Инфоурок Логопедия, Дефектология Другие методич. материалыМетодик кулланма:"Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану"

Методик кулланма:"Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану"

Скачать материал

Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Мөслим авылы ”Миләшкәй” гомумүстерелешле балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

         «Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану»

 

 

 

 

 

 

                                                                                      Укытучы-логопед:

                                                                                     Шарафутдинова Л. Д.

 

 

 

 

 

 

 

«Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану»  темасына перспектив эш планы.

Сентябрь

1 атна.  Өйрәнгән бармак уеннарын кабатлау.

2 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез» бармак уены.

3 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез» уенын кабатлау.

4 атна. «Куян һәм барабан.» бармак уены.

 

 

Октябрь

1 атна. «Корабль», «Чәбәк-чәбәк итәбез» бармак уеннарын кабатлау.

2 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләре.

3 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләрен кабатлау.

4 атна. «Сөзгәк кәҗә.» бармак уены.

Ноябрь

1 атна. «Исемең ничек» бармак уенын кабатлау.

2 атна. Бармак гимнастикасы күнегүләрен кабатлау.

3 атна. «Һәркайсының үз эше» бармак уены.

4 атна. «Минем шарым.» кабатлау.

Декабрь

1 атна. «Бездә дуслык» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Йодрык» бармак уены.

4 атна. «Безнең кошыбыз.»

 

Январь

1 атна. «Т-с-с-с, шауламагыз!» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Кәбестә тозлыйбыз» бармак уены.

4 атна. «Казларым.»

 

Февраль

1 атна. «Безнең өебез» бармак уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Чылбыр» бармак уены.

4 атна. «Йозак.»

Март

1 атна. «Чәбәк-чәбәк итәбез», «Корабль», «Исемең ничек» кабатлау.

2 атна. «Һәркайсының үз эше», «Бездә дуслык», «Йодрык» кабатлау.

3 атна. «Бармаклар?»

4 атна. «Песи балалары.»

 

Апрель

1 атна. «Бармакларга исем кушу» уены.

2 атна. Кабатлау.

3 атна. «Кайда идең?»

4 атна. «Ялкау бармак»

 

                                                             Май

1 атна. «Солдат бармаклар»

2 атна. «Җиләкләр.»

3 атна. «Кошларны сыйлау.»

4 атна. Бармак уеннарын кабатлау

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Перспектив эш планы буенча бармак уеннары:

Чәбәк-чәбәк итәбез

Түгәрәккә керәбез (басалар)

Чәбәк-чәбәк итәбез(кул чабалар)

Кая сезнең учларыгыз?

Менә безнең учларыбыз (алга сузып күрсәтәләр)

Ә учка качты бармаклар (кулларын йомарлыйлар)

Тиктормаслар алар, шуклар

Бармаклар эш эшләделәр (баш бармак белән бармак очларына кагылу),

Рәсем ясап карадылар,

Азрак кына арыдылар (кулларны ял иттерәләр).

***

Куян һәм барабан.

Максат:Балаларның бармак хәрәкәтләрен үстерү,кул чуклары мускулларын ныгыту, мөстәкыйль рәвештә бармак уеннары уйнау теләге тәрбияләү.

Уен барышы.

Куян алган барабан                     Бармаклар йодрыкка бөгәрләнгән, имән

                                                       бармак белән  урта

                                                      бармак өскә күтәрелгән (бу куян).

Һәм каккан ул:                             Имән бармаклар белән

                                                        барабанга сугу.

                                                       Трам-трам-трам!

Бәргәләгән:                                   Бух-бух-бух!

Аннан суккан:                              Шап-шап-шап!         (3 тапкыр кул чабу)

Бер-бер артлы кулларын               Башта бер , аннары икенче

Күтәргән ул шалт та шалт.              кулларын күтәрәләр

***

Сөзгәк кәҗә.

Уен барышы.

Кул уч төбе аска карап тора. Имән бармак белән чәнти бармак алга караган. Атсыз бармак белән урта бармакларны баш бармак тотып тора.

Озын, очлы, кәкере

Кәҗәбезнең мөгезе .

Ялтырый ике күзе,

Сөзәргә килә үзе.

Алып баручы, имән бармакларын баш өстенә куеп “сөзәм ” дип балаларны “өйләренә” куа.

***

Олыга утын ярырга,

Уртага мичкә ягарга,

Ә сиңа –казан асарга.

Чәнтигә – җырлы башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

***

Минем шарым.

Һава кертәбез без шарга,          Ике кул кушылган, кулларга өрәбез,

Ул зур булып кабара.                Куллар шар формасында була,

Кинәт шарым шартлады:          Уч төпләре бер-берсенә тияләр.

Инде каян табарга.

 

 

***

Безнең кошыбыз.

Уен барышы.

Уч төпләре бер-берсенә карап тора. Баш бармаклар бер-берсен тотканнар-“кошның” башы, калган бармаклар озын рәвештә- “канатлар”. Аларны селкетергә кирәк.

Баш бармак булсын башы,

Канат булсын учыбыз.

Ике канатын кагып,

Очып китә кошыбыз.

 

***

Казларым.

Казларым- казкайларым,              Уң кулны сул кул белән сыпыру,

Казларым- казкайларым,

Озын муенкайларым.                    Сул кул уч төбен уң кул бармаклары белән

                                                       чеметү.

Алар су да эчәләр,

Алар чирәм чүплиләр,                   Сул кул сыртын уң кулның бармаклары

                                                       белән чеметү.

Аякларын тыпырдатып                  Сул кул сыртын уң кулның бармаклары

                                                       белән суккалыйлар.

Канатларын кагалар.                      Сул кул уч төбен уң кул бармаклары белән

                                                       суккалыйлар.

 

Суларыннан арынып,                    Сул кул бармакларын уң кул белән тотып

                                                       селкетәләр.

Канатларын язалар.                       Сул кул бармакларын яңадан сыпырып

                                                       чыгалар.

***

 

Кар әвәләү

Бер, ике, өч, дүрт, биш,            Бармакларны саныйбыз.

Без кар әвәлибез ич.                 Учлар белән әвәлибез

Түгәрәк ул, шома ул,               Бармаклар белән түгәрәк ясыйбыз.

Ашарга ярамый шул.               Бармак янау.

“Бер ” дигәндә атабыз,             Куллар белән  ату хәрәкәте ясау.

“Ике” дигәч тотабыз,               Учларны тоташтырабыз.

“Өч” дигәч төшеп китә,            Учларны ачып “төшереп җибәрәбез”.

Ватылып, эреп бетә.                 Аяклар белән “таптыйбыз”.

 

***

Йозак.

Тора йозак ишектә,                  Кулларны тоташтырып “йозак” ясала.

Ачып булмый ничек тә.           Бармакларны аермыйча уч төпләрен

                                                 суккалыйбыз.

Каккалыйбыз,                          Бармакларны аермыйча, кулларны

Боргалыйбыз,                           боргалыйбыз.

Тарткалыйбыз,                         Бармакларны ычкындырмыйча тартабыз.

Ачабыз.                                    Бармакларны ычкындырабыз.

 

 

 

***

Песи балалары.

Безнең песи балалары              Ике кулның бармакларын күрсәтәбез.

Унау булган –карагыз!

Ике таза,                                   Кул  бармакларын суккалыйбыз.

Ике өлгер,

Ике шаян,

Ике шук,

Ә икесе бәләкәй,

Тик үзләре бик тәтәй.

 

 

***

Ялкау бармак

Бер, ике, өч, дүрт, биш,            Бармакларны саныйлар,

Барамаклар йөгерә ич.             Бармакларны йөртәләр,

Монысы барган урманга,         Чәнтигә күрсәтәләр,

Монысы тапкан гөмбәләр,       Атсыз      бармакка күрсәтәләр,

 

Ә монысы чистарган,               Урта                 бармакка күрсәтәләр,   

Монысы исә кыздырган,            Имән                бармакка күрсәтәләр,            

Монысы ялкауланган,                Баш                   бармакка күрсәтәләр,  

Тазарган да тазарган.

 

***

 

Солдат бармаклар

Бармаклар бит                             Ике кулның да бармаклары тез өстендә

                                                     Йөргәндә исемнәрен туры китерергә кирәк.

Солдат булган-

Ничек тигез атлыйлар!

Чәнти атлый,

Баш бармак та,

Имән һәм урта бармак.

Атсыз бармак та

Калышмый,

Шалт та шолт бара атлап.

 

***

Кошларны сыйлау.

Кошлар, кошлар, килегез!            Чакыру хәрәкәте.

Без сезгә май бирербез,                Кисү хәрәкәте.

Сезгә җим әзерләрбез,                  Җим сибү хәрәкәте.

Кар өстенә сибәрбез.

Бу өлеш- күгәрченгә,                    Уң кул белән күрсәтү.

Бу өлеш –чыпчыкларга,                Сул кул белән күрсәтү.

Каргаларга – токмачлар,               Куллар белән әвәләү

Тук булыгыз, кошкайлар!             Кулларны як-якка җәю.

***

 

 

 

Җиләкләр.

Җиләкләр күп үскәннәр,               Сул кулны күтәреп, салындырабыз.

Тәмле булып пешкәннәр.

Мин аларны җыямын,                   Уң кул белән  сул кулны сыпырабыз,

Кәрзинемә саламын.                     Учлар белән кәрзин ясыйбыз,

Кәрзинемне тутыргач,                  Учларны каплыйбыз,

Ашап карармын бераз,                  Сул кул “кәрзин” , уң кул белән ашау

                                                       хәрәкәте ясыйбыз,

Җиңел булыр кайтырга,                Ике кул белән йөгереп китү хәрәкәте

Ашасам тагын бераз.                    ясау.

***

Бездә дуслык

Бер- кулларны алга сузабыз.

Ике- кулларны күтәрәбез.

Өч- кулларны як-якка сузабыз.

Дүрт- кулларны төшерәбез.

Бер, ике, өч- бездә дуслык, бездә көч.

***

Йодрык.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк.

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән.

Чәнти була- бер,

Исемсез- ике,

Урта бармак-өч,

Имән бармак-дүрт.

***

Т-с-с—с, шауламагыз!

Бу бармак, йокым килә, ди (имән бармак).

Монысы, менеп ятам, ди (урта бармак).

Бусы килде дә ятты (атсыз бармак).

Нәниен дә йоклатты (чәнти бармак)

Кычкырмагыз, шауламагыз (әкрен тавыш).

Йокламыйча кем чыдар...

Таң кояшы бер чыгар (тавыш күтәрелә бара).

Асыл кошлар сайрарлар,

Уянырлар бармаклар.

Ура, ура, ура (кычкырып),

Вакыт мәктәпкә барырга (учларын ачып, кулларын югары күтәрәләр).

***

Кәбестә тозлыйбыз.

Без кәбестә турыйбыз, (бармак чуклары белән кисү хәрәкәтләре ясау)

Кишерен дә уабыз, (кулны йодрыклап, уу хәрәкәтләре ясау)

Тозларын да сибәбез, (тоз сибү хәрәкәтләре)

Кәбестәне кысабыз. (учларны йодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)

 

***

 

 

Безнең өебез

Безнең өебез зур (кулларын як-якка җәяләр)

Идәне тигез (хәрәкәтләр)

Түшәме биек (кулларын күтәрәләр)

Тәрәзә ачыла,

Тәрәзә ябыла(ачу-ябу хәрәкәтләре белән күрсәтелә)

Ишек ачыла,

Ишек ябыла.

Ишегалдына чыгабыз.(атлау хәрәкәтләре ясыйлар)

***

Чылбыр

Бармак башын терәтеп,

Куйдык түгәрәкләтеп.

Башкаларын йөгертеп,

Уйныйбыз чылбыр итеп.

(Баш һәм имән бармак түгәрәк ясаган, икенче кулның баш бармагы һәм калганнары ярдәмендә ясалган түгәрәкләрне бер-бер артлы аның аркылы уздырып, чылбыр хәрәкәте барлыкка китерәбез).

***

Кайда идең?

- Бармак, бармак,

Кайда идең?

- Бу абый белән

Урманга бардым,

Бу абый белән

Кырда йөредем.

Бу абый белән

Ботка ашадым.

Бу энем белән

Җыр җырладым.

***

Бармакларга исем кушу.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, санап карыйк,

Башлыйк чәнтидән,

Иң кечтекидән,

Чәнти була – бер,

Исемсезе – ике,

Урта бармак - өч,

Имән бармак – дүрт,

Бишенчесе – баш бармак.

Әнә нинди зур тармак –

Менә биш күпме була,

Бөкләгәч йодрык тула.

***

 

 

Бармаклар

Бармакларны саныйм, берәмләп бүлеп карыйм:

Баш бармак. Бер. Әткәйгә. Әткәй өйдә баш кеше.

Имән бармак. Монысы - әнкәемнең өлеше.

Бер булды, ике булды, уртак бармак - өченче.

Бусы инде, билгеле, әбиемә тиешле.

“Әбикәем” дип, кадерләп, эндәшәбез без аңа,

Йомшак урын әзерләп, утыртабыз уртага.

Дүрткә - абый чиратта, аңа – атсыз бармагым.

Ай, үзем иң азакта чәнти булып калганмын.

Чәнти – чәнти – чәнтикәй, ул да, мин дә бәләкәй!..

Бишебезгә биш тиде, - һәркемгә өлеш тиде.

Корабль

Кайчы белән кисәләр, кисәләр (кисү хәрәкәте белән).

Аннан баулар ишәләр, ишәләр (бау ишү хәрәкәте ясала).

Мачталарга бәйлиләр, бәйлиләр (уң якка иелеп бау бәйләү хәрәкәте ясала).

Корабльләр киләләр, киләләр, тү-тү-тү (куллар белән бинокльдән карау хәрәкәте ясала, кулларын рупор сыман итеп авызга куеп, гудок кычкырткан тавыш чыгаралар).

***

Исемең ничек?

Бу бармак- бабай,

Бу бармак- әби,

Бу бармак- әти,

Бу бармак-әни,

Бу бармак-нәни бәби,

Аның исеме Чәнти!

***

Олыга утын ярырга,

Уртага мичкә ягарга,

Ә сиңа –казан асарга.

Чәнтигә – җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.

***

Һәркайсының үз эше

Баш бармак бау ишә (бау ишү хәрәкәте ясала)

Имән бармак имән кисә (агач кисү хәрәкәте),

Урта бармак ут кабыза (шырпы сызу хәрәкәте).

Атсыз бармак ат җигә.

Чәнти бармак чәй эчә.

(Исеме әйтелгән һәр бармак бөкләнә бара)

***

 

Кулланылган  әдәбият:

1. «Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник». В.В.Цвынтарный Лань, Санкт-Петербург, 1997.

2. «Белем ачкычы – сүз». Э. Р. Хөснуллина. Биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, ӨПББИ, 2007 ел.

3. «Азрак ял итеп алыйк»: Муяссарова И.Х. Физкультминуткалар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.- Казан, 1998 ел

4. З.М.Зарипова, Р.С. Исаева . «ҮСТЕРЕШЛЕ УЕННАР» (Бармак уеннары)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Методик кулланма:"Сөйләм телен үстерүдә бармак уеннарын куллану""

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Директор по маркетингу (тур. агенства)

Получите профессию

Технолог-калькулятор общественного питания

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 665 291 материал в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.01.2016 3274
    • DOCX 30.6 кбайт
    • 18 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Шарафутдинова Лилия Даннуровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 2 месяца
    • Подписчики: 2
    • Всего просмотров: 15106
    • Всего материалов: 6

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация волонтерской деятельности: правовые аспекты и публичное взаимодействие

72 ч.

1750 руб. 1050 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Организация проектно-исследовательской деятельности в ходе изучения курсов мировой художественной культуры в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 92 человека

Курс повышения квалификации

Адаптивные системы и технологии обучения взрослых

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 27 человек

Мини-курс

Поиск работы: карьерные ориентиры и мотивы выбора профессии

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Методы решения нестандартных математических задач

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 12 человек

Мини-курс

Психологические механизмы и стратегии: сохранения психологического равновесия

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 12 человек