Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Мероприятие по музыке на тему "Моң чишмәсе" (4 класс) на татарском языке
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Мероприятие по музыке на тему "Моң чишмәсе" (4 класс) на татарском языке

библиотека
материалов

Моң чишмәсе

(Композитор Сара Садыйкова иҗатына багышлана)

Мөстәкыймова Ризидә Мөкатдис кызы,

Державино төп гомуми белем бирү мәктәбе,

1 квалификацион категорияле башлангыч сыйныф

укытучысы

Максат : 1. Бөек композитор Сара Садыйкованың тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру;

2. Композиторның җырларын, музыкаль әсәрләрен укучыларга җиткерү;

3. Укучыларда халык композиторы иҗатына ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз : проектор, компьютер, презентация.

Дәрес барышы :

Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Өй эшен тикшерү.Үткән дәрес материалын искә төшерү. (“Үз илемдә”) җыры. Җырны хор белән башкару. Авторларын әйтү.

  • Бу матур җырны композитор Сара апа Садыйкова иҗат иткән. Бүгенге дәресне халкыбызның моң чишмәсе, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе , Татарстанның халык артисткасы , Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, мәшһүр композитор, җырчы с. Садыйкова истәлегенә багышлыйбыз. Ул татар опера театрына нигез салучыларның берсе, шушы театрның моңлы тавышлы солисткасы була. С. Садыйкова татар музыкасына беренчеләрдән булып танго стилен кертә, вальс иҗат итә. Аның 400 дән артык җыры бар. Лаешта һәм Хәерби мәктәбендә С. Садыйкова иҗатына багышланган фестиваль булып узды. Бу фестивальдә Державино авылыннан Фидаил абыегыз Вәлиуллин да катнашты. Ул бүген бездә кунакта.

(Фидаил башкаруында “Кайтам инде” җыры башкарыла)

  1. Әйдәгез, балалар, бүген Сара апа безнең дәрескә үзе килгән дип күз алдына китерик әле. Сара апаның баш –кыяфәтен, үзенчәлеген күз алдына китерик. Ул искиткеч матур киенә торган булган. Бал итәкле күлмәкләр, ачык төстәге киемнәр бик яраткан. Сара апаның үзенә генә хас үзенчәлеге булган – ул да булса калфак. Калфаксыз аны күз алдына китерүе кыен. Кайсы гына рәсемен карасак да ул һәрвакыт калфактан. (слайд №1).

Калфак кигән хатын – кыз матур, күркәм күренә, калфак кигәч, үзеңне әдәпле тотасың , чөнки башына калфак кигән хатын – кыз әдәпсез була алмый” дия торган Сара апа.

(Сара Садыйкова үзенең тормышы, иҗаты турында сөйли)

  1. Җидегән чишмә” көе ишетелә.

  • Нинди матур моңлы көй (тыңлый). Музыка кешене җырлата да, биетә дә, моңландыра, хәтта елата да. Менә бу моңлы көй мине кулымнан җитәкләп бала чагыма алып кайта. Балачак! Нинди якты, гүзәл чак! Мин бит балалар Казан кызы, 1906 елның нояберендә Казанда тудым. Казаным! Ничек яратам мин сине! Кая гына барсам да, өзелеп – өзелеп сагынып, синең яныңа кайтам. Синең урамнарыңны, гүзәл бакчаларыңны, Идел буйларыңны, сихри таңнарыңны, моңлы кичләренеңне яратам. Казаныма багышлап мин җыр да яздым.

(“Казан кичләре” җыры башкарыла)

  1. (Сара Садыйкова фотолар янына килә. Слайд №2)

  • Әткәй, әнкәй – нинди изге җаннар алар. Менә бу фотода әткәй белән әнкәйнең яшь чаклары. Әткәй таза, матур, сабыр холыклы кеше иде. Бик яшьтән үк эшли башлаган ул. Әнкәй дә шундый сөйкемле, акыллы, шактый укымышлы кеше иде. Безнең әнкәй тегү- чигүгә бик оста иде. Ә өстәвенә бик матур итеп саратовский гармунда уйный иде. Без, балалар, барыбыз да җырлап үстек. Мин 5-6 яшьтән үк гармунда уйный идем. Әле һаман да исемдә : кунаклар килсә, Сара гармунда уйнап күрсәт әле, дияләр иде. Мин өстәл астына, я чаршау артына кереп гармунда уйный идем. Әнкәемнең җылы куллары, ягымлы, назлы карашлары әле дә күз алдымда. Ана – бөек исем. Мин әниләргә багышлап бик күп җырлар яздым.

( “ Әнкәй “ җыры башкарыла)

Сара Садыйкова. Шунысы исемдә : Без кечкенәдән үк матур әдәбият белән танышып үстек. Әткәй безгә китап – журналлар ташып кына торды. Нинди генә китаплар юк иде бездә! Тукай дисеңме, Ф. Әмирхан, Лермантов, Пушкин. Ә уен кораллары! Кубыз, курай, ике гармун бар иде. Әткәй белән әнкәй безне бик еш кинога, театрга йөртәләр иде. Әнкәй миңа бик матур күлмәк, калфак киертә. Театрга керү белән минем өчен бәйрәм башлана иде. Артистларның матур уйнаулары, гүзәл киемнәре минем йөрәгемдә театрга карата мәхәббәт тудырдылар. Музыка яза башлагач, мин спектакльләр өчен бик теләп көйләр яздым һәм уйнадым.

