгә  ирешеп була, ди автор. Минем уйлавымча, яшәү мәгънәсе – кешеләргә кирәкле, бар эшкә  үзеңнең күңелеңне биреп эшләгән эштер ул. Үз гомереңдә берничә кешене булса да  шатландырып яши алсаң, димәк, гомерең заяга узмаган. Без кайчак тормыштан  зарланабыз, авырлыклар килсә куркып калабыз. Шулай да һәркем үзенең кулыннан килгән  эшне башкарса, якындагы кешеләрен бәхетле итәргә тырышса, яшәү мәгънәсе дә шуннан килеп чыга, минемчә. Өмет-хыялларыбыз җимерелгән чакта да үз кыйблаңны саклап кала  белергә кирәк. Эшемнең нәтиҗәсе итеп шуны әйтәсем килә: тормышыңда очраган  кыенлыкларны, куркуны җиңә алсаң, син үзеңә ышанырсың һәм бар нәрсәгә дә ирешерсең.  

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 015 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 05.04.2014 1212
    • ZIP 9 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фаттахова Гульназ Хазбиевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фаттахова Гульназ Хазбиевна
    Фаттахова Гульназ Хазбиевна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 90533
    • Всего материалов: 27

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Интернет-маркетолог

Интернет-маркетолог

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Курс повышения квалификации

Дислексия, дисграфия, дискалькулия у младших школьников: нейропсихологическая диагностика и коррекция

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1179 человек из 82 регионов
  • Этот курс уже прошли 4 576 человек

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках по физической культуре у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 176 человек

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Основы работы в After Effects

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Разнообразные методы и формы обучения в высшем образовании

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе