Энилэр коненэ сценарий
Җир
йөзенең бөтен матурлыгын
Килә
сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы
матур сүзләрнең дә
Иң
җылысын сезгә әйтәсе.
Зур
бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне
шатлык бизәсен.
Сәламәтлек-
ярты бәхет диләр,
Шушы
бәхет читләп үтмәсен.
Сезгә
булган безнең хөрмәтебез
Урын
алсын йөрәк түрендә.
Зур
бәхетләр. Шатлык-куанычлар
Юлдаш
булсын сезгә гомергә.
Имин
булып атсын таң кояшы,
Йөзегезгә
нурлар сибелсен.
Һәр
яңа таң сезгә бетмәс шатлык
Һәм
гомерлек бәхет китерсен.
Җыр:1 ук. Әкрен генә карлар ява.
Дөнья бик
юмарт бүген.
Бүген
әниләр бәйрәме
Шуңа
күңелем шат минем.
2 ук. Иң кадерле
кешеләрне
Кадерлибез, зурлыйбыз.
Чын
күңелдән һәммәгезне
Бәйрәм
белән котлыйбыз.
3ук.Әни сүзе –
иң бөек сүз,
Юк аңа
һичбер алмаш.
Иң – иң
әйбәт кешеләр дә
Әни кебек
булалмас.
4 ук. Әниләрнең
бәйрәме ул
Безнең дә
көткән бәйрәм.
Җырлап –
биеп күңел ачыйк
Бүген
әниләр белән.
Җыр “Үз җырыбыз
булсын әле” Ф.Галимов көе, Ә.Яруллина сүзләре
.Әнием гел балкып
тора
Күктәге йолдыз
кебек.
Мин дә тырышам
булырга
Газиз әнием кебек!
Өйрәтәсең һәр
нәрсәгә
Зур сабырлыклар
белән.
Рәхмәт әйтеп
тәбриклим.
Әниләр көне белэн
1 ук. Әйтәсебез
килә бүген
Кадерле
әниләргә:
“Әле ярый
сез бар җирдә
Без сабый
нәниләргә.”
2 ук. Бу
бәйрәмдәге җылылык
Ел буена
җитәрлек.
Сезнең
яхшы эшләрегез
Бихисап,
искитәрлек.
3 ук. Мактаулы
безнең әниләр
Данлы
эшләре белән.
Әтиләр
белмәгән эшне
Әниләр
эшли белгән.
4ук. Наз гөлләре
үсеп чыга
Сезнең
җылы куллардан.
Кабул
итегез котлаулар
Безнең
ихлас җаннардан.
5 ук. Кадерле
әниләр!
Бәйрәмегез сезгә бәхет,
Сәламәтлек китерсен,
Көнегез
гел шат булсын.
Елның
һәрбер көне сезгә
Әниләр
көне булсын.
5ук. Чәчәкләрдән
җем-җем итеп
Якты
нурлар бөркелә.
Бүген
минем дә әнкәмә
Рәхмәт
әйтәсем килә.
Кто мне песенку споет?
Кто рубашку мне зашьет?
Кто меня накормит вкусно?
Кто смеется громче всех,
Мой услышав звонкий смех?
Кто грустит, когда мне грустно?
Мама!
Обойди весь мир вокруг,
Только знай заранее:
Не найдешь теплее рук
И нежнее маминых.
Не найдешь на свете глаз
Ласковей и строже.
Мама каждому из нас
Всех людей дороже.
Җор телле кеше үз сөйләмендә мәкальләрне еш куллана. Мәкальләр
,гадәттә, кешеләргә әхлак һәм әдәп тәрбиясе бирә. “Мин башын әйтәм, сез дәвам
итегез”бәйгесе оештырыла.
Агачны
яфрак бизәсә, кешене (хезмәт бизи)
Аз
сөйлә,күп (эшлә)
Ашаганың
белән мактанма,(эшләгәнең белән мактан)
Һөнәрле
үлмәс, һөнәрсез(көн күрмәс)
Атасы
барның (бәхете бар)
Оясында
ни күрсә,(очканда шул булыр)
Гаиләләргә педагогик ситуацияләр тәкъдим итәбез. Ата-аналар аның
нинди чишелешен табарлар икән.
1.
Укытучы
балагызның тәртибеннән зарланып көндәлеккә язып җибәргән.
2.
Көтмәгәндә
балагыз “2”ле алып кайтты.
3.
Балагыз
урамнан елап керде .Аны иптәшләре кыерсыткан икән.
4.
Балагыз ,
кибеттән сез сайлаган киемне алдыртмыйча, кыйммәтлесен сорый.
5.
Балагызның
тәртипсез балалар белән уйнаганын күрдегез.
6.
Балагыз сездән
акча сорый.
7.
Балагызга
вәгъдә иткән әйберне вакытында алып бирә алмадыгыз.
8.
Балагыз көн
саен башка балалардан зарлана.
. Хәзер әйдәгез, балаларны да сынап карыйк
әле. Кадерле кешеләре авырып киткәндә, баласы әти-әнисен ничек дәвалар икән?
Әлбәттә, тәмле сүз белән.
( балалар савыктырырдай тәмле сүзләр әйтәләр)
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.