(Спектакльләрдән фотолар карау. Слайд №3)

  1. Сара Садыйкова өстәл янына килә, фотоальбом карый.

Сара Садыйкова. Ә менә бу фотода минем гимназиядә укыган чагым. Укыр вакыт җиткәч, әнкәй : “Сараны абыстайга укырга бирмибез” – диде. – Әнә татар кызлары өчен гимназия ачылды, Сараны шунда бирик. Шулай итеп, мин гимназиядә укый башладым. Без анда нинди генә фәннәр өйрәнмәдек. Математика дисеңме, химия, биология, татар теле, рус теле. Ә укытучы апаларга мин гашыйк идем. Бигрәк тә Фатыйма апа Аитовага. Шуңа күрә гимназияне бетергәч, мин педагогия техникумына керергә булдым. Минем дә укытучы буласым килде. Техникумда мин беренче професиональ композитор Солтан абый Габәши белән очраштым. Башта ул оештырган хорга йөрдем. Ә аннан соң Солтан абый куйган спектакльдә катнаштым. Миңа төп рольне тапшырганнар иде. Ул шундый уңышлы килеп чыкты. Минем уйнавымны карарга Солтан абыйның дуслары килә иде. Алар “ Сара сиңа музыкага өйрәнергә кирәк “ – диделәр. Һәм мин Мәскәүнең Чайковский исемендәге консерваториясенә укырга кердем. Консерваторияне уңышлы тәмамлап Казаныма кайттым.Мин кечкенәдән үк биюне яраттым. Минем биюгә булган мәхәббәтем кызыма күчте. Кызым Әлфия Айдарская балерина булды. Ул 22 ел Татар дәүләт опера һәм балет театрында биеде. Ә менә бу фотода кызым Әлфиянең әтисе, минем ирем Газиз Айдарский.

( слайд №4 фотолар карау)

Тормышның шатлыклы чаклары да, кайгылы вакытлары да була. Минем тормышымда да шатлыклы, кайгылы чаклар да булды. Тормышымда нинди генә авырлыклар булса да, башымны имәдем, кыенлыкларны җиңәргә тырыштым, горур булдым.

Балалар, сезгә минем васыятем шул : тырышып укыгыз, тәртипле, мәрхәмәтле булып үсегез, булган сәләтегезне үстерегез, көчегезне халкыгыз, илегез өчен кызганмагыз. Бу дөньяда рәхәтләнеп яшәгез, эшләгез, биегез-җырлагыз, бәхетле булыгыз.

Укытучы : Йөрәкләргә керә, күңелләргә

Сара апаның ямьле көйләре

Кайдан килгән мондый моң бәйләме?

Гөл – чәчәкләр туган җирләре.

Онытылмас моңнар бүләк иттең

Без җырлыйбыз синең хакыңда

Китсәң дә син инде кайтмас булып

Зур мирасың калды халкыңа!

Сара Садыйкова турында бик күп сөйләргә була. Аның турында бик күп истәлекләр язылган (китапларны күрсәтү). Бу истәлекләрдән күренгәнчә, Сара апа шундый гади, сәләтле, туры сүзле, шаян, эчкерсез, сабыйларча беркатлы булган. Сара апаның фатирында һәрвакыт мәтрүшкәле чәй исе аңкып торган. Ул беркайчан да килгән кешеләрне шул тәмле чәен эчермичә җибәрмәгән. Ә аның фатирында шагыйрь, язучылар, җырчылар өзелмәгән.

Сара апаның фатирының иң түрендү аның өчен кадерле әйберләрнең берсе – пионинасы торган. Ул аны яратып : “ Бу синем бөтен тормышым, җан дустым, сердәшчем “ – дип йөрткән. Сара апа үз эшенә җаны – тәне белән бирелгән һәм бик күп укучылар тәрбияләгән.(слайд №5) Шундый укучыларның берсе безнең авылда яши - ул Хәбибулла абыегыз. Ул Сара апа ошыштырган хорда солист булып эшләгән.

(Хәбибулла абый Сара Садыйкова турында сөйли, фотолар күрсәтә)

Сара Садыйкова 1986 елның 7 июнендә вафат була. Соңгы көннәрдә ул каты авырый, катлаулы операөия кичерә. Гомеренең соңгы көннәрендә дә ул пионинасы янында, йомшак мендәргә сөялеп җырлар язып утырган. Аны Яңа бистә зиратына күмәләр. Сара Садыйкова вафат. Әмма аның җырлары яши, халкыбыз күңелендә мәңге яшәр алар!

(слайд №6)






Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Автор
Дата добавления 15.04.2016
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров89
Номер материала ДБ-033628
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх